Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
21 сентябрь 2022, 15:45

Кемнедер кайгырту, кемдер өчен яшәү — бәхет ул!

Гаилә проекты өчен булачак геройны эзләп, мин опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Ольга Габдуллинага мөрәҗәгать иттем. Ольга Игоревна гозеремне игътибарлап тыңлап, тиз арада уңай җавап та бирде: «Әйе, бездә андый кеше бар, өч оныгына игелекле дәү әти, кайгыртучан, олы йөрәкле әти үрнәге булган Евгений Николаевич Ипполитов ул!».

Кемнедер кайгырту, кемдер өчен яшәү — бәхет ул!
Кемнедер кайгырту, кемдер өчен яшәү — бәхет ул!

… Редакциядә кунакларны көткәндә, мәкаләм каһарманының булачак образын күзалларга тырыштым. Ул миңа чал чәчле, ак сакаллы, салмак хәрәкәтле карт бабакай булырга тиеш кебек тоелды. Ишектән кереп килүче яшьләрчә ыспай гәүдәле, ачык карашлы ир-ат һәм аның янәшәсендәге ягымлы, күзләреннән нур бөркелеп торган хатынны күргәч, аларның нәкъ менә мин көткән кешеләр булуына башта ышанмый да тордым. Бу матур парның күпләрне сокландырырлык энергиясе һәм тормыш сөючәнлеге сере нәрсәдә икән? Ашыкмагыз, тиздән барысын да белерсез!

«Балаларны ташламаячакмын!»

Евгений Николаевич Ипполитов өч оныгын — Артем, Марат һәм Диана Ямалеевларны 2009 елда тәрбиягә ала. Шул вакыттан алып ул кызының балалары өчен яраткан дәү әти генә түгел, хәстәрлекле ата, акыллы остаз һәм тугры дус та була.

— Балаларның әтисе 2005 елда, ә әниләре 2009 елда вафат булды, — дип искә ала ул авыр чорны Евгений Николаевич. — Кызым үлгәндә хатыным яман шеш чире белән авырый иде инде. Оныкларның әтиләре ягыннан әбекәй белән бабакайлары бездән олырак яшьтә. Балаларны интернатка урнаштыру турында уйда да булмады, опеканы миңа рәсмиләштерергә ниятләдек. Бик авыр, кайгылы вакытыбыз булса да, шунда үз-үземә сүз бирдем: «Оныкларны ташламаячакмын, аякка бастырачакмын». Ә бит арада башка төрле уйлаучылар, янәсе дә үзебез өчен яшибез, дип, газиз кешеләреннән баш тартучылар да бар. Андыйларны беркайчан да аңлый алмаячакмын. Кемнедер кайгырту, кемдер өчен яшәү — бәхет ул!

… Язмыш исә чираттагы сынавын әзерли. Биш ел буена мәкерле авыру белән көрәшкән хатыны мәңгелеккә күзләрен йома. Евгений оныклары белән япа-ялгыз кала. Җиңелдән булмый аңа. Балаларны карап-тәрбияләргә, укытырга кирәк, өстәвенә бетмәс-төкәнмәс хуҗалык мәшәкатьләре. Туганнары аңа кулдан килгәнчә булышырга тырыша, әмма иң зур ярдәм-теләктәшлекне ул булачак тормыш иптәше Галина Мурзагореевнадан ала. Күршедә яшәүче игелекле җанлы хатын Ипполитовлар гаиләсенә өй эшләрендә генә булышып калмыйча, игътибары, кайгыртучанлыгы белән дә хәлләрен җиңеләйтергә тырыша.

— Женяның хатыны онкология белән авырганда күрше-тирә һәрчак аның хәлен белешеп тордык, — ди Галина. — Өстәвенә, ул оныкларын да тәрбиягә алды. Шундый кешегә ничек булышмыйсың, ди? Ә 2012 елда хатыны вафат булды. Бервакыт шулай Евгений безгә килеп керде дә: «Галя, әллә соң гаилә булып яшәп карыйбызмы?» — ди. Ул вакытта Артемга 12 яшь, Марат өченче класста, ә Диана беренче сыйныфта укый иде. Матур гына яшәп киттек. Балалар инде миңа ияләшкән иде, шуңа күрә якын кешедәй кабул иттеләр. Бүген дә үзара аңлашып, дус-тату яшибез, балалар игелекле, тәртипле булып үсте — бу гаилә өчен иң мөһиме.

Таләпчән, әмма гадел

— Мәктәптә укыганда малайлар кикбоксинг белән мавыкты, велоспидвейга йөрделәр, — дип хатирәләрен барлый Евгений Николаевич. — Марат ирекле көрәш белән дә шөгыльләнде. Оныкларның спорттагы һәм укудагы уңышлары күп сандагы грамота-кубоклар, Рәхмәт хатлары, дипломнар белән билгеләнгән. Үз балаларына күрсәтер казанышлары бар, димәк…

22 яшьлек Артем Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжын тәмамлаган. Яхшы укыганы өчен дәү әтисе аңа машина бүләк иткән. Хәзер ул алган белемен гамәлдә дә куллана. Бүгенге көндә Артем ПЭК-та эшли. Буш вакытларында музыка белән шөгыльләнә, хип-хоп, рэп юнәлешендә композицияләр иҗат итә. Яңарак ул дәүләттән фатир алган, ә августта өйләнгән. Әлеге вакытта Евгений белән Галина Артемга обой ябыштыру, линолеум җәю, җиһазларны җыю-урнаштыру кебек ремонт эшләрендә булыша.

Уртанчы оныклары Маратка июльдә 19 яшь тулган. Ул төгәл фәннәрне үз итә. Мәктәпне тәмамлагач, абыйсы кебек үк ОКСК-га укырга кергән. Ул техниканы эксплуатацияләү буенча белгеч булачак. Әбисе белән бабасы Маратка да 18 яшенә машина сатып алган.

— Диана, күпчелек кызлар кебек үк биергә ярата, — ди Галина. — Мәктәптә дә яхшы билгеләргә өлгәште, аеруча әдәбият, математиканы яратты. Шулай ук ул укырга бик һәвәс. Без биргән акчага мотлак рәвештә китап сатып ала. Бу безне куандыра гына, көне буе интернетта утырганчы, уку күпкә файдалырак. Диана да ОКСК студенты, «экономист-бухгалтер» белгечлеген үзләштерә. Бер сүз белән әйткәндә, оныкларыбызның өчесе дә безне уңышлары белән шатландырып тора. Моны мин матур сүз булсын дип кенә әйтмим. Күршеләр, укытучылар, таныш-белешләр — һәммәсе дә Артем, Марат һәм Диананы мактап кына тора, тырыш-уңганнар, акыллылар, диләр. Балакайлар олыларны ихтирам итә, очрашканда исәнләшеп үтә, ярдәмчелләр. Евгений сәламәт тормыш алып бара. Оныклар да аңардан үрнәк ала: «Дәү әти, син тартмыйсың, без дә тәмәкене кулга алмаячакбыз», диләр.

— Гаиләбездә һәрчак шундый тәртип булды, — дип сүзгә кушыла Евгений. — Диана кичке уннан да соңга калмый өйдә булырга тиеш, ә малайларга бу вакыт унбер сәгать белән чикләнгән. Миндә яшәгәндә шулай булачак, дим аларга. Чөнки сезне укыту, кеше итү бурычы минем өстемдә. Менә шундый таләпчән бабакай мин. Оныклар да сынатмый, безне уңайсыз хәлгә куйганнары юк. Киресенчә, кайгыртучанлык өчен игелек белән җавап бирәләр, бүләкләр белән дә куандыралар.

Евгений белән Галина оныклары укыган 12нче мәктәп һәм коммуналь-төзелеш көллиятенең җәмәгать тормышында да актив катнаша. Бергәләп ата-аналар җыелышына йөри, шулай ук буяу-агарту, җиһазларны төзәтеп кую кебек ремонт эшләрендә булыша. Евгений Николаевичның кулыннан килмәгән эш юктыр. Гади фанер кисәгеннән уенчык корабль дә, балаларга уңайлы утыргычлар һәм башка күп нәрсәләрне дә эшләргә сәләтле ул. Ун елдан артык биналарны карау һәм ремонтлау белгече буларак хезмәт куйган 36нчы «Васильки» балалар бакчасында бүген дә аның иҗатындагы агач эшләнмәләр саклана. Евгений шәһәрдә шулай ук спорт казанышлары белән билгеле. Ул шахмат буенча ярышларда катнашып, алты ел рәттән бүләкле урыннарга ирешкән. Менә шундый алтын куллы ир узаманы! Галина Мурзагореевна исә өйдә тәртип һәм чисталык урнаштыручы. Ул бәйләргә, тегәргә һәвәс. Уңган хуҗабикә аш-суга да оста, ул әзерләгән пирогларны балалар, оныклар һәм башка кунаклар да мактый-мактый ашый. Галина ханым ире кебек үк һәркемгә ярдәмгә килергә әзер, нинди эшкә тотынса да аны җиренә җиткереп башкара.

Икесенә — ун онык

Евгений Николаевичның тагын ике оныгы — улының балалары үсеп килә. Ике балага гомер биргән Галинаның да биш оныгы бар. Икесенә — ун онык, дигән сүз. Бу үзе иң зур байлык, бәхет түгелмени?!

— Унберенче онык та бар әле — киленебез, — ди елмаеп Евгений.

— Балалар, оныклар үзара яхшы мөнәсәбәттә яши. Улларыбыз бергә уйнап үсте, укыдылар, — дип сүзгә кушыла Галина. — Мине Женяга яучылаучы да нәкъ аның улы булган. Без күбрәк минекеләр бу хәбәрне ничек кабул итәр дип шикләндек. Ирсез калганда олы улыма 6, кечесенә 2 генә яшь иде. Балалар башта ук безгә чит әти кирәкми, диделәр. Аларның теләгенә каршы килмәдем, 25 ел буе ялгыз яшәдем. Ә Евгений белән кушылырга ниятләгәч, улларым инде каршы килмәде, киресенчә хуплавын белдерде. Безнең тарихыбыз менә шундый булды. Оныкларга рәхмәт, Евгенийга шалтыратканда һәрчак миңа сәлам әйтәләр, хәлне белешәләр. Аларның уңай мәнәсәбәтен күреп, күңелләр яктырып китә. Ирем минем балаларыма да яхшы карашта. Әтисез үскән улларым аның белән ирләрчә фикер алыша, киңәшләшә.

— Кода-кодагыйлар турында да әйтеп үтәсем килә, — ди Евгений. — Кода инде арабызда юк. Ә кодагыйга бик рәхмәтлебез. Ул безгә гел теләктәшлек күрсәтте, оныкларны тәрбияләүгә дә үз өлешен кертте. Мәктәп чорында балалар Төрекмәндә еш була иде, аеруча велоярышлар һәм каникуллар чорында. Олы оныкның туен да кодагый һәм киленнең әти-әниләре белән берлектә үткәрдек. Без балаларга иң яхшысын бирү өчен бар тырышлыкны куябыз. Оныкларны ел саен санаторийга ялга җибәрәбез. Аларга матур бәйрәмнәр оештырабыз. Элегрәк Яңа ел саен барлык туганнарны җыеп, Кыш бабай, Карсылу булып киенеп (моның өчен махсус костюмнар да сатып алдык) күңелле тамашалар әзерли идек.

Кадак кага белергә дә кирәк

Әлбәттә, гаилә ул тоташ бәйрәмнәрдән генә тормый, анда көндәлек мәшәкатьләр дә күп. Евгений Николаевич оныкларын бәләкәйдән хезмәтне яратырга өйрәткән.

— Бервакыт шулай Артем белән Маратка улымны кадак кагарга өйрәтү тарихын сөйләдем, — дип елмаеп искә ала ул. — Сережага чүкеч һәм агач кисәге тоттырдым. Ул эшкә кереште. Бермәлне ялгыш бармагына сугып алды. Мин инде күрмәмешкә салышам, үзем читтән генә күзәтәм. Башта еларга да маташты, әмма үз-үзен җиңеп, эшен дәвам итте. Менә шулай хезмәткә өйрәнәләр инде. Бүген исә барлык ремонт эшләрен оныклар белән бергәләп башкарабыз. Без аларга бүлмәләрен дә үзаллы җиһазларга, мебельны үзләре теләгәнчә урнаштырырга мөмкинлек бирәбез. Һәр эш-гамәлләрне мин блогерлар кебек камерага төшереп барам. Үзем һәм гаиләбез өчен истәлек булсын, дим…

Гаилә ул — иң мөһим нәрсә

Оныклар инде үсеп буйга җиткән, дәү әти, дәү әнигә дә эш әзәйгән сыман. Әмма Галина белән Евгений тик кенә утыра торган затлардан түгел. Алар гаражда булашырга ярата: урындык-эскәмияләр, өстәл-ишекләр кебек җиһазлар ясый. Яңарак зур проектка да алынганнар, уку йорты өчен махсус мебель эшлиләр. Моннан тыш Галина һәм Евгений конференция-семинарларда катнаша, үзләренең тәҗрибәсе белән бүлешә, фикер алыша. Әлеге гаиләне шәһәрнең опека һәм попечительлек бүлегендә дә, балалар белем алган уку йортларында да, эш урынында да һәрчак яхшы яктан телгә алалар. 2019 елда опекуннар (попечительләр), тәрбиягә алган һәм патронат гаиләләр арасындагы республика конкурсының муниципаль этабында «Иң яхшы тәрбиягә алган гаилә» номинациясендә Евгений Ипполитов һәм Артем, Марат, Диана Ямалеевлар беренче урын яулаган. Ә инде 2020 елда Евгений Николаевич «Әти даны» иҗтимагый бүләгенә лаек булган.

— Опека бүлегендә миңа оныкларыгыз инде үсте, тагын да бер-ике баланы тәрбиягә алырга теләгегез юкмы, диләр, — ди Евгений. — Мин әйтәм, ике кече онык та бар бит әле, дим, аннары инде оныкчыклар да булыр. Кечеләренә генә түгел, олы балаларга да ата-ана теләктәшлеге гел кирәк. Конференцияләрдә чыгыш ясаганда гына ул барысы да яхшы, җиңел кебек, ә тормыш күпкә катлаулырак…

— Оныклар, балалар — безнең иң зур бәхет һәм шатлыгыбыз, алар безне эшләргә, иҗат итәргә илһамландыра, — диләр Галина һәм Евгений. — Якын кешеләребез янында без үзебез дә яшәрәбез сыман, көч-куәтебез арта, тормышка ышаныч белән карый башлыйбыз. Оныкларга гел әйтеп киләбез: бер-берегезне онытмагыз, аралашып, дус яшәгез, очрашып торыгыз, дип. Гаиләдән дә мөһимрәк нәрсә юк бит!

… Евгений Николаевич тормыш иптәше Галина Мурзагореевна белән оныкларында иң матур сыйфатларны тәрбияләгән. Артем, Марат һәм Диана бүген аларны хезмәт сөючән һәм игелекле булулары белән сөендерә. Әлеге гаиләгә киләчәктә дә шулай тату, үзара аңлашып, бәхетле гомер итүләрен телисе килә!

 

Лилия ГАБИТОВА

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: