Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
10 август 2022, 16:42

Гади куллар иҗат иткән тылсым дөньясы

Октябрьский каласының 32нче микрорайонында яши торган Лотфуллиннар гаиләсенең йорт-җиренә аяк баскач, бер тын сүзсез калдык. Дуслар, мондагы гүзәллекне сөйләр өчен, билләхи, тел байлыгы гына җитми, бу матурлыкны кәгазьгә төшерергә тырышкан иң оста рәссам, мөгаен, пумаласын төрле төсләргә манса да, әлеге хозурлыкны барлык нечкәлекләре белән биреп җиткерә алмастыр.

Гади куллар иҗат иткән тылсым дөньясы
Гади куллар иҗат иткән тылсым дөньясы

Матур йөрәк әкиятләре

Язмамны башлый алмый озак утырдым. Беренче мәлне әкияттә кунакта булган кебек үземне хис итүдән арына алмадым. Аннан соң әлеге тылсым тулы тормышны укучыга түкми-чәчми җиткерү һәм алар да үзләрен азга гына булса да әлеге илахи бер сихри дөньяда булган кебек хис итсен өчен кирәкле һәм дөрес сүзләр эзләдем. Башта сүз башын «Гади куллар тудырган тылсымлы дөнья» дип куйдым. Юк, «тудырган» сүзе туры килми. «Җан рәхәте өчен булдырылган матурлык»... Монысы да дөреслеккә тәңгәл килеп бетми. Биредә матурлык тудыру яисә булдыру турыда гына сүз бара алмый. Монда кеше куллары белән беррәттән аның керсез җаны һәм чиста күңеле дә эшләгән һәм иҗат иткән. Чөнки йөрәге матур, күңеле саф булган кеше генә менә шундый ис-акыл китәрлек дөнья тудыра ала. Әйе, нәкъ шулай, бу чын мәгънәсендә иҗади эш — гади куллар иҗат иткән тылсым дөньясы.

Күргәзмә өчен түгел, җан рәхәте өчен

Бүген социаль челтәрләргә күз салсаң, берәүләр гөлбакчалар, икенчеләр капка төбендәге эскәмияләр, өченчеләр бизәп ясалган капка-коймалар арасында бәйге артыннан бәйге игълан итеп кенә тора. Шөкер, катнашучылар да табыла. Димәк, безнең халык зәвык һәм төзек тормыш белән яшәргә омтыла.

Әлфия һәм Рамил Лотфуллиннар исә үзләре өчен, җан рәхәте өчен матурлык иҗат итә. Дөрес, узган елларның берсендә алар «Октябрьский — чәчәкләр шәһәре» бәйгесендә катнашып, сурәтләр юллаган. Гаделлек хакына әйтергә кирәк, аларга урау юллар аша мактау грамотасы да килеп ирешкән. Әмма ул җаны һәм теле булмаган фотолар нәрсә аңлата ала соң?! Миңа калса, мондый чараларда катнашырга дәгъва итүчеләрнең гөлбакчаны хәтерләтүче йорт-җирләрендә булырга, аны үз күзләрең белән күрергә, күңелең белән тоярга кирәк. Шул очракта гына ясалган нәтиҗәләр гаделлеккә туры килә ала.

Бакчадагы һәр үсемлектән гүзәллек ташып тора

Без үзебезне ботаника бакчасына эләккән кебек хис иттек. Капка төбеннән үк башланган күп сандагы төсле-төсле чәчәкләр. Гөлләргә төренгән декоратив кечкенә ат арбасы, суы җырлап агып торган фонтан, күп сандагы бакча фигуркалары — болар әлеге төзек һәм матур участокның кечкенә генә бер өлеше.

— Бу йортны үз көчебез белән алты ел элек төзеп кердек. Беренче елны участокта эшне план сызудан башладык. Әлбәттә, сүз кәгазь тотып, сызым сызып йөрү турында бармый, — дип рәхәт итеп көлде Әлфия ханым. — Мин кайда нәрсә булачагын бармак белән төртеп күрсәтә бардым, тормыш иптәшем аны тормышка ашыра торды. Әле дә булса бакчабызны ел саен төзекләндерәбез. Яз саен чәчәкләрнең, декоратив үсемлекләрнең, җимеш агачларының төрләрен һәм сортларын яңартабыз.

Лотфуллиннарның бакчасындагы чәчәкләрнең исәбе юк — сортлы лилияләр, петунияләр, акчәчәкләр, канәферләр, күп төрле гортензияләр, исле пижмалар... Болары безнең халыкта киң танылу тапканнары гына. Гипсофила, лилейниклар, пузыреплодниклар... Үрмәле клематис, кобея, ипомея һәм башкалар. «Эх, бер атна элек килгән булсагыз, розаларның шау чәчәктә утырган чорына туры килгән булыр идегез. Хәзер инде таҗларын коя башладылар», — диде ачык йөзле хуҗабикә. Чәчәкләр патшабикәсе — розаларның чыннан да ниндие генә юк биредә. Ишек алдында сыймаганнарын Әлфия ханым урамга, капка буена чыгарып утырткан. «Матурлык бит ул сафлык һәм сабырлык билгесе. Тирә-юньдәге кешеләрнең дә шундый булуын телисе килә», — дип әйтеп куйды ул. Сүз уңаеннан, берьеллык чәчәкләрнең үрентеләрен дә ул үз куллары белән үстерә.

Чүлмәкләрдән урын алган яран гөлләре... Алар үзләре бер җиһан. Ә агачлар... Алар турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Годжи, окулировкаланган шелковица, су буенда үсә торган хәтта гади тал да биредә декоратив үсемлеккә әверелгән. Мин әле исемдә калган үсемлекләрне генә санап чыгарга тырыштым. Ә истә калмаганнары тагын да күбрәк.

Иксез-чиксез фантазия

Бакча участогының ландшафтлы дизайны — үзе бер тема. Лотфуллиннарның фантазиясе һәм сәләтлелеге һөнәрман дизайнерларга көндәшлек тудырырлык дәрәҗәдә.

Участокта урнашкан йорт һәм хуҗалык каралтылары мәйданнарын киметсәк, чама белән алты-җиде сотый каладыр. Менә шул җирнең һәр кишәрлеге акыл һәм зәвык белән ясалган. Юк, ул чын мәгънәсендә иҗат ителгән. Әлбәттә, йорт алдында ял зонасы — гөлбакча. Ямь-яшел газон үләне — ул шулкадәр йомшак һәм тигез итеп кыркылган ки, аның өстеннән гамьсез балачактагы кебек ялан аяк йөгереп узасы килә. Шунда ук, эшләп арган хуҗаларга күләгә тудырып, үрмә үсемлек белән бизәлгән арка астында чәйханә, шашлык пешерү өчен мангал. Уңайлы эскәмия һәм гамак куелган чатыр. Шулай, батырга да ял кирәк.

Ясалма буа. Ниндидер уйсу урында очраклы гына барлыкка килгән сулык түгел бу. Аны таш белән уратып алып, шәп итеп ясаганнар. Тәүлек буе «кыядан» су агып торган буада балыклар һәм ташбакалар яши, ак төнбоеклар чәчәк ата, камышлар үсә. Болар участокның тагын бер өлеше.

Бакча ташлары белән салынган сукмак буйлап сәяхәтебезне участокның чираттагы өлешендә дәвам итәбез. Монысы инде авыл хуҗалыгы продукциясе бакчасы. Ниһаять, миңа күбрәк таныш һәм якын булган кишер, суган, кызыл чөгендер, ташкабак түтәлләре очрады. Артык зур булмаган теплицада кыяр һәм помидор өлгергән. Рәт-рәт үсеп утырган бәрәңгеләрнең һәр яфрагы үз урынында. Мондый хезмәт сөючән хуҗалар бакчасына кондыз кортлары хәтта үтеп керергә дә җөрьәт итми, ахры. Бал кортлары исә биредә үзләрен бик иркен хис итә — чәчәктән-чәчәккә кунып, рәхәтләнеп бал җыя.

Алмагач, чия, кара һәм кызыл карлыган, груша, ежемалина, ирга, виноград — безнең климатка яраклашкан үсемлекләр, ә менә аеруча җылы климат та гына үзләрен яхшы хис итә торган черешня һәм абрикосның безнең якларда җимеш бирүен очрату — сирәк күренеш.

— Без җиләк-җимешне агачыннан өзеп ашарга яратабыз. Шуңа күрә күп итмичә төрлесеннән үстерергә тырышабыз. Үзебездән артканны туганнарга, дусларга һәм күршеләргә өләшәбез, — диде Әлфия Рафаэль кызы.

— Бакчада эшләү бөтен вакытыгызны аладыр? Ничек барысына да өлгерәсез? — дип сорыйбыз гәзитебез кунагыннан.

— Декоратив өлештә эшләү, чыннан да, бик күп вакыт һәм зур көч таләп итә. Үсемлекне утырту белән генә эш бетми, аларны тәрбияләргә, үз вакытында ашлама белән тукландырырга, сугарырга, иске үсентеләрне кисәргә кирәк. Әмма вакытны дөрес бүлү, бүгенге эшне иртәгә калдырмау безне зур йөкләнештән коткара, — дип җавап бирде ул.

— Ә кышка нинди хәзерлекләр белән керешәсез?

— Үсемлекләр дөньясына килгәндә, беренче эш итеп, аларны тукландырабыз. Суыкка чыдам булмаган чәчкәләр һәм агачларны яхшы итеп төрәбез. Кышын кар аз булса, аны җыеп, гөлләрне күмәбез, агач төпләрен тыгызлыйбыз. Артык күп яуса, киресенчә, таратабыз... Ә балыкларны һәм ташбакаларны күчерү — монысы инде үзе аерым бер тарих (көлә). Аларны буа төбеннән берәмтекләп эзлибез, чүплибез, чөнки кышны алар аквариумда чыга, ә төнбоекларны базга төшерәбез.

Рәхәт мохит өчен рәхмәт

Әлфия ханымның тумышы белән Октябрьскийдан булуын белгәч, яшермим, әлеге мөлаем йөзле, тәмле телле кешегә карата тагын бер кат соклануым артты. Шәһәр хатын-кызлары мине гафу итсен, әмма алар арасында кулларын пычратмыйча, каш-тырнак ясап кына яши торганнары хәзер күбрәк. Мондый хезмәт сөючән, акыллы, төпле, кунакчыл, өстәвенә татар телендә матур итеп сөйләшә белә торган ханым белән аралашуы үзе бер рәхәт. Юкка гына тормыш иптәше аңа бер күрүдә гашыйк булмаган.

Туймазы районының Уязытамак авылына әбиләренә еш кына кунакка кайтып йөри торган яшь кызның чишмәдән су ташуын күзәтеп торган Рамил Фәнис улы шул вакытта ук аның уңган һәм булган хатын булачагын күңеле белән тойган, ахры. Шуңа күрә алар артык озатышып йөрмиләр. Өч ай дигәндә кавышалар. Бер-берсенә «җаныкаем» дип кенә дәшүче ир белән хатын 22 ел бергә яши. Алар ике балага гомер бүләк итә. Уллары инде үзе эшли, берьюлы югары белем бирү йортында укый. Кызлары быел 9 сыйныфка бара. Теләге — медицина хезмәткәре булу. Димәк, киләчәктә Лотфуллинарның үз табибы булачак.

Беренче елларны гаилә шәһәр фатирында тора. Менә шул елларда ук Әлфия ханым гөлләр белән мавыга башлый. Бакча чәчәкләрен ул авылда, әбисенең бакчасында утырта. Каенатасының бакчасында да чәчкәләргә урын табыла. Ә инде үз йортлары белән яши башлагач, ул бөтен фантазиясен тормышка ашыра башлый. Кышкы озын кичләрдә идеяләрне дөнья челтәреннән дә чүпләгән Әлфиянең ире килешкән. Хатынының күзенә генә карап торучы Рамил Лотфуллин ул ни тели, шуны эшләп тә бирә. «Беренче мәлне минем күңелем булсын дип ясый иде. Хәзер үзенә дә бик ошый, бакчабыздан ләззәт ала, күңеле белән ял итә», — диде хуҗабикә.

Әлфия үзе исә кул эшләре артында ял итә — йортларының икенче катында урнашкан кышкы бакчаны исәпкә алмаганда, ул чигү чигә, тегү тегә.

Мондый тынгы белмәс, һәрвакыт гүзәллеккә һәм изгелеккә омтылып яшәүче, кадерле кешеләрен — гаилә әгъзаларын да матур тормыш белән яшәргә өйрәтүче хатын-кыз янында, әлбәттә, җәннәттә яшәгән кебек яшисең. Чиста йорт, пөхтә ихата, аш бүлмәсендә, аппетитны уятып, яңа гына мичтән алган бәлеш исә аңкый, тышта мунча торбасыннан чыккан төтен борынны кытыклый — вахта ысулы белән эшләүче ирен Әлфия менә шулай көтеп ала. Әти-әнисенең бер-берсенә хөрмәтле һәм мәхәббәтле мөнәсәбәтен күреп үскән балалар да үз тормышларын нәкъ менә алар үрнәгендә күз алдына китерә.

Алар бергәләп сәяхәт итә. Башкортстанның, Татарстанның тарихи урыннарында булганнар. Кышын чаңгы шуалар, шугалакка йөриләр.

Рамил һәм Әлфия Лотфуллиннар тормышның алтын урталыгын тапкан гаилә — алар яшәү ямен хезмәткә генә кайтарып калмый. Алар һәрнәрсәдән — башкарган эшләреннән, яллардан, туган-тумачалар белән очрашулардан, Ислам диненең гореф-гадәтләрен саклап уздырган коръән мәҗлесләреннән, хәтта күрше-күлән белән бергә җыелып кич утырулардан да ямь һәм тәм табып яши. Лотфуллиннар чын мәгънәсендә тормыш кыйммәтләрен саклап яши белүче матур һәм бәхетле гаилә.

Илмира ГАЛИЕВА
Аида ХАННАНОВА фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: