Барлык яңалыклар

Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала

Ел саен июль аеның дүртенче шимбәсендә Русиядә Сәүдә хезмәткәре көнен билгеләп узалар. Быел сәүдәгәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре 23 июльгә туры килә. Шул уңайдан без бүген үз укучыларыбызга күп кенә шәһәрлеләргә бик яхшы таныш булган шәхси эшкуар Лилия Әхмәдишина белән корган әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала
Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала

— Лилия Гыйльметдиновна, сез шәһәрнең уңышлы сәүдәгәрләренең берсе. Сез уңган хуҗабикә, яратучан әни һәм әби, ниһаять, сөйкемле хатын-кыз... Шулай да сез күпләр өчен бизнес-леди. Әмма бүгенге дәрәҗәгә ирешү юлындагы беренче адымнар, мөгаен, әле дә исегездәдер?

— Әлбәттә. Кулларына берсеннән-берсе авыр олы сумкалар тотып, базарда үз урынын табар өчен утны һәм суны кичкән челнокчы язмышын башына төшкән беркем дә оныта алмыйдыр. Мин базарга аяк баскан 1996 һәм аннан соңгы елларның нинди авыр һәм икътисадый яктан тотрыксыз булуын искә төшереп тору гомумән урынсыз.

— Сез базарга ни сәбәпле — максатлымы, әллә инде очраклы рәвештә килеп кердегез?

— Очраклы. Тормыш мәҗбүр итте. 1996 елда тормыш иптәшем вафат булды. Олы улыма — 14, төпчегемә тугыз яшь иде. «Балаларны аякка бастырам, кеше итәм!» — дип әтиләренә сүз бирдем. Ул вакытта мин эшләгән дәүләт оешмасы үз эшчеләрен хезмәт хакы белән әлләни куандырмый башлады. Ә яшәргә, балаларны үстерергә кирәк. Әлбәттә, җиңел булмады, хәтта түзә алмаслык авыр булган чорлар да булды: бөлгенлеккә төшү, яңадан аякка басу, бер тапкыр гына булмаган рэкетлар һөҗүменә дучар булу... Әлеге һәм башка төрле күңелсезлекләр, киресенчә, мине тагын да ныграк түзем һәм көчле булырга, максатка ирешергә өйрәтте. Бер сүз белән әйткәндә, миндә характер һәм ихтыяр көче формалаштырды.

— Элек-электән үк базар — мәкерле тармак: бөлгенлеккә чыккан, «янган» эшкуарлар шактый. Аннан ары көндәшлек дигән күренеш тә бар... Мондый аянычлы хәлләргә тарымас өчен, бизнес кешесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Акыл, тапкырлык, төгәллек, алдан күрүчәнлек, бер тапкыр кискәнче, җиде тапкыр үлчи белү сәләте... Әмма минем өчен төп кагыйдә: һавадагы торнага ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындырмау. Кечкенә генә уңыш та зур җиңүләргә китерә. Мин моның шулай булуын шәхси тәҗрибәмнән чыгып, зур ышаныч белән әйтә алам.

— Сез үз бизнесыгызны күптөрле юнәлешләрдә: өс киемнәре һәм сәнәгать товарлары, косметика, азык-төлек, шул исәптән җиләк-җимеш белән сату итү, кафе тоту, домофон урнаштыру кебек юнәлешләр буенча корган эшкуар. Сезнең хәтта таксист булып эшләгәнегез дә билгеле...

— Бөтенесен дә үттек һәм, әйтергә кирәк, әлеге эшләр барысы да диярлек параллель рәвештә алып барылды. Аларның һәркайсы миңа яхшы тәҗрибә бирде. Бүгенге көндә мин бер юнәлештә генә эшлим — арендага алган сәүдә комплексында өс киемнәре һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә итәм.

— Бүген сез тотрыклы эшли торган бизнес-леди. Сезне ярты сүздән аңлап эшли торган үз командагыз бар. Шушы көннәрдә билгеләп үтелә торган Сәүдә хезмәткәре көне уңаеннан аларны исемләп узу икеләтә күңелле булачак.

— Хакта да шулай — үз командам бар. Әмма мин кул астымда эшли торган сатучыларның берсен дә аерып күрсәтәсем килми. Алар минем өчен барысы да бертигез. Шуны әйтә алам: безнең коллективта кадрлар агымы юк! Иң соңгы булып килгән хезмәткәрем дә минем белән бергә җиде ел эшли.

Юк, шулай да бер исемне атап үтәм әле — ул мин арендага алган сәүдә-ярминкә комплексы директоры Анна Минязева. Ул моңа бик лаек шәхес. Бизнес булгач, төрле вакытлар — бер-береңә хәтта тавыш күтәреп дәшкән чаклар да була, әмма без Анна Васильевна белән беркайчан да эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләргә тап төшермибез. Без аның белән бер дулкында, безне бер максат берләштерә: табыш, тотрыклылык һәм уңыш, аеруча хәзерге вакыттагы кебек сату начар барганда.

— Бүгенге базар шартлары сәүдә киштәсе артында торган кешедән сатып алучының дикъкатен яхшы товар белән генә түгел, мәдәниятлелеге, әдәпле итеп сөйләшә белүе, хәтта өс-башының пөхтә булуы белән дә җәлеп итә белүне таләп итә. Сез минем белән килешәсезме?

— Берсүзсез. Иң беренче чиратта әлеге сыйфатларны мин үземдә тәрбияләдем һәм башкалардан да шуны ук таләп итәм. Кешелек факторы һәрвакыт бездән алда барырга тиеш — бу безнең коллективта куелган төп кагыйдәләрнең берсе. Сер түгел, әдәплелек, тәмле теллелек, игътибарлылык — әлеге сыйфатлар сатучының үзенә үк яхшы табыш булып әйләнеп кайта.

— Хәйриячелек — сезнең өчен җан кушкан эшме, әллә танылу чарасымы?

— «Син акча белән шулкадәр җиңел аерыласың», — дип якыннарым еш кына миңа дәгъва белдерә. Мөмкин булганда, нигә әле дип булышмаска?! Үземдә бер тапкыр гына сынамадым — ярдәм йөзеннән биргән 100 сум акча миңа меңе белән кире әйләнеп кайта, әлбәттә, тырыш хезмәт аша. Хәйриячелек турында артык күп итеп сөйлисе дә килми. Шулай да берничә генә мисал: «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе шартлары буенча бер генә гаиләгә түгел, ә берьюлы берничә гаиләгә ярдәм кулы сузуны максат итеп куям. Даими рәвештә Корбан гаетендә сарык чалдырып, итен мохтаҗларга өләшәм. Минем даирәмдә ярдәмгә дучар танышларым, балалары белән бер ялгызы торып калган хатын-кызлар бик күп. Мин аларның берсен дә язмыш белән күзгә-күз калдырмаска тырышам. Ә пенсия акчамны озак еллар «Изге эшләр» акциясе кысасында авыру балаларга күчереп килдем.

— Сез — күпкырлы һәм тынгысыз шәхес. Һәрвакыт эштә һәм юлда, керем белән чыгымны контрольдә тоту, хезмәт хакы һәм салымнарны вакытында түләү, эшлекле очрашулар һәм башкалар гаилә тормышында проблемалар тудырмыймы?

— Мин һәрвакыт якын кешеләремнең ярдәмен, хуплавын тоям, җылы һәм мактау сүзләрен ишетәм. Тормыш иптәшем һәм балаларым белән бербөтен булып яшәвебез миңа икътисадый тотрыксыз булган чорларны, әйтик, бөтен ил бизнесын зур куркыныч астына куйган ковид чоры кризисын җиңеп чыгарга ярдәм итте. 26 ел элек базарда басып торган челнокчыдан уңышлы эшләп килүче бизнес-ледига әверелде дип минем турында сөйләүчеләргә мин бүген болай дияр идем: минем өчен иң зур казаныш — ике бөркетем-ике канатым — минем улларым. Очны-очка ялгар өчен, базарда сәүдә итү белән берьюлы төннәрен каравыл торырга, чәчтарашханәдә техничка булып эшләргә туры килгәндә, әлбәттә, аларга ана назы һәм игътибар җитмәде, сүз дә юк, күчеш яшенә җиткән үсмер малайларга кырыс һәм таләпчән булырга туры килде. Башкача ярамый иде. Аның каравы минем улларым бүген икешәр югары белем алган, тормышта үз урыннарын тапкан шәхесләр. Алар акыллы, тырыш, тәртипле кешеләр булып өлгерделәр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Киленнәремнән дә уңдым, алар — минем кызларым. Ә оныкларым... Алар турында гомумән сәгатьләр буе сөйләргә була. Алар минем шатлыгым һәм горурлыгым! Олы оныгым, әйтик, медицина югары уку йорты студенты, быел беренче курсны тәмамлады. Кече яшьтәге оныкларым да яхшы укыйлар, чит телләр өйрәнәләр, бию, көрәш, сурәт төшерү белән ныклап шөгыльләнәләр. Алар төрле дәрәҗәдәге бәйге һәм ярышларда катнашып, бүләкле урыннар алалар.

Сүз уңаеннан, мин алып бара торган бизнеста хезмәт хакы һәм салым түләү буенча да тулы тәртип. Киләчәккә планнар турында сорасагыз, мөмкин булса, дәшми калам.

— Лилия Гыйльметдиновна, сезне тагын бер кат Сәүдә хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез. Һәм әлеге дата уңаеннан хезмәттәшләрегезгә, аеруча үз язмышын эшмәкәрлек белән бәйләргә теләгән яшьләргә киңәш-теләкләрегез юк түгелдер?

— Салават күперен күрергә хыяллангансың икән, яңгыр астында калудан курыкма!

 

Әңгәмәне Илмира ГАЛИЕВА әзерләде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в