Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
7 сентябрь 2022, 16:24

Иң тырышларга — бүләкләр!

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм шәһәр көне уңаеннан Милли мәдәниятләр үзәгендә Октябрьскийның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән фидакарь хезмәт ияләрен бүләкләделәр.

Иң тырышларга — бүләкләр!
Иң тырышларга — бүләкләр!

Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев оешма-предприятиеләрдә намуслы хезмәт куючы якташларга ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар теләде.

Алексей Николаевич шулай ук Мактау билгеләрен, грамоталар һәм Рәхмәт хатларын тапшыру буенча хөрмәтле йөкләмәне дә башкарды.

«Пчелка» 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Р. Газиевага «Русия Федерациясенең Мактаулы мәгариф һәм тәрбия хезмәткәре» күкрәк билгесе тапшырылды.

Башкортстан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән «Октябрьский бораулау эшләре идарәсе» җәмгыяте баш инженеры урынбасары Р. Камалетдинов бүләкләнде.

1нче балалар сәнгать мәктәбенең флейта сыйныфы укытучысы Р. Вәлиуллина һәм Яшьләр сарае түгәрәге җитәкчесе Р. Некрасов БР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.

БР эшкуарлык һәм туризм Министрлыгының Мактау грамотасы белән «Ростнефть» компанияләр төркеме җәмгыятенең генераль директоры И. Кургузов бүләкләнде.

Бер төркем шәһәрдәшләргә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Октябрьский хакимиятенең Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: