Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
27 июль 2022, 09:24

Саҗидә әбине юл мәсьәләсе борчый

Нарыш бистәсендә гомер итүче Саҗидә Мәхмүт кызы Вилданова яши торган йорт бусагасын атлап керү өчен аны борчуга салган көнкүреш проблемалар сәбәп булды, тик аңа шушы көннәрдә 99 яшь тулганын белеп алгач, бер гасырлык дип курыкмыйча әйтергә мөмкин булган әлеге якташыбыз белән якыннан танышмыйча булдыра алмадым.

Саҗидә әбине юл мәсьәләсе борчый
Саҗидә әбине юл мәсьәләсе борчый

Ак әби

Баскыч сайгакларыннан ук тәртип башланган сигез почмаклы йортның һәр бүлмәсе чисталыктан ялт итеп тора. Һич кенә дә йөзенче дистәсен тутырып килә торган әби яши монда димәссең. Ә инде аның йөгерә-атлый корбан итеннән аш пешереп йөрүен күргәч, мин тәмам хәйран калдым. «Ходаема шөкер, һәр аткан таң, табыныма килгән һәр ризык өчен мин бары тик аңа рәхмәтлемен. Бу фани дөньяда озын гомер биреп, тәрбияләп мине ул яшәтә. Авылдашларымның да хөрмәтен тоям. Әле менә мул итеп корбан ите китерделәр. Корбан итеннән авыз иткән кешенең гомере озын була ул, гөлкәем», — дип Саҗидә әби мине түргә дәште.

Җыйнак бүлмә уртасында өстәл тора. Аның өсте тулы гәҗит-журналлар, дини китаплар... һәм лупа. «Укырга бик яратам. Шәһәр гәзитләрен көтеп алам. Әллә нишләп күзләрем генә соңгы арада начарланып китте. Моңа кадәр күзлек тә кимәгән кеше бит мин, — дип 99 яшьлек әбекәем зарланып алды. — Ә менә күзлек кимәвемнең бөтен сәбәбе дини китаплар укый башлавым белән бәйле».

Саҗидә әби Нарыш авылында ишле гаиләдә туып-үсә. Әтиләре, Мәхмүт ага, бик гыйлемле кеше була. «Җиде ел хәрби хезмәттә булып кайткан әтиебездән ары авылда беркем русча белмәде. Читтән килгән кешеләр белән аңлашыр өчен власть вәкилләре аларны безнең йортка алып килер иде, — дип хәтер йомгагын сүтә башлады гәзитебез кунагы. — Шул ук вакытта ул Ислам дине йолаларына да табынып яшәде. Безне, балаларын, иртәнге намазга уятыр иде, аның ярдәме белән сүрәләр һәм аятьләр өйрәндек. Әмма әти-әни оясыннан чыгып китеп, олы тормыш юлына аяк баскач, әлбәттә, алар онытыла төште. Шулай, 1988 елда аягымны сындырып, ятакта елап ятканда хәлемне белергә дип күршем керде һәм кулыма Коръән китабы тоттырды. «Укы. Җан һәм тән ярасыннан шифаны шуннан табарсың», — диде ул. Менә шул вакытта әтием бала чакта ятлаткан догалар күңелемдә кабаттан яңарды, күзләрем ачылып китте».

Башына ак яулык бәйләгән Саҗидә әбинең кулына алган дини китаплардан болай да якты һәм сөйкемле йөзе тагын да нурланып киткән кебек тоела. Кыяр-кыймас кына әңгәмәдәшемнән әле моннан ике ай элек кенә диярлек тәмамланган ураза тота алуы белән кызыксындым.

— Ходайга шөкер, тоттым. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда ачлы-туклы яшәгән безнең буын өчен ураза тотуның бер кыенлыгы да юк, — диде ак әби.

Бәхет өчен күп кирәкми

Нарыш бистәсенең башка ир-егетләре белән беррәттән Нурислам Вилданов та, фронтка чакырып, повестка ала. Саҗидәнең 145нче котельныйда кочегар булып эшләгән чоры. Хушлашырга дип килгән егет кызга вәгъдә билгесе итеп төймә бүләк итә. Аерылышканда «Мине көтәрсең микән?» — дип тутырып караган аның матур күзләрен кыз фронттан килгән өч почмаклы хатларны укыганда да, хатлар килми торып, сагыштан үзәкләре өзелгәндә дә онытмый.

Саҗидә Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан Нурисламы белән 1945 елда кавыша.

— Каенатам белән каенанам нигезенә унберенче кеше булып килдем. Бер авыр сүз ишетмәдем. Үз балалары кебек яраттылар. Урыннары оҗмахта булсын! Әмма алардан бигрәк гомер буена ирем мине яратып һәм тәрбияләп яшәде. Бишенче сыйныфта укыганда ук безнең ике арада гыйшык хатлары йөрде бит, — дип рәхәт итеп көлгән әбекәебез әле дә җор теллелеген югалтмаган булып чыкты.

Нурислам Гыйльфан улы белән Саҗидә Мәхмүт кызы 72 ел бергә гомер иткән. Сугыштан сәламәтлеген какшатып кайтуга карамастан, гаилә башлыгы бик тырыш кеше булган. Йорт-җир тергезгәннәр, хәтта берне генә дә түгел, ихата тутырып мал-туар асраганнар. Ир белән хатын ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка, улларының гына гомере кыска булган: Вилдановлар бала югалту кайгысын кичергән. Фронтовик Нурислам Гыйльфан улы үзе вафат булганга да инде биш ел гомер узган.

Активистка Саҗидә

Саҗидә Мәхмүт кызы яшь чагында гына чая һәм үткер булмый. Олыгая төшкәч тә ул туган-үскән Нарыш авылын төзекләндерү, аның халкы тормышын да тагын уңайлы итү өчен зур тырышлык куя. Уналты ел дәвамында урам комитеты рәисе булып эшләгән Саҗидә апа авыл йортларын табигый газга һәм су линиясенә тоташтыру өчен җаваплы инстанцияләр тупсасын бер тапкыр гына атлап керми, һәм максатына ирешә. «Мактанып сөйләрлек эшләрем бар, Ходайга шөкер», — дип тыйнак кына әйтеп куйган хезмәт ветераны Нарыш авылында тәүге тапкыр нефть табылу шаһиты булуы турында да горурланып сөйләде.

«Безгә җәяүлеләр юлы кирәк»

99 яшьлек хезмәт ветераны хәзер дә туган авылы өчен борчылып яши. Бүген аңа Кооператив урамында тротуар булмавы тынгылык бирми.

— Явым-төшемле һава торышында безнең урамдагы 71, 73, 75 санлы йортлар яныннан аеруча үтмәле булмый: машина юлыннан бара алмыйсың, пычракка коендырып кына китсәләр, бер хәл... Ихаталар белән янәшә салынган сукмак исә гомумән сазлыкка әверелә, 5нче мәктәпкә баручы балаларның хәтта аяк киемнәре пычракта батып калган вакытлар да булды, — дип сөйли хезмәт ветераны.

Машина юлыннан шактый түбән урнашкан әлеге йортлар да, аларның участоклары да юлдан агып төшә торган кар һәм яңгыр суларыннан шактый зыян күреп өлгергән. «Әле ярый урам коймалары тимердән, әллә кайчан череп ауган булыр иде инде», — дип үз-үзен юаткан Саҗидә әби су төшә торган базын гына берничек тә әлеге проблемадан коткара алмый. Шулай да ул быел йорт нигезен ныгыту нияте белән яши. «Көчем җитсә...», — дип куйды 99 яшьлек әңгәмәдәшем.

Саҗидә Мәхмүт кызына үзе яши торган йорт бик кадерле. Үзе яшәгән өчен генә түгел. Әлеге нигездә аның әти-әнисе гомер иткән. «Шунда тудым, шунда үстем һәм картайдым», — диде ул.

Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы инвалиды Нурислам Гыйльфан улы Вилданов ил хөкүмәте кабул иткән канун нигезендә торак шартларын яхшырту хокукыннан файдаланган. Әмма ир белән хатынның гомер иткән туган нигезләрен картайган көннәрендә ташлап, китәселәре килмәгән...

Кешене өмет яшәтә

Кооператив урамындагы 71, 73, 75 санлы йортлар урнашкан участокта тротуар юклыгы белән бәйле проблеманы чишүдә ярдәм сорап, Нарыш бистәсе халкы «Туган як» гәзитенә бер тапкыр гына мөрәҗәгать итмәде. Редакция үз чиратында Октябрьский шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Константин Германга вәзгыятьне аңлатып, хат юллады. Гәрчә бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнгән төбәк иҗтимагый үзидарә рәисе Фәнил Харисов исеменә 2019 елның 20 маенда 3718 сан астында юлланган җавап хатында болай

дип әйтелгән булса да: «БР Октябрьский шәһәр округы хакимияте Кооператив урамындагы 73 санлы йорт каршында җәяүлеләр өчен киртә урнаштыру турындагы Сезнең мөрәҗәгатьне өйрәнеп, түбәндәгеләрне хәбәр итә: җәяүлеләр өчен киртә урнаштыру буенча чаралар күрү 2020 елга билгеләнгән эшләр планы проектына кертелде».

«Туган як» гәзите редакциясе шушы көннәрдә тагын бер рәсми җавап кабул итте. Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Константин Герман имзасы куелган 5472 сан астындагы хатта түбәндәгеләр язылган: «2019 елның 20 маеннан 3718 санлы хатта әйтелгәнчә, җәяүлеләр өчен киртә урнаштыру буенча чаралар күрү 2020 елга билгеләнгән эшләр планы проектына кертү күздә тотылган иде. Әмма яңа коронавирус авыруы (COVID-19) таралу куркынычы янау аркасында, Русия Федерациясе, шул исәптән, Башкортстан Республикасы территориясендә югары әзерлек режимы кертү таләп ителү сәбәпле, шәһәр округы бюджетына табыш китерүне киметү курыкынычы тудырган икътисадый тармакларга ярдәм күрсәтү чаралары күрергә туры килде, шул сәбәпле югарыда әйтелгән төзекләндерү чаралары тормышка ашмый калды.

2022 елда Кооператив урамындагы 73нче йорт янында, автомобиль юлыннан аерып тротуар урнаштыру буенча эшләр башкару турындагы сорау агымдагы елның 27 апрелендә БР Октябрьский шәһәр округы территориясендә куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итү буенча ведомствоара шәһәр комиссиясе утырышында каралды һәм түбәндәге нәтиҗәгә киленде: Кооператив урамы буенча машина юлы, 73нче йорт яныннан уза торган җәяүлеләр юлы белән чагыштырганда, югары урнашкан; тротуар сукмагы җирле рельефның табигый түбәнлеге буенча уза, һәм автомобиль юлын тротуардан җәяүлеләр киртәсе белән аеру максатсыз. Шул сәбәпле, комиссия тарафыннан шумоизоляция экраннары урнаштыру турында карар кабул ителде. Аларны ясау өчен проект-смета документациясе ясау таләп ителә һәм ул дәүләт экспертизасын узарга тиеш була.

2021 елның 9 декабрендә БР Октябрьский шәһәр округы Советының 197 санлы карары белән шәһәр округы бюджеты өч елга — 2022 елга һәм 2023, 2024 планлы елларга мөмкин булган дефицит белән расланды. Шәһәр бюджетында финанс чараларының кытлыгы аркасында 2022 елда әлеге объектта шумоизоляция экраннарын проектлаштыру планга кертелми».

Ничек кенә булмасын, Бөек Ватан сугышы инвалидының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Саҗидә Мәхмүт кызы Вилданова һич тә өметсезлеккә бирелергә ашыкмый. Ул кайчан да булса аны борчый торган проблема халык файдасына чишелер һәм чәчләренә ап-ак бант тагып, аякларына өр-яңа түфлиләр киеп мәктәпкә баручы балалар өчен юлның әлеге участогында куркыныч булмаган шартлар тудырылыр, дип ышана...

 

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: