Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
5 октябрь 2022, 16:35

Парлы булсаң, тормыш тәмле

Октябрьский шәһәренең загс бүлеге агымдагы елда оештырган гаилә бәйрәменә килгән кунаклар арасында Ризвановлар да бар иде. Озак еллар яшәгән гаиләләр белән бергә тантанага чакыру алган бу пар ничектер башкалардан аерылып торган кебек тоелды. Тыйнаклык һәм сабырлык белән дип әйтимме... Шул ук вакытта аларның бер-берсенә булган үзара җылы карашлары, ниндидер матур сүзләр белән бәян итеп тормыйча да, гаиләдә хөрмәт һәм мәхәббәт яшәве турында сөйләде.

Парлы булсаң, тормыш тәмле
Парлы булсаң, тормыш тәмле

Хатын-кыз мәхәббәт белән матур

Дамира һәм Ранис Ризвановлар загс бүлегендә никахларын теркәгәнгә быел 10 ел тулган. Беренче карашка, ун ел нәрсә инде ул? Артык зур булмаган дата. Әмма шушы кыска вакыт та кешегә үз кыйбласын табарга, хис-тойгыларының ныклыгына инанырга, гаилә корырга һәм киләчәккә якты хыял-өметләр белән карарга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, яраткан кешең генә янәшә булсын.

Мәхәббәт бит ул кешене эчтән яктыртып торучы илаһи бер нур. Дамира ханым белән сөйләшеп утырганда, аңа карап, чыннан да, кешенең матурлыгы яратып һәм яратылып яшәүдә булуына тагын бер кат инанасың. Тормыш иптәше, ике кыз баласы турында сөйләгәндә, аның авызыннан чыккан һәр сүзгә татлы бал ягылган кебек иде. Әлеге хытын-кызның йөзендә кояш нурлары биеп торды, ә күзләре бәхеттән балкыды.

Кеше тормышына ышанычлы адымнар белән килеп кергән дөнья челтәрләре төрле мәгълүмат һәм күңел ачу чыганагы булып кына тормый. Аның «кодалык» белән шөгыльләнүе дә күптән билгеле. Гәзитебезнең бүгенге кунаклары да социаль челтәрләр аша танышкан.

— Интернет киңлекләрендә танышуның еш кына күңелсез тәмамлануы билгеле. Сезне, ул вакытта яшь кызны, икеләнү, шикләнү хисләре биләп алмадымы? — дип сөйләшүебезне дәвам итәбез Дамира Равил кызы белән.

— Юк. Киресенчә, социаль челтәрләрдә Ранисның сурәтен күргәч тә, таныш кеше кебек тоелды. Әйтерсең лә мин аны күптәннән беләм. Йөрәккә бертөсле җылылык йөгерде һәм аның белән танышу теләген үз кулыма алдым, — дип елмая әңгәмәдәшем.

Комьютер экранының теге ягыннан тыйнак итеп кенә елмаеп торган сөйкемле хатын-кыз да ир-егетнең күңелендә җылы хисләр тудырмый калмый. Ул шундук җавап бирә. Ике арада сәлам хатлары — SMSлар йөри башлый. Виртуаль дөньядан арынып, чынбарлыкта уза башлаган очрашулар ике яшь йөрәкнең кавышуы белән тәмамлана: 2012 елда Октябрьский шәһәрендә Ризвановлар гаиләсе туа.

— Димәк, сезне интуиция алдамаган булып чыга? Ранис нинди сыйфатлары белән тәмам үзенә гашыйк итте?

— Ярата һәм хөрмәт итә белүе белән. Ранис артык романтик түгел. Әмма хатын-кызның колак белән яратуын ул бик яхшы белә. Ул әйткән җылы һәм ягымлы сүзләр минең иңнәремә канат куя. Тыңлый һәм ишетә белгәне, акыллы киңәшләре, гаилә җанлыклы ир һәм игътибарлы әти була белгәне өчен мин аны бик яратам, — дип сөйләгәндә Дамира ханымның бит очларына кадәр алсуланып чыкты.

— Ир-егетнең йөрәгенә юл ашкайнату органнары аша уза диләр. Ранис, хатыныгыз нинди тәмле ризыклар пешереп, күңелегезгә гашыйк уты салды?

— Дамира пешергән бөтен ризык та тәмле. Мин ашауга талымсыз. Әмма минем хатыным мантыны аеруча тәмле итеп пешерә. «Тун астындагы сельдь» салатын аның кебек үзенчәлекле итеп башка беркем дә әзерли белми. Ә иртәләрен ул пешергән коймак исенә кызлар белән бергә иркәләнеп уянулары — үзе бер бәхет, — диде ир.

Җан тартмаса, кан тарта

Дамира тумышы белән Үзбәкстаннан. 1991 елда, кызчыкка дүрт яшь булганда, гаилә Татарстанга күченә. Нәсел тамырлары белән татар җиренә, асылда, Лениногорск районына барып тоташкан Дамираның әнисе 1990-нчы елларда Ютазы районында яшәгән туганнарына кунакка кайта. Шул вакытта аңа тимер юлында эш тәкъдим итәләр, торак белән тәэмин итәргә вәгъдә бирәләр. Шулай итеп, гаилә күршедә генә урнашкан Урыссу бистәсенә кайтып төпләнә.

«Үзбәкстаннан поездда кайтканыбызны хәтерлим. Мөгаен, тәүге тапкыр поездга утыруым булгандыр. Кечкенә булгач, күченүне, яңа урында тормыш башлауны авыр кабул иттем дип әйтә алмыйм», — ди ул.

Урыссу бистәсенең элеккеге 4 санлы тимер юл мәктәбендә белем алган Дамира татар һәм рус биюләре түгәрәкләренә йөри. Ансамбльләре белән төрле фестиваль һәм бәйгеләрдә чыгыш тоткан көннәрне ул аеруча сагынып сөйли. Кыз вокал белән дә мавыга. Тирә-як авылларга концерт программасы белән баруларын да ул онытылмас балачакның якты бер хатирәсе итеп искә ала.

Кызганычка, кыз мәктәптә укыганда, гаилә таркала. «Минем тормышымда әти җитмәде, хәзер дә аны юксынып яшим», — дип сөйләгәндә Дамира ханымның тавышында сагыш хисе сизелде. Ни сәбәпледер, ир хатыныннан гына аерылып китмәгән, ул балаларыннан да ваз кичкән. Алар белән бер тапкыр да элемтәгә чыкмаган әти кешенең хәзер дә кайда булуы билгеле түгел.

Бер ялгызы яшәп калган анага, әлбәттә, үсеп килә торган кызлары өчен ата да булырга туры килә. Мөгаен шуңа күрә ул Дамира белән аның сеңлесен бик катгый шартларда тәрбияли. «Аз гына тавышын күтәреп дәшү дә безгә шелтә булып яңгырый иде. Без мәктәптән үз вакытында кайтырга, өйгә бирелгән биремнәрне үтәргә, әни эштән кайтканчы фатирны ялт итеп җыештырып куярга тиеш идек. Шуннан соң гына без аның рөхсәте белән саф һавада ахирәтләр белән йөрергә чыга яисә түгәрәкләргә бара ала идек», — дип сөйли ул.

Тугыз сыйныф белем алган кыз җирле училищеда ашчы-кондитер һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Уфа шәһәренең сәүдә тармагында башлый. Бераздан соң аны язмыш җилләре Октябрьский шәһәренә алып кайта.

— Шулай итеп, бу минем өченче республикам. Үзбәкстанда тудым, Татарстанда үстем, Башкортстанда яшим, — ди Дамира Равил кызы елмаеп.

Туганлык җепләре кадерле

Гаилә башлыгы Ранис Ризванов — бик аз сүзле, үтә тыйнак һәм җитди кеше булып чыкты.

Шаран районының Мичурин авылында туган малай гаиләдә өченче бала була. Ихата һәм бакча эшләре белән кечкенәдән таныш булган Ранис әнисенең уң кулы булып үсә. «Ул бүген дә йорт эшләрен ир-ат һәм хатын-кызныкына бүлеп тормый. Тәләсә нинди авыр эшкә алына, кирәк икән, аш бүлмәсендә савыт-саба да юа», — ди Дамира Равил кызы.

Ир-егет мәктәп елларында спорт белән шөгыльләнә. Милли көрәш, чаңгы шуу — аның яраткан спорт төрләре. Бүген дә ул үзен формада тота. Әти кеше сәламәт яшәү рәвешен кызларында да тәрбияләргә тырыша. Әлбәттә, үз үрнәгендә: гаилә башлыгы җиңел атлетика белән мавыга, аркылы борыста күтәрелә.

Ранис Равил улының тормышында югалтулар күп була: дүрт ел элек ул әтисен, ике елдан соң өлкән абыйсын, күптән түгел генә әнисен җирли. Хәзер аның өчен бердәнбер якын туганы булып уртанчы абыйсы кала. Абый белән эне бер-берсен хөрмәт итеп, туганлык җепләренең кадерен белеп яши. Чөнки алар балачактан шулай тәрбияләнгән.

— Төп нигезне онытмыйбыз. Кайтып йөрибез. Туган йорт бусагасын атлап кергән саен әти-әни исән чакта нигә ешрак кайтмадык икән дигән сагышлы уй күңелне биләп ала. Абыемның гаиләсе белән сүз куешып бергәләп кайткан вакытлар да була. Бакчада яшелчә үстерәбез. Мунча ягабыз. Җанга рәхәт урыннар, ял итеп кайтабыз, — диде Ранис Равил улы.

Гаилә хакы

Ике эш урынында хезмәт куйган гаилә башлыгына, әлбәттә, ял җитми. Ризвановлар социаль ипотекага фатир сатып алган. Шуңа күрә әти кешегә, гаиләсе артык мохтаҗлык кичермәсен өчен, армый-талмый эшләргә туры килә.

Дамира Равил кызы хәзерге вакытта шәһәрнең 7 санлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әлбәттә, нәни балалар белән эшләү күп көч һәм энергия таләп итә. Әмма ничек кенә авыр булмасын, ир белән хатын гаилә белән ял итәргә дә вакыт таба. Җәен алар табигать кочагына чыга. Күптән түгел генә Татарстан башкаласы Казан белән танышып кайтканнар. Озын ялларда зәңгәр экраннар аша балалар ярата торган мультфимнарны бергәләп карау да аларга күңелле тәэсирләр бүләк итә. Ә инде уку елы башлангач, кызларның һәрьяклы үсеш алуы әти-әни өчен төп бурычка әверелә.

— Дамира ханым, сез нинди әни? Үзегезнең үрнәктә тәрбиялисезме кызларыгызны?

— Мин балаларымны бик яратам. Аларга билгеле шартларда ташламалар ясыйм. Шул ук вакытта мин таләпчән әни дә. Кызларның үз бурычлары бар һәм алар аны үтәргә тиеш. Дәресләрдә начар билге алалар икән, аның өчен безнең өйдә тавыш чыкмый. Аны төзәтү өстендә эшлибез — бу төп кагыйдәләрнең берсе. Үзара аңлашу һәм дуслык булдыру — тагын бер алтын кагыйдә, — дип әңгәмәбезне дәвам итте Дамира Ризванова.

Кызларның икесе дә тырышып укый. Өлкәне Залина озак еллар акробатика белән шөгыльләнә. Соңгы арада вокал белән кызыксына башлаган. Апасыннан үрнәк алып, Амира да быел акробатика түгәрәгенә язылган. Моннан тыш ул пластилин әвәләргә ярата, ләкин барыннан бигрәк сурәтләрне матур итеп төшерә.

Кызларның әниләре дә кул эшләренә оста булып чыкты — кече кызы белән декретта утырганда ул фотоальбомнар ясарга өйрәнә. Һәм үз куллары белән җитештергән шундый иҗат эшләренең берсен ул әтисенә багышлый.

Инде үзе ир хатыны, ике бала анасы булса да, Дамира әле дә әтисен сагынып яши. Берникадәр вакыт элек аны Интернет челтәрләре аша әтисенең иң өлкән апасы Гүзәлия эзләп таба. Алар очрашып күрешәләр. Кызганычка, ул да энесенең кайда яшәвеннән хәбәрдар булмый. Әмма Гүзәлия ханым туганының баласы янына буш кул белән килми. Ул истәлеккә энесенең сурәтләрен алып килә. Аларны Дамира үзе ясаган фотоальбом битләренә урнаштыра. Беркем дә белми тормышның нинди борылыш аласын, ләкин кадерле кешең турындагы хатирәләрне бернинди дә дөнья ыгы-зыгысы юкка чыгара алмый.

Дамира Равил кызы җан җылысы салынган мондый күркәм фотоальбомнарны гаиләсенең һәр әгъзасына багышлап ясый. Кызларга аларны ул балигълык яшенә җиткәч истәлеккә бүләк итү теләге белән яши. Сүз уңаеннан, гаиләнең уртак хыял-теләге дә бар. Ризвановлар шәхси йорт турында хыяллана.

— Артык зур булмаган өй. Әмма анда һәркемнең үз почмагы, үз мохите булырга тиеш. Җыйнак бакча һәм уртада чатыр. Көндезге тынгысыз тормыштан соң якын кешеләрең белән бергәләп кичке тынлыкта чәй табыны артында очрашу, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә яңалыклары белән уртаклашкан балаларыңны тыңлау, иртәгәсе көнгә планнар кору... Кешене бит өмет яшәтә һәм менә шушы гади хыяллар хакына бүген без яшәргә тиеш, — диде Ризвановлар.

 

Илмира ГАЛИЕВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: