Барлык яңалыклар

Тормыш яме — яшәүдә, яшәү яме — гаиләдә

Винир үз авылларына юллама буенча эшкә килгән Әлфия исемле яшь укытучы белән ике генә көн очраша, өченче көнне кызга тәкъдим ясый.  

Тормыш яме — яшәүдә, яшәү яме — гаиләдә
Тормыш яме — яшәүдә, яшәү яме — гаиләдә

«Без эшләп үстек»

Тумышы белән Дүртөйле районыннан булган Әлфия кечкенәдән хезмәт сөеп үсә. Озак еллар баш хисапчы булып эшләгән әнисенең йорт мәшәкатьләренә бирелергә әлләни вакыты калмый. «Иртә-кичен эштә булган әти белән әнине борчымас өчен, йорттагы барлык эшләрне башкарырга тырыша идем. Мин бала чакта бакчада 15 төп алмагач кына үсә иде. Ни сәбәпледер аларга көн саен су сибәргә кирәк булды. Кое суы каты булгач, суны яр астындагы чишмәдән ташып сиптем. Абыем башкарырга өлгермәгән эшләрне дә башкарып куярга туры килгән чаклар еш булды. Чөнки әти-әнине борчымау, аларның ышанычын югалтмау, йортта тавыш, ыгы-зыгы чыгармау — минем өчен алтын кагыйдә булды. Мин һәрвакыт тынычлык һәм дуслык яклы», — дип балачак хатирәләренә бирелде Әлфия ханым.

Сынауларда да сынатмый

Әлфия мәктәптә дә тырышып укый.

— Безне Бөек Ватан сугышы елларында камалышта калган Ленинградтан эвакуацияләнгән укытучылар укытты. Бик таләпчән, принципаль һәм тирән белемле иде алар. Дәрес дәвамында яңа теманы аңлатырга да, такта янына чакырып, дистәләгән баланың белем дәрәҗәсен тикшерергә дә өлгерделәр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Петровна Герасимова аеруча төгәл һәм кырыс белгеч иде. Үзе биргән сорауларга «су кушылган» җавапларны беркайчан кабул итмәде. Әлбәттә, ул вакытта безнең үпкәләгән, хәтта ачу килгән чаклар да булгандыр, әмма мин аларга вакыт узу белән бик рәхмәтле булуымны аңладым. Чөнки Уфада биохимик белгечлеге буенча югары белем алу миңа бик җиңел бирелде, — дип әңгәмәбезне дәвам итте гәзитебез кунагы.

Бервакыт шулай әниләре осталар яллап, өйләрендә ремонт башлата. Әлбәттә, мондый чорда эш-мәшәкать һәркемгә җитә. Көнгә берничә тапкыр ризык әзерләү, осталарны ашату, савыт-саба юу — болар барысы да Әлфия иңнәренә ята. Кыз алдында берничә көннән дәүләт имтиханнары тапшыру бурычы торуын исәпкә алмаганда, кечкенәдән хезмәт мәктәбе узып, чыныгып үскән бала өчен бер кыенлыгы да юк кебек. Әмма максатчан һәм тырыш Әлфия сынауларга әзерләнергә дә вакыт һәм җай таба: дәреслекләрне ул төнлә мунчада укый, билетларны да шунда ятлый. Нәтиҗәдә кызның көндәлегендә чираттагы яхшы билгеләр барлыкка килә.

Беренче караштан мәхәббәт

Югары белем турында диплом алган Әлфия Әхмәт кызы 1979 елда Дүртөйле районының Иске Яндыз авылы мәктәбенә эшкә юллана. Яңа уку елы башлана. Бу авылда заманына күрә ике катлы мәдәният йорты була һәм анда үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур игътибар бирелә торган булган. Укытучылар коллективы да вокаль ансамбле оештыра һәм бәйрәмнәрнең берсендә авыл сәхнәсендә чыгыш тота. Залда утырган тамашачылар арасында Винир исемле егет тә була. Менә шул кичне ул кызлар арасында үзенең тыйнаклыгы һәм оялчанлыгы белән аерылып торган Әлфияне тәүге тапкыр күреп ала. Беренче караштан мәхәббәт тууга күпләр ышанмый. Ә менә Винир һәм Әлфия Хәбибрахмановлар исә әлеге серле һәм татлы хиснең беренче караштан ук туарга мөмкин булуына 43 ел инанып яши.

— Ике генә кич озатып кайттым да өченче көнне тәкъдим ясадым, — дип сүз катты гаилә башлыгы Винир Нурихан улы.

Кыз йортына яучылар килә, туй көне билгеләнә. Яшьләр никахлашу өчен гариза тапшыра. Һич уйламаган җирдән Әлфиянең әнисе Нәгыймә апа юллама сатып ала да ял йортына китә. «Безнең әни зирәк

һәм акыллы кеше иде. Шулвакытта, ял йортына китеп, ул миңа тагын бер кат уйларга, сайлаган ярымны сынарга вакыт биргән», — ди Әлфия Әхмәт кызы.

Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Әлфия өчен генә түгел, аның әнисе өчен дә Винир  Хәбибрахманов тора-бара дөньядагы иң шәп кияү булып чыга.

Сабыр төбе — сары алтын

1979 елның 8 июлендә Иске Яндыз авылында Хәбибрахмановлар гаиләсе туа. Яшьләрнең кызыл туй көнендә, гүя, аларга саф мәхәббәт һәм чиксез бәхет теләп, җир йөзенә ап-ак кар ява.

Яшь гаилә мөстәкыйль рәвештә яшәүне Татарстанның Лениногорск шәһәрендә башлый. Гаилә башлыгы җирле предприятиеләрнең берсендә шофер булып эшкә урнаша. Яшь гаиләнең мәхәббәт җимеше — уллары Илгизәр туа. Бәхет өстенә бәхет — Хәбибрахмановлар яңа фатирдан ачкыч кабул итә. Озак көттерми, Ләйсән исемле кызлары дөньяга аваз сала. Бар да яхшы... «Тормыш булгач, төрле вакыт булды, — дип серле итеп кенә елмаеп куйды хуҗабикә. — Тату гаилә нигезе — сабырлык, сабырлык һәм тагын бер кат сабырлык».

Туган туфрак үзенә тарта

Еллар уза. Балалар үсә. Башкорт җирендә калган әти-әниләр олыгая. Хәбибрахмановлар, урау юллар үтеп, Октябрьский шәһәренә кайтып төпләнә. Ир белән хатын тырыш хезмәт белән яшәүләрен дәвам итә. Винир Хәбибрахманов авыр эшләргә алына, ерак юлларга чыга. «Бөтен барлыгын эшкә багышлаган кеше ул. Бүген дә, хаклы ялда булуына карамастан, тынгылык белми, ярдәм сорап килгән кешенең берсен дә кире бормый», — дип Әлфия ханым җае чыккан саен хәләл җефетен мактады.

Гаилә шәхси төзелеш өчен участок сатып ала. «Бурычларны кайтару, төзелеш алып бару бик авыр бирелде. Тавык түшкәсен дүрт өлешкә бүлеп аш пешергән вакытлар күп булды. Витамин җитмәү аркасында балаларның хәтта чәчләре коела башлады», — дип искә алды төзелеш елларын Хәбибрахмановлар.

Тырыш хезмәтнең җимеше татлы

Әлфия Әхмәт кызы һәм Винир Нурихан улы белән бер сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Бакчадагы беседкада. Тирә-якта — матурлык, чисталык һәм зәвыклык: таштан салынган зур йорт, ял һәм бакча зоналарына бүленгән иркен ишек алды, берсеннән-берсе матур чәчәк түтәлләре, мул җимеш вәгъдә итүче алма, груша, чия агачларын да алдан уйланган проект буенча утыртканнар диярсең — һәр нәрсә үз урынында. Суган, сарымсак, кызыл чөгендер, кишер, помидор, кыяр һәм башка яшелчәләр үсә торган түтәлләрдә чүп үләнен эскәк белән эзләсәң дә таба алмассың.

— Мин бакчага ял итәргә һәм хозурланырга гына чыгам. Бөтен тәртипне һәм чисталыкны Әлфия үзе тудыра. Кояш белән бергә торып чыгып китә. Каян табадыр эш, белмим, әмма бер минут тынгылык белми. Гаиләнең бердәмлеген һәм җылысын һәрвакыт саклап яши белде ул, шуның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен, — дип сөйләгәндә Винир әфәнденең хатынына баккан күзләрендә чагылган ярату һәм горурлану чаткыларын күрми калу мөмкин түгел иде.

Һәр ялны, һәр бәйрәмне Хәбибрахмановлар бергә уздыра. Коръән ашлары, туган көннәр, шимбә мунчалары, аш бүлмәсендәге түгәрәк өстәл артында корылган җылы әңгәмәләр... Әлфия ханым гаиләнең башкалардан үзгә булган гореф-гадәтләре юк дисә дә, зур йортның бер диварында булдырылган тарихи почмак — горурланып сөйләрдәй биографияләре язылган әти-бабаларының портретлары — Хәбибрахмановлар династиясенең үлемсез полкы — бик күп нәрсә турында сөйли. Үткәнен белмәгән кавемнең киләчәге юк, диләр. Гаиләдә бер-бер артлы биш онык үсеп килгәндә ватанпәрварлык тәрбиясе булу — үзе бер күркәм һәм мактауга лаек традиция.

 

Илмира ГАЛИЕВА,
Автор фотолары.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в