Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
4 август , 09:40

Картлар йортында — яшь гаиләләр

Картлар йорты турында сүз барганда, күз алдыма, ни сәбәпледер, шыксыз бер бина, еракка төбәлгән карашларын сагыш, җаннарын ялгызлык хисе биләп алган кешеләр килеп баса иде. Күптән түгел миңа Октябрьский шәһәрендәге картлар һәм инвалидлар йортында булырга туры килде. Карашым капка төбендә үк үзгәрде. Төзек биналар, яхшы ремонт. Күп сандагы петуния һәм розалардан балкып торган тәртипле ишек алды. Әлбәттә, бу тышкы матурлык. Биредә яшәүчеләрнең генә күңелендә һәрвакыт гөлләр чәчәк атмый, алар рәхәт тормыштан туеп бирегә килмәгән...

Картлар йортында — яшь гаиләләр
Картлар йортында — яшь гаиләләр

Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Зәлия ханым Баһаутдинова мине якты йөз белән каршы алды. Әйтергә кирәк, әлеге мөлаем йөз артында нык характер, көчле рух, кайгыртучанык һәм шәфкатьлелек яшеренгән — Зәлия Нәкый кызы үзе җитәкли торган социаль учреждение тормышы турында сөйләгәндә, аңа хас бу сыйфатларны сизми калу мөмкин түгел иде.

Бүгенге көндә биредә яши торган 400 кешенең биографиясен, аларны борчый торган проблема һәм мәнфәгатьләрне белү генә дә күп нәрсә турында сөйли. Зәлия ханым Баһаутдинова үз кайгыртуында булган, әмма моннан берничә ел элек гаилә корып, картлар һәм инвалидлар йортыннан читтә мөстәкыйль тормыш белән яши башлаган кешеләрне дә онытмый. Ул алар белән даими элемтәдә. Мөгаен, шуңа күрә мин танышкан гаилә парлары аңа гомер бакый рәхмәтле булуларын бер тапкыр гына әйтеп калмады.

Мәхәббәт булып өлгергән кайгыртучанлык

Эльвира һәм Мөнир Хәнәфиевлар белән якыннан танышу барышында, картлар һәм инвалидлар йортына бик вакытлы килүемне аңладым. Бер-ике көнгә соңарган булсам, бу талантлы гаилә әгъзаларын очрата алмаган булыр идем — июль ахырында Хәнәфиевлар Мәскәү янындагы торак пунктларның берсендә яши торган туганнарына күченеп китте. Бактың исә, Мөнир абыйны илле елдан соң бер туган энесе эзләп тапкан... Тукта, чү, әлеге гаилә тарихыннан туган хис-тойгылар каләмнән алда чаба. Сүзне баштан башлыйк әле.

Мөнир Хәнәфиев — иҗат кешесе. Аңа музыка яшәргә, һич уйламаган җирдән тормыш авырлыклары тезләндергәндә, янәдән аякка басарга һәм яшәүне дәвам итәргә ярдәм иткән. Казан музыка училищесын тәмамлаган яшь егеткә «Синтез» төркеме составында Советлар Союзының бик күп шәһәр һәм авылларында концерт бирергә насыйп булган. Әмма аңа бәхетле гомер белән яшәргә генә насыйп булмый. Билгеле бер вакытка кадәр. Язмыш кушуы буенча Октябрьскийның картлар һәм инвалидлар йортына килеп эләккән Мөнир Абдулхәмит улының, гүя, икенче сулышы ачыла, әйтерсең лә, ул үз гомеренең югалган этапларын кире кайтарырга тели. Әлбәттә, аңа тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә, тагын да ачылырга һәм үсәргә әлеге социаль учреждение коллективы да ярдәмгә килә.

Мөнир Хәнәфиев — күпсанлы җырлар авторы һәм башкаручы. Ул картлар һәм инвалидлар йортында уза торган мәдәни чараларда гына чыгыш тотып калмый, республиканың әлеге категориягә карый торган учреждениеләре арасында оештырылган иҗат бәйгеләрендә дә уңышлы чыгыш тота. Аның үз аудиториясе барлыкка килүенә пандемия чорында сәгатькә якын синтезаторда шәхсән уйнап һәм җырлап онлайн-концерт бирүе дә зур роль уйнамый калмаган. «Мөнир абыйның җан җылысы салынган җырлары беркемне дә битараф калдырмады. Ул куйган онлайн-концертка республиканың 27 социаль учреждениесе «тоташты». Ә инде аның чыгышыннан соң безгә килеп ирешкән мактау һәм соклану сүзләренең исәбе булмады», — дип сөйли Зәлия Нәкый кызы. Сүз уңаенда, Мөнир Хәнәфиев иҗат иткән җырлар арасында картлар һәм инвалидлар йорты директоры Зәлия ханым Баһаутдиновага багышлап язылганы да бар.

Музыкага мәхәббәт аны булачак тормыш иптәше белән дә очраштыра. 28 яшьлек Эльвира Басыйрова картлар һәм инвалидлар йортына 2016 елда килә. Инвалидлар арбасында утырган кызга адаптация җиңел бирелми. Шулвакыт аны Мөнир исемле ир-егет күреп ала. Яшь аралары шактый зур булуга карамастан, ул Эльвираны кайгырта башлый. Аңа багышлап җырлар яза. Хәтта аны саф һавага алып чыгуны да ул беркемгә ышанып тапшырмый. Аяклары белән проблема булган сөйгән ярын сихәтләндерү өчен ир-егет учреждение җитәкчелеге аша кирәкле докторларны да эзләп таба. Операция блогыннан йөрү сәләте белән чыккан Эльвирасының атлап йөрүен тагын да җиңеләйтү өчен, ул ортопедик аяк киеме тегеп бирә. Аны күз явын алырлык орнаментлар белән бизәргә Мөнир абыйга бик оста башмакчы булуы ярдәм итә. Бу сәләте дә аның картлар һәм инвалидлар йортында ачыла.

Менә шундый бер яклы ихлас кайгыртучанлык ике кеше арасында гына була торган йөрәк хисенә әверелә. 72 яшьлек ир-егет тәкъдим ясый, 33 яшьлек туташ аны кабул итә. 2021 елда Хәнәфиевлар гражданлык торышы актына үз гомерләрендә тәүге тапкыр имза куя.

Көтелмәгән шатлык бүләк иткән мизгелләр моның белән генә чикләнми. Быел Мөнир Абдулхәмит улы тормышында бик тә дулкынландыргыч тагын бер вакыйга була — моннан ярты гасыр элек югалган бертуган энесе «Мине көт» телетапшыруы аша аны эзләп таба. «Телефон чыбыгының теге очында миңа дәшкән тавышны шундук танып алдым. Ул шулкадәр якын һәм кадерле иде...» — Мөнир абыйның күзләрендә балкыган яшь бөртекләре аның никадәр зур дулкынлану катыш борчылу хисләре кичерүе турында сөйләде. Аны озак еллар көткән газиз туганы, аның гаиләсе, балалары белән очрашу көтә. Тик аның борчылуы урынлы, ул бит хәзер үзе өчен генә җавап тотмый, ул — гаилә башлыгы: хатыны Эльвира өчен дә бик дулкынлана. Чит-ят җирләргә чыгып китеп ялгышмаслармы? Аларны ничек кабул итәрләр?... Әлеге һәм башка сораулар социаль учреждение директоры Зәлия ханым Баһаутдинованы да борчый. Әмма Октябрьскийдагы картлар һәм инвалидлар йортында алар өчен һәрвакыт ишек ачык, аларны һәрвакыт кабул итәргә әзер торган коллектив булуы Хәнәфиевларга яңа тормышта үзләрен сынап карарга көч бирә. Аларга хәерле тормыш юллары телик!

«Музыка безне бәйләде»

Кирәк бит, Александра һәм Сергей Вервинскийларны да музыка очраштырган.

Кырык бер яшьлек Сергей ике ел Яңавыл шәһәренең психоневрологик интернатында яши. Ул әнисенең еш кына башын эчүгә салуын, туганнарының каядыр «югалып» бетүен яшерми. Хәер, аңа психоневрологик интернатка эләгергә дә менә шул мәкерле туганнары «ярдәм» иткән. «Йортым һәм гаиләм булмаганга уфтанып яшәмим. Минем йортым биредә. Безне кайгырталар, ашаталар, киендерәләр, кирәк булса, шелтә дә белдерәләр. Без бит фәрештә түгел», — диде турысын сөйләргә күнеккән ир-егет.

Кечкенә Саша да, кызганычка, әти-әнисенә кирәк булмаган. Әмма авыр балачакка дучар булган кызның күңеле тупасланмый, ул ачык, ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше булып өлгерә. Серафимовка балалар йорты-интернатыннан Октябрьский картлар һәм инвалидлар йортына ун ел элек күчерелгән кыз, әлбәттә, беренче вакытта үзен начар хис итә, еш кына күңел төшенкелегенә, күз яшьләренә ирек бирә. Әмма учреждение коллективы аңа яңа урында ияләшергә, үзен уңайлы итеп тоярга һөнәри ярдәм күрсәтә. Алай гына да түгел, белгечләр Сашаның иҗади кеше — аның җырларга һәм биергә сәләтле булуын да ачыклый. «Безнең Саша җырлаганда, зур сәхнә йолдызлары бер читтә торсын!», — дип мактый аны Зәлия Нәкый кызы.

— Мин җырсыз яши алмыйм. Хәтта таганда атынганда да яраткан җырларымны башкарам, — ди Саша.

Нефтекамск шәһәрендә инвалидлар арасында узган фестивальдә үзе дә бик шәп җырлый торган Сергейның күзләре сәхнәдә чыгыш тоткан чибәр кызга төшә дә инде. «Саша беренче караштан ук күңелемә хуш килде. Өстәвенә, төшке аш вакытында без бер өстәл артына туры килдек һәм аралаша башладык», — дип ул Сашулясына карап елмайды — ул аңа, яратып, шулай дип дәшә. Менә шул көннән алып Сергей тынычлыгын тәмам җуя. Ул үзен Октябрьский картлар һәм инвалидлар йортына күчерүне сорап, БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына хат артыннан хат юллый һәм максатына ирешә. Яңа учреждениенең бусагасын атлап керү белән дә ул озын кара толымлы Сашаны эзләргә керешә. Сергейга хәтта шомырттай кара күзле кызга гашыйк булган кавалерларны да «урыннарына» куярга туры килә. Чөнки әлеге сихри матур күзләргә бары тик ул гына гашыйк була ала. Яшьләр бик озак аралаша, очраша. Егет, ниһаять, кызга үзенең йөрәк һәм кулын тәкъдим итә. Акыллы Саша шундук җавап бирми, гәрчә ул Сергейга беренче тапкыр сәхнәдә җырлаган вакытында ук үлеп гашыйк булса да. Кызыл туй тантанасында ул: «Сергей — минем өчен яратылган ир», — дип юкка гына әйтмәгәндер. Шулай да кыз егеткә әлеге җитди адымга төптән уйлап, бер-берсен яхшырак белеп барырга киңәш итә. Берьюлы Саша еш кына эчкечелек белән мавыккан сөйгән яры алдына шарт та куя: Сергей үзендә ихтыяр көче таба һәм әлеге начар гадәттән арына.

2022 елның 21 июнендә Октябрьский картлар һәм инвалидлар йортының актлар залы никахлашу залына әверелә. Роза таҗлары һәм көчле алкышлар астында залга узган өч парның берсе Александра һәм Сергей Вервинскийлар була. Ап-ак туй күлмәгеннән фәрештәне хәтерләткән Сашулясыннан үзе дә яңа гына тегүче өстәленнән төшкән костюм-чалбардан булган кияү егете күзен ала алмый.

— Алар шулкадәр яхшы күңелле кешеләр, аларга кылган изгелек меңе белән әйләнеп кайта, — дип канәгатьлек хисе белән билгеләп узды Зәлия Нәкый кызы.

Сергей һәм Александра Вервинскийлар эш белән тәэмин ителгән. Гаилә башлыгы ашханәдә йөк бушатучы, аның хәләле кер юу бүлмәсендә эшли. Шул рәвешле учреждение җитәкчелеге гаиләгә, зур булмаса да, үз керемен булдыру мөмкинлеге тудырган. Гаилә пары җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга вакыт таба. Кайда төзекләндерү, кайда агарту яисә буяу яңарту таләп ителә, Сергей һәм Саша — алгы планда. Алар мәдәни чараларда да бик теләп катнаша. Алай гына да түгел, Александра белән Сергейны шәһәркүләм чараларга чакырып алалар. Алар җырлыйлар һәм бииләр. «Тракторчы» шаян биюе белән дә Вервинскийлар сәхнәгә бер тапкыр гына чыкмаган: аларның һәр чыгышы тамашачыларның күңелен яулый.

Бу тормышта шулай да иң мөһиме — ир белән хатын бер-берсенең күңелен яулап, аны яраламыйча, ихтирамлы һәм игътибарлы мөгаләмәләре белән йөрәк түрендә үк яшерелгән хисләрен уятып, аларны изге һәм ихлас мөнәсәбәтләре белән тагын да ныгытып яшәсен, үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә шатлык бүләк итсен!

 

P.S. Октябрьский картлар һәм инвалидлар йорты директоры Зәлия ханым Баһаутдинова хәбәр итүенә караганда, Эльвира һәм Мөнир Хәнәфиевлар туганнарына әйбәт кенә барып җиткәннәр. Әлбәттә, кан-кардәшләр белән очрашу аларда әйтеп бетергесез җылы тәэсирләр уяткан. Сүз уңаеннан, музыкант Мөнир Хәнәфиевка эш тә табылган — ул рестораннарның берсендә чыгыш тотачак.

 

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в