Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 август 2022, 16:35

Һәр кирпеч — аның кул көче

Таныш булыгыз, Октябрьский шәһәренең 4 разрядлы ташчысы Рәшит Хәбибуллин — Русиядә август аеның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр.

Һәр кирпеч — аның кул көче
Һәр кирпеч — аның кул көче

Бүген төзелеш колач җәйгән шәһәр микрорайоннарына чыксаң, шырпы кабы кебек тезелеп киткән күп катлы йортларга сокланып карыйсың. Яшәүләре бик авыр дип зарлансак та, тормыш бер урында таптанып тормый. Ел саен республика һәм федераль программалар кысасында социаль билгеләнештәге объектлар, мәгариф, мәдәният һәм медицина учреждениеләре, спорт мәйданчыклары, парк һәм скверлар файдалануга тапшырыла. Әлеге зур эшләр белән беррәттән, күп фатирлы йортлар төзелеше дә дәвам итә. Димәк аларга ихтыяҗ бар. Ә инде аның диварларын «Инвестподряд» җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән Рәшит Хәбибуллин кебек зур тәҗрибәгә ия ташчылар күтәрә икән, бу торак йортларга тагын да ышаныч һәм сорау арта.

2000 елда Шаран районыннан шәһәрнең төзелеш тармагына килеп кушылган Рәшит беренче елларда балта остасы булып эшли. Көннәрдән-беркөнне кулына ул кирпеч белән измә ала һәм үзен ташчы ролендә сынап карый. Әлеге һөнәрнең аңа күпкә ошавын аңлаган ир-егет яңадан хәзерлек уза һәм 2011 елдан алып ташчы булып эшли башлый. Быел үзе эшли торган компания составында ул шәһәрнең 28нче микрорайонындагы икенче йорт төзелешендә катнаша.

Ташчы һөнәре беренче карашка гына ансат кебек тоела. Бер-бар артлы кирпеч өеп менгерүнең нәрсәсе кыен булсын инде? Юк, бу алай җиңел эш түгел. Ташчы һөнәрен үзләштергән кеше техника, төзелеш, агач һәм металл белән бәйле эшләрне, хезмәтне саклау кагыйдәләрен яттан белергә тиеш. Аның күз белән чамалап белү сәләтенең дә яхшы булуы зарур, чөнки салынган һәр ташның тигезлеген ул карап башкара. Аннан килеп, төзелештә эшнең ел әйләнәсенә туктап тормавын, эшчеләргә җәен кызу кояш астында, яз һәм көзен яңгыр яуганда, ә кышын каты салкыннарда үз бурычларын үтәргә туры килүен исәпкә алсак, бу һөнәр белән үз язмышын бары тик сабыр һәм чыдам кешеләр генә бәйли ала.

«Инвестподряд» җәмгыятенең төзелеш-монтаж эшләре участогы начальнигы Эдуард Гыйбадуллин сүзләренә караганда, Рәшит Илдус улы нәкъ шундый һөнәрман. Ул оста, төгәл, җаваплы һәм хезмәт сөючән ташчы. Коллективта да уңай һәм ярдәмчел кеше булган өчен аны хөрмәт итәләр.

Берничә көннән булачак Төзүчеләр көне уңаеннан «Инвестподряд» җәмгыяте үз эшчеләре өчен зур булмаган тантана оештыруны күздә тота. Эдуард Александрович билгеләп узганча, иң тырыш төзүчеләр мактау грамоталары һәм премияләр кабул итәчәк. Рәшит Хәбибуллинны да быел күңелле сюрприз көтә...

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: