Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
14 сентябрь 2022, 16:57

Тормыш мәшәкатьләрен елмаеп җиңәләр

Безнең татар халкында бик тапкыр әйтелгән мәкальләр бар да инде. Алексеевлар гаиләсе яши торган зур йортның бусагасын атлап керергә дә өлгермәдем, уратып алган балалар бөтен серләрен шундук сөйләп тә бирделәр: песиләре өчәү булган, берсе югалган, ике этнең берсе генә калган, куяннары да юк түгел... Аха, үзләренең инкубаторлары да бар икән... Балалы йортта сер тормый — менә шулай, җәмәгать.

Тормыш мәшәкатьләрен елмаеп җиңәләр
Тормыш мәшәкатьләрен елмаеп җиңәләр

Гүзәл һәм Павел Алексеевлар Нарыш бистәсендә үз йортлары белән яши. Күп балалы гаилә — өч кыз, бер малай. «Бишенчесе кияү», — дип елмайган Гүзәл ханым белән, тормыш, гаилә, балалар темасына бик тиз аралашу ноктасын таптык. Ирләр турында да гапләшеп алырга өлгердек. Әйтерсең лә, күптәнге танышлар. Хәер, ир белән хатынның танышу тарихы да бик кызыклы килеп чыккан. Бәхетсезлек алып килгән бәхет, дип әйтәләр бит.

«Жигули» кабызган мәхәббәт...

Повар-кулинар һөнәрен үзләштергән Гүзәл 1993 елда Октябрьский шәһәренең 3 санлы мәктәбендә эшкә урнаша. Һич уйламаган җирдән 47 яшьлек әтиләрен эштә вакытта инсульт аяктан ега. Билгеле, сәламәтлеге аңа техника руле артына утырырга мөмкинлек бирми. Машина бар, ә йөртүче юк. Гүзәл 1996 елда машина йөртүчеләр курсын тәмамлый. Ул елларда транспорт белән идарә итүче хатын-кызларны юлларда очрату бик сирәк күренеш иде әле. Ләкин машинасының тузанын сөртеп кенә торган, аның өчен җанын бирергә дә әзер булган Ризагетдин абый кызына руль артына утырырга рөхсәт итми. Автомобиле дә бит заманына күрә затлылардан — «Москвич». Гаилә әлеге вәзгыятьтән чыгу юлын эзли һәм таба — ишек алдында «Жигули» барлыкка килә. «Шулай итеп, машинада йөри башладым. Август ае. Иртән эшкә барырга чыктым. Кабынмый гына бит. Нишләргә? Шулвакыт безнең йорттан әлләни ерак булмаган автосервис барлыгы искә төште. Әлеге дә баягы әти белән барган идек. Таныш егетләр дә эшли булып чыкты. Гаепне бик тиз эзләп таптылар — аккумулятор «зәгыйфьләнгән». Сережа исемле егет үзенең аккумуляторчы булып эшли торган туганына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Киттем. Каршыма бер юка гына буй-сынлы малай килеп чыкты. Кем инде аңа ул вакытта артык текәлеп караган. Машинаны гына эшләтеп җибәрсен. Кулында бер прибор. Аккумуляторның «ачылыгын», «тыгызлыгын» тикшерде бу. Шулай итеп, минем «Жигули» тагын йөгерә башлады. Берникадәр вакыттан соң янәдән әлеге автосервиска барырга туры килде. Әлеге дә баягы шул ук Сергей «аккумуляторчы братын» 34нче микрорайонга кадәр алып баруымны үтенде. Сорау юк, утырсын. Юлдашымны кирәкле тукталышта төшереп калдырдым. Ярар. 3 ноябрь. Бергә эшли торган ахирәтемнең туган көне. Бүләкләре дә шактый җыелды. Кузгалдык кайтыр юлга. Шул ук 34нче микрорайонга. Бүләкләрне кочакка җыеп менеп киттек бишенче катка. Кирәк бит, аккумуляторчы егет каршыга төшеп килә. «Сәлам» — «Сәлам». Һәркем үз юлында. Әлбәттә инде, фатирда да туган көнне бәйрәм иттек. Кайтырга дип чыксам, подъезд төбендә минем танышым басып тора. Менә сиңа мә! Шул гомер минем чыкканны көтеп утырган. Тагын бер кат таныштык. Павел ул кичне мине өйгә кадәр озатып куйды. Өч көн очрашып йөргәч, тәкъдим ясады» — һәркемнең тормышында кабатланмас хис-тойгылар белән истә кала торган яшьлек еллары турында сөйләгәндә Гүзәл ханымның йөзеннән елмаю китмәде.

Павел Алексеев — авыл кешесе. Ул ишле балалы гаиләдә туып-үсә. Тик әниләре генә бик иртә бакыйлыкка күчә. Шул сәбәпле Павелга, нефть техникумында укуын калдырып, туган авылына әйләнеп кайтырга туры килә. Йорттагы бөтен мәшәкать, ихата тулы мал-туар — барысы диярлек аның иңнәренә ята. Тик барыннан бигрәк аңа үзеннән соң туган энесе белән сеңлесен карап үстерүдә әтисе Георгийның төп ярдәмчесе булырга туры килә. Гаилә башлыгы ул вакытта колхозда бригадир булып хезмәт куя. Йортка кайтып керә алган чагы бик сирәк була. Гәрчә, бик тырыш, оста куллы кеше булса да. «Хәтта яшелчә үрентеләрен дә ул үзе үстерә иде», — дип искә ала әтисен Павел. Әтисенә охшап улы да туган җанлыклы, сабыр һәм эшкә нык булып үсә.

— Кулыннан һәр төрле эш килә. Үзе тыйнак, үзе түзем һәм акыллы. Иремнән бик уңдым, аллага шөкер. Каенатамны да бик юксынам. Яхшы һәм гадел кеше иде. Дүрт килене арасыннан бер миңа гына «кызым» дип дәште. Хәзер инде безгә аның зиратына кайтып, каберенә чәчәкләр утыртырга гына калды, — диде Гүзәл ханым.

Балачак тәме

Гүзәл — шәһәр кызы, ләкин ул уңганлыгы һәм булганлыгы белән теләсә кайсы авыл кызының борынына чиртә ала. Чая һәм үткер, тырыш һәм сөйкемле булып үсә. Яхшы билгеләргә укый. Мәктәпнең иҗтимагый тормышында да актив катнашкан кызның кулына көннәрдән-беркөнне чит илдә яши торган яшьтәшләре язган хатлар килеп эләгә. Бер конверт тышында Германия адресы күрсәтелгән хатны игез кызлар юллаган булып чыга. Ике ил арасында хатлар ике елдан артык йөри.

— Бүгенге көндә дә хатларны саклыйм. Күңелне сагыш биләп алганда алып укыйм һәм үземне самими балачакка әйләнеп кайткан кебек тоям. Шулкадәр рәхәт булып китә. Әлеге яшьлек ахирәтләремне интернет челтәрләре аша эзләп табасым килә, тик кулым җитми әлегә, — дип сөйли хуҗабикә.

Ризагетдин ага һәм Люзия апа Әбубакировларның гаиләсендә туган ике кыз бала арасында кечесе булуга карамастан, Гүзәлгә артык көязләнеп үсәргә туры килми. Аңа хәтта йорт эчендәге эшләр дә бик тими. Ул әтисенең уң кулы, төп ярдәмчесе була: бик еш авылдагы әби-балаларына кайткан кыз бала ишек алдындагы, бакчадагы бөтен авыр эшне башкарып үсә, техника белән дә бик тиз уртак тел таба.

Урта белем турында таныклык алган Гүзәл кулинария училищесын уңышлы тәмамлый. Аның бу һөнәрне сайлавына иң беренче чиратта тәмле куллы әнисеннән аш-суга булган осталыкны үзләштерүе нигез булып тора.

— Без кечкенә чакта әни пешергән камыр ашлары — «гөмбәләр», «аккошлар» әле дә күз алдымда тора. Ә тәме... Һич онытылмый. Балачак тәме! Күпме генә тырышсам да аның кебек булдыра алмыйм, — дип балачак елларын искә алды гәзитебез кунагы.

Сүз уңаеннан, әле күптән түгел генә — шушы алтын көзләрдә Гүзәл ханымның әти-әнисе Ризагетдин ага һәм Люзия апа Әбубакировларның бергә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулган.

Никахлы гаилә

Павел һәм Гүзәл Алексеевларның гаилә тормышына исә быел 25 ел булган. Гүзәл — татар кызы. Павел — чуаш егете. Әмма ир моннан еракта калган 1997 елның кышында татар йоласына туры китереп, никах укытырга риза булган.

— Без ике динне дә хөрмәт итеп яшибез. Коръән ашлары да уздырабыз, Пасхада йомырка да манабыз. Барыбыз өчен дә Ходай Тәгалә бер, — дип сүзгә кушылды Павел Георгиевич.

Кавышканнан соң, озакка сузмыйча, яшь гаилә җир участогы сатып ала. Урманда делянка кисәләр. «Әти-әниләр, туганнар, дуслар нык ярдәм итте. Ул елларда Павел эшләгән предприятие техника бүлеп бирде», — дип аралашуыбызны дәвам итте Гүзәл Ризагетдин кызы.

Ике яшь йөрәкне таныштырган «Жигули» да төзелештә катнаша. Аңа төяп кирпеч тә, цемент та, такта да ташыйлар. Алексеевларга ул озак еллар тугры булып кала.

Гаиләнең бәхетен түгәрәкләндереп, беренче кызлары дөньяга аваз сала. Кызганычка, Гүзәл ханым авыр бәбәйли, аннан соң озак кына авырый. Яңа туган сабыйны беренче көннәрендә әтисенең әбисе тәрбияли. Шуңа күрә Павел кызчыгына дәү әнисе хөрмәтенә Евгения дип исем куша. Берничә елдан соң Маргарита туа. Бу юлы сабыйга исемне Гүзәл ханым үзе сайлый. Яраткан укытучысының исемен. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, мәктәпкә барган кечкенә Ритага кайчандыр әнисе Гүзәлне укыткан һәм әле дә булса шәһәрнең 12 санлы мәктәбендә географиядән дәресләр бирә торган Маргарита Павловна кулы астында да белем алырга насыйп була. «Безнең укытучыбыз тормыш җанлыклы кеше. Бик матур итеп гитарада уйный. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәндек», — диде рәхмәтле гаилә әгъзалары.

Тора-бара йортта балалар саны дүрткә җитә. Алинә дүртенче сыйныфта белем ала. Бары тик бишле билгеләренә генә укый торган кызның яраткан фәннәре физкультура, рәсем, технология, музыка. «Кызганычка, алар бик еш кына расписаниедән төшеп кала», — җитди итеп әйтеп куйды ул. Икенче сыйныф укучысы Артур математиканы су кебек эчә. «Биремне әйтеп бетерергә дә өлгермисең, җавабын табып та куя», — диде әни кеше. Балаларның кечеләре инглиз телен үзләштерә.

Маргарита медицина көллиятен тәмамлаган. Диплом алган яшь шәфкать туташы үзенең хезмәт юлына нәкъ менә яңа коронавирус авыруының икенче дулкыны башланган чорда керешкән. Булачак ире белән дә ул клиникада танышкан. Айнур Зәкиев — медсанчастьнең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры. Сүз уңаеннан, аның тирән белемле, киеренке вакытта тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә сәләтле хезмәткәр булуы турында безнең хезмәттәшләребез — «Октябрьский нефтяник» гәзите хәбәрчеләре язып чыккан иде инде. Маргарита Павловна да шул ук медицина учреждениесендә авыруларны кабул итү бүлегендә хезмәт куя. Яшь гаилә ипотекага фатир сатып алган. Хәзер алар төп нигезгә кунакка гына килеп йөри. «Тәмле камыр ашлары пешереп көтеп алган әти-әни яныннан китәсегез дә килмидер?» — дип сорыйм яшьләрдән. «Әлбәттә. Әмма еш килергә җай чыкмый. Рита эштән кайта, мин китәм. Үзебез дә сагынышып кына күрешәбез», — дип сөйләүче кияү балакай телгә дә бик оста булып чыкты. Хәер, менә шул тәмле теллелеге белән ул хатынын гына түгел, булачак «теща»сын да үзенә караткан. «Рита эштән кайтты да үз бүлмәсендә телефоннан сөйләшә башлады. Бер сәгать үтте, ике, өч... Түзмәдем, ишектән мин дә колак салдым. Ике арада барган әңгәмәдән үк әлеге баланың безнең кеше булуын аңладым. «Кызым, бу егетне алырга кирәк!», — дидем, әлбәттә, уенын-чынын бергә кушып. Насыйп эше. Зур гаиләбез тагын бер ул белән тулыланды», — ди Гүзәл Ризагетдин кызы.

Алексеевларның олы кызлары инвалид булып туа. Ләкин ул тугыз сыйныф белем ала. Сурәтләр буярга яраткан Женя маляр һөнәрен үзләштерә. Ул ачык күңелле һәм аралашучан бала.

— Евгения кечкенә чакта еш авырды. Үзенә бик күп көч һәм игътибар сорады. Аның сәламәтлеген һәм үсешен дә үстерү таләп ителде. Өстәвенә, икенче кызыбыз туды. Шул сәбәпле 2003 елда эштән китәргә мәҗбүр булдым, — диде хуҗабикә.

Күп балалы ана бар вакытын һәм мәхәббәтен гаиләсенә багышлый. Ир белән хатын һәр баланың һәрьяклы үсеш алган шәхес булып үсүен тели. Һәм моның өчен мөмкин булган барлык шартларны тудыра. Өйгә бирелгән биремнәрне генә чишеп калмыйлар, бергәләп үсеш бирә торган төрле өстәл уеннары уйныйлар, җәен табигатькә чыгалар, балык тоталар, кышын чана-чаңгыда шуалар. Гаиләнең хәтта шәхси курчак театры да бар. Үз куллары белән реквизитларны ясаганнар. Курчакларга күлмәкләрне Женя тегүен аеруча билгеләп узасы килә. Рольләрне дә үзара бүлешәләр, образга кермичә беркем дә калмый. «Мондый чаралар балаларның сөйләм телен үстерә һәм баета, гаиләне дуслаштыра, әкият геройлары аша начарны яхшыдан, дусны дошманнан аерырга өйрәнәбез», — дип үз гаилә традицияләре белән таныштыруны дәвам итте Алексеевлар.

Гаиләдә хезмәт тәрбиясенә дә зур игътибар бирелә. Балалар ишек алдындагы, бакчадагы эшләрне башкаруда әти белән әнинең олы ярдәмчеләре. Ә бакча кечкенә түгел. Йорт алды участогыннан тыш, читтә тагын 20 сотый җирдә алар яшелчәнең төрлесен үстерә. Гаиләнең кышка дип тозлаган, маринадлаган, кайнаткан яшелчә, җиләк-җимеш һәм компот банкаларының күләменнән башларың әйләнерлек. «Безгә бернинди кризис та, пандемия дә янамый», — ди алар көлеп.

Зур йорт, ишле бала-чага, өлгергән яшелчәдән сыгылып торган бакча түтәлләре... Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы теплицаны да үз куллары белән ясаган. Ә инде кетәклектә тавык, үрдәк, бүдәнәнең күплеген күргәч, өстәвенә, шәхси инкубаторларында хисабы булмаган бүдәнә йомыркаларының чираттагы партиясе «борынларга» өлгереп килүен ишеткәч, Гүзәл белән Павел курчак театрында уйнарга көч һәм теләкне каян таба икән, дип ирексездән уйлап куйдым. Әле бит гаилә башлыгы җитештерү тармагында — «Октябрьскхиммаш» җәмгыятендә ун елдан артык фрезеровщик булып хезмәт куя. Эштән кайткач, кошларның читлекләрен чистарта, шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән яши торган гаиләдә ир-ат куллары таләп ителгән башка төрле эшләр дә бихисап.

Кош-кортны гаилә сату өчен түгел, асылда, үзләре өчен үстерә. Чиста экологик кош ите һәм йомырка белән пешергән ризык бүген сәламәтлек нигезе. Күп балалы гаиләдә аеруча да. Ә Гүзәл ханым аш-суны җиренә җиткереп пешерә белә. Зур гаилә әгъзаларының яратып ашый торган ризыкларын санап китүләренә караганда, меню биредә гурманнарны да канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә.

Һәрнәрсәдә шатлык күрә һәм кыенлыкларны елмаеп җиңә белгән менә шундый кешеләр белән танышканнан соң, чынлап да, янәшәбездә янып торган ызбага керергә, чабып барган атны йөгәнләргә сәләтлеләр барлыгына тагын бер кат инанасың. Ә бит дөресен генә әйткәндә, әлеге ир белән хатынга никадәр тормыш мәшәкатьләрен, бала борчуларын чишү юлларын табарга туры килүен алар үзләре генә белә.

Тынгылык төшкә дә керми

Гүзәл Алексеева биш елдан артык Нарыш микрорайонының урам комитеты рәисе булып та эшли. Халык арасында булырга, аралашырга яратучы әлеге хатын-кызны максатчанлык, үз сүзеңдә тора белү кебек сыйфатлар да бизи. Ул аерым кешеләргә хас проблемаларны чишүдә генә ярдәм итеп калмый, Гүзәл Ризагетдин кызы каты көнкүреш калдыклары контейнерларын бушату, кышын юлларны кардан чистарту кебек көнкүреш мәсьәләләрне хәл итүдә дә зур роль уйный. Баганаларда янган лампочкалараны алмаштыру буенча да Нарыш халкы аңа мөрәҗәгать итә.

— Кешеләр янында булу, аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итү миңа бик ошый. Алар белән аралашканда азга гына булса да йорт мәшәкатьләре дә онытылып тора, — ди Гүзәл.

Әмма тынгы белмәс бу кешегә тынычлык төшендә дә кермидер, мөгаен. Үз-үзенә нык ышанган ханым үз алдына яңа максатлар һәм бурычлар куеп яши.

Дүрт бала анасы Гүзәл Алексеева, күптән түгел генә Русия президенты кул куйган указга ярашлы, «Ата-ана даны» ордены медаленә дәгъва итеп, кирәкле документлар туплый башлаган. Алексеевларның кызлары һәм уллары укуда ирешкән уңышлары, төрле бәйге һәм ярышларда катнашкан өчен лаек булган күп сандагы мактау грамоталары һәм дипломнар да моңа яхшы нигез булып торачак.

Ирле-хатынлы Алексеевлар, бик күпләр тормыш ыгы-зыгысына, икътисадый тотрыксызлыкка, акчасызлыкка зарланып, гомерләрен заяга уздырган мәлдә, үрнәк булырлык тормыш белән яши. Чөнки бу гаилә әгъзаларының алтын кагыйдәләре бар: башны югары тотарга һәм бер-береңне яратырга; үз-үзеңә ышанырга һәм күп көләргә; һәрвакыт дөресен әйтергә һәм рәхмәтле булырга; кыен булса да гафу итәргә һәм беркайчан чигенмәскә!

 

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: