Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
4 август 2022, 09:50

Галия Сәфәрова: «Минем намусым чиста»

Галия ханым Сәфәрова белән гаилә альбомының бер-бер артлы битләрен ачабыз. Саргая төшкән балачак сурәтләре. Инде күптән арадан киткән әти һәм әниләр... Күңелле яшьлек еллары. Гаилә бәйрәмнәре. Менә хезмәт коллективы белән төшкән фотолар... Бер альбомда никадәр тарих һәм хатирә — аңа 80 еллык гомер юллары, озын хезмәт еллары сыйган.

Галия Сәфәрова: «Минем намусым чиста»
Галия Сәфәрова: «Минем намусым чиста»

Шактый вакыт Октябрьский медсанчастендә табиб-гастроэнтеролог булып эшләгән Галия Һадый кызы Сәфәрова шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шул гомернең иң күп өлешен кеше сәламәтлеген кайгыртып яшәгән доктор үзе турында гына әлләни артык купшы итеп сөйләргә яратмый. «Үз вазыйфамны бик яратып башкардым. Башлаган эшне ахырына җиткерү һәм уңай нәтиҗәләргә ирешү — минем өчен төп кайгыйдә булды. Мөгаен, мондый тырышлык һәм максатчанлык әти-әни тәрбиясеннән киләдер», — дип билгеләп узды юбиляр.

Чабаталы балачак

Бүздәк районының Батырша авылында дөньяга килгән кыз ишле балалы гаиләдә үсә. Әтисе аның колхоз агрономы булса, әнисе хуҗабикә була.

— Әти иртән эшкә дип чыгып китә дә, кич кайта иде ул. Йорттагы бөтен эш-мәшәкать, гаиләдәге барлык ыгы-зыгы әни иңнәренә төшә. Безнең әни чын авыл хатыны булган. Безне, ишле баланы, карарга, багарга, аларның өс-башын юарга, тамагын тук итәргә генә дә аңардан никадәр көч

һәм сабырлык таләп ителгән. Гомумән, ул дөнья күргән, кеше хәленә керә белә торган хатын-кыз иде. Шуңа күрә аны авылда хөрмәт иттеләр, — дип искә алды Галия Һадый кызы балачак елларын.

Туган авылындагы дүрт еллык мәктәпне тәмамлаган кыз күрше авылдагы мәктәпкә йөреп укый башлый. «Аякта — чабата. Язын һәм көзен, явым-төшемле вакытта, әти аңа күтәртмә беркетә иде. Өстә — әни теккән сырма...», — дип истәлекләргә бирелде ул.

Көн саен җиде-сигез чакрым ара узган чабаталы балаларда шуклык кылырга да теләк кала. Шулай, көннәрнең берсендә малайлар мәктәпкә бару юлын кыскартырга булалар — инеш аркылы салынган күпергә кадәр барып җитми алар, инеш аркылы сикереп кенә чыгалар. Галия дә малайлардан калышмый — бер ярдан икенче ярга сикергәнче, ул башта букчасын ыргыта. Әмма ярның текә урынына килеп төшкән букча шуып инешкә төшә һәм агымга ияреп йөзеп тә китә... «Язын малайлар күпер астында табып алдылар», — диде ул елмаеп.

Бер генә ел күрше авыл мәктәбендә белем алган Галия Сәфәрованы Октябрьский шәһәрендә гаилә корып, балалар үстереп яши башлаган бертуган апалары үз яннарына чакырып ала. Кыз 11нче мәктәптә укуын дәвам итә. Берьюлы апаларының балаларына да күз-колак була. «Ипи хакын кайтарырга кирәк бит инде...», — дип елмаеп әйтеп куйды ул.

Яхшы билгеләргә генә укыган Галия җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Шул вакытта ук аның тырышлыгы һәм үҗәтлеге өстенлек итә. Бөтен фәннәрне дә тигез үзләштергән кыз әтисенең: «Укыгыз! Укысагыз — адәм булырсыз, укымасагыз — әрәм булырсыз», — дип әйтеп калдырган сүзләрен беркайчан да онытмый. Бүген дә алар, кадерле васыять булып, аның күңел түрендә яши.

Табиб булу хыялы тынгы бирми

Урта белем алган Галия Сәфәрова Казан дәүләт медицина институтына документларын тапшыра. Әмма, ни кызганыч, ул конкурстан узмый. Хезмәт юлын «Октябрьский нефтяник» гәзитендә корректор булып башлаган кыз табиб булу хыялыннан баш тартмый — ул имтиханнарга тагын да ныклы хәзерлек күрә. Язуы бик матур булган Галия берара шәһәрнең загс бүлегендә дә эшли.

Көннәрдән-беркөнне ахирәте аны үзе урынына бер егет белән кинога баруын үтенә. Кеше гозерен аяк астына салырга ярамый бит инде — кыз әйтелгән адрес буенча билгеләнгән вакытка килеп җитә һәм күзе кемнедер көткән егеткә төшә. Ул: «Сез Закуан түгелме?», — дип аңа сүз ката. Бу кичне бергәләп кино караган ике яшь йөрәкнең юллары башкача аерылмый, алар озак еллар гомер юлыннан бергәләп атлый — Галия Сәфәрова һәм Закуан Сәлимшинның гаилә корып яши башлауларына 2022 елның 23 августында 60 ел тула!

1962 елда Галия Һадый кызы Уфа дәүләт медицина институтына укырга керә. Ир белән хатын җитәкләшеп, башкалага карап юл тота. «Галия кулында төенчек булуын хәтерләмим, минем кулдагы чемодан-балеткада ике стакан, ике вилка һәм документлар бар иде», — дип сүз алды Закуан Төхвәт улы.

Уфада яшь гаилә бүлмә алып тора. Аның өчен ай саен 25 сум акча түлиләр, керемнән калган өч сумга ай буе яшиләр. «Институтның ашханәсендә пирожкиның ике генә тиен торуын исәпкә алганда, өч сумга җан асрарга була иде», — дип ир белән хатын моннан еракта калган көннәрне көлешеп искә алсалар да, ул вакытта бер дә көлке булмаган. 60нчы еллардагы талон системасы аркасында пропискасы булмаган кешегә кая да булса эшкә урнашу ифрат та катлаулы мәсьәлә булган. Гаилә башлыгы кайда вагон бушаткан, кайда төзелештә катнашкан — ничек кенә авыр булмасын, алар башлаган юлдан кире борылмаган. Диплом алган яшь табибә Галия Сәфәрова Бәләбәй районының Приют бистәсенә эшкә билгеләнгән.

«Остазларым оста булды»

Медицина өлкәсендә башлангыч хезмәт мәктәбен Приют бистәсенең сәламәтлек саклау учреждениесендә Галия Һадый кызы җиде ел уза. Ул табиб-терапевт булып участокта да, стационарда да эшли.

— Янәшәмдә һәрвакыт тәҗрибәле белгечләр булды. Хаталарым булса, төзәттеләр, уңышларым булса, мактадылар. Шунда ук мин коллектив белән бер команда булып та эшләргә өйрәндем. Кушканны җиренә җиткереп башкарырга тырыштым, белмәгәнне сорарга кыенсынмадым. Чөнки мин бик яхшы аңлый идем — без, табиблар, кеше гомере өчен җавап тотабыз. Шулай булгач, безнең һөнәр ияләренә җиңел юл эзләү, эштән качу, җаваплылыкны өстән төшерү килешә торган сыйфатлар түгел һәм алар гомумән табибларга хас булырга да тиеш түгел, — дип сөйли сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны.

Бүлек җитәкчесе

Галия Һадый кызы Сәфәрованы Октябрьский медсанчастенең баш табибы үзләренә эшкә чакырып, Приют бистәсенә килә. Ул яшь, әмма өметле табибәгә гастроэнтерология бүлеген җитәкләргә тәкъдим итә, гаиләне торак белән тәэмин итәргә вәгъдә бирә һәм сүзендә тора.

— Ул вакытта табиб-гастроэнтеролог — бик сирәк очрый торган тар белгечлек иде. 30дан артык койка-урынга исәпләнгән бүлектә шәһәр халкы гына дәваланмады, Бакалы, Шаран кебек тирә-яктагы район һәм шәһәр кешеләре дә килде, хәтта күрше Татарстаннан да авырулар мөрәҗәгать итте. Мин беркемне дә кире бормадым, рәнҗетмәдем. Эшемне намус белән башкардым. Коллектив белән дә бер гаилә кешеләре кебек эшләдек. Кул астымдагы шәфкать туташларының, санитаркаларның берсен дә какмадым һәм башкалардан да авыр сүз әйттермәдем. Без кыйгыны да, шатлыкны да уртак итеп яшәдек. Бүген дә хезмәттәшләребез белән элемтәне өзмибез, — дип канәгатьлек хисе белән билгеләп узды Башкортстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Галия ханым Сәфәрова.

— Үз эшенә һәрвакыт тугры булды. Турыдан-туры үз вазыйфаларын башкарып, төнге кизүгә калган вакытларында өйгә өчәр тәүлек кайтып керми иде шул хастаханәсеннән. Без ике бала белән читтәрәк тордык инде, — дип уенын-чынын бергә кушып әңгәмәбезне дәвам итсә дә, Закуан ага хатынын һәрвакыт рухти яктан хуплап, аңа ярдәм кулы сузарга тырышып яшәвен яшереп калмады.

Хатыны эштә — авырулар янында булганда да, медицина училищесында укытканда да, башка шәһәрләрдә квалификациясен күтәрү өчен курсларда укыганда да Закуан Сәлимшин хатынын сагынып көтеп ала, ике балаларына бик еш кына әти дә, әни дә булырга туры килә аңа. «Каты куллы булмаса да, балаларыбыз бик тәртипле, итәгатьле, мәрхәмәтле булып үстеләр. Аларны кеше итеп олы тормыш юлына чыгаруда иремнең тырышлыгы бик зур. Шуның өчен мин Закуаныма олы рәхмәтлемен», — диде Галия ханым.

Балдан татлы — оныклар

Закуан Сәлимшин һәм Галия Сәфәрова ике бала — бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар икесе дә әниләренең юлын сайлый — уллары Ирек Сәлимшин Октябрьский шәһәрендә озак еллар психиатр булып эшләсә, Уфада яши торган кызлары Гүзәл — кардиолог. Хәзерге вакытта алты оныклары үсеп килә. Арада инде мөстәкыйль тормыш юлына аяк басканнары да бар.

— Оныклар аеруча кадерле һәм татлы була икән. Әллә үз балаларыңа игътибар җитмәгәнгә, белмим. Алар безне эштә һәм укуда ирешкән уңышлары, кул эшләре белән сөендерәләр. Гомумән, бик талантлы буын. Кечке яшьтәге оныкларыбыз бабаларының портретын 15 минут эчендә ясап, шаккатыралар, — диде шатлыгын уртак итеп гәзитебез кунагы.

Тулы кыйммәтле тормыш

Галия Һадый кызы һәм Закуан Төхвәт улы мәгънәви һәм кызыклы тормыш белән яши. Гаилә башлыгы — иҗат кешесе — шигырьләр иҗат итә, хатыны аларга төзәтмәләр кертә. Хәтта бер шигырьне алар бергәләр көйгә дә салганнар. «Ирем көйләде, мин тыңладым», — дип ипле генә әйтеп куйды хуҗабикә.

Алар шәһәрдә була торган концерт һәм театрларга бик теләп йөри: иҗат кешеләре тормышы белән кызыксынып, аларга сокланып яши. Табигатьтә булырга ярата.

— Тормыш — болай да катлаулы күренеш. Матурлыкны күреп һәм тоеп яшәгәндә генә аның кытыршы һәм тупас яклары бик күзгә ташланмый. Әмма барыннан да бигрәк кешегә, аеруча олыгаеп барганда, бәхетле булыр өчен тигез картлык кирәк. Яшь чагында гомер уза ул: дөнья куасың, балалар мәшәкатенә чумасың... Ә менә картайгач, капма-каршы утырып чәй эчәргә яныңда кадерле кешең булу — үзе зур бәхет, — дип төпле итеп әйткән гаилә башлыгы Закуан Сәлимшин 60 ел хөрмәт итеп, яратып һәм табынып яши торган тормыш иптәше Галия Һадый кызы Сәфәровага күңелендәге уй-теләкләрен шигырь юллары аша җиткерә.

Салма күңелне сагышка

Дәрья диңгез иксез-чиксез,

Йөзеп чыгарлык түгел.

Арада урман-кырлар,

Барып җитәрлек түгел.

Бөртекләп җыйган бәхетне

Чәчеп ташламыйк ялгыш.

Югалтып барасы юлны

Йөрәккә салма сагыш.

Кышкы буран, җил котыра,

Күзне ачарлык түгел.

Барамын сиңа таба

Өзелеп сагынгач күңел.

Бергә кайгы-шатлыкта да,

Тик аерылмасын юллар.

Бик күп еллар без бергә

Күптән сыналган дуслар.

Алда юллар, анда син бар,

Узган гомерләр белән.

Булса да инде күптән

Алар бит бергә узган.

 

Парлы бул син, җаным

Никтер йөрәгем борчулы,

Ай да ялгызы гына.

Йолдызларга карап торам,

Кайсы булыр дип миңа.

Ялгызлыктан юк ялгышлык,

Дип уйлана күңелем.

Таңда сандугач сайрагач,

Барысын да аңладым.

Парлы булгач тургайлар да

Әйдә, син тургай бул ла.

Менә шулай сүзләр аша

Күңелләр якынлаша.

Янган йөрәк тә шатлана,

Шулай бар да аклана.

Сүзләр аша сүз табыла,

Уй-хисләр дә яңара.

 

Чиста булсын күңелләр

Сөю назы килде җиргә балкып,

Хыялымның зәңгәр күгендә.

Уралдым да хисләреңә синең,

Чәчкә атты гөлләр күңелемдә.

Балкыдың син якты йолдыз булып,

Дулкынланып типте йөрәгем.

Ак сиреньнәр — ул сөю гөлләре,

Булсын дидем сиңа бүләгем.

Алыштырды көзләр сөю язын,

Башын иде түбән талларым.

Йөрәктә яра, син аны аңла,

Рәнҗетергә сине юк хакым.

Ялгыша күрмик, утларга кермик,

Пыскып ятса да ул йөрәктә.

Сөю назына без бергә чумыйк,

Чиста булсын күңел һәркемдә.

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотосы

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: