Барлык яңалыклар

«Безне сабыйлар хакы кавыштырды»

Төрекмән бистәсендә гомер итүче Рәзинә һәм Әхмәтгали Хөсәеновлар үз гаилә язмышлары белән таныштыруны шулай дип башладылар.  

«Безне сабыйлар хакы кавыштырды»
«Безне сабыйлар хакы кавыштырды»

Ана һәм балалар

1990 елларда Октябрьский шәһәренең үзендә яшәгән ике гаиләгә бер-бер артлы авыр кайгы килә — Рәзинә апа ирен, Әхмәтгали абый хатынын югалта. Рәзинә Шәрхимулла кызы үз кайгысы белән бер ялгызы торып калса, Әхмәтгали Миңнегали улы исә ике баласын кочып, тол кала. «Әхмәтгалинең вафат булган хатыны белән без бер кибеттә эшләдек. Гаиләләр белән дә яхшы таныш идек — юл аша гына яшәдек. Әхмәтгали кавышу турында тәкъдим ясагач, яшермим, иң беренче чиратта, ятим калган сабыйларны кызгандым. Без гаилә корганда, кызыбыз Элина үсмер бала булса, улыбыз Рөстәм бары тик икенче сыйныфта гына укый иде», — дип сүз алды хуҗабикә.

Рәзинә апа балалар белән бик тиз уртак тел таба. «Аларга чын ана назын, бәлкем, биреп җиткерә дә алмаганмындыр, әмма аларны үз балаларым кебек яратып үстердем. Беркайчан тавыш күтәреп дәшмәдем. Һәрвакыт тыңларга һәм аңларга тырыштым», — дип сөйләгәндә, Рәзинә Шәрхимулла кызының күзләрен яшь элпәсе каплап алды.

Ананың әлеге вакытта күңел халәте бик күп нәрсә турында сөйләде. Әлбәттә, ятим калган ике балага ана булып килергә бөтен кешенең дә батырлыгы җитми. Аның, иң әүвәл, рухи яктан авыр һәм җаваплы вазыйфа булуын бары тик башына төшкән кеше үзе генә белә. Сабыйлар кечкенә булып, үз әниләрен хәтерләмәсәләр, алар белән уздырган көннәрне сагынып һәм юксынып искә алмасалар бер хәл. Әхмәтгалиның балалары әтиләренең икенче хатын-кызга өйләнүен, гаиләгә икенче әни килүен бик яхшы аңлый һәм... кабул итә. Рәзинә ханым белән сабыйлар уртак тел тапсын өчен Әхмәтгалинең әнисе, балаларның әбисе дә зур тырышлык куя. Ә гаилә башлыгы аның кадерле кешеләре бернинди дә мохтаҗлык кичермәсен өчен, көн дими, төн дими тырыш хезмәттә була — вахта ысулы белән читкә китеп эшләгән ирнең балаларының ышанычлы һәм ягымлы кулларда калуына иманы камил була. Чөнки мөлаем, сабыр, шәфкатьле булган Рәзинә ханым балалар үзләрен ятим итеп хис итмәсен өчен барын да эшли. Бәләкәй Рөстәм аеруча да «яңа» әнисенә нык тартыла, аның җылы куенына кереп иркәләнергә ярата. Рәзинә ханымга беренче көннәрдән үк «әни» дип дәшә.

Ир һәм хатын

— Гаилә корыр өчен каенананың үгет-нәсыйхәте, балаларны кызгану хисе генә җитмидер. Булачак ир белән дә ниндидер уртак тойгылар, аһәңлелек булырга тиеш, — дип әңгәмәбезне ялгап китәм.

— 29 елга якын яшибез икән, димәк, аның уңай сыйфатлары өстенлек иткән булып чыга. Ничек кенә булмасын, үз өстемә мондый зур җаваплылык алганым өчен һич тә үкенмим. Әхмәтгали ул тырыш һәм хуҗалык алып баручан кеше, без һәр эшне киңәшләшеп, уртага салып сөйләшеп башкардык. Балалар да тырыш һәм ярдәмчел булып үсте, — дип аралашуыбызны дәвам итте Рәзинә ханым.

Шушы урында миңа гаилә башлыгы Әхмәтгали Хөсәенов белән дә танышырга насыйп булды. Бакчада үзенең яраткан виноградлары янында йөргән ир: «Чәчәкләрең белән мактанганда, минем виноградлар турында да сөйләргә онытма», — дип хәләл җефетенә карап елмайды.

— Рәзинәгә мин гомер бакый рәхмәтле булып яшим: ул минем балаларымны ятим итмәде, аларны җил-яңгыр тидермичә үстерде. Мин күбрәк читтә эштә булдым бит инде. Шулай булгач, тормышның авыр йөге аңа төште. Әмма ул беркайчан зарланмады, уфтанмады, — диде ир.

Бүген инде үзләре әти һәм әни булган Лилия белән Рөстәм олыгаеп баручы әти-әниләренә карата тагын да игътибарлы һәм рәхмәтле. Ял һәм бәйрәм көннәрен алар бергәләп уздыра, уртак көч таләп ителгән эшләрне дә алар бергәләп, өмә ясап башкара. Әхмәтгали бабай белән Рәзинә әбине, уңышлары белән сөендереп, бер-бер артлы оныклар үсеп килә. Иң өлкәне инде үз көнен үзе күрә — югары белем йортын кызыл дипломга тәмамлаган егет авиация көллиятендә укытучы булып эшли. Шул рәвешле ул үзеннән кече туганнарына менә дигән өлге булып тора.

Гөлбакча

2000 елда Хөсәеновлар гаиләсе Төрекмән бистәсендә йорт сатып ала. Аны төзекләндерү, яшәү өчен уңай шартлар тудыру буенча да күпчелек эшне ир белән хатын үзләре башкара. Рәзинә Шәрхимулла кызының үз вакытында төзүче һөнәрен үзләштерүе, Әхмәтгали Миңнегали улының куллары алтын булуы теләгән уртак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Бүген Хөсәеновлар гаиләсе артык зур булмаган якты һәм нурлы йортта үз хуҗалыклары белән яши. Олы капкадан ук башланган күп сандагы күпьеллык үсемлекләрнең барысы диярлек шау чәчәктә утыра. «Элек бакча тутырып бәрәңге утырта идек, хәзер чәчкә үстерәбез. Ярар, бер караганда, миңа эш кимеде. Иң мөһиме, алар арасында минем яраткан виноградларыма да урын табылды», — дип әйтеп куйды Әхмәтгали абый уенын-чынын бергә кушып. Чынлап та, гөлләр илен хәтерләтә торган бакчада утыз төрдән артык чәчкәгә урын бирелгән. Моннан тыш, Рәзинә ханым чүлмәкле гөлләр үрчетү белән дә шөгыльләнә. Хәер, хуҗабикәнең, гомумән, Хөсәеновлар гаиләсенең яраткан шөгыльләре — замана теле белән әйткәндә хоббилары моның белән генә чикләнми.

Ял сәгатьләре

Хөсәеновлар йорты чәчәкләр кибетен генә түгел, картиналардан оештырылган күргәзмәзләр залын да хәтерләтә. Һәр бүлмәнең диварында — күркәм сурәтләр. Таныш булыгыз, аларның авторы — Рәзинә Хөсәенова. Бу урында көчле алкышлар яңгыраса да урынлы. Махсус белеме булмаган кешенең мондый югары дәрәҗәдәге осталык белән картиналар ясавы бары тик соклану хисләре генә уята.

— Картиналарны  күргәзмәләр өчен түгел, бары тик үзем өчен генә ясыйм, — диде ул.

Рәсем төшерү сәләте Рәзинә Шәрхимулла кызында һич уйламаган җирдән, хаклы ялга чыккач, уяна. Кулына пумала алган һәвәскәр рәссам кышкы озын кичләрне берсеннән-берсе матур сурәтләр төшереп кыскарта.  Җан рәхәте өчен шөгыль тапкан әниләрен балалары да хуплый — эш өчен кирәк булган материал белән алар тәэмин итә.

Хөсәеновлар урманга, табигать кочагына сәяхәт кылырга ярата. Әле менә шушы көннәрдә генә урман җиләге җыеп кайтканнар. Әмма барыннан да бигрәк алар балык тотарга ярата.

Моннан алда әйтеп киткән виноградлар белән дә гаилә башлыгы үзе шөгыльләнә икән. Үткән елны ике килограммга якын җимеш биргән тәлгәшләре булган виноград куаклары быел да мул уңыш вәгъдә итә. «Сере нәрсәдә?» — дип сорыйм хуҗадан. «Бернинди дә сер юк. Бары тик үз вакытында су сибәргә генә кирәк», — диде ул.

Динле тормыш

Кечкенәдән әби һәм бабасының, әтисе Шәрхимулла аганың догаларын тыңлап үскән Рәзинә ханым, беренче ире вафат булгач, күңелендә Ислам диненә тартылу теләгенең тагын да көчәюен тоя. Намазлыкта утырган каенанасы да моңа нигез тудырмый калмагандыр. Ә инде яңа йортларының Төрекмән бистәсенең Мәчет урамында урнашкан булуы, янәшәдә генә булган гыйбадәтханәдән даими рәвештә яңгыраган моңлы азан тавышы Рәзинә Шәрхимулла кызын дин йортына алып килә. Бүген ул биш намазын калдырмый. Догалары аша якыннарына хәерле гомер еллары сораса, ил-көнебезгә имин тормыш һәм тыныч күкләр тели.  

 

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотолары

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в