Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
28 сентябрь 2022, 13:07

Любовь һәм Рәис Исмәгыйлевлар: «Без һәрвакыт бергә»

«Исмәгыйлевлар турында язарга мөмкин. Рәис Бари улы бик яхшы хирург. Хатыны Любовь Ивановна — безнең Нарыш бистәсендә китапханәче. Үз көчләре белән китапханәдә ремонт ясадылар, хәзер биредә мастер-класслар уза...» — ватсапка килеп ирешкән кыскача хәбәр. Әмма мәгълүматка никадәр бай хәбәр.

Любовь һәм Рәис Исмәгыйлевлар: «Без һәрвакыт бергә»
Любовь һәм Рәис Исмәгыйлевлар: «Без һәрвакыт бергә»

Җылы сүз башы

Һәр гаилә белән очрашыр алдыннан гына түгел, хәтта телефон аша хәбәрләшер алдыннан да берникадәр дулкынлану кичерәсең. Ниндирәк кешеләр? Сине кабул итәрләрме? Нинди темага сөйләшергә? Кайсы сорауларны бирү урынлы булыр икән?... Ә монда Октябрьский шәһәренең атаклы хирургы, өстәвенә, үз көчләре белән Нарыш микрорайоны китапханәсендә ремонт ясаганнар. «Мөгаен, бай кешеләр һәм үзләрен бик эре тоталардыр... Вакытлары да тыгындыр. Уртак тел табуы җиңел булыр микән?» — күңелне биләп алган мең дә бер сорауны читкә куып, телефонда кирәкле саннарны җыйдым. Доктор җавап бирмәде. Гаҗәп түгел. Минем кебек билгесез телефоннан шалтыратып чыгучылар белән буа буарлык. 10 минут та узмады, телефон шалтырады — экранда «доктор Исмәгыйлев» дигән исем ялтырап күренде. Шаккатмалы хәл! «Исәнмесез. Сез миңа шалтыраткансыз икән. Мин операциядә идем, шуңа трубканы ала алмадым» — телефон чыбыгының теге очында никадәр гади сүзләр һәм ягымлы тавыш. Сулыш алуы ук рәхәт булып китте.

Розаларга гашыйк доктор

Алдан сүз куешкан вакытка килеп җиткәндә, шәхси йорт ишек алдында бер ир-ат йөри иде. Кыяр-кыймас кына капканы ача башлау белән «Керегез, рәхим итегез, без сезне көтәбез», — дип дәшүгә телефон аша сөйләшкән тавышны танып алдым. Кирәк бит, доктор Исмәгыйлев үзе каршы алырга чыккан. Иркен ишек алдындагы сукмак буйлап килгән арада ул кулындагы секаторы белән роза чәчәкләрен кисеп алды. Кызыл, алсу, ак розалардан зур булмаган бәйләм барлыкка килде.

— Кырау төшеп, әрәм булганчы, өйдә, вазада утырсыннар. Роза гөлләрен бик яратам. Аларны үстерү белән утыз елга якын мавыгам. Сортлары да берничә. Менә күрәсезме бу куакны? Бер елны чәчәк бөртекләре туксанга җитте. Чын фотозонага әверелде. Килгән туганнар һәм дуслар аның янәшәсендә фотога төшмичә, кайтып китми иде, — дип бик күптәнге танышлар кебек сөйләшә башладык.

Йорт каршындагы участокта өлгереп килә торган виноградның күплегеннән ис-акылың китәрлек. Тәлгәш өстендә тәлгәш. «Виноград куакларын да үзем тәрбиялим. Бүгенге көндә өч сорт үстерәбез. Үзебезгә дә җитә, дусларга һәм туганнарга да өлеш чыга. Бакча эшеннән зур канәгатьлек алам, авыр эш көннәреннән соң миңа ул җан рәхәте һәм ял бирә», — дип сөйләүче Рәис Бариевич белән бакча буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Җиләк-җимеш бакчасында алма һәм груша агачларыннан тыш, урман чикләвекләре дә үсә. Хәтта яшелчә түтәлләре дә биредә үзгә итеп ясалган. Тар итеп киселгән профнастил белән уратып алынган түтәлләрнең зур төгәллек белән эшләнгән булуы линейка тотып дизайнер сызган сызымны хәтерләтә.

— Әлеге урынга без утыз ел элек килеп төпләндек. Бу НГДУның шөгыльләр уза торган полигоны урнашкан урын. Шул сәбәпле туфрак тозлы су, нефть, чуерташ белән зарарланган иде. Эшне менә шул туфракны чыгарудан башладык. «КамАЗ» машинасы белән 130 рейс ясадык. Аның урынына урман туфрагы алып кайтып салдык. Шуннан соң гына йорт төзелешенә керештек, — дип әңгәмәбезне дәвам итте доктор Исмәгыйлев.

Алар үз йортларын да үз проектлары буенча төзиләр. Иң мөһиме, нараттан. Ә мунчаны юкәдән салганнар. «Чын татар мунчасы. Борынгылар озын гомерле буласың килсә, нарат йортта яшә, ә мунчаны юкәдән сал, дип әйтеп калдырганнар», — дип елмая яңа танышым.

Мәхәббәт яшькә карамый

Иркен йортның бусагасын атлап керү белән дә ниндидер курчак театрына эләккән кебек хис итем үземне. Диварлар кулдан ясалган курчаклар белән бизәлгән. Алар арасында гармун тотып утырган татар егетенә кадәр бар. Оста һәм зәвык белән башкарылган картиналар. Боларның авторы кем һәм кая ул, дип уйлап та өлгермәдем, каршыма зур зәңгәр күзле ханым килеп чыкты. «Таныш булыгыз, Любовь Ивановна, минем Любам», — диде итагатьле итеп кенә гаилә башлыгы.

Ирле-хатынлы Исмәгыйлевлар утыз ел яшиләр. 1990нче елларда Октябрьский шәһәренең медицина училищесында лекцияләр укыган Рәис Бари улы группасындагы студентлар арасында зәңгәр күзле, шат күңелле Люба да була. Чибәр һәм акыллы. Тагын ни кирәк?! Доктор Исмәгыйлев нәкъ менә шулай дип уйлый. Яшь арасы 24 ел булуы да киртә була алмый. Әлбәттә, Любаның әти-әнисе егерме яшьлек кызларының үзеннән шактый олы булган иргә кияүгә чыгарга теләвен хупламый. Әмма мәхәббәт яшькә карамый шул. Гаилә корган Исмәгыйлевлар үз йорт-җирләрен төзүгә керешә. Кияүләренең бик тырыш кеше һәм кызларының аның белән бик бәхетле булуын күргән әти белән әни дә үз фикерен үзгәртә. «Йортны төзегәндә Любаның әтисе нык ярдәм итте. Алтын куллы кеше иде», — дип искә алды Рәис Бари улы.

Ир белән хатын төзелеш барган елларны, төзелеп бетмәгән өйнең бер бүлмәсендә идәнгә картон кәгазьләр җәеп, раскладушка куеп яши башлауларын бүген сагынып сөйлиләр. Шулай, сөекле кешең янәшә булганда, шалаш та җәннәт кебек тоела.

Берникадәр вакыттан соң аларның балалары дөньяга килә.

— Кызым Сафия тугач, җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше юк иде. Шул шатлыгымнан, аларны бала тудыру йортыннан алып чыкканчы, кызчыгым өчен кечкенә генә җәйге өй төзеп куйдым. Һәркемнең үз мохите, үз почмагы булырга тиеш. Сафия бик аккылы бала булып үсте. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыды. Яраткан шөгыле — сурәт төшерү. Ул аның бик шәп килеп чыга. Бүген кызыбыз Уфа архитектура һәм төзелеш көллиятендә белем ала, — дип сөйли Рәис Бари улы.

— Гадәттә, балалар әти-әни юлын сайлый. Димәк, Сафиянең үз юлы...

— Нишләп? Ул әнисенең юлын сайлады. Безнең Люба кул эшләренә бик оста. Сафия балалар бакчасына йөргәндә, һәр бәйрәм иртәсендә әнисе теккән костюмнардан чыгыш ясады. Булачак һөнәрен сайлауга кызыбыз гомумән аек акыл белән якын килде. «Әти, мин синең нинди тормыш белән яшәвеңне күреп үстем. Синең эшең бик тынгысыз һәм зур җаваплылык таләп итә. Мин синең һөнәреңне бик хөрмәт итәм, әмма табиб булып бөтен кеше дә эшли алмый», — диде ул. Шуңа күрә без дә Сафия сайлаган юлны хөрмәт итәбез, — диде горурлык хисе белән гаилә башлыгы.

Кешеләргә ярдәм итүдән дә изге эш юк

Табиб һөнәрен бүген күпләр сайласа да, кызганычка, алар арасында үз эшенә зур җаваплылык белән якын килгән белгечләр бик аз. Пациентка түгел, кәгазьгә яисә компьютер экранына карап диагноз куйган һәм дәвалану курсы билгеләгән доктор белән, иманым камил, хәзерге заманда һәр икенче кеше очраша.

— Сүз дә юк, бүген медицина нык алга китте. Без эшли башлаган елларда авыру белән күзгә-күз очрашу, аны тыңлау, визуаль һәм бармак хәрәкәтләре белән тикшерү беренче урында торса, хәзер кешенең сәламәтлек торышын, белгеч урынына, төрле замана аппаратлары бәяли. Сүз дә юк, болар барысы да бик яхшы, әмма табиб белән пациент арасындагы җылы мөнәсәбәтне, бер-береңә булган ышанычны берниди дә җиһаз алмаштыра алмый. Һәм бу хисләрдән башка авыруны дәвалау да мөмкин түгел, — дип ассызыклады доктор Исмәгыйлев.

Рәис Бари улы илле ел гомерен хирургия тармагына багышлаган табиб. «Шәһәрнең беренче хирургия бүлеге — ул фронт. Ашкайнату органнарына, кан тамырларына, туры эчәккә, геморрой һәм бүсерне юк итү кебек операцияләр планлы булса, алар арасында экстрен булганнары да хәтсез», — дип үз эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итте ул.

Башкорстан Республикасының атказанган табибы Рәис Исмәгыйлевның практикасында йөрәккә операция ясау очраклары да бар. Шуларның берсен югары категорияле хирург безгә дә бәян итте:

— 18 яшьлек егетнең сукыр эчәгесенә операция ясарга хәзерлек бара. Шулвакыт бүлек коридорында шау-шу купты. Санитарка авыруларның юл бирүен сорап, каталканы этеп йөгерә. Операция блогына китереп җиткергән каталкада яшь хатын-кыз ята. Аның гәүдәсен япкан простыня кып-кызыл канга баткан. Үзе ап-ак. Пульс юк. Йөрәк турында пычак ярасы. Наркоз да биреп тормыйча, күкрәк читлеген ачтым. Йөрәк зур шарны хәтерләтә: ул кан белән тулган. Шул арада донор каны һәм плазма китереп җиткерделәр. Йөрәкне кулга тотып ярасын тектем һәм әкрен генә турыдан-туры массаж ясый башладым. Карыйм, тагын кан чыга. Каян? Йөрәкне икенче ягына әйләндереп карасам, пычак үтәли чыккан булып чыкты. Тагын тектем һәм янәдән йөрәккә турыдан-туры массаж ясыйм. Өч урынга система куеп, кан һәм плазма сала башладык. Операция санаулы минутлар дәвам итсә дә, минем өчен бер гасыр вакыт узган кебек тоелды. Ниһаять, минем кулымдагы йөрәк сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәтләр ясый башлады. Менә шушы вакытта мин сайлаган һөнәрем белән ялгышмавыма тагын бер кат инандым. Әлеге очрак минем бөтен тормышымны аклады.

Бүген инде ул катлаулы опрецияләр ясаудан читләшкән. Һәрнәрсәнең үз вакыты, дип билгеләп узса да, Рәис Исмәгыйлев 1нче шәһәр хастаханәсенең 2 санлы поликлиникасында авырулар кабул итүен дәвам итә. Көн саен аның кулы аша кырыкка якын пациент уза. Артык зур булмаган операцияләр дә башкара.

— Рәис Бариевич, доктор булу теләге ничек туды? Әллә туган-тумачалар арасында медиклар бар идеме?

— Юк, гаиләдән чыккан табиблар булуын белмим. Әмма әтиемнең балачакта медицина хезмәткәре булу теләге белән хыялланганын беләм. Миндә дә табиб булу теләге кечкенәдән туды. Бәлкем, әнинең сәламәтлеккә туймавы сәбәп булгандыр. Шуңа күрә урта мәктәпне тәмамлагач, кая укырга барырга дигән сорау гомумән борчымады. Баштан ук бары тик хирург булу теләге белән Уфа медицина институтына укырга кердем. Җиде ел белем алдым. Анатомияне тагын да ныграк өйрәнү максатында, өстәмә түгәрәкләрдә шөгыльләндем. Чөнки мин кеше сәламәтлеген, ә кайвакыт гомерен саклап калуның никадәр җаваплы бурыч булуын тирән аңладым. Өченче курстан соң Кандра хастаханәсендә практика үткәндә зур тәҗрибәле докторлар янәшәсендә беренче тапкыр кулыма скальпель алып, операция ясадым. Диплом алгач билгеләү буенча Октябрьскийга эшкә килдем һәм шушы вакытка кадәр халык сәламәтлеге сагында торуымны дәвам итәм. Чөнки минем өчен кешеләргә ярдәм итүдән дә изге эш юк, — дип әңгәмәдәшем тормыш юлын кыскача гына сөйләргә тырышса да, балачагы турында сүз чыккач, аның күзләрендә очкыннар кабынды.

Рәис Исмәгыйлев тумышы белән Башкириянең элекке Покровка, хәзерге Благовещенск районындагы Биштиен авылыннан. Гаиләдә туган алты бала арасында ул иң өлкәне була. Бер-бер артлы дөньяга килгән эне һәм сеңелләренә күз-колак булган малай беренче сыйныфка укырга кергәнче чалгы тотып печән чабарга өйрәнә, үсмер яшенә җиткән Рәис урак өстендә комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли.

Әтисе Бари ага — авыл укытучысы. «Әти авылда беренчеләрдән булып батареялар ярдәмендә эшли торган зур радио сатып алып кайтты. Аны антенналар ярдәмендә «телгә» китерде. Безнең бит инде кечкенә чак. Радионың сөйли торган «кешесен» бик тә күрәсе килә. Түзмәдек. Энеләрем белән ботарладык. Әти эштән кайтып кергәндә радионың кысасы һәм шнуры гына калган иде. Әмма кешесен тапмадык, — дип көлә-көлә сөйләгәндә, аның күзләрендә шатлык катыш күз яшьләре балкыды.

Никадәр ачык күңелле һәм аралашучан кеше. Озын еллар дәвамында дәрәҗәле урында эшләве дә аны «бозмаган». Ул гади һәм кешелекле шәхес.

Ил төкерсә — күл җыела

Любовь Ивановна үзенең тәмле итеп сөйләшә белүе, рәхәт итеп көлүе белән бөтен тирә-якны биләп ала. Зәңгәр күзләрен зур итеп ачып, һәр нәрсәдән ләззәт табып сөйләгән бу ханымның үз авызына каратып куйганын сизми дә каласың.

Беренче һөнәре буенча ул акушерка. Тора-бара юрист һөнәрен үзләштергән. Аннан соң укытучы булырга укыган. Ике югары белеме булган Любовь Исмәгыйлева бүген өченче югары уку йортында белем ала: китапханәче һөнәрен үзләштерә.

Югары уку йортларында студентлар укыта. Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куя. Заводта юрист булып та эшли. Әмма барыннан да бигрәк аңа яшь буын белән эшләү бик ошый. Берничә төрле һөнәр арасыннан берне сайлау мөмкинлеге тугач, ике дә уйламый, ул балалар белән эшләүгә өстенлек бирә. Үз максатына ирешү өчен аны хәтта Нарыш микрорайонындагы ташландык хәлгә җиткән китапханәгә капиталь ремонт таләп ителүе дә куркытмый. Чөнки Любовь Ивановна үзенә генә түгел, ә иң беренче чиратта, яраткан иренә нык ышана. «Мин аның белән таш дивар артында яшәгән кебек яшим», — дип ул бер тапкыр гына әйтмәде.

Исмәгыйлевлар иганәчеләр эзли башлый. Беренче эш итеп алар «Альтернатива» заводына мөрәҗәгать итә. Нарыш бистәсендә мәктәптән тыш бернинди дә балалар оешмасы юклыгыннан бик яхшы хәбәрдар булган хезмәт коллективы җитәкчелеге әлеге проблемага битараф кала алмый. Ул берьюлы дүрт тәрәзәне яңага алмаштыруда матди ярдәм күрсәтә. «Нигә кирәк ул китапханә? Хәзерге балалар китап укымыйлар...», — дип акыл сатып, кәеф кыручылар да була арада. Әмма игелекле эштә ярдәм кулы сузучылар тагын да күбрәк була — танышлар, дуслар, шәһәр эшкуарлары-меценатлар кулдан килгән кадәр булыша. Халык әйтмешли, ил төкерсә — күл җыела.

Күмәк көч белән китапханәдә капиталь ремонт ясала. Моның өчен миллион ярымнан артык суммага төзелеш материалы сатып алына. Инженер инфраструктурасы һәм электр хуҗалыгы тулаем алмаштырыла. Идәннәр һәм түшәмнәр яңартыла. Моңа кадәр булмаган су линиясе тоташтырыла һәм башка бик күп эшләр башкарыла. Үзәк шәһәр китапханәсе диварларны тигезләү чыгымын үз өстенә ала. Любовь Ивановна кайчандыр белем биргән студентлар ярдәмгә килә. Ремонт эшләренең күпчелеген Исмәгыйлевлар үз куллары белән башкара. Чөнки ремонт бригадасы ялларга акча калмый.

— Ремонт тәмамланды. Ачылыр вакыт җитте. Җәйге каникул булгач, балалар таралып беткәндер инде, әлләни кеше дә җыелмас, дип уйладым. Әмма халыкның күплеге, балаларның китапханәгә теләп йөрүе иңнәргә канат куйды, — дип сөйләгәндә Любаның күзләрендә очкыннар биеп торды.

Төрле гаджетлар һәм компьютер программалары артында утырып, баш миләре томаланып беткән балаларны китапханәгә җәлеп итүне кулы алтын булган белгеч мавыктыргыч темаларга мастер-класслар, саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар оештырудан башлый. Моннан тыш, Нарыш бистәсе китапханәсе китапларга, өстәл уеннарына да бик бай. Шушы көннәрдә өр-яңа офис җиһазы — китап шкафлары кайтып җитәргә тиеш.

— Балаларның кул эшләренә мөкиббән китүе мине аеруча сокландырды. Ләкин малайларның һәм кызларның гади аралашуга сусавы мине, киресенчә, шаккаттырды. Димәк, гаиләләрдә үзара сөйләшү, әңгәмә кору гадәте юк. Һәркем үз почмагында, үз проблемасы белән яши. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында дөрес итеп сөйләшә белмәгән сабыйлар, ә мәктәп укучыларының сөйләм теле ярлы булуы, аларның җөмләләрне төзегәндә хәтта сыйфатларны куллана белмәве аеруча борчуга сала. Безнең китапханәнең тагын бер өстенлеге бар, ул — гаджетлар булмаган территория. Мин анда махсум тартма булдырдым. Беренче чиратта үземнең телефонны шунда салам, аннан соң балалардан үтенәм. Безнең шөгыльләр дүрт сәгатькә якын дәвам итә. Балалар телефоннары барлыгын исләренә дә төшерми. Без бергәләп урамда уйныйбыз, төрле тәҗрибәләр үткәрәбез, рәсем төшерәбез, пластилин әвәлибез, балалар язучылары иҗат иткән зур булмаган текстлар буенча әңгәмәләр корабыз. Барыннан бигрәк малайларга һәм кызларга сере булган хәрәкәтле уенчыклар ясау бик ошый, — дип сөйли Любовь Исмәгыйлева.

Ул үзенең яраткан эше турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. «Ниһаять, Люба үз кыйбласын тапты. Ул бәхетле, мин тагын да бәхетлерәк, — дип тыныч кына аралашуыбызны дәвам итте Рәис Бари улы. — Яраткан кешең өчен барына әзер буласың ул. Мин хатынымны һәрвакыт хуплам яшим. 9 Май бәйрәмнәрендә үзәк китапханә оештырган фотозонада солдат образына керергә дә кыенсынмыйм. Шәһәр халкы танып сүз катканда, «Мин бүген доктор түгел, мин бүген фронтовик», — дип әйтәм. Ә инде китапханә ремонты белән бәйле сорау килеп тугач, җиң сызганып эшкә бергәләп, бөтен ил белән алындык һәм без аны сыйфат белән башкарып чыктык».

Яшь хатын яшәргә илһам бирә

Рәис Бариевич белән сөйләшеп утырган арада Любовь Ивановна чәй табыны корды. «Кулларыннан гөлләр тамып, йөзендә ай нурлары биеп торган мондый яшь хатын белән яшәве үк күңелледер? Көнләшмисезме? — дип шыпырт кына сорыйм гаилә башлыгыннан. Ул: «Юк», — дип җавап кайтарганчы, «Мин сәбәп тудырмыйм», — дип Люба ирен кочагына алды.

— Без бер-беребезгә ышанып һәм таянып яшибез. Без һәрвакыт бергә. Һәм безне бары тик бер теләк берләштерә: бәрәкәтле озын тормыш белән яшәп, оныклар сөю бәхетен тату.

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: