Барлык яңалыклар

Спорт, сәяхәт һәм яраткан кешеләр: бәхет өчен күп кирәкми!

Бәхетле гаиләдә ир белән хатын яши-яши бер-берсенә охшый башлый, диләр. Сәхифәбезнең бүгенге кунакларына төбәп әйтелгәндәй бу сүзләр. Әлеге парны хисләр генә түгел, ә кызыксынулар даирәсе, үз-үзләре һәм әйләнә-тирә мохит белән гармониядә яши белүләре дә берләштерә. Алар төс-кыяфәтләре, холык-фигыльләре белән дә охшаш.

Спорт, сәяхәт һәм яраткан кешеләр: бәхет өчен күп кирәкми!
Спорт, сәяхәт һәм яраткан кешеләр: бәхет өчен күп кирәкми!

Берсе — журналист, OKTLIFE.RU порталы редакторы. Икенчесе — кофеханәләр җитәкчесе, сайтлар эшләүче, Яндекс һәм Гугл, Битриксның сертификацияләнгән партнеры. Моннан тыш, алар икесе дә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, йөгерү марафоннарында катнаша һәм сәяхәт итәргә ярата.

Мөгаен, күпләр инде кем турында сүз баруын чамалагандыр. Әйе, сез дөрес уйлыйсыз, бүгенге геройларыбыз — Леонид Калентьев һәм Илүзә Сәяхова гаиләсе. Җәйге чорда аларның проектлары аеруча күбәеп китү сәбәпле, интервью алу өчен уңайлы очракны эләктерү җиңел булмады, әлбәттә. Ватсаптан Илүзәгә бу турыда язгач та, ул яңарак кына сплавтан кайтуын һәм якын арада минем белән әңгәмәләшә алачагын әйтте. Бу инде зур уңыш иде!

— Илүзә, традицион сораудан башлыйк, сез кайсы яклардан, кайда укыдыгыз?

— Леонид Октябрьскийда туып-үскән, Уфа дәүләт нефть техник университетының Октябрьский филиалын тәмамлаган. Ул бер генә көн дә нефтьче булып эшләмәгән, әмма югары уку йортында мәгълүмат технологияләре бүлегенә нигез салган. Мин Самара дәүләт университетында, журналистика факультетында укыдым.

— Танышуыгыз ничек булды?

— Бу бөтенләй уйламаганда килеп чыкты. Леонид турында электән үк ишетеп-белсәм дә аралаша башларбыз дип уйламадым да. Аның автостоп белән сәяхәт итүе, рольле уеннар клубы оештыруы турында гәзитләрдә тулы полосалар язып чыгалар иде. Танышуыбыз исә мин телевидениедә эшләгән чорда булды. Без ул вакытта «Бомбалар урынына ризык» чарасы турында сюжет төшердек. Ул Леонидның дуслары белән мохтаҗ кешеләрне ел дәвамында һәр якшәмбе саен кайнар аш белән тукландыруына багышланган иде.

— Мөнәсәбәтләрне никах белән ныгыту уе кайчан туды?

— Мин берни дә хәл итмәдем, икебез өчен дә Леонид карар кабул итте. Ярты ел аралашканнан соң, ул Һиндстанга яшәргә китәргә теләк белдерде. Анда өч айга якын торгач, сагынып кире әйләнеп кайтты һәм өйләнешергә карар кылды. Дөресен әйткәндә, минем өчен көтелмәгән хәл булды бу. 30 яшькә кадәр никахка керүне планлаштырмый да идем, аннан соң да әле уйлыйсы булыр, дип йөрдем. Нәтиҗәдә, 21 яшьтә кияүгә чыгып куйдым …

— Хәзерге вакытта һәрберегез нәрсәләр белән шөгыльләнә?

— Әлеге сорауга бер җөмлә белән җавап биреп булмас, чөнки без һәрвакыт күп проектлар белән мәшгуль. Леонид ике кофеханә (Спорт сарае каршындагы «Бодрый день» һәм Ленин урамы буенча кофеокно) белән җитәкчелек итә. Бу аның күптәнге хыялы иде, ул яхшы кофены бик ярата, чын эспрессоның тәмен аңлый һәм нинди илдә яки шәһәрдә булса да мотлак рәвештә кофеханә табып, анда тәкъдим ителүче эчемлекне татып карый. Шушы юнәлештә эш башлаганчы безнең шәһәрчектә моны аңламаслар кебек тоелды, чөнки тартылган кофе әзерләргә гадәтләнгәннәр. Әмма вакыт узу белән даими кулланучыларыбыз барлыкка килде, алар инде күп еллар дәвамында һәр көнне кофеханәгә йөри. Леонид параллель рәвештә сайтлар эшли, реклама кампанияләре белән шөгыльләнә, моннан тыш Bashrun йөгерешләр сериясе пейсеры булып тора.

Мин исә журналистика өлкәсендә эшләүне дәвам итәм, кофеханәләрдә бераз булышам һәм Sektaschool онлайн-фитнес мәктәбендә онлайн-юнәлеш кураторы вазыйфасын башкарам.

— Тормышыгызда спорт мөһим урын алып торуын беләбез. Сез сәфәргә йөрисез, туризм белән мавыгасыз, велосипедта җилдерәсез. Шулай ук йөгерешләрдә катнашасыз. Беренче марафон турында хатирәләр белән уртаклашыгыз әле?

— Ирем 2013 елда йөгерә башлады. Нәкъ шушы чорда ул безнең шәһәрдә француз номерлары язылган машинаны күреп кала һәм водитель белән сөйләшеп китә. Леонид аның берничә ай дәвамында Франциядән Австралиягә кадәр йөгерүче ультрамарафончыны озатып йөрүен белә. Зур тәҗрибәсе булмаса да, ул алар белән берлектә Кандракүлгә кадәр җиңел темпта йөгерергә килешә. Шуннан соң беренче марафонга теркәлергә була, әзерләнергә вакыт калсын өчен көзге йөгерешләрне эзли. Һәм 3 айдан Италиянең Firenze шәһәрендә марафон узачагын белә. Без башта аның Леонардо да Винчи, Микеланджело, Данте, Макиавелли яшәгән гаҗәеп матур Флоренция  икәнлеген белмәгән дә идек. Шулай итеп, Леонид үзенең беренче 42.2 километрын шушы гүзәл төбәктә йөгерде, ә мин бу вакытта шәһәр күренешләре белән хозурландым.

Өйгә кайткач та ирем бу шөгылен ташламады. 20 градус салкыннарда да, шимбә көннәрендә дә Туймазыга кадәр араны йөгереп кайта иде. Башта мин аның мавыгуына вакытлыча итеп кенә карадым. Ә инде үзем дә йөгерү турында Париждагы Шарль де Голль аэропортындагы хәлдән соң уйлана башладым. Ул вакытта безгә тиз темпта икенче терминалга кадәр йөгерергә туры килде, Леонид сумка һәм култык астына баланы кыстырып алга җилдерде, ә мин 50 метрдан соң ук култыксага таянып, сулышны тигезләргә тырышып, артта торып калдым…

Кече сабыебез 8 айлык булганда йөгерә башладым һәм үзем дә искәрмәстән моның ял итү өчен менә дигән мөмкинлек икәнлеген ачыкладым. Йөгерү минем өчен ялга тиң булыр дип беркайчан да уйламаган идем. Мәктәптә бу спорт төрен яратмадым һәм аңардан азат иткән вакытта үземне бәхетле тоя идем. Хәзер исә йөгергәндә бөтенләй икенче төрле хисләр кичерәм!

Беренче марафонны — 42.2 чакрымны 2019 елда Италиядә Гарда күлендә уздым. Үзебезнең «Камелот» йөгереш клубындагы кызлардан беренче булып әлеге дистанцияне үтүем күңелгә рәхәтлек бирде. Бер елдан соң аны Казанда кабатладым. Ә 2021 елда Мәскәү марафонына әзерләнергә өлгердем, тик ул билгеле сәбәпләр буенча үткәрелмәде. Марафонга әзерлек нәрсә ул? Бу атнасына 100 һәм аннан да күбрәк километр йөгерергә, 32 чакрым ераклыкка контроль күнегүләр ясарга кирәк дигән сүз. Ул зур түземлек һәм ныкышмалылык сорый.

— Ирегезне пейсер дип тә әйтеп үткән идегез, аңлавымча, бу төшенчә шулай ук йөгерү белән бәйле?

— Төп максатларына ирешкәч, ягъни марафонда шәхси рекорд куйгач һәм ике тапкыр 100 километрга йөгергәч, Леонид башка йөгерешчеләргә ярдәм итәргә вакыт җиткәнен аңлады һәм Bashrun командасы пейсеры булды. Стәрлетамак ярыммарафоны, Забег.рф, Уфа халыкара марафонында ул махсус флаг белән йөгерде һәм спортчыларга дистанция дәвамында көч-куәт биреп торды, араны тиешле тизлектә узарга һәм ахырга кадәр барырга булышты. Узган елда Уфа халыкара марафонында республика башлыгы хакимияте җитәкчесенә максатчан темпта финишка җитәргә ярдәм итте.

— Сез бергәләп сәфәр йөрергә дә яратасыз, бу инде чын гаилә традициясенә әверелгән, диләр. Мавыгуга кем башлангыч салды, нинди илләрдә булганыгыз бар?

— Леонид 17 яшьтән сәяхәт итә. Ул агасы Таһир Мамлеев әйткән сүзләрне гел искә төшерергә ярата: гомер вакыт белән генә түгел, ә колачлаган киңлекләр белән дә үлчәнергә тиеш. Сәяхәтләргә мәхәббәтне аңарда өлешчә нәкъ Таһир Сәхабович уяткан. Бу сәфәрләрдән ул күп сандагы кызыклы тарихлар алып кайта, алар буенча хәтта кино төшерергә була. Әйтик, Тибетта автобуслары әйләнеп каплана һәм упкын өстендә эленеп кала… Икенче бер вакыт Венециядә, акчасыз калгач, флейтада уйнап, өйгә кайтыр өчен гонорар җыя. Бу тарихларның бер өлешендә мин дә катнаштым, ирем белән бергә без 20 илдә булдык, машинада бөтен Европаны үттек (Финляндиядән алып Франция көньягына кадәр), берничә ай Һиндстанда яшәдек, Португалия, Италия һәм Кипрга йөгерешләргә бардык.

Пандемия башлангач, ә аннары дөнья хәлләре үзгәреп китүгә бәйле башка илләргә йөрү кыенлашты. Әмма без төшенкелеккә бирелмибез, узган елда, мәсәлән, Төньяк Боз океаны ярына бардык, Андрей Звягинцевның «Левиафан» фильмын төшергән Териберка бистәсендә яшәдек, аннары прокатка алынган машинада ташландык Зеленецы бистәсенә киттек. Бу сәяхәт көчле тәэссоратлар калдырды, искиткеч төньяк табигате һәм совет чорыннан калган җимереклекләр контрасты чын мәгънәсендә тетрәндергеч иде. Рәхәтләнеп саз җиләге һәм бик тәмле балык белән сыйландык, төннәрен дә сәфәр йөрдек, көндезгедәй якты иде. Шулай ук йөгерештә катнаштык. Әйткәндәй, старт пакетында сыбызгы да бар иде, чөнки дистанциядә кайчагында аюлар очрый, диделәр…

— Шулай да, сез сәяхәт иткән кайсы ил барыннан да ныграк ошады?

— Тормыш дәрәҗәсе һәм кешеләргә уңайлы яшәү шартлары оештырылуы буенча — Финляндия. Ихласлылык һәм кунакчыллык буенча — Португалия. Ә менә Һиндстанны туган йорттагыдай сагынабыз. Кайдадыр ошамады яки күңелсез булды дип әйтә алмыйм. Озак вакытлар Төркиягә барудан баш тарта килдем, чөнки туристик индустрия илнең матурлыгын күрергә мөмкинлек бирмәс, дип курыктым. Нәтиҗәдә, без прокатка машина алдык һәм туристлар гадәттә йөрмәгән җирләрдә булдык, төрекләр үзләре ашый торган урыннарда тукландык.

— Сәяхәт иткәндә иң истә калган мизгелләр нинди булды?

— Гадәттә, катлаулы очракларның ешрак хәтердә калуы билгеле. Әмма минем күңелдә тәү чиратта җылы истәлекләр саклана: Марсельдә юл читендә кофе кайнатып, таң атуын каршылау, төнге Лиссабонның урам-тыкрыкларының кабатланмас хуш исе яки Делидагы куе томан, тыгыз һава күренешләре....

— Гаиләгездә ике сабый үсә, алар нәрсә белән мавыгалар? Гомумән, балалар тәрбияләүдә нинди алымнар кулланасыз?

— Олы улым минем кебек үк китаплар укырга һәвәс. Кечесе — тиктормас, йөгерергә генә тора, бер нәрсәдән дә курыкмый! Икесе дә мультиклар карарга, сәяхәт итәргә, әтиләре белән походка йөрергә ярата. Тәрбиягә килгәндә, балалар безнең үрнәкне күреп үсә, аларны ниндидер юнәлештә шөгыльләнергә мәҗбүриләмибез, нибары тәкъдим итәбез, үзләре сайлап, кызыксынып өйрәнүне кулайрак күрәбез.

— Илүзә, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Спорт сөючән, тату гаиләгезгә һәрвакыт шундый ук бердәм булып, киләчәктә дә кызыклы проектлар, яңа идеялар белән илһамланып яшәүне телибез!

 

Лилия ГАБИТОВА

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в