Туган як
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
17 август 2022, 17:40

Тормыш ямен белеп яшик

Бар шундый гүзәл затлар, гомер агышына һич бирешмиләр, еллар узган саен ыспайлана-күркәмләнә генә баралар сыман. Хикмәт нидә икәнлеген тәгаен әйтеп булмастыр, һәркемнең үз сере, үз тормыш кагыйдәләре...

Тормыш ямен белеп яшик
Тормыш ямен белеп яшик

Шундый нәфис затларның берсе хакында бәянләмәкчемен бүген. 85 яшен тутырса да, һаман булса соклану, шул ук вакытта ирексездән гаҗәпсенү хисләре уята ул ханым. Һәрчак пөхтә-ыспай, нечкә-нәфис зәвыклы. Балдак-муенсаларына кадәр гадәтиләрдән түгел аның, киеменә махсус яраклаштырып сайланган булыр. Чын мәгънәсендә матурлык-нәзакәтлелек үрнәге! Өстәвенә зирәклеге, тапкырлыгы, күпкырлы кызыксыну даирәсе белән таң калдыра, шигырьләр иҗат итүен дә ташламый. Замана техникасына да битараф түгел, компьютер белән ифрат дус. Социаль челтәрләрдә теләктәшләре белән иркенләп аралаша, үз фикерләре-күзәтүләре белән юмарт уртаклаша.

Күптән түгел исә, әлеге мөлаем ханым турында кыскача мәгълүмат бирүне сорап, кайбер гәзит укучылар да мөрәҗәгать итте миңа. Каһарман якташыбыз Хәйретдин Мөҗәй истәлегенә багышланган язмасы аеруча кызыксыну тудырган икән. Тәүдә үк кисәтеп куюны кирәк дип таптым, җәмәгать, әлеге вакытта ханым Питер шәһәрендә, балаларында кунакта. Шул сәбәпле нигездә аның шәхсән үзе тарафыннан теркәлгән истәлекләренә мөрәҗәгать итәрбез, социаль челтәрләрдәге виртуаль әңгәмәбезгә дә таянырбыз.

Шулай итеп, таныш булыйк. Әминә Җамалетдин кызы Зиннурова-Фәрхетдинова. Күптәнге гәзит укучыларга, Үзәк китапханә каршындагы «Илһам» клубы әгъзаларына яхшы таныш исем. Инде бераз тәрҗемәи хәленә күз салыйк шәһәрдәшебезнең. «1937 елның 3 гыйнвар таңында, Ютазы районы Дим-Тамак авылында дөньяга тәү тапкыр аваз салганмын, — дип бәянли Әминә апа. — Әтием ул көнне иртәнге 5тә үк бәкене ачып, сулар ташыган, мунча ягып җибәргән...

Кызганыч, әтиемне бөтенләй хәтерләмим, чөнки ул минем бераз гына үскәнемне дә көтмәгән, 1938 елның март аенда, 3-4 көн генә югары температура белән ятып, вафат булган. Моңарчы чирнең ни икәнен дә белмәгән кеше... Шул рәвешле әнкәем биш бала белән ятим калган». Бу урында азрак аңлатма биреп китү кирәктер. Әминә апаның әти-әнисе, заманында икесе дә тол калып, арытаба танышып-кавышып, гаилә корган. Җамалетдин аганың тәүге никахыннан балалары ана назыннан-хәстәреннән мәхрүм калган. Яшь хәләле Шәмсиянең исә беренче иреннән туган улы Хәйретдинне бианай кеше җибәрмәгән. «Үзең дә үгәй өстенә барасың, азрак үскәнче торсын миндә сабыем», — дигән. Нишләсен, күнгән бичара ана. Чоры нинди бит, һич кенә дә бүгенге көн күзлегеннән чыгып уй йөртерлек түгел...

Ни аяныч, вакытлыча әбисендә калган нарасыйның гомере иртә өзелгән. Мәңгелек, төзәлмәслек йөрәк ярасы ана өчен. «Кечкенә чакта аңламыйсың бит ул, еш кына тинтерәтә идем әнкәемне, Хәйретдинне сөйлә әле, дип. Кадерлемә никадәр авыр-читен булганын соңыннан гына төшендем шул, еллар узгач кына...», — дип көрсенә Әминә апа.

Тәкъдир дигәнең адәм баласына сынауларын өеп кенә тора, уйласаң. Җамалетдин ага гүр иясе булганда улы Гайнетдинга егерме яшь була. Гайнетдиннең энесе Әнвәргә унөч, сеңлесе Мөнирәгә ун яшь тирәсе. «Әти үлгәндә Әхсән абыема җиде, миңа, уртак сабыйга, 1,2 яшь булган, — дип хатирәләр йомгагын сүтә Әминә ханым. — Гайнетдин абый бу вакытта Иркутск якларында тимер юл төзелешендә бригадир булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә ул, командир дәрәҗәсенә күтәрелә. 1942 елның июлендә соңгы хаты, хат артыннан ук хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.

Әнвәр абыйны да унсигезе тулу белән сугышка җибәрәләр. 1944 елның 30 гыйнварында вафат булуы турында кара хәбәр ала әниләр. Әнвәр абыем Гатчинаны (Ленинград өлкәсе) азат иткәннән соң ике көн кала үлгән икән. Кызганыч, сугыш корбаны булган абыйларымның каберләрен таба алмадык...» Хәер, Гайнетдин хакында беркадәр мәгълүмат табыла шулай да. Шаккатмалы хәл. Әминә апа сөйли: «Питерда, оныкларымда кунакта идем, күңелем нидер сизгәндәй, «икегез дә компьютерда утырасыз, тагын абыйларымны тикшереп карагыз әле», димен. Бераздан киленебез Саша: «Ой, кажется у меня новость», — ди. Йөгереп килеп укысам... абыемның 1943 елның март аенда гына вафат булуы язылган, үлеменең сәбәбе чирдән, диелгән. Сигез ай кайда булган, амнезия булганмы, ачыклый алмадык...». Әйе, коточкыч сугыш яралары һаман үзен сиздерә, йөрәкләргә кан саудыра килә...

Кат-кат әйләнеп кайта бүген дә Әминә Җамалетдин кызы сугыш урлаган балачак елларына. Хатирәләрнең иге-чиге юк... «Әниемнең төп ярдәмчеләре булып унбиш яшьлек Мөнирә апам, унике яшьтәге Әхсән абыем кала. Алар җилкәсенә төшкән авырлыкларны сөйләп тә, язып та, аңлатып та бетерерлек түгел. Ул ачлык, ялангачлык, суык өйләр, көч җитмәс хезмәт... Өлкәннәр бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә. Без, сугыш чоры балалары, туйганчы бер ризык ашарга тилмереп үстек. Безнең өскә дә бихисап эшләр өелде: чебешләр, бәбкәләр, бозау карау, су ташу, аз гына үсә төшкәч бакчада чүп утау, өй җыештыру, йон язу, ашлыкны чүптән аралау, маллар каршылау... Барысын да күрдек, җилкәдә татыдык».

Әмма, ничек кенә кыен булмасын, гомер елгасы агышыннан туктамый, чабыш атыдай еллар алга ургыла. Кичәге сабыйлар да буй җиткерә, үз юлын эзли, язмышына сукмак сала.

Авылда җиде еллык мәктәне тәмамлаган Әминә дә арытаба укуын апаларында, Октябрьский шәһәрендә дәвам итә. Югары уку йортларында белем алырга туры килмәсә дә, гомере буе армый-талмый үз өстендә эшләргә, аң-белем дәрәҗәсен үстерергә тырыша. Электр челтәрләрендә контролер булып эшләгән чорда (1957-1968 еллар) Уфа шәһәрендә инженер-техник укытулар буенча оештырылган махсус курста белемен арттыра. Үзе әйтмешли, «электр кебек куркыныч әйбергә шөрләмичә тотыну» форсатын бирә бу укулар. Су каналында (1968-1992) өлкән техник вазифасында хезмәт куйган дәвердә исә Әминә ханымга янә өстәмә бурыч өстәлә. Ел саен коммуналь-төзелеш техникумыннан практика үтәргә студентлар килә. Аларны биредәге производство, исәп-хисап, төрле килешүләр эше белән таныштырырга, бетмәс-төкәнмәс сорауларына җитди-төпле җавап бирергә әзер булу мотлак. Шул сәбәпле галәмәт күп техник әсбаплар өстендә утырырга, даими эзләнергә-төпченергә туры килә өлкән техникка. Сынатырга ярамый!

«1979 елны Калининда (хәзерге Тверь) бөтен Союз буенча «Сбыт» бүлеге начальникларының квалификациясен күтәрү курслары оештырылган иде. Бездән мине җибәрделәр. Анда алган белемем ифрат урынлы булды. Калининнан алып кайткан «Кагыйдәләр»гә, СНИП нормаларына таянып эшләдек, үзебез дә яңа кагыйдәләр тупланмасы төзедек. Күңелсезләнеп утырырга вакыт булмады, кыскасы! Шөкер, хезмәт дәверендә байтак мактау грамоталарына, премияләргә, бүләкләргә лаек булдым. Эш нәтиҗәләреңне күрү үзе шатлык-куаныч бит ул». Өстәп китик, Әминә Җамалетдин кызы коммунистик хезмәт, бишъеллыклар ударнигы, Халык контроле әгъзасы, шәhәр Советы депутаты да була. Җәмәгатьчелек эшләрендә кайный. Чөнки заманасы шундый. Рух күтәренкелеге, ватанпәрвәрлек хисе гаять көчле чор. Сагынып искә алырдай вакыйгалар шактый җыелган хәтер сандыгында...

Әлбәттә, мондый тынгысыз яшәеш гаилә мәшәкатьләреннән арындырмый. Хуҗалык эшләре, балалар хәстәре... Аңлашыла ки, тугры, ярдәмчел тормыш юлдашы булу мотлак мондый очракта. Сүз дә юк, уңа Әминә ханым хәләленнән. Фәних Шәрифулла улы белән илле елга якын тату гомер кичерә алар. Фәних ага һөнәре буенча гомерлек шофер. Заманында солдат хезмәтен Германиядә үткән, атаклы шәхес — Советлар Союзы Герое, генерал Георгий Иванович Хетагуровның (1903-1975) водителе булган. Әйткәндәй, танылган журналист Фәрит Вахитов үз әсәрләренең берсендә солдат дуслары, шул исәптән Фәних Зиннуров хакында да, искиткеч җылы-сокланулы тәэссоратлары белән бүлешә. Гаҗәп түгел, чын дуслыкның кадерен белгән затлардан була Әминә апаның тормыш иптәше. Ачык йөзле, шаян-җор сүзле ул абыйны мин дә хәтерлим әле, кояштай балкып килеп керер иде редакциягә. Шул елмайган-балкыган килеш китеп тә бара Фәних ага якты дөньялардан, диңгезгә ялга барган җиреннән...

Әлбәттә, авыр кичерә хәләленең вафатын Әминә апа. Бүген дә җиңелләрдән түгел ул көннәрне искә алу. Гәрчә байтак еллар узса да... Хәер, сыктап гомер уздыручылардан түгел якташыбыз.

«Хәзерге вакытта ялгызым гына яшәсәм дә, һич зарланмыйм, — ди ул. — Җәй айларын Питердагы балаларым, оныкларым, оныкчыкларым, дусларым янында, шөкер, бик күнелле уздырам. Сосновый Бор каласындагы Татар-башкорт мәдәни оешма әгъзалары белән күптән танышмын. Оешма утырышларында, төрле бәйрәмнәрдә, сабантуйларда, кызыклы очрашуларда катнашам. Шигырьләремне укып ишеттерәм. Рәхмәт төшкере, бик җылы кабул итәләр. Оешмадагылар турында язмаларым да җитәрлек. Республикабыздан читтә гомер кичергән милләттәшләр өчен чиксез горурлык хисе кичерәм, ихластан куанам. Телебез, милләтебез ышанычлы кулларда, дип сөенәм». Афәрин, киләчәктә дә көч-куәт, яшәүгә дәрт-дәрман ташламасын!

Шул да мәгълүм булсын, Әминә Җамалетдин кызы Зиннурова шәһәребездәге «Илhам» оешмасы эшендә дә теләп катнаша, каләмдәшләре иҗаты белән ихлас кызыксына. Үзе дә һәрдаим яңадан-яңа фәһемле тарихи чыганаклар белән таныштырырга омтыла. Берничә китабы дөнья күргән. Язмалары «Туган як» гәзитендә басыла килә. Классик әсәрләрдән илһам ала, әлбәттә. Тукай, Такташ, Атнабай иҗатына мөкиббән. Җыр-моңга гашыйк. «Аллаһы Тәгалә биргән хозурлыкка сокланып, исәнлектә-саулыкта, татулыкта-дуслыкта, үз зиһенеңдә гомер итүгә ни җитә!», — дип басымлый Әминә апа. Дөнья ямен белеп-тоеп яшәргә Тормыш үзе өйрәткән ич олы буын вәкилләребезне. Күп михнәтләрдән соң ниһаять насыйп булган язмыш бүләкләренең ни дәрәҗәдә газиз-татлы икәнлеген алар белми кем белсен.

Ак төннәр

(Питердан сәлам)

Ак төннәр, ак төннәр,

Гашыйклар төннәре.

Төннәргә ялганып,

Туалар көннәре.

Ал шәфәкь нурлары китмәгән,

Аларга ялгана алсу таң нурлары.

Төн күзен йомганчы көн туа,

Бу да бит Ходайның гамәле.

Алдата ак төннәр, ак көннәр,

Йокының вакыты бутала.

Шулай да бик рәхәт күңелгә,

Ак төннәр, ак көннәр булганда...

 

Сәлия Гарифуллина

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: