Бүгенге сәхифәбезнең геройлары: хатыны — фотограф, ә ире — видеограф булган гаилә пары. Алина һәм Радик Муфтаховларга еш кына ата-аналар һәм балалар белән дә эшләргә туры килә. Алар гаилә фотосессияләрен, видеосъемкаларны үткәрү үзенчәлекләрен бик яхшы белә.
— Алина, укучыларны үзегез белән таныштырып үтегезче.
— Исәнмесез! Мин тумышым белән Октябрьский шәһәреннән һәм бүген дә биредә гаиләм белән яшим. Икътисад көллиятендә укыдым, аннары Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясендә «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча белем алдым.
— Фотография белән мавыгу тормышыгызның кайсы мизгелендә барлыкка килде?
— Шулай килеп чыкты ки, мин югары уку йортында алган белгечлек буенча бер генә көн дә эшләмәдем. Менә инде 10 елдан артык фотосурәткә төшерү белән шөгыльләнәм. Барысы да очраклы рәвештә башланып китте. Институтта укыган чорда эш эзләгәндә күземә фотосалонга фотошопта эшли белгән сатучы таләп ителүе турындагы белдерү чалынды. Мин бу программаны бераз белә идем һәм тәвәккәлләп, үземне сынап карарга булдым. Нәтиҗәдә, мине эшкә алдылар, шул мизгелләрдән үзем өчен өр-яңа булган фотографияләр дөньясын ачтым. Берникадәр вакыттан фотоаппарат сатып алдым һәм 2009 елдан үзаллы рәвештә фотога төшерә башладым.
Бәлки, бу һөнәргә мәхәббәт миңа нәселдән бирелгәндер. Яшь чагында әтием дә фотография белән мавыккан. Аның «Смена» исемле фотоаппараты бар иде. Икәүләп караңгы ваннада ябылып, аклы-каралы фоторәсемнәрне чыгарганыбызны хәтерлим! Мин бу вакытта үземне ниндидер тылсымлы дөньяда кебек хис итә идем…
— Сезгә кайда фотога төшерү ныграк ошый — студиядә яки тыштамы?
— Җәен, әлбәттә, күпчелек вакытта урамда, кышын исә ешрак студиядә эшлим.
— Нинди фотосессияләргә ихтыяҗ күбрәк?
— Туй, балаларның туган көннәре, юбилейлар, бала тудыру йортыннан чыккан һәм гаилә белән бергә булган мизгелләр.
— Клиентларга алдан нинди киңәшләр бирәсез?
— Үзеңне киеренке хәлдә тотмаска, табигый булырга, күбрәк елмаерга. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә эш барышында беренче вакыттагы кебек дулкынлану хисе кичерәм. Башымда мең фикер урала: фотосессия ничек узар, кемне кайда бастырырга, ничек киеренкелекне бетерергә һәм клиентлар белән уртак тел табарга...
— Ә балалар белән эшләүдә үз алымнарыгыз бармы?
— Нәниләрне фотога төшерү бик үзенчәлекле гамәл, ул аерым караш таләп итә. Аларның игътибарын җәлеп итә белергә, көлдерергә, күңелләрен ачарга кирәк. Моның өчен кайчагында уен алымнарын кулланырга туры килә, мәсәлән, качышлы уйнап алырга. Кечкенә балалар белән фотосессия үткәрү өчен иң кулай вакыт ул — көндезге йокыдан соң, бу очракта сабыйлар тынычрак була, күбрәк елмая.
— Гаилә фотосы өчен нинди кием-салым яхшырак?
— Артык кычкырып тормаган, тыныч төсләр уңышлы булачак. Гаилә әгъзаларына бер төсле гаммада киенү киңәш ителә, шулай эшләгәндә фотосурәтләр гармонияле булачак. Шәхсән үзем аксыл көрән һәм якты төсләрне яратам. Алар теләсә кайсы локациядә дә матур күренәчәк.
— Осталыкны ничек камилләштерәсез, мастер-классларда катнашасызмы?
— Фотограф булып эшләгән дәвердә мин бер генә осталык дәресендә дә булмадым, моңа ихтыяҗ да тумады. Интернетта хәзер фотография буенча бик күп дәресләр табарга була. Шулай ук осталыкны тагы да үстерү өчен билгеле фотографларның эшләре белән танышып барырга, алардан илһам алырга һәм төрле алымнарны практикада кулланырга кирәк дип уйлыйм.
— Һөнәри фотограф нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсыз?
— Мин үземне әле һаман да профессиональ фотограф дип әйтә алмыйм. Һәр фотосессиядән ниндидер яңалыкка өйрәнәм, яңа техникаларны үзләштерәм, эшкәртү ысулларын кулланып карыйм… Яхшы фотограф теләсә кайсы клиент белән уртак тел табарга, үз эшенә җаваплы карарга
һәм кеше күзенә күренмәгән, бары камераның объективы гына күрә алган нәрсәләрне сизә-тоя белергә тиеш.
— Гаиләгез турында да сөйләшеп алыйк. Ирегез белән ничек таныштыгыз, ул сезнең игътибарны нәрсә белән җәлеп итте?
— Танышлыгыбыз очраклы рәвештә, интернетта булды. Бу 2008 ел иде. Беренче чиратта Радик мине егетләрчә ыспай кыяфәте белән җәлеп итте, елмайганда битенең ике ягында хасил булган «чокырларына» гашыйк булдым... Ә инде аралаша башлагач, аның эчке дөньясы да матур булуын аңладым. Ул вакытта Радик әле видеограф түгел иде — бу өлкәгә мин аны алып килдем. Бер-ике тапкыр бергә туйга бардык (ирем минем ассистент сыйфатында иде). Шуннан соң аңарда видео төшерүгә кызыксыну уянды. Видеокамера сатып алды, укыды һәм эшкә тотынды. Алга таба безне туйларга команда белән чакыра башладылар: мин — фотограф, ирем — видеограф буларак.
— Кызыксынулар охшашлыгы гаилә тормышында ярдәм итәме?
— Ир белән хатынның уртак мәнфәгатьләре гаиләне берләштерергә булыша дип уйлыйм. Безнең Радик белән дә шулай: бергәләп ниндидер максатлар куябыз, планнар төзибез.
— Балаларыгыз белән дә танышыйк, алар нәрсә белән мавыга?
— Киләсе елга никахыбызга 10 ел булачак. Бу вакыт эчендә ике улыбыз туды: бүген Радмирга 8 яшь, Самирга 5 яшь. Олысы җитдирәк, ә кечесе шаянрак, гел елмаеп тора. Радмирга чит телләрне өйрәнү ошый, аеруча аңа инглиз теле җиңел бирелә, киләчәктә аны тирәнрәк өйрәнергә планлаштырабыз, чөнки хәзерге заман шуны таләп итә. Самир җырларга ярата, шулай ук балалар синтезаторында уйный.
— Гаилә белән ял вакытларын ничек үткәрәсез?
— Сәяхәт итәргә, башка илләрдә булырга, төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышырга яратабыз. Шәһәрдә парк-скверларга саф һавада йөрергә чыгабыз, тик бу сирәгрәк була, чөнки эшебез күп вакыт таләп итә, сүз беренче чиратта материалны эшкәртү һәм монтажлау турында бара. Балалар инде безнең еш кына компьютер артында эшләүне күрергә күнеккән.
— Ничек уйлыйсыз, бәхетле гаилә сере нидә?
— Үзара аңлашып яшәүдә, бер-береңне хөрмәт итүдә, уртак мавыгулар, максатлар булуда, ә иң мөһиме, тормышыбызның гүзәл чәчәкләре — балаларда!
Лилия ГАБИТОВА.