Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
28 сентябрь 2022, 12:59

Әтиләр — илнең терәге, гаиләнең йөрәге

Әминов Ринад Дәүләткирәй улы Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 1977 елдан бирле яши. Агымдагы елның 30 сентябрендә хөрмәтле якташ 70 яшьлек матур юбилеен билгели.

Әтиләр — илнең терәге, гаиләнең йөрәге
Әтиләр — илнең терәге, гаиләнең йөрәге

Ринад аганың әти-әнисе — Дәүләткирәй һәм Рәшидә Әминовлар Бишбүләк районының Биккол авылында 63 ел бәхетле, тату гомер кичергән. Дәүләткирәй Гиләзетдин улы кебек кешеләр турында «алтын куллы», диләр. Аның эшләмәгән эше, белмәгән һөнәре булмаган. Яшь чагында ул Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә шахтада хезмәт куйган.

Ринад та нәкъ шушы төбәктә дөньяга килә. Ике яшь йөрәкнең тәүге мәхәббәт җимеше була ул. Нәни улы тууы хәбәрен ишеткәч, әти кешенең шатлыгыннан түбәсе күккә тия. Исемен дә яратып, «Ринад», дип үзе куша. Улларына

4 яшь булганда гаиләләре белән туган якка кайталар. Беренче сабыйларыннан соң бер-бер артлы уртак бәхетләре, өметләре булып янә балалары туа тора.

Дәүләткирәй Гиләзетдин улы бөтен гомерен тырыш хезмәткә багышлый, почетлы колхозчы була. Күп сандагы медальләр һәм башка бүләкләр белән билгеләнә. Сөекле хатыны — Рәшидә Шакир кызы гаиләсендә уңган хуҗабикә дә, балаларына сабыр холыклы әни дә була. Биш батыр улларына, өч гүзәл кызларына яхшы тәрбия бирә. Гүзәл сыйфатлары, игелекле, акыллы балалар үстергәне өчен Рәшидә Шакировна «Ана даны» орденына һәм күп сандагы Башкортстан Республикасы бүләкләренә лаек була. Кызганычка каршы, Әминовлар гаиләсен кайгы җилләре дә урап узмый. Бер кызлары бик иртә дөнья куя.

Дәүләткирәй ага белән Рәшидә апа балаларына төпле белем бирә, үзара дус-тату яшәргә өйрәтә, хезмәткә сөю тәрбияли. Бу гаиләдә «Эш беткәч, уйнарга ярый» дигән алтын кагыйдә яши. Бөтен эшне дә үзара тигез бүлешкәнлектән, беркайчан да талаш-тарткалашу булмый. Ул-кызлары үсеп буйга җиткәч тә әти-әниләренең йөзенә кызыллык китерми, һөнәрле булалар, гаиләләр корып, матур тормыш итәләр. Әти-әниләренең мәхәббәтен, игътибарын тоеп үскән төп йортта туганнарның һәр очрашуы олы бәйрәмгә әверелә. Улларының бишесе дә Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәп кайта. Ныклы йортлар төзеп, игелекле балалар үстерәләр, бүген инде оныкларын тәрбияләшәләр.

Олы уллары Ринад Әминов 1970 елда 10нчы сыйныфны тәмамлап, Совет Армиясе сафларына чакырыла. Яхшы физик әзерлекле, көчле ихтыярлы, чыдам-ныклы егет Төньяк флотта су асты көймәсендә 3 ел хезмәт итә. Зур җаваплылык сораган авыр да, хөрмәтле дә хезмәттә ул сынатмый, алдына куелган бурычларны төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара. Аның фидакарьлеге, намуслы, тырыш булуы, үзен генә түгел, экипажны да кайгыртуы турында командиры тарафыннан әти-әнисенә юллаган Рәхмәт хатлары сөйли.

Армиядән кайткач, Ринад фрезерчы һөнәренә укып, сабыр холыклы, алтын куллы белгеч булып китә. Ул яраткан эшенә 42 ел гомерен багышлый. Фрезерчыларны «металл патшасы» дип тә йөртәләр. Чөнки оста куллар гади тимер кисәгеннән сәнәгать өлкәсендә кулланылучы сыйфатлы деталь яки югары төгәллектәге изделие ясый. Әлеге белгечлеккә ихтыяҗ бик зур, аңардан башка машиналар төзелеше дә, хәрби сәнәгать тә туктап калачак. Ринад Дәүләткирәй улы, югары категорияле белгеч буларак, үз бурычларына һәрвакыт зур җаваплылык белән карый, эш-гамәлләрне җентекләп, төгәл башкара. Балаларыннан да ул һәр эштә дә шундый ук сыйфатларны таләп итә. Ринад Әминов Русия Федерациясенең хезмәт ветераны, «Производство структурасының иң яхшы белгече» исеменә лаек, намуслы хезмәт, һөнәри осталык, җаваплылык, югары эш нәтиҗәләре, актив тормыш карашы өчен күп сандагы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән, В.И. Ленинның тууына 100 еллык уңаеннан «1979 елгы соц. ярышлар җиңүчесе» истәлек билгесе белән бүләкләнгән.

Хатыны — Фәридә Морзагул кызы белән яшьтән үк бер-берсен белеп үскәннәр, сыйныфташлар булганнар. Гаилә корып, менә инде 44 ел тату гомер итәләр. Кыз һәм ул үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Гаиләдә күп нәрсә атадан торса да, балалар тәрбияләүдә мөһим рольне хатын-кыз уйный. Ата кешегә карата балаларның мөнәсәбәтен дә нәкъ ана тәрбияли. Бу сүзләр белән Ринад ага да килешә. «Мин үскән гаиләдә әтигә һәрчак беренче урын бирелде, — ди ул. — Тәрбиянең шундый юнәлешен хатыным да саклый. Улым белән кызымның миңа карата булган олы ихтирамында, сөюендә иң тәүдә тормыш иптәшемнең өлеше зур».

Фәридә һәм Ринад Әминовлар гаиләсендә балалар яшьтән әти-әниләреннән хезмәт сөючәнлеккә, максатчан булырга, тормышны танып-белергә өйрәнеп үскән. Уллары Азат нефть көллиятен, аннары Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлаган, нефтьче, инженер-механик һөнәренә ия. 5нче курста диплом эшен язганда аңа әтисе кайбер детальләрнең төзелешендә булышкан. Нәтиҗәсе горурланырлык: диплом эше «бик яхшы» билгесенә лаек булган!

Азат Ямал ярымутравындагы Яңа Порт иң зур нефть-газ чыганагында техник надзор начальнигы вазыйфасын башкарган. Бу чорда да әтисе аңа акыллы киңәшләре белән булышкан: тирә-юньдәге кешеләргә игелекле, аларны борчыган мәсьәләләргә игътибарлы булырга, катлаулы очракларда сабырлык күрсәтергә, рухи чыдамлыкны сакларга һәм беркайчан да авырлыкларга бирешмәскә өйрәткән. Бүген Азат тату гаилә корып, үзаллы тормыш белән яши. Заманча йорт салып кергән, бу эштә дә әтисе аңа зур теләктәшлек күрсәткән.

Кызлары Резеда 3нче гимназияне тәмамлап, юридик көллияттә укыган, аннары Мәскәүдә югары белем алган. Республика халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Туймазы районы һәм шәһәре буенча филиалының Октябрьский шәһәр бүлегендә баш эксперт вазыйфасын башкара. Гаиләле, ире белән ике балаларын тәрбиялиләр.

Әниләре, Фәридә Морзагул кызы 40 ел гомерен укытучылык эшенә багышлаган шәхес. Ул Башкортстанның мәгариф отличнигы исемен йөртә, «Русиянең иң яхшы укытучысы» буларак РФ Президенты

В. Путинның грантына лаек булган.

— Һөнәри казанышларымда яраткан тормыш иптәшем, Ринад Дәүләткирәевичнең өлеше зур, — дип билгели Фәридә ханым.

Ул күп вакытын мәктәпкә, укучыларына багышланган. Ире аңа һәрвакытта да терәк-таяныч булган. Ачык дәресләр вакытында дөрес сөйләмгә, ягымлы тавыш тембрына ия Ринад ага әкиятләр, уку материалларын җанландыручы диктор буларак чыгыш ясаган. Педагогикага бернинди бәйләнеше булмаса да, туганнарына ярдәм кирәк булу аркасында институт тәмамлап, югары белем алалмаса да, ул тырышлыгы, һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә югары категорияле белгеч дәрәҗәсенә ирешкән. Хаклы ялга чыккач та эшләвен дәвам иткән. Тик сәламәтлегендә проблемалар башлангач кына яраткан һөнәреннән аерылырга туры килгән.

— Әнинең хезмәте күп вакытны алганга, без күбрәк әти янында була идек, — дип хәтерли кызлары Резеда. — Ул дәресләрне хәзерләвебезне даими күзәтүдә тотты. Аннан соң инде бергәләп бакчага бара, уеннар уйный идек. Гомер-гомергә тормышыбызда әткәй мөһим урынны алып торды. Моннан чыгып шундый нәтиҗә ясарга була. Әти кеше гаиләнең нигезен, тотрыклылыгын, ныклыгын тәэмин итә. Без һәрвакытта да аның терәк-таянычын, теләктәшлеген тоеп яшәдек. Әти-әниебезгә безне бәхетле итү өчен бар көчен салганнары, шәфкатьле, гадел булырга өйрәткәннәре, акыллы киңәшләре, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булганнары өчен мәңге рәхмәтлебез.

Бер-беренә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр һәрвакыт нык һәм бәхетле була. Тормышта мәгънәле, сокландырырлык итеп яшәгән Әминовлар гаиләсе дә шундыйлардан. Мәкаләбез каһарманнарына киләчәктә дә бәхет-шатлыкта, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп гомер итүләрен теләп калабыз!

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: