Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
24 август 2022, 16:37

Үзара аңлашып яшәүгә ни җитә!

Октябрьский шәһәрендә гомер итә торган Наҗия һәм Вәсил Закировлар үзләре генә түгел, алар яши торган хәтта йорт та нурлы һәм якты — бүлмәләрдә урын алган артык купшы булмаган һәр җиһаз үз урынында, йорт декоры һәм гаилә фотосурәтләре — бөтен җирдә җыйнаклык һәм зәвыклык. Ирле-хатынлы Закировлар белән аралаша башлагач, аларның да бик ипле һәм тыйнак, һәр нәрсәдә чама белә торган кешеләр булуын тоймый калу мөмкин булмады.

Үзара аңлашып яшәүгә ни җитә!
Үзара аңлашып яшәүгә ни җитә!

Үбешеп кенә яшиләр

Җыйнак прическа, җиңелчә генә салынган макияж, килешле бижутерия, фигурасына ятып торган өс киеме — болар барысы да Наҗия ханымның никадәр тормышны яратып яшәве, шул ук вакытта гади һәм эчкерсез булуы турында сөйләде. Төшке ашка кайтып җиткән хәләл җефете Вәсил Шакир улы гомумән кияү егетен хәтерләтте — төз буй-сынына киеп алган ачык төстәге чалбар һәм күлмәк аның болай да ачык йөзенә тагын да сөйкемлелек өсти кебек тоелды. Ә инде ир белән хатынның бер-берсенә сәлам биреп кенә түгел, ә үбешеп очрашуларының шаһиты булгач, менә кайда яшеренгән икән чын гаилә сере дип уйлап куйдым. Юкка гына белгечләр үбешеп яшәгән кешеләр озаграк яши, азрак авырый, дигән фикердә тормый.

— Яратышып йөрдек, яратышып кавыштык. Хәзер дә бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшибез, — диде Закировлар.

Бәбкәле балачак

Наҗия һәм Вәсил — Ырынбур өлкәсе Абдуллино районының Иске Шалты авылында туган балалар. Икесе дә ишле балалы гаиләдә тәрбияләнә, бер мәктәптә белем ала. Икесен дә хезмәт тәрбиясе чыныктырып үстерә.

Наҗия апа гаиләдә туган биш кызның берсе була. Бишенче сабые дөньяга килгәч, юмор хисле, җор телле Мирзаһит ага: «Монысы кыз булган әле», — дип авылдашларын көлдергән. Әти кеше, мөгаен, күңеле белән ир бала көтми калмагандыр, әмма ул: «Биш кызымны бер малайга да алмаштырмыйм», — дип бик еш әйтә торган булган. Колхозда гомер бакый техникада эшләгән Мирзаһит Хәбибуллин гаиләсендәге кызлар әти-әнисенең җылы кочагын тоеп үссәләр дә, алар әтиләре белән беррәттән урман да кисә, печән дә чаба.

— Бер эштән дә чирканып тормадык. Заманасы шундый иде. Йорт-җирдәге эштән тыш, колхоз бүлеп биргән бер гектар азык чөгендере, алтмыш сотый бәрәңгене эшкәртеп, көзге карлы яңгырлар астында аларны җыеп тапшыру — барысы да безнең куллар аша үтте, — дип искә ала Наҗия ханым.

Шул ук вакытта балачак шуклыгы белән үрелеп узган көннәрне дә онытмый ул:

— Җәен бала-чаганың тагын бер эше — ул бәбкә саклау бит инде. Безнең ишек алдында һәрвакыт техника торгач, ишле мал-туар тоткач, үлән үсмәде. Шуңа күрә каз бәбкәләрен әрҗәгә тутырып, күпер аркылы инеш буена, чирәмлеккә алып бара идек. Шулай бервакыт шуклык белән генә аткан таш бер бәбкәгә килеп тимәсенме? Тәгәрәде китте теге. И-и, курыкканнарым шунда. Кич кайткач әни бәбкәләрне саный, берсе чыкмый бит инде.

Кая китте икән, дип сораштырып та карады. Өлкәннәрдән курку булганмы, әллә инде аларны борчыйсы килмәгәнгәдерме, яшердем. Әлеге кечкенә «җинаятем» турында бераз үсә төшкәч кенә әйттем. Ә буага су коенырга йөрүләр... Безнең тирәдә сулыклар юк иде. Күрше авылга барырга кирәк. Кая ул ерак чакрымнар турында уйлап тору. Әни рөхсәт бирсен өчен ихатадагы бөтен эшне сыдырып эшлибез. Әнидән җылы сүз ишетү белән сеңелләрне ияртеп, иң кечесен җилкәгә утыртып, чыгып чабабыз. Су буенда күңелле, чыр-чу, әлбәттә, әни кайтырга кушып озатып калган вакыт истән чыга...

Без бик матур киенеп үстек. Баштагы мәлдә әни тегеп биргән күлмәкләрдән йөрдек. Бераздан олы апабыз тегә башлады. Мәктәптәге чыгарылыш кичәсенә дә ул теккән өр-яңа күлмәктән бардым.

Берьюлы шушы ук авылда, бары тик башка урамда гына Вәсил исемле егет тә үсә. Биш бала арасыннан төпчек булса да, әтисе Шакир Закировка ияреп, малай дөнья көтәргә — бура йорт салырга, баз казырга өйрәнә. Күрше авылларга кадәр йөреп, аның көтү көткән чаклары да була.

Мәктәптә дә тыныч холкы һәм тырышлыгы белән башкалардан аерылып торган Вәсил, сигезенче сыйныфтан соң киң профильдәге тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерер өчен, Бугуруслан шәһәрендәге училищега укырга китә.

Бергә кушылган яшьлек сукмаклары

Шул ук вакытта урта белем алган Наҗия ахирәте белән Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәренә карап юл ала. Алар анда киез итекләр баса торган фабрикага эшкә урнаша. Әмма уку теләге кызны бер минутка да калдырмый. Ике елдан туган авылына әйләнеп кайткан Наҗия бухгалтерлар курсын тәмамлый һәм почта бүлеге начальнигы булып эшли башлый. Бераздан әлеге һөнәр буенча читтән торып техникумда укый.

Вәсил дә туган авылына әйләнеп кайта. Колхозда механизатор булып эшли. Армия сафларына алына. Менә шунда мәктәп сукмакларында, уен мәйданчыкларында еш очрашып та, бер-беренә сер бирмәгән егет белән кыз арасында һич уйламаган җирдән җылы хатлар йөри башлый. Наҗия Вәсилне хәрби хезмәттән көтеп ала.

— Беренче кичне үк бергә клубка чыктык. Аннан соң җитәкләшеп урамда йөрдек. Шул көннән соң безнең куллар башкача аерылмады, — дип сөйләгәндә Наҗия апаның йөзеннән елмаю чаткылары китмәде.

Тәртиплелеге, кешеләргә хөрмәт белән каравы һәм, иң мөһиме, әти-әнисен кадерли белүе белән кызның күңелен яулап алган, үзенә гашыйк иткән егетнең тәкъдимен Наҗия берсүзсез кабул итә. Кыз йортына яучылар килә. Туй көне билгеләнә. 1979 елның апрелендә авыл советында язылышкан яшьләр ир йортына да җитәкләшеп кайта. Үзен якты йөз, тәмле сүз белән карша алган каената белән каенанасына яшь килен беренче көннән үк «әти» һәм «әни» дип дәшә. Тик менә туйда төшкән фотосурәтләр генә сакланып калмаган. Әлбәттә, монысы тормыш ваклыгы. Иң мөһиме, туй булган көннән соң 43 ел узса да, әлеге матур һәм күңелле вакыйга ир белән хатынның бүген дә күңел түрендә яши.

Хөрмәт булган йортны авырлыклар урап уза

Зур тормышка аяк баскан Закировлар шул ук елны Октябрьский шәһәренең Төрекмән бистәсенә килеп урнаша. Гаилә башлыгы «ВНИИГИС» тәҗрибә-производство компаниясендә токарь укучысы булып эшкә алына. Наҗия Мирзаһит кызы шәһәрнең 14нче почта бүлегендә начальник булып билгеләнә. 1979 елның көзендә Закировларга тулай торактан бүлмә бирәләр. Бәхетләрен түгәрәкләндереп, уллары Альберт туа. Әти-әнисенең куанычы булып, ул акыллы һәм тәүфыйклы кеше булып үсә.

— Наҗия апа, тормыш булгач, төрле вакыт була. Савыт-саба да шалтырамый тормый. Бәхетле гаилә тормышының сере нидә?

— Вәсилем гомер буе минем күземә генә карап яши. Ул миңа бер авыр сүз әйткән кеше түгел. Аның белән хәтта «пар»ны чыгарыр өчен ачуланышып та булмый. Аның сабыр һәм ипле булуы, мине хөрмәт итүе тормышны җайлап алып бару мөмкинлеге тудыра. Хәзер дә без бер-беребезне яратып һәм хөрмәт итеп яшибез. Шуңа күрә тормышта безне авырлыклар урап уза.

Наҗия Мирзаһит кызы лаеклы ялга чыкканчы шәһәрнең почта тармагында баш хисапчы булып эшли. Вәсил Шакир улы исә 43 ел элек хезмәт юлын башлаган «ВНИИГИС» тәҗрибә-производство компаниясендә эшләвен дәвам итә. Бу еллар эчендә ул нефть техникумын тәмамлый. Дипломлы яшь белгечне мастер итеп билгелиләр. Һәр эшне аңлап, җиренә җиткереп башкаруы белән зур ышаныч уяткан Вәсил Шакир улы цех начальнигы булып җитешә, бераздан җитештерү буенча директор урынбасары вазыйфаларына алына. Бүген ул «ВНИИГИС» ПАО НППның «Прибор» җәмгыяте директоры. Ә тормышта ул алтын куллы ир. Бөтен эшкә кулы ятып торган гаилә башлыгы электрчы да, сантехник та, балта остасы да...

Туганлык җепләре

Бер ояда туып, бер йодрык булып үсеп тә, туганлык хисләре сүрелгән, туганлык җепләре өзелгән гаиләләрне хәзер еш очратырга була.

— Кем туганыннан аерыла, ул Ходай Тәгаләнең рәхмәтеннән киселә, диелгән Коръән-Кәримдә. Ходайга шөкер, туган авылыбызга, туган нигезебезгә алып кайта торган юллар өзелмәгән. Без — биш туган, барыбыз да исән-сау. Төп йортта үз гаиләсе белән сеңлем яши. Кайтып керер, кан туганнарың белән очрашу урыны булу — үзе бер зур байлык. Кызганычка, әтиебезнең гомере кыска булды. Әниебез кызларының тәрбиясендә матур картлык кичерде. Соңгы көннәренә кадәр уй-зиһене дөрес булып, 94 яшендә вафат булды. Безгә хәер-фатихасын биреп, бакыйлыкка күчте. Әле менә күптән түгел генә кайтып, каберенә һәйкәл куеп килдек, — диде Наҗия ханым.

Кызганычка, Вәсил абыйның туганнары вафат инде. Аның каравы аны апаларының һәм агаларының балалары, үз әтиләре урынына күреп, якын итә. «Бәйрәмнәрне генә бергә үткәреп калмыйбыз. Без борчу-мәшәкать килгәндә дә бер-беребезгә терәк һәм таяныч. Тормышта барып таяныр туганың булу бик рәхәт ул», — дип әйтеп узды гаилә башлыгы.

Җыр-моң яшәтә һәм яшәртә

Вәсил Закировның осталыклары турында сөйләгәндә, аның бик оста гармунчы булуы турында әйтми калган идем. Балачагында үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән иренә Наҗия апа ясаган беренче бүләк нәкъ менә тальян гармун була. Әлеге уен коралына бүген кырык елдан артык. Әмма ул әле дә, Вәсил абыйның оста кулларына килеп эләккәч, үзенең телләре аша моңын тарата. Чөнки ул аны — яраткан хатынының бүләген саклап һәм кадерләп кенә тота. Хәтта уллары Альберт музыка мәктәбендә укыганда да аңа кулланырга рөхсәт итми.

Элек-электән үк җыр-моңга гашыйк булган, яшь чагында юбилейлар һәм туйларда тамада булып йөргән Закировлар шәһәргә килгән татар концертларын көтеп ала. Әмма кечкенәдән күңелдә пыскып торган сәхнә тормышына булган омтылыш мондый чыгышлар карап кына басылмый. Кирәк бит, бервакыт Вәсил абыйны кодасы Төрекмән бистәсендәге «Нур» клубы каршында оештырылган гармунчылар ансамбленә чакыра. Зур теләк белән килеп кушылган үзешчән гармунчы, ниһаять, үз талантын кулланырдай урын тапканын аңлый. Ул анда тормыш иптәшен дә алып килә. Беренче вакытта тамашачы булып залда гына утырган Наҗия ханым сәхнәдән агылган тылсым тулы тальян гармун моңына ияреп, үзе дә җырлый һәм бии башлый, скетчларда да яратып катнаша.

Күңелнең иң нечкә кылларын да уятырлык итеп оста уйнаучы гармунчылар ансамбле тамашачының гына түгел, кырыс һәм җитди жюри әгъзаларының да мәхәббәтен яулый. Алар кайларда гына йөрми, кайларга гына бармый. Төрле фестиваль һәм бәйгеләрдә яулаган җиңүләрен санап бетергесез. Башкортстанның район һәм шәһәрләрен генә йөреп калмыйча, «Дуслык» ансамбле, ике дәүләт арасындагы дуслык күперен тагын да ныгытып, Татарстан Республикасы башкаласына кадәр үк барып җитә. Моннан өч ел элек Казанда узган «Уйна, гармун» халык иҗаты фестивалендә Төрекмән гармунчылары мактаулы өченче урынга лаек була. Әлеге вакыйгалар турында Вәсил Шакир улы ләззәтләнеп сөйли.

Бистәнең үзендә уза торган мәдәни чаралар да гармун моңыннан башка, җыр һәм биюсез узмый. Яңа ел, Җиңү һәм Өлкәнннәр көне, «Самавыр янында» уза торган урам һәм ишек аллары бәйрәмнәре булсынмы, аларның үзәгендә Наҗия һәм Вәсил Закировлар кебек иң актив һәм сәләтле үзешчән сәнгать осталары. Бүген алар сентябрь аенда узачак «Уйна, гармун» бәйрәменә әзерләнә.

— Безгә менә шулай кеше арасында булу, репетицияләргә йөрү, сәхнәләрдә чыгыш тоту бик ошый. Коллективыбыз тату. Без үз чыгышларыбыз белән тамашачыларга җан рәхәте генә бүләк итеп калмыйбыз, үзебез дә күңел күтәренкелеге алабыз, көчле алкышлар — барыннан да кыйммәт, — дип зур канәгатьлек хисе белән билгеләп узды Закировлар.

Шәһәр фатирында торсалар да, ир белән хатын бакча эшләреннән дә ямь һәм тәм таба. Үз мунчалары да бар икән. «Рәхәтләнеп эшләп кайтабыз. Хәрәкәттә — бәрәкәт», — ди Наҗия ханым.

Ә урманга чыгып, табигать кочагына сыену — алар өчен үзе бер хөррият. Җәйге урманда Наҗия апа җиләк-җимеш җыя, Вәсил абый каен себеркесе бәйли.

— Көзге урманны аеруча яратабыз. Ел саен без аңа бер көнебезне багышлыйбыз. Бер кая ашыкмыйбыз. Җан һәм тән белән ял итәбез. Үзара гына сөйләшеп калмыйбыз, урманны да тыңлыйбыз. Агачлардан корыган яфракларның шыбыр-шыбыр коелуы, атлаган саен аларның синең белән гүя серләшүе, җылы якларга китми калган кошларның сайравы — болар барысы да безгә яшәү көче бирә, — дип бер-берсенә мәхәббәт тулы күзләре белән караган ир белән хатынны күзәтеп, чыннан да, тормышта сөю һәм наз барлыгына тагын бер кат инанасың.

Менә шулай һәрберебезнең дә тормышында салкын кышлардан соң килә торган җылы язлар, бар җиһанны яшәртә торган язлардан соң җиргә аяк баскан кояшлы җәйләр, чәчәкле җәйләрдән соң бар дөньяны сый-нигъмәткә төргән икмәкле көзләр — алтын һәм бәрәкәтле көзләр кабатланып торсын!

 

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотосы

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: