Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
4 август 2022, 09:24

Мәхәббәтле тормыш

Төрекмән бистәсеннән Рәмзия һәм Мирхәт Сәйфуллиннарның гаилә корып яши башлауларына быел 45 ел тула. Беренче карашка, башка гаиләләрдән аерылып торган әлләни үзгә яклары да юк сыман, ләкин кырык биш елга якын бергә яшәүче ир белән хатын арасындагы сөю хисләре, әйтерсең лә, бүген генә туган...

Мәхәббәтле тормыш
Мәхәббәтле тормыш

Онытылмас яшьлек еллары

Татлы тойгылары белән һәркемнең күңел түрендә яши торган балачак һәм яшьлек еллары турында искә алырга тәкъдим иткәч, ир белән хатынның йөзләрендә кояш нурлары балкыды.

Рәхәт итеп балачак еллары турында сүз алган 70 яшьлек Мирхәт Кәлимулла улы өчен, бәлкем, сугыштан соңгы елларга туры килгән үсмер чаклары бик үк рәхәт тә булмагандыр...

— Минем әти Кәлимулла Сәйфуллин — Бөек Ватан сугышы ветераны. Тыныч тормышта ул озак еллар нефть табу тармагында эретеп ябыштыручы булып эшләде. Әниебез хуҗабикә булды. Әтинең эше авыр һәм җаваплы булса, әниебез иңнәренә төшкән күпсанлы вазыйфаларның тагын да авыррак булганлыгын мин яши-яши генә аңладым. Ишле гаилә, дүрт бала, зур бакча, абзар тулы мал-туар һәм кош-корт... Аларның һәркайсын кайгыртып яшәү өчен аңардан никадәр көч һәм куәт, сабырлык һәм тырышлык таләп ителүен ул үзе генә белгәндер, — дип искә ала Мирхәт абый.

Мәктәптә яхшы билгеләргә укыган малай спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Чаңгы шуа, йөгерү ярышларында да сынатмый. Шулай да ул милли көрәшкә зур өстенлек бирә. Октябрьский шәһәре абруен яклап, Мирхәт Сәйфуллин милли көрәш буенча турнирларда бер тапкыр гына катнашмый. Ул яулаган мактау кәгазьләре һәм медальләр әле дә булса гаилә архивында саклана. «Гәзит битләрендә дә мактап язып чыккан вакытлар булды», — дип тыйнак кына әйтеп куйды гәзитебез кунагы.

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган үсмер, гаилә традициясен саклап, нефтьче һөнәрен үзләштерү максаты белән урта һөнәри белем алу йортына документларын тапшыра һәм аны уңышлы тәмамлый. Яшь белгеч Ырынбур җирләрендә буровой эше буенча практика үтә. Ватан каршындагы ирлек бурычын да намус белән үти — ике ел Байканурда хәрби хезмәт узган Мирхәт Сәйфуллин «Нефтеавтоматика» заводында эшкә урнаша. Егет берьюлы спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Шулай, кичләрнең берсендә тренировкадан кайтканда, иске милиция бинасы янында бер кызга бәйләнеп торган егет күзенә чалына аның. Яннарына төз бәдәнле, чибәр, һәр сүзен үтемле итеп әйтә белгән ир-егет килеп баскач, теге «бәйләнчек»тән җилләр исә. Кыю йөрәкле Мирхәт кызны кирәкле тукталышка кадәр озатып куя һәм үз юлын дәвам итә. Бу вакытта әлеге кызның аның бәхете һәм язмышы өчен туган булуы турында егет уйлап та карамый.

Күкләрдә язылган язмышлар

Язмыш йөртә адәм баласын, дир җырларда җырланса да, Мирхәт һәм Рәмзия Сәйфуллиннарның мәхәббәт кыйссасын тыңлагач, чынлап та шигырь юлларының тормыштан алынуына тагын бер кат инанасың.

Мулла бистәсендә туып-үскән Рәмзия үзен очраклы рәвештә генә озатып куйган егетне бер дә онытмый. Кыю, матур, ипле, тыйнак... Кыз беренче караштан ук гашыйк була. Әмма юллар аерыла, ай артыннан ай уза...

— Бертуган сеңлем «Нефтеавтоматика» заводында практика уза башлады. Шулай бервакыт сүз артыннан сүз китте һәм ул үзләрендә Төрекмән бистәсеннән бер егет эшләве, аның спорт белән шөгыльләнүе турында сөйләп китте. Мин беренче мизгелләрдән үк кем турында сүз баруын аңладым, — дип әңгәмәбезне дәвам иткән Рәмзия Мөгаллим кызы яраткан иреннән күзен дә алмады.

Әти сүзе — канун

Биш елга сузылган очрашулар һәм яратышулар. Ниһаять, кавышу тантанасы. 1977 елның алтын фасылында — сентябрь аенда Сәйфуллиннар гаиләсе үз мөнәсәбәтләрен законлаштыра. Кызыл туй дүрт көн дәвам итә — ике көн Мулла бистәсендә, ике көн — Төрекмәндә.

Бу вакыт эчендә институт тәмамлаган Мирхәт Сәйфуллин ике кечкенә кызчыклары туарга өлгергән гаиләсен алып, 1982 елда себер якларына — Нефтеюганск шәһәренә чыгып китә. «Дүрт кулда ике сабый, ике чемодан, бер мендәр булды микән, истә түгел, ике калак булуын хәтерлим», — ди Рәмзия ханым.

Берара яшь гаилә өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсен алып тора. Бераздан соң алар тулай торакка күченә. Кызчыкларын балалар бакчасына биргән ана үзе дә шунда ук эшкә урнаша. Гаилә башлыгы нефть табу тармагында эшли, шуның нәтиҗәсендә Сәйфуллиннар өр-яңа фатирдан ачкыч кабул итә. Гаиләнең үз кыйбласы, үз традицияләре, дуслары барлыкка килә. Әмма Мирхәт абыйның олыгаеп килә торган, өстәвенә, сәламәтлеге дә шактый какшап өлгергән әтисе Кәлимулла аганың, балаларының туган якларына әйләнеп кайтуларын сорап, бер тапкыр мөрәҗәгате җитә! Ир белән хатын 12 ел корган тормышларын, эшләрен калдырып, тиз арада кайтыр юлга кузгала.

— Ул вакытта әти белән әни, мөгаен, әлләни озак яшиселәре калмаганын күңелләре белән тойганнардыр. Без алар белән нибары өч ел гына бер түбә астында яшәп калдык. Соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп, аларның риза-бәхиллеген алып, соңгы юлга озаттык, — диде гаилә башлыгы.

— Мирхәтләр гаиләсендә барысы да әти-әнине санлап, хөрмәт итеп, алар әйткән сүзне тыңлап яшәделәр. Шуңа күрә каенатамның безгә кайтырга кушуы хәтта ки тикшерелеп тә тормады. Гомумән, Төрекмәндә Сәйфуллиннар гаиләсе үзләренең тәрбияле һәм тәртипле булуы белән аерылып торды. Шул кавемнең бер әгъзасы булуым, янәшәмдә ипле, ярдәмчел, кешелекле ирем, инде үзләре гаилә корган кызларыбызның яраткан әтисе, үсеп килүче оныкларыбызның сөекле бабасы булуы белән мин бик бәхетлемен, — дип зур канәгатьлек хисе белән әңгәмәбезне дәвам итте Рәмзия ханым.

Шул кайтудан Сәйфуллинар, бәхет эзләп, чит җирләргә башкача чыгып китми. Алар төп нигездә төпләнә. Мирхәт Кәлимулла улы әти-әнисе яшәгән, үзләре уйнап үскән йорт-җирне ныгыту, гаиләсе өчен уңайлы шартлар тудыру өчен кулыннан килгәннең барын да эшли: туган-үскән нигез таркалмаган, туганнар җыелырга төп оя бар — менә шунысы бүген аеруча кыйммәт!

Бәрәкәтле гомер еллары

Яхшы йорт. Чәчәкләргә күмелгән ямьле ишегалды. Зур бакча — өлгереп килә торган яшелчә түтәлләренең һәм җиләк-җимеш агачларының исәп-хисабы юк. Хәер, хуҗалар 15 сотый җирдә генә эшләп калмый, алар матур итеп ял да итә белә. Бакча уртасында торган беседкада — саф һавада балалар һәм туганнар белән бергә уздырган кичләр — үзе бер хатирә. Әңгәмәдәшләремнән гаиләдә сакланып килә торган гореф-гадәтләр турында да сорамый кала алмадым.

— Безнең бөтен традицияләребез гаиләне бердәм һәм дус итү максаты белән бәйле дияр идек без. Чөнки бер-береңне хөрмәт итеп яшәгән йортта гына бәхет һәм иминлек була. Шуңа күрә без оныкларыбызны да һәрвакыт тәртипле, игътибарлы булырга өйрәтәбез. Аннан килеп, дини бәйрәмнәребезне онытмыйбыз. Коръән ашлары уздырабыз. Мәчеткә йөрибез, иң мөһиме, анда барганда оныкларыбызны да калдырмыйбыз. Алар Ислам диненең йолаларын күреп һәм аңлап үсәргә тиеш. Сәяхәт кылырга яратабыз. Башкорт җиренең күренекле урыннары белән танышулардан туган җылы тәэсирләр әле дә онытылмый. Ә инде урманга чыгып, каен пинлеге әзерләү, җир җиләге җыю, су буенда балык тоту — болар барысы да гаиләбез тормышының бер өлеше. Чөнки без табигатьтән яшәү көче алабыз, — дип сөйли Сәйфуллиннар.

Ә өйдә торганда, аеруча кышкы кичләрдә, Рәмзия ханым изолон кебек материаллар кулланып, төрле зурлыктагы электр яктырткычлары ясарга ярата икән. Алар чынлап та күз явын алырлык.

— Бу кадәр бай эчтәлекле тормыш белән яшәп, хатыныгызның тәмле ашлар пешерергә вакыты каламы соң? Ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аша уза диләр бит, — дип Мирхәт абыйга сүз катам.

— Минем Рәмзия барысына да өлгерә. Өйдә җылы һәм якты, табында һәрвакыт тәмле-тәмле ризыклар. Ул ни пешерсә, шул тәмле. Мин хәтта эшләгәндә дә төшке ашка ашханәгә йөрмәдем, тизрәк өйгә кайтырга ашыга идем. Чөнки мине өйдә хатыным ягымлы йөзе, тәмле теле белән һәрвакыт көтеп алды һәм хәзер дә адым саен аның кайгыртуын тоеп яшим, — дип җаваплады ул.

— Быел сезнең гаилә корып яши башлавыгызга 45 ел. Ничек итеп билгеләп узарга уйлыйсыз? Бәлкем, үз-үзегезгә «баллы» ай оештыру теләге дә бардыр...

— Чынлап та, гомер еллары сизелми узып бара. 45 ел — кырык биш көн кебек кенә үтеп киткән. Әле яңа гына кызыл туй уздырган идек, сапфир туена да килеп җиткәнбез икән шул. Бу уңайдан, иң әүвәл, коръән мәҗлесе оештыруны ният итеп торабыз. Калганын күз күрер, — диде ир белән хатын.

Гәзитебезнең бүгенге  кунаклары — Сәйфуллиннар гаиләсенә карап, артта — гомер еллары булса, алда гомер юллары: алар озын һәм тагын да бәрәкәтле булсын дип телисе килә.

 

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотолары.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: