Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
2 ноябрь 2022, 14:30

Җиңү белән көтәбез!

Русия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илебездә өлешчә мобилизация башлануы турындагы указны имзалады.  

Җиңү белән көтәбез!
Җиңү белән көтәбез!

Мобилизация — ул бөтен илне, шул исәптән ил һәм төбәкләр икътисадын, урындагы үзидарә органнарын һәм кораллы көчләрне дә тыныч тормыштан хәрби рельсларга күчерү. Сүз илнең территориаль бөтенлеген, суверенитетын, иминлеген яклап калу буенча кичектергесез карарлар кабул итү, ватандашларның үз киләчәген үзләре билгеләү омтылышларына теләктәшлек күрсәтү турында бара.

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запастагылар, беренче чиратта, кораллы көчләр сафларында хезмәт иткәннәр, билгеле бер хәрби белгечлекләре һәм тәҗрибәсе булганнар чакырылды.

Мобилизация чаралары илебез, республика һәм шәһәргә дә килеп җитте, күп кешеләрнең тормышына үзгәрешләр кертте. Берәүләр чит төбәкләргә китү юлын сайлады. Ә икенчеләр, повестка алып, чакырылыш пунктларына юнәлде. Әлбәттә, күпләргә айлар, еллар буена планлаштырган эш-гамәлләрне калдырып торырга туры килде. Мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең туганнары һәм якыннарының да бер көйгә салынган тормышы бөтенләй икенче юнәлеш алды. Хатыннар ирләре, аналар уллары, яшь кызлар сөйгән ярлары өчен ут йотып яши хәзер.

Безнең гаиләнең зур дусты — Айдар Ханбиков та бүген мобилизацияләнгәннәр сафында. Айдар Рәшит улы шәфкатьле, ярдәмчел, ачык күңелле кеше. Дус-танышлары, күршеләре дә аның турында шундый фикердә. Гаиләсендә хатынына яхшы ир, балаларына игелекле әти дә ул. Тормыш иптәше белән ике гүзәл кыз үстерәләр.

Айдар мәктәп һәм лицейны тәмамлагач, армия сафларына алына. Тиешле вакыт үткәч, контракт буенча килешү төзеп, хезмәтен дәвам итә. Хәрби хезмәттәге казанышлары, Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәгәне өчен рядовой Ханбиков грамота белән бүләкләнгән.

Туган шәһәргә кайткач, Айдар Рәшит улы «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләре заводына эшкә урнаша. Повестканы да шунда ала.

Ватаныбыз сакчыларын без иң изге теләкләр белән озатып калдык. Исән-сау йөрегез, батыр йөрәкле якташлар, өйләрегездә сезне якын кешеләрегез көтә!

 

Гөлнара ТОРГАШОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: