Барлык яңалыклар

Студент әни булу җиңелме?...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан студент әниләр гаиләләре турында язарга булдык.  

Студент әни булу җиңелме?...
Студент әни булу җиңелме?...

Дәресләр, лекцияләр, сессияләр… Студент тормышы иң күңелле дә, ыгы-зыгылы да чор инде ул. Яшь чакта, әлбәттә, барысына да өлгәшәсең: укырга да, ял итәргә дә, дигәндәй. Студент кызлар арасында гомерлек мәхәббәтен очратып, матур гаилә коручылар да була. Сабыйларын тәрбияләргә дә, уку йортына йөрергә дә ничек өлгерә икән алар, гомумән, ана булу вазыйфасы тормышларына ничек тәэсир итә?

Октябрьский коммуналь-төзелеш көллияте студентлары белән әңгәмәбез шул хакта булачак.

«Гел алга барырга!»

Камилла Сәмигуллина ОКСК-да «Биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлегенә укый, быел ул 4 курсны тәмамлаган. Ире Салават белән ике яшьлек уллары Рамазанны тәрбиялиләр.

— Камилла, мәхәббәт тарихыгыз кайчан һәм ничек башланды?

— Өч ел ярым элек. Ул вакытта мин укый һәм җәйге чорда эшли идем. Салават мине хезмәт бурычлары буенча машинада йөртте.

— Беренче тапкыр очрашканда нинди хисләр тойдыгыз?

— Башта бер-беребезне яратып бетермәдек. Аннары акрынлап аралаша башладык. Вакытны күбрәк бергә үткәргән саен бер-беребезне ошатуыбызны аңладык.

— Сез бер күрүдән гашыйк булуга ышанасызмы?

— Юк.

— Әти-әни булачагыгызны белгәч нинди хисләр кичердегез?

— Әлбәттә, тәү чиратта шатлык тойгылары булды, дулкынлану, бераз шөбһәләнү кебек катнаш хисләр дә булгандыр…

— Бала туганнан соң гаилә тормышы үзгәрдеме?

— Артык зур үзгәрешләр булмады. Шунысы бар: хәзер күбрәк вакытны иремә түгел, ә сабыема бирәм.

— Ә көллияттә уку белән бала тәрбияләүне ничек аралаштырдыгыз?

— Дөрес, уку бераз авырлашты. Дәресләргә ирекле йөрүне рәсмиләштердем. Бу вакытта баланы әнигә калдырырга туры килде.

— Башка парлардан нәрсә белән аерыласыз?

— Минемчә, аермалыклар күп, аларны әйтеп тормыйм.

— Сезнең өчен никахта иң кыены нәрсә?

— Көнкүреш тормышта үзара килешмәүчәнлек һәм йөклелек чорындагы катлаулыклар.

— Мөнәсәбәтләрне ныгытуның иң яхшы ысулы?

— Мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә, фикер алышырга. Бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә.

— Ирегезнең өч уңай сыйфатын санап үтегезче?

— Игелекле, кайгыртучан, игътибарлы.

— Сез нинди өлкәләрдә бер-берегезне тулыландырасыз?

— Мин бик кабаланучан, ә ул беркайчан да ашыкмый, һәр нәрсәне уйлап эшли.

— Күңелегезгә аеруча хуш килгән комплимент?

— Ирем әйткән барлык матур сүзләр дә йөрәккә ятышлы.

— Ә нинди бүләкләр яратасыз?

— Минем өчен һәр бүләк кыйммәтле, чөнки иң мөһиме — игътибар, дип уйлыйм.

— Тормыш иптәшегезнең яраткан ризыгы?

— Духовкада кыздырылган тавык белән бәрәңге.

— Гаилә белән ял вакытларын ничек үткәрәсез?

— Табигать кочагына сәяхәт итәбез, сәфәр йөрибез. Өйдә булганда кызыклы фильм карыйбыз.

— Пар буларак нинди яңа мавыгулар яки шөгыльләрне сынап карарга теләр идегез?

— Спортзалга яки бассейнга йөрергә. Бу сәламәтлек өчен файдалы.

— Ун елдан соң тормышыгыз ничек булыр дип уйлыйсыз?

— Әлегә бу хакта уйлаганым юк.

— Студент әниләргә нәрсә киңәш итәр идегез?

— Укуны ташламаска, гел алга гына барырга. Бернидән дә куркырга кирәкми. Бу тормыш авырлыклары гына. Ә алга таба барысы да яхшы булачак, иң мөһиме — моны чын күңелдән теләргә һәм шуңа омтылырга кирәк.

«Хыялыбыз — парашюттан сикерү һәм дайвинг белән шөгыльләнү!»

3нче курс студенты Айгөл Идылбаева «Биналар һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча белем ала. Тормыш иптәше Евгений — шәхси эшкуар. Гаиләдә Мия исемле өч айлык нәни кызлары үсә.

— Айгөл, ирегез белән танышуыгыз ничек булды?

— Мәхәббәт тарихыбыз 2019 елда башланды. Без шугалакта таныштык.

— Ул вакытта нинди хисләр тойдыгыз?

— Бу сүзләр белән генә аңлатып бетергесез, гаҗәеп кичерешләр иде...

— Ничек уйлыйсыз, тәү караштан сөю бармы?

— Әйе, һәм мин моңа ышанам!

— Сабыегыз булачагын белгәч кичергән тойгылар?

— Быел безнең беренче балабыз — кызыбыз Мия дөньяга килде. Баштагы мәлләрдә югалып калдык, нәрсә эшләргә, бу турыда әти-әниләргә ничек сөйләргә икәнлеген белмәдек.

— Бала туганнан соң тормышыгыз ничек үзгәрде?

— Гаиләбездә барысы да элеккечә калды. Нибары бер-беребезне тагы да ныграк ярата башладык.

— Уку белән берлектә сабыегызны карау авырмы?

— Җиңел түгел, әлбәттә, чөнки барысына да өлгерергә кирәк, шулай да уку елы яхшы тәмамланды.

— Сезнең гаиләгез нинди?

— Без башка парлардан аерылмыйбыз, диярлек. Үзенчәлегебез дип ирем белән бер-беребезгә ике тамчы су кебек охшаш булуыбызны әйтергә мөмкин.

— Үзара мөнәсәбәтләрдә иң авыры нәрсә?

— Әгәр ике арада чын мәхәббәт, хөрмәт һәм ышаныч булса, барысы да яхшы булачак.

— Гаилә тату, нык булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Үзең сайлаган ярны һәрчак сөендереп торырга, ихлас ярату сүзләрен әйтергә, бүләкләр генә түгел, ә мәхәббәт, кайгыртучанлык та күрсәтергә.

— Сез бер-берегезне ничек тулыландырасыз?

— Мин теләсә нинди аңлаешсыз хәлдән чыгу юлын таба беләм, ә ул һәрвакытта да  ярдәм-теләктәшлек күрсәтә.

— Ирегез сез әзерләгән ризыкларның кайсысын ныграк ярата?

— Өйдә ясалган токмачлы аш.

— Ялларны ничек үткәрәсез?

— Бергәләп кино карыйбыз, нинди дә булса тәм-томнар әзерлибез.

— Сез йөрергә яраткан өч урынны атагыз?

— Шугалак, кинотеатр һәм «Спартак» чаңгы базасы.

— Күңелегездә сакланучы иң истәлекле вакыйга?

— Беренче тапкыр очрашуыбыз.

— Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

— Без парашюттан сикерергә, чит илгә сәяхәткә барырга һәм дайвинг белән шөгыльләнергә хыялланабыз.

— Әти-әни булырга әзерләнгән студентларга киңәшләрегез?

— Авыр булыр дип борчылырга кирәкми, нәтиҗәдә барысы да күпкә җиңелрәк булып чыгачак, бөтен мәсьәләләрне дә чишү юлы табылачак.

Сүз ахырында.

Һичшиксез, нәни кешенең дөньяга килүе студент әни тормышына җитди үзгәрешләр, бик күп яңа борчу-мәшәкатьләр алып килә. Әмма боларның һәммәсе дә хәл ителердәй нәрсәләр. Шунысын онытмагыз: хәзер сездә җир йөзендәге иң кадерле хәзинә — яраткан сабыегыз бар. Моңардан да олырак бәхет юктыр ул…

 

Фотолар Сәмигуллиннар һәм Идылбаевлар гаиләләре архивыннан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в