Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 август 2022, 16:31

Тормыш матур бергә булганда!

Шәһәрдә соңгы елларда торак йортлар төзелеше зур үсеш алды. Ниндие генә юк йортларның — күкләргә ашкан күпкатлылары да, корпусларга бүленеп, берничә гаиләгә генә исәпләнгәннәре дә. Соңгысы 21нче микрорайонда да бар. Бу матур, ике катлы заманча йортта кемнәр яши икән, дигән уйлар да килә иде күңелгә.

Тормыш матур бергә булганда!
Тормыш матур бергә булганда!

Шушы араларда дүрт корпусның берсендә яшәүче Исламовлар гаиләсе белән танышу форсаты тиде. Тыштан гына түгел, эчке яктан да бик күркәм икән алар торган фатир. Биредә һәр нәрсә үз урынында, тәртип-пөхтәлек хөкем итә. Хуҗалар да ихлас елмаю белән каршы алганга, бу йортка килеп керү белән күңелгә ничектер рәхәт булып китә.

Эльвира һәм Рамил Исламовларның тату гаилә булып яшәүләренә быел көзен 10 ел тула. Гомумән, агымдагы ел алар өчен юбилейлы булган. Рамил Рависович февральдә 35 яшен билгеләгән, Эльвира Рафисовнага октябрьдә шулай ук 35 яшь тулачак. Шушы араларда исә нәни улларының беренче туган көнен бәйрәм иткәннәр. Интервью көнендә тәмле торт пешереп, гаилә белән фотосессиядә булып кайтканнар. Бәйрәм тортын миңа да авыз итү бәхете тиде. Күркәм чәй табыны артында Рамил белән Эльвираның мәхәббәт тарихы башланган мизгелләргә әйләнеп кайттык….

«Барысы да «экскурсия»дән башланды»

Рамил тумышы белән төп Октябрьскийныкы, ул 9нчы мәктәпне тәмамлагач, коммуналь техникумда укуын дәвам итә. Югары белем алу ниятендә Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга керә. Эльвира Бакалы районы кызы. Яр Чаллыда Кама дәүләт инженер-икътисади академиясен (хәзер КФУ филиалы) тәмамлаган.

Балачактан ук таныш була мәкаләм геройлары. Икесенең дә дәү әниләре Бакалы районындагы Үстем авылында яши. Рамил җәйге каникулларда гел авылга кайта, тынчу, тузанлы шәһәрдән ял итеп, өч айны да әбисендә үткәрә. Ә Эльвира ялларда әнисе белән күрше урамдагы йортка килеп йөри. Бу чорда артык аралашмыйлар, Рамил күбрәк Эльвираның абыйсы белән дус була. Укуларын тәмамлап, 24 яшьләре тулганда гына арада сөю хисләре бөреләнә. «Бервакыт шулай Бакалыга апа янына кайткач, балачак дусларны искә алып, Эльвирага шалтыраттым, — дип искә ала Рамил. — Ул Бакалы буйлап экскурсия ясарга ризалашты. Шул рәвешле, көн саен Октябрьскийдан бирегә килеп йөри башладым. Янәсе, экскурсиягә… Себердә вахта белән эшләгән вакыт. Бер ай анда, икенчесен инде апаларда үткәрергә тырышам. Эльвира исә төзелеш оешмасының транспорт бүлегендә эшләп йөри. Шулай Октябрьский-Бакалы арасын урый торгач, тәкъдим ясарга вакыт җиткәнен аңладым…».

2012 елда никахлашалар. Берәр елдан Октябрьскийда төпләнергә ниятлиләр. Башта «малосемейка»да торалар, балалары тугач, мәйданны киңәйтергә теләп, 21нче микрорайонда фатир сатып алалар. Өченче сабыйлары да дөньяга аваз салгач, шушы ук төбәктәге заманча төрдәге йортка күченәләр. Яңа йортта яшь гаиләне тузанга баткан буш бүлмәләр генә каршылый. Берсен яшәргә яраклы итеп, шунда йоклыйлар, өсләрен алыштыралар, иртән полиэтилен штора аша чыгып, өс-башларын тузаннан кагып, эшкә китәләр. Әкренләп фатирларын үзаллы рәвештә төзекләндерәләр. Рамил ремонтлый, Эльвира аны хуплап, илһамландырып тора.

«Әлбәттә, үзаллы ремонт ясау җиңелдән түгел, күбрәк рухи яктан киеренкелек кичерәсең, чөнки һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре якларын уйларга, материалларны җентекле сайларга кирәк, — ди Рамил. — Йортың матур да, яшәү өчен хәвефсез дә булсын өчен мөһим бу. Командировкада вакытта бөтен җирне карап йөрим, интернеттагы видеоязмалар аша ремонт үзенчәлекләре белән танышам. Кайткач инде бу белемнәрне эшкә кушам. Генетик хәтер дигәннәре дә булышадыр, дип уйлыйм. Әнием яклап дәү әти кул остасы булган. Кышкы, җәйге чана-арбалар эшләгән ул».

Хезмәт сөйгән — хөрмәтле

Рамил белән Эльвира икесе дә «Пакер» фәнни-производство фирмасында эшли. Рамил предприятиегә 2015 елда урнашкан. Техник-технолог (пакермен) вазыйфасын башкара. Күпчелек вакыты Русия төбәкләре буйлап командировкаларда үтә, скважиналар буенча йөреп, җиһазларны гамәлгә кертүдә катнаша. Эльвира «Пакер»га 2017 елда, икенче бала белән ялдан соң килә. Анкетасын җибәргәч тә бер атнадан шалтырату ала ул. «Әле сабыебызга өч яшь тә тулмаган иде, ә мин инде транспорт бүлегенә эшкә чыктым, — ди Эльвира. — Рәхмәт әнигә, балалар бакчасына йөри башлаганчы улыбызны ул карашты».

«Пакер» фирмасында эш шартларын югары бәяли Исламовлар. «Предприятиедә гаиләләргә һәрчак игътибар бирелә, — ди Рамил. — Туган көн, юбилейлар, гашыйклар бәйрәме, гаилә көне уңаеннан котлыйлар. Балалар өчен мәдәни күңел ачу, уен, спорт чаралары даими оештырыла. Рюкзак, сумка, плед кебек корпоратив бүләкләр белән шатландырып торалар».

Гадәттә, ир белән хатынның икесе дә бер оешмада эшләве бик уңайлы түгел, диләр. Өйдә дә, эштә тә бергә булу ялкыта, имеш. «Безгә бу янамый, чөнки һөнәр үзенчәлекләренә бәйле эш урынында бер-беребезне күрмибез, диярлек, — ди Эльвира. — Эшкә әле яңа гына урнашканда Рамилнең хезмәттәшләре арасында инде ихтирам казанырга өлгергән булуы файдага да булды, мине дә ачык йөз белән каршы алдылар». Аннары инде үзенең эш нәтиҗәләре, тырышлыгы белән дә фирмада лаеклы урынын таба Эльвира ханым.

Гаилә бәхете — балаларда

Исламовларда бүген өч сабый үсә. Олы кызларына 9 яшь, ул 13нче мәктәптә укый, быел 3 сыйныфка барачак. Яхшы билгеләргә генә өлгәшә, өстәмә рәвештә музыка мәктәбендә, хор бүлегендә шөгыльләнә. Уртанчы улларына сентябрьдә 7 яшь тула, быел апасы укыган 13нче мәктәпкә укырга төшә. Ул әтисе кебек үк футболны ярата. Рамил бу спорт төренә бәләкәйдән мөкиббән. «Пакер» фирмасы данын яклап та, төбәктәге башка ярышларда да катнаша. «Предприятиегә урнашкач яңа дусларыбыз күбәйде. Ә инде футбол командасы гаиләм кебек якынга әйләнде», — ди ул.

— Ирем кич 5тә кайтып, бер сәгатьтән футболга китәргә һәм 9ларда гына кире кайтырга мөмкин, — ди Эльвира. — Әлбәттә, аны бик сагынган булсам да мавыгуына каршы килмим, чөнки футбол кырында ул күңеле белән ял итеп кайта, уңай тәэссоратлар ала. Имгәнүләр дә булгалый инде. Әйткәндәй, мин үзаллы укол кадарга да өйрәндем. Төрле авырулар вакытында нинди дәвалау чараларын кулланырга кирәклеген беләм. Медицина өлкәсе белән кызыксынам, бу юнәлештә укымавыма кайчагында үкенеп тә куям.

Исламовлар күп балалы гаилә турында хыялланганмы, әллә бу шулай килеп чыкканмы? «Күп бала — күп бәхет, диләр. Бу чынлап та шулай, — ди Эльвира. — Сабыйларыңның уңышларына шатлану, ниндидер проблемалар туганда аларны бергәләп хәл итү безне тагы да ныграк берләштерә».

Бергә-бергә күңеллерәк!

Исламовлар ял вакытларын мотлак рәвештә гаилә белән үткәрергә тырыша. «Балалардан аерым ял итү безгә күңелсез, — ди Эльвира белән Рамил. — Табигатькә, палаткалар белән сәфәр чыгабыз. «Алтын күл» ял базасы бик ошый. Кышын чаңгы шуарга йөрибез. Балалар әтиләре кебек үк авылны да ярата, каникулларның күп өлешен анда үткәрә. Рәхәтләнеп кояшта кызынып, ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыталар. Кулдан килгәнчә, олыларга йорт-хуҗалыкта булышалар. Хезмәт тәрбиясе дә эләгә, димәк. Эшкә өйрәнеп, аның нәтиҗәсен күреп үсүләре яхшы». Авыл дигәннән, Рамил аңа бәйле кызыклы хатирәне сөйләп үтте. «Бала чакта 3-4 көнлек ял җитсә, шунда ук авылга җилдерә идем. Беренче сыйныфны тәмамлаган чорда мин, әти-әнине дә көтмичә, үзем генә дәү әни янына барырга уйладым. «Авылга киттем» дигән язу калдырып, җәяүләп вокзалга төштем, билет сатып алганда «Әниең кайда?», дип сораучыларга, читтәрәк көтеп тора, дип җавапладым. Телефоннар юк заман, әниләрнең нинди хисләр кичергәнен аңлыйсыздыр, кичен алар минем арттан килеп җитте…».

Исламовлар киләчәктә сәяхәтләрне дәвам итәргә, Мәскәүгә, Питерга барырга хыяллана. «Берәүләр тизрәк ипотеканы түләп бетерәм дип бөртекләп акчасын җыя, ә без инде отпуск икән, аны сәфәрдә үткәрүне сайлыйбыз, — ди әңгәмәдәшләрем. — Тормыш берәү һәм анда хәтердә калырлык ямьле мизгелләр күбрәк булырга тиеш. Әйткәндәй, өченче елны Ай елгасы буйлап ике көнлек сплавта булып кайттык. Уфада машинаны калдырып, автобуста җыелу урынына кадәр барасың. Анда инде учакта пешкән ботка белән тамак ялгап алгач, елга буйлап 5-7 кешелек төркемдә салларда йөзәсең. Яңа танышлар, гүзәл табигать күренешләре, мәгарәләр… Фотосурәтләрдә бу урыннар бик матур тоелса да, үз күзләрең белән күрүгә җитми инде. Юлда туктап, утын хәзерлисең, чишмәдән су аласың, палатка корасың. Сәфәр вакытында яңгыр да явып үтте, бу безгә тамчы да комачауламады, киресенчә, үзе бер маҗара кебек булды. Елга буенда ук мунча төзеп, кызган ташларда яңа җыелган минлек себеркесе белән дә чабындык. Кайнар пардан соң салкын елгага чумуның рәхәтлеген сүз белән генә әйтеп бетерлек түгел.... Кичен гитара көйләре астында җырлашып, табын артында җыеласың. Кыргый табигатьтәге сәяхәт цивилизациядән, телефон, интернеттан ял итеп, күңелләрне сафландырып кайту өчен шәп нәрсә».

Бәхет сере нәрсәдә?

Рамил Рависович барысы да гаилә өчен, яраткан кешеләр өчен дигән өндәмә белән яши. «Гаиләдә иң беренче чиратта үзара хөрмәт булырга тиеш, — ди ул. — Хатыныңны ихтирам итәсең икән, димәк, син аны яратасың, кулларыңда гына күтәреп йөрергә әзерсең. Синең мәхәббәт һәм хөрмәтне тоеп, ул да шулай ук җавап бирәчәк».

Иренең сүзләрен Эльвира да хуплый. «Бер-береңнең хисләрен, кызыксынуларын ихтирам итү зарур, — ди ул. — Шул вакытта гаиләдә татулык булачак. Бу уңайдан Октябрьскийда яши башлаган чорны хәтерлим. Чит шәһәр, беркемне дә белмим, ахирәтләрем юк. Шул вакытта Рамил ирем генә түгел, чын мәгънәсендә дус-сердәшемә дә әйләнде. Бөтен мәсьәләләр, сораулар буенча аның белән киңәшләшә идек».

Иң мөһиме — битараф булмаска

Исламовлар яшь булуларына карамастан, олыларча төпле фикер йөртә, аларның һәр нәрсәгә үз карашы бар. «Чаллыда укыганда шул хәтердә калган: анда бөтен җирдә дә татарча сөйләмне ишетәсең, хәтта төнге клубларда да яшьләр үзара туган телдә аралаша, — ди Эльвира. — Иң мөһиме, аларда бу гадәти хәл санала. Рамил дә кечкенәдән туган телгә ихтирам, мәхәббәт мохитендә тәрбияләнгән, әти-әниләре белән өйдә гел татарча сөйләшкәннәр. Бүген исә шәһәрдә генә түгел, авылда да туган телдә аралашу кими. Әлеге вәзгыятьне үзгәртү эшен тәү чиратта гаиләдән, шулай ук мәктәптән башлау зарур».

Әңгәмәдәшләремнең шәһәребезгә бәйле уй-фикерләре дә ошады, төбәктә нәрсәләрне үзгәртер идегез дигән сорауга алар түбәндәгечә җаваплый.

— Төп проблемаларның берсе — сулыкларда ял итү өчен махсус җиһазландырылган урыннар, бассейннар, пляжлар җитешмәве. Әлеге вакытта Боз сарае төзелеше бара, әмма ул гына халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмаячак. Бу уңайдан күрше Татарстанның Әлмәт шәһәреннән үрнәк алырга мөмкин, анда искиткеч пляжлар, бассейннар бар. Бәләкәй генә Баулыда да инде күптәннән Боз сарае гамәлдә. Октябрьскийда чаңгы базасын, Мулла карьерларын җиһазландырырга мөмкин булыр иде. Моннан тыш, мәдәни объектлар, атап әйткәндә концертлар залына ихтыяҗ сизелә. «Геофизик»тагы залның торышы бик күңелсез. Музыка көллияте дә таләпләргә туры килеп бетми. Бәлки, шуңа күрәдер дә безнең шәһәргә зур концерт-тамашалар белән килүчеләр әз. Парк-скверлар күп төзелә, тик аларда да күңел ачу, мәдәни ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитми. Спорт дигәннән, чемпионнарыбыз күп һәм бу башлыча аларның үзләренең һәм тренерларының тырышлыгы нәтиҗәсе. Чисталык, төзекләндерү юнәлешендә дә эш җитәрлек, юллар, ишегалды биләмәләре торышы сораулар тудыра.

Булган мәсьәләләргә карамастан, шәһәребезне яратабыз, аның тагы да ныграк үсүен телибез. Яраткан урыннардан Гагарин паркын, чаңгы базасын һәм 35нче микрорайондагы «Йолдызлы» скверын әйтер идек. Шулай ук үзебезнең микрорайон да бик ошый, биредә тыныч, парк та якын. Яшәгән җиребез матур һәм уңайлы булсын өчен иң мөһиме — битараф булмау, үзгәрешләргә кулдан килгәнчә үз өлешеңне кертү кирәк, дип уйлыйбыз.

… Эльвира һәм Рамил Исламовларга киләчәктә дә шулай тату, мәхәббәтле, бәхетле гомер итүләрен теләп калабыз!

Эльвирадан торт рецепты

Ингредиентлар:

Коржлар өчен — 2 йомырка, 2 аш кашыгы бал, 200 гр шикәр комы, 500 гр он, 50 гр атланмай, 1 чәй калагы сода.

Крем өчен — 2 йомырка, 150 гр шикәр, 50 гр он, 450 мл сөт, 100 гр атланмай, 10 гр ванилин.

Коржларны әзерләү: кәстрүлгә йомырка, шикәр, атланмай, бал салып бутарга. Катнашманы аз гына утка куеп, шикәр эрегәнче болгатырга. Сода өстәргә, катнашма күбекләнә башлый һәм күләме 2 тапкыр арта. Даими болгатып, утта тагын 1 минут тотарга. Аннары әз-әзләп он кушарга һәм камыр ясарга. Аны

8 өлешкә бүлеп, шариклар эшләп, өстенә азык пленкасы ябып, суыткычка куярга.

Крем әзерләү: он, шикәр, ванилин, йомырканы кушарга һәм венчик белән яхшылап бутарга. Әкренләп сөт өстәргә һәм кечкенә утка куярга. Өзлексез болгатып торырга.

Крем куерып, кайный башлагач, плитәдән алырга һәм йомшартылган атланмай кушарга. Азык пленкасы каплап, бүлмә температурасына кадәр суытырга. Бу арада коржларны пешерергә: һәр шарикны бер зурлыкта җәеп, 180 градуслы духовкага куярга. Коржлар әзер булгач, һәрберсенә крем сылап, торт ясарга, өстен үзегез теләгәнчә бизәргә була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Лилия ГАБИТОВА
Алена Сәлимгәрәева фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: