Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
24 август 2022, 16:53

«Мин бәхетле хатын-кыз»

Төрекмән бистәсеннән Наҗия Гайнетдинова үзе белән таныштыруны менә шулай дип башлады. «Яратып кияүгә чыктым, балалар үстердек, йорт җиткердек, хәзер инде мин күп санлы оныкларымның яраткан нәнәе», — диде ул.

«Мин бәхетле хатын-кыз»
«Мин бәхетле хатын-кыз»

Сугыш чоры баласы

Күрше Баулы районының Кандыз авылында яшәгән Габдулла ага гаиләсендә дәһшәтле сугыш чорында — 1944 елда кыз бала туа. Әти-әнисе сабыйга Наҗия дип исем куша. Ике елдан соң гаилә Октябрьский шәһәренә күченеп килә һәм Зеленый бистәсендә төпләнә. Сугыштан соңгы авыр еллар, әти белән әнигә дүрт бала... Әлбәттә, тормыш җиңелләрдән булмаган: тамак ипекәйгә туймаган көннәр, салкын төннәр... Наҗия апаның бу хатирәләрне күңелендә яңартып торасы килмәде. «Без начар яшәмәдек», — дип ул әлеге теманы ипле итеп кенә ябып куйды.

Яшьлек кичләре, мәхәббәт хисләре...

Урта мәктәпне тәмамлаган кыз Уфа шәһәрендә җиңел сәнәгатьчелек буенча читтән торып урта һөнәри белем ала, берьюлы Октябрьскийның тегү фабрикасында да эшли.

Яшьлек — яшьлек инде ул, тормыш эш белән генә чикләнми. Ахирәтләре белән «Фонтан» клубына йөри торган Наҗия көннәрдән-беркөнне Фоат исемле егет белән таныша. Ул вакытта ук инде Төрекмән бистәсендә әлеге чибәр, акыллы, озын буйлы, зәңгәр күзле егетнең шактый кызларның йөрәгенә гыйшык уты салуы билгеле була.

— Фоат барыбызга да кинога билет сатып ала. Ул вакытта бер билет бәясе кырык тиеннән дә очсыз тормады. Кесәсендә һәрвакыт «Ласточка» кәнфитләре булыр иде. Аларны да бөтенебезгә өләшеп чыга. Кичке сеанстан соң барыбызны да капка төбенә кадәр озатып куя. Минем бит инде армиягә озаткан егетем бар, ике арада җылы хатлар йөри... Шуңа күрә Фоатка әлләни игътибар бирмәскә тырышам. Өстәвенә миннән алты яшькә зуррак та. Шулай да аның чибәрлеге өстенә юмарт та булуы күңелдә уңай фикер тудырмый калмады. Әмма ул вакытта бу асыл егет миңа насыйп булыр дип башыма да килмәде, — дип сөйләгәндә Наҗия апаның күзләрендә очкыннар биеде.

Төз сынлы, чибәр, тәмле телле Фоат, ничек итсә итә, барыбер үз максатына ирешә — аның зәңгәр күзләренә гашыйк булган Наҗия егетнең тәкъдимен кабул итә. Яшьләр 1964 елда кавыша. «Зурдан кубып туй ясамадык. Көннең беренче өлешендә никах укыттык. Кичтән бик якын туганнарны гына дәшеп, мәҗлес уздырдык», — дип сөйли гәзитебез кунагы.

Картая мени йөрәк, маңгайлар сырланса да

Наҗия Габдулла кызы бүген дә 58 ел элек килен булып төшкән нигезендә гомер итә.

— Мин Фоатыма хатын булып килгәндә, әлеге ихатада зур булмаган йорт бар иде. Мине бианай белән биатай яратып кабул иттеләр. Тик биатай белән җиде генә ел бергә яшәп калдык, — дип сөйләшүебезне дәвам иткән 78 яшьлек Наҗия апаның карашын бу юлы күз яшьләре каплады.

Кызганычка, яратышып кавышкан ире белән дә ул 25 ел гына яшәп кала. Әмма шушы кыска булган гаилә тормышын ир белән хатын заяга уздырмый. Алар бер-берсен хөрмәт итеп, яратып гомер итә. Фоат Гайнетдинов хәләл җефетенә аеруча игътибарлы була. Беркайчан күтәрелеп бәрелмәгән, авыр сүз әйтеп рәнҗетмәгән ирен Наҗия апа әле дә күз яшьләре белән сагынып искә ала. Аның эштән кайтып кергәндә «Әниегез өйдәме?» — дип йомшак итеп дәшкән тавышын, икәү бергә сөйләшеп утырганда, «Ярар, әнисе», — дип ягымлы итеп җөпләп куйганын ул бүгенгендәй хәтерли. Ир белән хатын йорт тергезә. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Алар берсеннән-берсе матур өч кыз балага гомер бүләк иткән әти һәм әни.

Мәрхәмәтле һәм кешелекле булган Фоат Сәхәбетдин улы якын кешеләренең генә йөрәк түрендә яшәми. Аның киң күңелле кеше булуын бистә халкы, аеруча 70нче елларда үсмер, инде бүген үзләре ир уртасы булган авылдашлары да онытмый. Алар әле дә футбол карарга рөхсәт иткән Фоат абыйларын хөрмәт белән искә ала.

— Ул елларда телевизор сатып алган кешеләрне бармак белән генә санарлык иде. Безнең урам буйлап барсак, телевизор ике гаиләдә генә бар иде, шуның берсе — без. Төн уртасында футбол күрсәтәләр бит инде. Футбол карарга яраткан күрше-тирә малайлары Фоат абыйларының рөхсәт иткәнен генә көтәләр, шундук өйгә кереп тулалар, телевизор каршына тезелешеп утыралар. Ярый ла тыныч кына карап утырсалар! Алар бит капкага туп кергән саен шатлыктан кычкырып җибәргәннәрен сизми дә калалар. Бер бүлмәдә — әти белән әни йокласа, икенче бүлмәдә кечкенә балалар йоклый. Минем иртәнге сәгать белән торып сыер савасы, көтү куасы бар. Фоатны икенче көнне ачуланам, «Ярар инде, әнисе», — дип җылы итеп елмайгач, бөтен зар-интизарым каядыр эреп юкка чыга иде, — дип хатирәләре белән уртаклашуын дәвам итте гәзитебез кунагы.

Каенана һәм килен

45 яшендә сөекле ирен югалткан Наҗия апаның тормышта төп таянычы, ярдәмчесе һәм киңәшчесе булып аның каенанасы кала. «Килен, бел, мин бер балама да торырга бармыйм. 25 ел бергә яшәдек. Калган гомерне дә бергә яшибез, шушы нигездән мине соңгы юлга озатырсың», — дип әйткән Хөсникамал түтәй белән алар 31 ел бер түбә астында яшиләр. Килен белән каенана кебек түгел. Кыз белән ана кебек.

— Әни гомер буе йортка йозак, балаларга күз-колак булды. Бүген минем балаларым акыллы һәм булдыклы икән, бу бары тик ул биргән тәрбия нәтиҗәсе. Әни үзе дә бик тәртипле һәм сабыр кеше иде. Беркайчан кешегә тавыш күтәреп дәшмәде, бертуктамый акыл өйрәтмәде. Ул оныкларын да үзенең ипле, тыйнак һәм җыйнак була белүе белән тәрбияләде. Бервакыт шулай эштән кайтып кердем. Әни кызларның үзара низаглашуларына зарланып алды. Мин ике уйлап тормадым, ишек алдыннан сыек чыбык алып кердем һәм барысына да өлеш чыгардым. Шулвакыт каенанам: «Алар минем балаларым. Сукма!» — дип оныкларын, тилгәннән чебешләрен саклаган кош кебек, үз бүлмәсенә тиз генә алып кереп тә китте. Нинди сүзләр табып кызларны тәртипле булырга өйрәткәндер, белмим, әмма безнең йортта башка андый проблема тумады, — дип сөйләшүебезне дәвам итәбез Наҗия Габдулла кызы белән.

Хөсникамал түтәй 95 яшенә җитеп вафат була. Килене Наҗия һәм ул үзе кадерләп үстергән оныклары мәрхүмәне хөрмәтләп, соңгы юлга озата.

Әби белән кияү

Кызлар Гүзәлия, Гөлүзә, Зилә бүген инде үзләре гаилә корган хатын-кызлар. Гүзәлия белән Гөлүзә ханым әби булу бәхетен дә татырга өлгергәннәр. Димәк, безнең гәзитебез кунагы әби генә түгел, карт әби дә — оныкчыклары яратып, аңа «дәү нәнәйкә» дип эндәшә.

Наҗия апа кече кызы Зилә һәм аның гаиләсе белән төп нигездә 23 ел яши.

— Кияү белән торуы кыен түгелме соң? — дип сорыйм «теща»дан.

— Минем кияү алтын! — диде Наҗия апа баш бармагын тырпайтып.

Яшьләр кавышып, Наҗия апа белән бер йортта яшәргә карар кылгач, әби кияве белән болай дип килешә: «Кияү, минем сиңа акыл өйрәткән, эш кушкан, кысылган чакларым да булыр, ачуың килсә дә, «ярар» дип кенә әйт». 23 елдан соң кияү «теща» белән сүз куеша. «Әби, мин синең белән бик озак торам. Давай, хәзер син «ярар» дип әйт инде», — дип ул рольләрне алмашырга тәкъдим итә.

— Сиксәненче дистәне куам. Кулдан эш китте. Хәзер балаларга «ярар» дип кенә торам. Ходайга шөкер, кызым да, киявем дә эшкә нык, оныкларым кул арасына керә. Мин читтән генә күзәтеп йөрим, — дип Наҗия апа серле итеп елмаеп куйды.

Нәнәй һәм оныклар

Наҗия әби оныклары өчен дә яраткан әби. Ул аларның һәркайсының язмышы өчен борчылып яши. Укулары белән кызыксына. Алай гына да түгел, замана әбисе аларга белем алуда ярдәм дә итә. Башлангыч сыйныфларда укыган оныклар нәнәйләренең катгый контроле астында өйгә бирелгән биремнәрне үтиләр һәм, әйтергә кирәк, яхшы билгеләргә генә укыйлар. Алар тапкырлау таблицасын су кебек эчәләр. Арада артык шук булганнары «нәнәйкә»ләренең тапкырлау таблицасын яттан белүенә ышанмыйча, аңа хәтта сынау да оештырган. Җавапларында бер дә ялгышмаган әбиләренә карап сокланган оныклар: «Нәнәй, син бит инде карт, ничек итеп бөтен җавапларны да хәтерлисең?» — дип сорарга җөрьәт иткән вакыйганы зур гаилә әгъзалары бүген көлеп искә ала.

Наҗия апаның оныклары алтау булса, оныкчыклары — җидәү. Дәү нәнәй аларны бармак бөкләп санап чыкты: Әминә, Тимур, Азалия, Таһир, Сафия, Тамерлан, Артем — арада быел беренче сыйныфка бара торганнары да бар.

Дүрт буын нигезе

Гайнетдиновларның зур йортында уза торган гаилә бәйрәмнәрендә түгәрәк табын артына 25 кеше җыела. Барысы да үзләренеке — дүрт буын вәкилләре. Мәҗлесләрдә генә түгел, күмәк көч таләп ителә торган эшләрне дә бергәләп башкарган балаларының һәм оныкларының дус һәм бердәм яшәве өчен Наҗия апа сөенеп

туя алмый. Ул аларны үзе яратып пешерә торган, балалары тәмләп ашый торган йорт ашлары — пончиклар, бәлеш, манты, токмачлы аш пешереп, каршы ала, кунак итә. Укыган догалары аша газиз кешеләренә бәхет һәм тәүфыйк, ил-көнебезгә иминлек тели: кырык бер ел хезмәт стажы белән хаклы ялга чыккан Наҗия Габдулла кызы тормышын ислам дине йолалары буенча кора.

— Пенсиягә чыккач күрше хатын-кызларына ияреп мәчеткә йөрдем, Коръән укырга өйрәндем. Ул вакытта безне гарәп телендә укырга, хәрефләр танырга, аларны дөрес итеп әйтергә зирәк һәм тирән белемле  абыстай Гөлфирә Басыйр кызы Гомәрова өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Бүген мин биш намазымны укый һәм ураза тота алам икән, монда аның өлеше, һичшиксез, зур, — дип канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте ул.

Наҗия Габдулла кызы Гайнетдинованың тормыш юлында сынаулар аз булмый, ул якын кешеләрен югалткан шәхес. Ләкин балаларының җылы кочагы, игътибар һәм мәхәббәте чал чәчле анага күңел төшенкелегенә, сагышка бирелергә нигез калдырмый. Ә менә әхлак дөреслеген, иман ныклыгын ул кулына алган Коръән китабында таба. Чөнки Коръәни-Кәримдә ислам кануннары һәм фазыйләтләре кешенең фикерләве, рухи халәте, үз-үзен тотышы белән тыгыз бердәмлектә бирелә.

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотосы

 

 

 

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: