Туган як
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
7 сентябрь 2022, 16:13

Бер гаиләдә дүрт спортчы!

Һәр малайның әти-әнисе улларын кыю, көчле, үз-үзен һәм якыннарын якларга сәләтле итеп күрергә тели. Әлеге сыйфатлар, нигездә, балачакта ук салына һәм аларны тәрбияләүдә спорт секцияләре мөһим урын алып тора.

Бер гаиләдә дүрт спортчы!
Бер гаиләдә дүрт спортчы!

Октябрьскийда грек-рим көрәше иң популяр спорт төрләренә керә. Алай гына да түгел, шәһәр, республика, ил һәм дөнья күләмендә дә югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларыбыз бар.

Бубновский методикасы гадәти тормышка кайтара

Шәһәрдәшебез Ильмир Гайнутдинов грек-рим көрәше белән 8 яшеннән шөгыльләнә. Бүген инде ул өч бала атасы. Кыз-уллары да әтиләре кебек спортны ярата. Шушы араларда Ильмир Файзрахманович белән очрашып, чемпионнар тәрбияләү серләре турында әңгәмәләшеп алдык.

— Әти-әнием Татарстанның Балык Бистәсе районыннан. Әти институт тәмамлап, юллама буенча Октябрьскийга килгән, — дип хатирәләрен барлый Ильмир. — Заводта инженер, цех начальнигы, баш инженер булган. Әни дә биредә техник бүлектә инженер-технолог булып эшләгән. Гаиләбез белән 25нче микрорайонда тордык, якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр үзара һәрчак дус-тату булды, балалар да бергә уйнап үстек. Көрәш секциясенә исә мин абыемнан күреп килдем. Әти-әниләр көне буе эштә, мәктәптән кайтам да тренировкага йөгерәм. Беренче тренерым Фаррахов Фәрит Фәрвазетдинович булды. Спорт белән берлектә укуда да калышмадым, 7нче сыйныфка кадәр гел яхшы билгеләргә өлгәштем. Тик бер генә нәрсә бар: язуым ямьсезрәк. Шуңа күрә мине сәнгать мәктәбенә бирергә булдылар. Ничек булса да, көрәшне ташламадым, икесенә дә өлгерергә тырыша идем. Нәтиҗәләр дә көттермәде, көрәш буенча Башкортстан беренчелегендә, Татарстанда ачык Бөтенрусия турнирында җиңү яулаганым булды.

Тормыш шулай үз җаена барганда, мәкаләм герое 18 яшендә зур сынауга дучар була: көнкүреш травмасы алып, балтыр нервы кысылуы нәтиҗәсендә аягын паралич суга. Әлбәттә, күнекмәләр турында онытырга туры килә. Бу чорда аңа агасы ярдәмгә килә. Ул Ильмир кебек үк бәлагә таручыларга булышучы Бубновский үзәге барлыгы турында сөйли. Шулай итеп, Мәскәүгә юлланалар. Медицина фәннәре докторы, профессор, кинезитерапевт Сергей Михайлович белән шәхсән очрашып сөйләшкәч, ул яшь спортчыны аякка бастырырга алына. Ильмир 10 көн дәвамында инструктор күзәтүе астында Бубновский авторлыгындагы тренажерларда шөгыльләнә.

«Тренировка азагында доктор шәхсән үзе массаж эшли иде, — ди әңгәмәдәшем. — Аның авырлыгы 100 килодан артык, массажны ул яланаяк килеш гәүдә өстеннән йөреп ясый. Моны күз алдына да китерүе кыен. Мин, яшь кеше, ничек тә түзгәнмендер әле, ә бит аның пациентлары арасында 60тан өстә булучылар да бар иде. Әмма дәвалау курсы үз нәтиҗәсен бирде, аягым 80 процентка элеккеге халәтенә кайтты».

Өйдә дә Ильмир методика буенча күнекмәләрне дәвам итә. Бу вакытта ул көрәштән читләшеп, футбол, волейбол уеннарына күбрәк игътибар бирә башлый. Спорт ветераннары яшенә кергәндә генә көрәшкә кире кайта. Бүген инде ул ветераннар командасы составында да, үзаллы рәвештә дә ярышларда чыгыш ясый, бүләкле урыннар ала. Мәсәлән, Түбән Новгородта ветераннар арасында Русия герое Д. Жидков истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча Русия Кубогында 2, 3нче урыннар яулаган, Пермьда үткән XXVIII Русия Чемпионатында бронза медальгә лаек булган һ. б. 

 

Көрәшче егетләрне кызлар да ярата

Мәкаләм каһарманының тормыш иптәше Галина Александровна белән танышу тарихында да спорт темасы читтә калмаган.

— Булачак хатыным белән 16 яшьтә таныштык һәм шул вакыттан инде без бергә. Беренче очрашуыбыз «Геофизик» шәһәр мәдәният йортындагы дискотекада булды. Ул елларда көрәшчеләр, спортчылар зур ихтирамга лаек иде. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Үзенә шөгыль табалмыйча, подъездда гитара чиертеп, эчкече яки наркоманга әверелүчеләр дә булды бит бу чорда. Ә инде спортчылар катгый тәртиптә яши, тренерлар да тәртипсезләнеп йөрергә ирек бирми. Көрәшче егетләрдән көч-куәт ташып тора, алар кыю, тәвәккәл. Әлбәттә, Галина да шушы сыйфатларга битараф калмагандыр, кызлар ярата иде безне…

Әтиләре эзеннән баралар

Шулай итеп, яшьләр гаилә корып, матур гына яшәп китәләр. Тормышларын тагы да ямьләндереп олы кызлары Дарина дөньяга килә. Аннан соң уртанчылары Джамал һәм соңрак иң кечеләре Исмаил туа. Даринага бүген 20 яшь, физкультура институтында укый. Ул бик актив, ныкышмалы булып үсә. 10 яшькә кадәр «Бэби-ритмы» эстрада биюе ансамбленә йөри. Аннары көрәш белән шөгыльләнә башлый. «Мин кызыбызның сайлавына каршы килмәдем, ә менә әниләре бераз борчылып алды, янәсе дә тагын бер көрәшче өчен ут йотып яшисе булачак…», — ди Ильмир.

Дарина исә үз алдына куелган максатларына ирешә килә, физкультура буенча Бөтенрусия олимпиадасы призеры була, Ырынбурда спорт көрәше буенча Идел

буе федераль округы ярышларында 3нче урын яулый, Башкортстан беренчелеге җиңүчесе, көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат та ул. Институтта уку белән берлектә фитнес-инструктор булып эшли, күп сандагы семинарларда белемен үстерә. Пауэрлифтинг белән дә шөгыльләнә, спорт мастеры нормативын үти.

— Улларыбызга килгәндә, үзем көрәшче булгач аларның да шушы спорт төренә тартылачагы аңлашыла иде, — ди Ильмир. — Уртанчысы, 15 яшьлек Джамал басынкы холыклы, бик тыныч. Аны спортка физик һәм рухи яктан да чыныксын, сәламәт мохиттәге коллективта эшләргә өйрәнсен, дигән ният белән җәлеп иттек. Шул ук вакытта улыбызга сайлау мөмкинлеге бирү максатыннан башта футболга йөрттек. Соңрак йөзү бүлегенә йөри башлады, параллель рәвештә көрәш белән шөгыльләнде. Ахырдан исә үз теләге белән көрәшне сайлады. Тренерлар аның җаваплы, тырыш булуын югары бәяли. Джамал өчен нәрсәнедер җиренә җиткереп эшләмәү мөмкин хәл түгел, ул үз алдына куелган максатны һәрчак арттырып үтәргә омтыла. Моның нәтиҗәсе күрсәткечләрдә чагыла, ул төрле дәрәҗәдәге ярышларда бүләкле урыннарга ирешә, грек-рим көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидатлыкны да яклады. Кемгәдер көрәштә күнекмәләрдән тыш тумыштан бирелгән сәләте булышса, безнең Джамал кебекләр җиңүгә даими үз өстендә эшләү аша килә. Аның олыларча уйлый белүен, кайгыртучанлыгын да әйтеп үтәсем килә. Лагерьга спорт җыеннарына киткәндә ул көн саен шалтырата. Безгә генә түгел, дәү әти-әниләренә дә үзенең белән барысы да тәртиптә булуын сөйли. Шул рәвешле, ул якын кешеләрен борчылудан сакларга тырыша.

Кече улыбыз 10 яшьлек Исмаил шулай ук көрәш белән мавыга. Ул инде бик җитез, шуклыклары да бар. Шуңа күрә аны һичшиксез көрәшкә бирергә кирәк дип фаразладым. Әлбәттә, үзенең теләгенә дә колак салдык. Ә ул футбол уйныйсым килә, диде. Каршы килмәдек. Күнекмәләргә йөри башлады, әйбәт кенә нәтиҗәләр күрсәтте. Тик соңрак Исмаил да абыйсы кебек көрәшне сайлады. Ярышларда катнашып, шулай ук призлы урыннар алганы бар. Ике улыбыз да тренер Алексей Владимирович Зиманов кул астында шөгыльләнә. Алар белән бергә мин дә күнекмәләргә йөрим. Бу гаиләбезне тагы да ныграк берләштерә.

Осталык тәҗрибәдән башлана

Гайнутдиновлар күләмле спорт чараларына катнашучы буларак кына түгел, ә тамашачы сыйфатында да йөри. «Яшь буынга бу тәҗрибә бүлешү, белем-күнекмәләрне үстерү өчен файдалы, — ди Ильмир. — Августта Татарстанның башкаласы Казанда I Бөтенрусия җәйге спартакиада кысаларында спорт көрәшенең өч төре буенча (грек-рим, ирекле һәм хатын-кызлар көрәше) үткән ярышларда булып кайттык. Турнирда һәр авырлык төркемендә Русиянең иң көчле 16-шар спортчысы, Олимпия чемпионнары чыгыш ясады. Мондый ярышларда спортчылар югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтә, алар һәр балл өчен соңгы сантиметрга кадәр, ахыргы чиккәчә көрәшә, бирешмәскә тырыша. Узган елда Уфада үткән Русия Кубогына шулай ук улларым белән бардым: күрсеннәр, өйрәнсеннәр, нәтиҗә ясасыннар. Башкалада узган дөнья чемпионатында да онытылмас тәэссоратлар алдык. Анда илебез спортчылары (икесе Башкортстаннан) 6 алтын медаль яулады».

Укуга киртә түгел

Һөнәри рәвештә спорт белән шөгыльләнү күп вакытны ала, кече Гайнутдиновларга бу укуда комачауламыймы?

— Дарина мәктәпне «4», «5»леләргә тәмамлады, — ди әңгәмәдәшем. — Джамал белән Исмаил да яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Мин элегрәк шулай уйлый идем: өч бала, һәрберсенең укуын күзәтеп барырга, дәрес хәзерләргә кирәк, эшкә киткәндә хатын берүзе ничек барысына да өлгерер икән, дип. Әмма юкка борчылганмын, балаларга башлангыч сыйныфларда гына бераз киңәш-ярдәм кирәксә, хәзер алар бөтенесен дә үзаллы эшли. Кечесе генә өй эшен миннән дә тикшертеп чыга. Аның өчен әти кешенең хуплавын ишетү мөһим.

Спортчыларны тәрбияләү җиңелме?

Нефтьче һөнәренә ия булган Ильмир Файзрахманович бүгенге көндә вахта белән Когалым шәһәрендә «Евразия бораулау компаниясе»нең Себер филиалында проект җитәкчесе урынбасары булып эшли. Ул салкын якларда да спортны онытмый. Фикердәш дуслары белән күнекмәләр өчен махсус зал эшләгәннәр, җәен мөмкинлек булганда волейбол уйныйлар, көн дә кросс йөгерәләр.

Хәләл җефете Галина ханым матурлык өлкәсендә хезмәт куя, эшендә ул рухи яктан ял итә, кешеләр белән аралаша.

— Тормыш иптәшем — иң тугры һәм кайгыртучан җанатарыбыз, — ди Ильмир. — Ул безнең белән төбәктә үтүче барлык ярышларга да йөри. Гүзәл затларның күпчелеге кебек үк Галина да хисчән, нечкә күңелле, без мәйданга чыккан саен бик дулкынлана, борчыла. Кайчагында аңа берьюлы ике гаилә әгъзасы өчен дә җан атып торырга туры килә. Шундый очракларның берсен сөйләп үтәм. Узган елның 8 маенда СССР герое Т. Нуркаев һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә багышланган грек-рим көрәше буенча Чемпионат һәм үсмерләр арасында шәһәр беренчелеге үтте. Бу көн гаиләбез өчен аеруча истәлекле булды, чөнки бер үк вакытта янәшә урнашкан ике келәмдә әтиле-уллы финал ярышларында беренче урын өчен көрәштек. Нәтиҗәдә, Аллаһы ярдәме һәм үзебезнең осталык белән Гайнутдиновларда ике җиңүче булды! Киеренке ярышларда хатыным да безгә көч-куәт биреп торды, аңа рәхмәтләр укып, 4 спортчыны «тәрбияләү» эшендә түземлекләр телисе килә! Авырлыкны киметү, диета тоту, күнекмәләр ясау вакытында да Галинаның ярдәме сизелә. Мисалга, миңа дөнья чемпионатына авырлыкны 70тән 62 килограммга кадәр төшерергә киңәш иттеләр. Әмма мин үз авырлыгымда калырга карар кылдым. Нәтиҗәсе артык канәгатьләнерлек булмады. Шуңа күрә инде ике айдан үткән чираттагы ярышлар — Русия чемпионатында 8 килоны «куып», 62 килограмм авырлык төркемендә уңышлы чыгыш ясадым. Мондый нәтиҗәгә килүдә хатынның да өлеше бар, ул туклану тәртибен даими контрольдә тотты. Әнием белән икәүләп какча гәүдәмә карап, «бигрәк ябыгып калдың, ничек көрәшерсең инде», дип хафаланып та алдылар…

Диета дигәннән, спортчылар яшәгән гаиләдә ничек тукланалар икән?

— Бездә артык зур чикләүләр юк. Авырлыкны нормада тоту өчен камыр ашлары һәм татлы ризыкларны куллануны киметү дә җитә. Рационда мотлак булырга тиеш ризыкларга исә ит, яшелчә-җимешләр керә. Артык авырлыктан арынуда күнекмәләр дә мөһим урын алып тора. Тренировкада мин җиңел генә 1,5 килограммны «куам». Башка гаиләләр кебек үк без дә кайчагында үзебезгә нормадан тайпылырга, яраткан ризыклар белән сыйланырга мөмкинлек бирәбез. Шундый ризыкларның берсе — ул бургер. Элек шәһәрдә хәләл бургерлар сатуда юк иде, шуңа Казан яки Уфага барганда гына алар белән сыйлана ала идек. Хәзер инде аны үзебездә дә әзерлиләр.

Пәйгамбәрләр дә көрәшкән

Мәкаләм герое 18 ел элек, тормышының катлаулы бер чорында дин юлына баскан. Бүген инде ул җомга саен мәчеткә йөри, намаз укый, ураза тота, ягъни барлык дин кануннарын үтәп бара. Уллары да әтиләре үрнәгендә исламга тартыла.

— Хатыным дингә килүебезгә аңлаешлы карый, теләктәшлек белдерә, — ди Ильмир. — Ислам бит ул балаларны тәрбияләүдә дә мөһим роль уйный. Сабыр, игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, рухи һәм физик яктан чистарынырга булыша. Әйткәндәй, Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә көрәш белән шөгыльләнүе мәгълүм. Әлеге спорт төре мөселман кешесе өчен фарыз дип санала. Грек-рим көрәше малайларны бөтен яктан да камил үсешкән чын ир-егет итеп тәрбияли. Көч-егәрлек, җитезлек, чыдамлылык кебек сыйфатлардан тыш, әлеге спорт төре балага шәхес буларак формалашуда да булыша. Көрәшче спорттан киткәч, гадәти тормышта да һәрчак үсешкә омтыла, максатына бара.

Лилия ГАБИТОВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: