Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
19 октябрь 2022, 16:53

Ата-ананың төп бәхете — балаларда

Бәхет байлыкта түгел, ә балаларда — Октябрьский шәһәрендә гомер итүче Мөхәметдиновлар гаиләсе нәкъ менә шушы фикерне үзләре өчен шигарь итеп алган.

Ата-ананың төп бәхете — балаларда
Ата-ананың төп бәхете — балаларда

Альберт һәм Айгөл бүген ике ул һәм бер кыз үстерә. Алар яши торган йортта күзгә ташланып торган артык байлык юк, аларның йорты балалар дөньясын хәтерләтә — күп сандагы уенчыклар, өстәл уеннары, спорт корылмалары...

Яшәү мәгънәсе

Мөхәметдиновлар фатирының кыңгырау төймәсенә басарга да өлгермәдем, ачык ишек артында елмаеп торган гаилә әгъзалары бердәм каршы алды. «Мин — Альберт, хатыным — Айгөл, балаларыбыз Артур, Карина, Дамир» — гаилә башлыгы шул арада таныштырып та чыкты. Әңгәмә кору өчен залга узып, йомшак диваннан урын алган арада, Артурның аяк астында футбол тубы барлыкка килде. Шул арада Карина бию хәрәкәтләре ясап алды. Кечкенә Дамир трактор һәм машиналарын җыеп алып килеп, келәм өстендә уйный башлады. Балаларның күңелле итеп уйнауларын тыныч кына күзәткән арада тиз генә дөнья хәлләре турында сөйләшеп алдык. Ә карашлар — сабыйларда. Менә кайда яшәүнең чын мәгънәсе. Балаларың сәламәт, акыллы һәм укымышлы булып үссен, алай гына да түгел, алар бары тик яхшы сыйфатларны гына сеңдереп, тәрбияле кеше булып өлгерсен өчен, кулдан килгәннең барын да эшләү, мөгаен, бу тормышка аек акыл белән караган һәр әти-әнинең төп бурычыдыр.

Максатына баручы ир-егет

Альберт Мөхәметдинов тумышы белән Октябрьскийдан.

— Без тулы кыйммәтле гаиләдә ике бала үстек. Әти белән әни безне апам белән алга максатлар куя һәм аларга ирешә белергә өйрәтеп үстерде, — дип сүз алды ул.

Шәһәрнең 10 санлы урта мәктәбен тәмамлаганына егерме елдан артык вакыт узса да, педагогик коллектив, мөгаен, уку алдынгысы һәм спортчы булган Альберт Мөхәметдиновны яхшы хәтерлидер. «Мәктәптә яраткан һәм яратмаган фәннәрем булмады. Тырышып укыдым дип тә әйтә алмыйм. Ничектер уку миңа җиңел бирелде, шуңа күрә яхшы укыдым. Өйгә телдән бирелгән дәресләрне ачып та карамадым (көлә). Чөнки хәтер шәп иде. Олимпиадаларда катнашкан вакытлар да булды», — дип балачак биографиясе буенча куш аяклап кына йөгереп узарга тырышса да, ул үзенең физкультура дәресен бик яратуын әйтми калмады. Альберт ныклап спорт юнәлеше белән мавыга. Мөгаен, менә шушы шөгыле аңа чыдамлык, һәр төрле вәзгыятьтән чыгу юлын табарга һәм логик фикер йөртергә өйрәткәндер дә. Чөнки әлеге сыйфатлар аңа сайлаган хезмәт юлында да бик кирәк. Хәер, күп балалы әти өчен тормыш та төрле сюрпризларны әзерләп кенә тора. «Ни өчен» соравын күп биреп үсә торган буын алдында югалып калырга ярамый.

Балалар — безнең көзге. Альберт һәм Айгөлнең бер-берсен санга сугып һәм хөрмәт итеп яшәвен ике арада корган сөйләшү барышында ук тоярга мөмкин булды. Алар бер-берсен бүлдерми, һәр сүзләрендә төплелек һәм җитдилек чагыла, әмма алар тормышның гүзәл якларын күрә һәм рәхәт итеп көлә дә белә. Әти белән әни балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбияли.

Сөйләшә торгач, гаилә башлыгының сәнгать мәктәбен дә уңышлы тәмамлавы ачыкланды.

— Художкага әни кушканга гына йөрдем, — дип балачактагы кебек чын күңелдән көлде 38 яшьлек Альберт. — Мәктәпне тәмамлагач, урта-һөнәри белем бирү йортына укырга кердем. Анда волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләндем. Команда капитаны булдым. Төрле дәрәҗәдә уза торган ярышларда күп тапкыр җиңү яуладык, призер булдык.

Приморье краенда радиацион гаскәр составында Ватан каршындагы хәрби бурычын лаеклы үтәп кайткан егет 2005 елда «Пакер» фирмасына эшкә урнаша.

Хезмәт юлын слесарь булып башлаган Альберт Мөхәметдинов белем багажының саеграк булуын аңлый. Ул читтән торып Уфа авиация-техник университетын тәмамлый.

— Бүгенге көндә мин инженер — үзебезнең предприятиедә җитештерелә торган җиһазларны турыдан-туры нефть скважиналарында урнаштыру белән шөгыльләнәм, — дип сөйли Альберт Ринат улы.

Бәхетле хатын-кыз

Тормыш иптәшеннән күзләрен алмаган Айгөл дә шәһәр кызы булып чыкты. «Бала чагым да бәхетле булды, хәзер дә мин бәхетле хатын һәм ана», — дип үзе белән таныштыра башлаган Айгөл, Октябрьскийның 15 санлы мәктәбендә яхшы билгеләргә генә уку белән беррәттән, бию һәм акробатика белән шөгыльләнә, хәтта кисү-тегү түгәрәгенә дә йөри. Урта белем турында аттестат алган Айгөл Азат кызы «бухучет» белгечлеге буенча техникум тәмамлый һәм 2005 елда югары уку йортына укырга керә.

— Альберт белән ничек таныштыгыз? — дип сорыйм әлеге сөйкемле хуҗабикәдән.

— Үзебезнең яраткан проспектта. Мин ахирәтләрем белән эскәмиядә утыра идем. Ул дуслары белән йөри иде.

— Нинди сыйфатлары белән ул сезне үзенә җәлеп итте?

— Ул вакытта нинди булса, Альберт хәзер дә шундый. Бер карасаң, җитди һәм уйчан, икенче караганда, дөньясын онытып, көләргә мөмкин.

Яшьләрнең икесенең дә Уфада укуы билгеле була. Өстәвенә сессия чоры да тәңгәл килә. Бу вакытта бит инде Альберт «Пакер»да эшли. Даими командировкалар. Вакыт-вакыт аерылышып торулар авыр бирелсә дә, алар ике яшь йөрәкнең яшьлек хисләрен сыный һәм ныгыта гына. Дүрт ел очрашканнан соң Айгөл белән Альберт 2009 елда никах укыталар. Әмма эш берничек тә туйга кадәр барып җитә алмый. Әлеге дә баягы Альбертның читкә китеп эшләве комачау итә. Шулай итеп тагын бер ел вакыт уза. Туй көнен көтеп тәмам арган Айгөл, ниһаять, инициативаны үз кулына ала һәм Альберт алдында ультиматум куя: «Я өйләнәсең, я безнең юллар аерыла...». Мондый кискен сөйләшү булган көнне ир белән хатын бүген рәхәт итеп көлеп искә ала. Бер йөздән артык кунак җыелган туй тантанасы, Төркиядә узган бал ае... Мөхәметдиновларның гаилә корып яши башлауларына быел 12 ел тулган. Бер-бер артлы диярлек өч бала туган.

Балалы нигез — шатлык нигезе

Мөхәметдиновларның беренче уллары Артур. Балалар бакчасында ук акыллы булуы белән аерылып торган сабый мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында үткәрелә торган олимпиадаларда катнаша. Октябрьский шәһәре абруен яклап, аңа хәтта Уфада узган физик культура буенча олимпиада да чыгыш тотарга туры килә. «Умники и умницы» олимпиадасында Артур Мөхәметдинов икенче урын яулый.

Бүген ул 2 санлы гимназиянең бишенче сыйныфы укучысы. Уку алдынгысы булган Артурның һәр минуты язылган. Малай шахмат һәм самбо белән мавыга. Инглиз телен үзләштерә. Барыннан да бигрәк ул футбол уйнарга ярата. Шуңа күрә киләчәктә футболчы булырга хыяллана да.

— Биш яшьтән алып шәһәрнең «Алга» командасы составында футбол белән шөгыльләнә. Әле күптән түгел генә булып узган Башкортстан Беренчелеге финалында икенче урынга чыктылар, — диде гаилә башлыгы.

2016 елда гаиләдә икенче бала — Карина туа. Озын чәчле, үзе сөйкемле. Балалар бакчасына йөри торган кызчык бию һәм җыр түгәрәкләрен дә калдырмый. Аның сәләтле сабый булуы турында шулай ук күп сандагы медальләр һәм дипломнар сөйли. Ул сурәт төшерергә ярата. Атнага бер тапкыр якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнә.

Төпчек уллары Дамирга октябрь аенда ике яшь тулды. Ясли төркеменә йөри башлаган нарасый адаптация чоры уза. Үсеше буенча ул да абыйсы һәм апасыннан калышмый икән. Теле ачылган сабый төсләрне дә аерырга өйрәнгән. Аның бүген иң яраткан шөгыле — уен. Бүлмәдә трактор һәм машиналарның ниндие генә юк. «Безнең Дамир Альбертович техника ярата», — диде аның турында әтисе.

— Берсен илтергә, икенчесен алып кайтырга, өченчесен карарга... Ничек барысына да өлгерәсез? — дип сорыйм әни кешедән.

— Беренче бала тынгысыз булса, икенчесе тыныч була диләр. Әмма бу фикер безнең балаларга һич туры килми. Өчесе дә тынгысыз, һәрвакыт нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Бала карау, әлбәттә, физик арыта. Әмма аларның үсүен, һөнәр арттыруын, уңышларга ирешүен күрү безнең өчен зур шатлык. Мондый ритм белән яшәмәсәк, мөгаен, ямансу да булыр иде, — диде Айгөл.

«Без тормыштан канәгать»

«Пакер» фәнни-җитештерү фирмасында Альберт Мөхәметдинов 17 ел эшли. Слесарь булып хезмәт куйганда ук җиде ел дәвамында себер якларына эш буенча бик еш юлга чыккан белгеч бүген инде инженер сыйфатында Русиянең бөтен диярлек төбәкләрендә генә түгел, якын чит илләргә дә даими рәвештә командировкаларга китә.

— Мин үзем эшли торган компаниядән, үземнең эшемнән бик канәгать. Аның тотрыклыгы һәм югары хезмәт хакы түләве турында сөйләп тору гомумән артык. Үз эшчеләренә һәрвакыт йөз белән борыла торган предприятиенең бары тик үсеш юлыннан атлавын, һәрвакыт яңа ачышларга ирешүен генә телисе килә. һәм бу максатка ирешү өчен без бергәләп тырыш хезмәт куябыз, — дип билгеләп үтте Альберт Ринат улы.

Айның ким дигәндә егерме көнен гаиләдән читтә уздыру, әлбәттә, авыр. «Минем төп бурычым — гаиләмне матди яктан тәэмин итү. Айгөлнең дә вазыйфасы җиңел түгел. Балаларны тәрбияләү күпчелек аның иңнәренә ята. Ул бик таләпчән әни. Һәрнәрсәдә тәртип ярата. Балаларга иркенәергә мөмкинлек бирми. Әгәр алар нинди дә булса түгәрәктә шөгыльләнә башлаган икән, димәк ул ахырына кадәр барып җитәргә тиеш. Шулай булмаган очракта тормышның асты-өскә килер иде. Әлбәттә, өйдә торган көннәрне балаларны түгәрәкләргә йөртүне үз өстемә алам. Аңлыйсыз бит инде, хатын-кызның бит әле йорт һәм бала-чага мәшәкатьләреннән тыш, шәхси мәнфәгатьләре дә бар», — дип сөйләшүебезне дәвам итәбез Мөхәметдиновлар гаиләсе белән.

— Бергә җыелган бәхетле мизгелләрдә иң яраткан шөгылегез? — дип сорыйм алардан.

— Уйнарга яратабыз. Балалар әтиләрен сагынып көтеп ала. Көн саен телефоннан сөйләшеп торсак та, ул ишектән килеп керү белән олылары үз вакыйгаларын сөйләргә ашыга. Кечкенәсе уенчыкларын тотып килеп җитә. Сөйләшәбез һәм уйныйбыз. Иң рәхәт вакыт, — диде Айгөл.

Гаилә сәяхәт итәргә ярата. Әмма план корып түгел. Русча әйткәндә, «спонтанно».

— Башкача мөмкин дә түгел. Альбертның эш графигын алдан белеп булмый. Шуңа күрә, әйтик, бүген ул командировкадан кайтып керә, без икенче көнне үк кая да булса ял итәргә очабыз, — ди Айгөл.

Моннан тыш, «Пакер» фирмасы ярдәме белән күп балалы гаилә төрле шифаханәләрдә дә сәламәтлеген ныгыту һәм ял итү мөмкинлегенә ия.

Гаилә үз көче белән фатир сатып алган. Балалар үсә һәм уңышлары белән сөендерә. Бар да яхшы.

— Мөхәметдиновлар гаиләсенең тормышка ашмаган хыялы бармы?

— Балаларыбызның чын кеше булып үсүен күрергә телибез. Шуңа ирешү өчен без кулдан килгәннең барын да эшлибез. Аларның сәламәтлеген ныгыту чараларын күрәбез. Кышын чаңгыда һәм тимераякта шуу, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып бару — безнең гаилә традицияләренең берсе, — дип ассызыклады ир белән хатын.

Бердәм тату гаилә кору — ул акыл һәм сабырлык нәтиҗәсе. Бер-берең өчен җан атып тору, бер-береңне кайгыртып яшәү сәләтенә бары тик бер-берсен яраткан кешеләр генә ирешә ала. Чөнки гаилә тормышы ясалмалыкны кабул итми һәм гафу да итми.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: