Барлык яңалыклар

Химиктан тегүчегә кадәр: бер оста тарихы

Эшеңне күңел биреп башкарганда гына аның нәтиҗәсе уңай була, кешеләргә шатлык китерә.  

Химиктан тегүчегә кадәр: бер оста тарихы
Химиктан тегүчегә кадәр: бер оста тарихы

Кул остасы Ксения Башарова теккән балалар уенчыклары, кием-салым һәм башка әйберләр дә нәкъ шундый. Аларга бер караштан гашыйк буласың, әлеге нәфис, йомшак, уңайлы эшләнмәләр соклану уята, күңелгә җылылык бирә. Кечкенәдән үк тегү, бәйләүне үз иткән Ксения, бүген инде шәхси остаханәдә иҗат итә, шул рәвешле гаиләсен дә, башкаларны да кабатланмас кул эшләре белән шатландыра.

Ксения Башарова тумышы белән Бакалы районы Михайловка авылыннан. Мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә өлгәшкән сәләтле кыз югары белем алу ниятендә Башкорт дәүләт университетының химия-технология факультетына укырга керә. Аны 2012 елда кызыл диплом белән тәмамлый. Әлеге вакытта «Пакер» фәнни-производство фирмасында инженер булып эшли. Моннан тыш кызыклы мавыгуы да бар: ул 5 ел элек балалар өчен эшләнмәләр тегү белән шөгыльләнә башлаган.

— Ксения, әйтегез әле, иҗаттан ерак торган һөнәр иясе ничек тегү остасы булып китте?

— Без гаҗәеп тормышта яшибез. Бер мизгел эчендә бөтенләй уйламаган үзгәрешләр булып куярга мөмкин. Минем белән дә шулайрак булды. Химик-технолог белгечлеген үзләштерергә дип укырга кергән вакытта киләчәктә тегүче булып китәчәгем уемда да юк иде. Биш ел буена химияне өйрәндем. Бик күңелле, мавыктыргыч еллар булды ул. Бервакыт 1нче курста укыганда мин өр-яңа итекләремне кислота белән дә яндырган идем хәтта, без ул көнне лабораториядә чын фонтан ясадык!... Ниһаять, укуны тәмамлагач, дипломлы белгечләр буларак яңа тормышка юл алдык.

— Һәм сез шул вакыттан тегә башладыгызмы?

— Юк, декрет ялына чыкканчы мин өч ел инженер булып эшләдем. Соңрак нәни кызым туар вакыт җиткәндәрәк крючок һәм матур бәйләм әйберләре турында искә төшердем. Ике атна буена көндез дә, төнлә дә дигәндәй бала тудыру йортыннан чыгуга дип плед бәйләдем. Шулай ук кофта-чалбарлар, шапкалар, пинеткалар, хәтта кечкенә пәлтә дә әзерләдем. Аркам авырта башлагач кына бу эшне туктаттым. Әмма кул эшләреннән башка инде яши алмаячагымны, тагы да күбрәк иҗат итәсе килүемне аңладым. Кызымның бер яше тулуга фетрдан гирлянда тегәргә уйладым. Һәм шушы вакыттан минем өчен гаҗәеп фетр уенчыклар дөньясы ачылды. Бу эшләнмәләрне бик яратам! Берничә гади кисемнән сөйкемле куян, тылсымлы единорог яки гүзәл принцесса ясау — бу үзе бер могҗиза түгелме? Шул рәвешле, иң тәүге эшем — кызымның беренче туган көненә күлмәк һәм фетрдан гирлянда булды. Барысына да үзаллы рәвештә, интернеттагы тегү буенча видео-дәресләрне карап өйрәндем. Мәктәптә бәйләү түгәрәгенә йөрүем дә файдага булды. Көндез бала белән шөгыльләнсәм, төннәрен исә тегү машинкасы артында үткәрә идем.

— Караватка бортиклар ясауга ничек килдегез?

— Балалар тукымалары белән икенче сабыема авырлы вакытта шөгыльләнә башладым. Туачак улымның караватына бортиклар тегәргә ниятләдем. Ай буена тукымалар сайладым, дизайн өстендә эшләдем, мендәрләр өчен сөйкемле җәнлекләр төшердем. Аннары тегүгә керештем, бу күнекмәне мин мәктәп елларыннан ук үзләштергән идем инде. Нәни улым өчен матур да, уңайлы да эшләнмәне үз кулларым белән ясавым бик сөенечле булды. Нәкъ шул вакытта күңелемдә зур остаханә ачу, анда мобильләр, бортиклар, сабыйлар өчен киемнәр тәкъдим итү теләге туды. Хыялны тормышка ашыру максатыннан балалар текстиле тегү буенча курслар уздым, интернетта күп материал өйрәндем, төннәр буена осталыкны камилләштерә, буш вакыт килеп чыккан саен якын «дустым» — тегү машинасы артына утыра идем.

Шулай итеп, вак-вак адымнар белән балалар тукымалары белән эшләү күнекмәләрен үзләштердем. Бүген дә белемне үстерәм, төрле алымнарны өйрәнәм. «Гасыр буе яшә — гасыр буе укы!», диләр бит.

— Остаханәдә нинди товарлар тәкъдим ителә?

— Фетрдан мобильләр (комплектка беркеткеч һәм музыка блогы керә), караватка бортиклар (кечкенә мендәрләр, җәнлекләр рәвешендәге мендәрчекләр, яссы бортиклар, валиклар), урын-җир кирәк-яраклары, одеяллар, сабыйга уңайлы мохит тудыручы кузы-оялар (коконы-гнездышки), балдахиннар, бала тудыру йортыннан чыкканда кулланылучы комплектлар (конвертлар, комбинезоннар, башлык-шарфлар, конверт-трансформерлар, юрганнар һәм бантлы пледлар).

— Эшегездә нинди материаллар кулланасыз?

— Минем өчен нәниләргә барлык уңайлыкларны тудыру, аларны наз-тәрбия белән уратып алу мөһим. Шуңа күрә яңа изделиене әзерләүгә керешкәнче, тәү чиратта материалларны җентекле өйрәнәм, аларның хәвефсез дә, яхшы сыйфатлы да булуын тикшерәм. Тутыргыч (наполнитель) югары сортлы, тукымалар люкс һәм премиум класслы булырга тиеш. Бу балаларның сәламәтлеге өчен дә, изделиенең торышы, төсе саклануы өчен дә яхшы.

Кызганычка каршы, бүгенге заманда сыйфатсыз товарлар да күп җитештерелә. Алар бер-ике тапкыр югач төс-кыяфәтен югалта. Минем исә әлеге хәлне үзгәртәсем килә. Хыялым — һәр әни сабыеның караватына сөенеп карасын, бала киемнәрен юганнан соң алар чүпрәк кисәгенә әверелер, ә мобильдәге уенчыклар зарарлы матдәләр бүлеп чыгарыр дип курыкмасын өчен сыйфатлы әйберләр җитештерү. Нәкъ шушы максаттан остаханә ачып, ВКонтактеда төркем булдырдым. Анда бик күп файдалы мәгълүмат тупланган: бортиклар төрләре, һәр модельнең уңай һәм тискәре яклары, ел фасылларына карап нинди комплектлар сайлау кулай булуы, фетрдан ясалган мобильләрнең үзенчәлекләре һәм башкалар.

— Әйтик, бала тудыру йортыннан көзен яки җәен чыгасы, ди. Бу чорда сабыйга нәрсәләр кидерергә?

— Салкынрак вакытта уңайлы вариант — ул конверт-юрган. Аны өйдә дә, урамда саф һавада йөргәндә дә кулланырга мөмкин. Файдалану чоры 2-3 елга кадәр. Үлчәм белән дә ялгышырлык түгел: ул төрле гәүдә авырлыгындагы сабыйларга туры килә. Бәясе конверт-трансформер яки комбинезон-трансформердан арзанрак.

Җәен исә җиңел һәм модалы комплект кулай булачак. Муслин тукымадан тегелгән комбинезон бик йомшак һәм нәфис, аңарда сабый үзен уңайлы хис итәчәк. Эчлек материалы нәфис тәнне җөйләрдән саклый. Комбинезонның үлчәмен кул-аяклар турысындагы бөкләгечләр ярдәмендә зурайтып була. Конвертны азактан юрган рәвешендә кулланырга мөмкин, җиңел һәм җылы тукымадан булгач, аны үзең белән йөртергә уңайлы.

— Балалар әйберләре теккәндә иң мөһиме нәрсә?

— Беренчедән, киемнең уңайлы булуы, ягъни хәрәкәтләнергә комачауламавы,

шул ук вакытта артык зур да булмавы зарур. Икенчедән, ул кирәкле температураны сакларга, тиз һәм җиңел киелергә һәм, әлбәттә, матур булырга тиеш! Үз эшләнмәләремне нәкъ шушы төп кагыйдәләргә нигезләнеп ясыйм. Аларда синтетик материалларны бик аз күләмдә кулланырга тырышам. Җәйге комплектларда, шулай ук караватта бары тик хлопок кына файдаланыла. Бу баланың тәнендә ялкынсынулар булмасын, ул тирләмәсен өчен кирәк. Сыйфатсыз тутыргычлар, бәз тукымасы белән эшләмим. Сабыйлар өчен теккән киемнәрдә тирләтми дә, өшетми дә торган җылыткыч материал кулланам. Бәйләвечләрне бары тик репстан гына ясыйм.

— Тегү эше күпме вакытны ала?

— Уенчыкларга мин кайчагында бөтен көнемне багышлыйм. «Аның нәрсәсе бар инде, нигә шулкадәр вакытны бүләргә?! Бер сәгать эчендә дә эшләп була…», — дияр кемдер. Әмма бу алай түгел. Җөйләр тигез, изделиеләр җыйнак, матур булсын өчен барлык элементларны кулдан тегәргә кирәк. Һәр мобильдәге геройларны бер стиль һәм үлчәмдә сурәтлим. Бу эшләргә, әлбәттә, күп вакыт сарыф ителә. Һәр заказчыга шәхсән караштамын, берничә көн дәвамында аралашып, тукымалар, рәсемнәр, челтәрләрне сайлыйбыз. Һәрбер җөйне тигез итеп, җентекләп эшлисең, кайчагында тегүне иртәнге 3-4 сәгатьләрдә генә тәмамлыйсың, ә күңелдә канәгатьлек хисе кала. Сабыйның караваты йомшак һәм уңайлы булса, йокысы да тәмле булачак ич.

— Матур-матур әйберләр иҗат итәргә кайдан илһам аласыз?

— Төп илһамчыларым — яраткан гаиләм! Сабыйларым мине яңадан-яңа ачышлар ясарга илһамландыра. Тегәргә бик яратам, һәр кул эшемә күңел җылысын бирәм. Яңа заказ алгач та түземсезләнеп тукымаларның кайтуын, эшкә керешү мизгелләрен көтәм. Үз эшеңне чын күңелдән ярату шул буладыр инде… Иҗатыңның уңай нәтиҗәсен күрү, әниләрдән ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү, үзеңнең бүген бер генә кешене булса да шатландыра, бәхетле итә алуыңны аңлау чиксез сөенеч китерә!

— Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ксения! Кешеләргә бәхетле мизгелләр бүләк итүче, күңел җылысын өләшүче һөнәр иясе буларак сезгә алдагы көннәрдә дә уңышлы эшчәнлек, яңа иҗади ачышлар, бетмәс-төкәнмәс илһам теләп калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в