Барлык яңалыклар

Хезмәттә дә, өйдә дә бергә!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы — ак ромашкалар. Бәйрәмдә әлеге чәчәкләрдән такыялар үрәләр, гөлләмәләр һәм гаиләгә бәйле сурәтләр төшерелгән открыткалар бүләк итәләр. 8 июльдә никах тантаналары үткәрү популяр традициягә әйләнгән.

Хезмәттә дә, өйдә дә бергә!
Хезмәттә дә, өйдә дә бергә!

Полицейскийлар гаиләләре хаклы рәвештә мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора. Чөнки җиңел булмаган хезмәтнең үзенчәлекләрен ир белән хатын гына яхшы аңлый, кирәк вакытта бер-берсенә терәк-таяныч була. Балигъ булмаганнар эше буенча инспектор полиция майоры Эльвира Фәнил кызы һәм полициянең өлкән участок уполномоченные полиция майоры Ранис Ирек улы Фазлетдиновлар гаиләсе дә шундыйлардан.

Ранис белән Эльвира эш урынында танышалар. Вазыйфаи бурычлар буенча хезмәттәшлек вакытында алар арасында сөю хисләре бөреләнә. 2012 елда никахлашалар. Быел аларның гаилә коруына ун ел тулган.

Балигъ булмаганнар эше буенча инспектор — полиция хезмәткәре генә түгел, ә тәү чиратта сизгер психолог һәм белемле педагог та ул. Бу сыйфатлама Эльвира Фәнил кызына тулысынча туры килә. Ул үзенең карамагындагы яшүсмерләргә үз балаларыдай хәстәрлек күрсәтә. Эльвира ханым әлеге вазыйфада 2002 елдан бүгенге көнгә кадәр хезмәт итә. Эштәге уңай нәтиҗәләр өчен аның исеме ике тапкыр «Мактау тактасы»на куелган. Ә быел аңа Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының II дәрәҗә «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылган.

Ранис хокук саклау органнарында хезмәтен шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча инспектор вазыйфасыннан башлый. 2010 елда ул милициянең участок уполномоченные итеп күчерелә. Бүгенге көндә Ранис Ирекович полиция майоры исемен йөртә һәм өлкән участок инспекторы булып эшли. Эшчәнлек дәверендә ул грамоталар һәм Рәхмәт хатлары, вазыйфаларын намус белән башкарганы өчен ведомство бүләкләре белән билгеләнгән.

Хезмәттә дә, өйдә дә бергә булу, нинди хәлдә дә тынычлыкны һәм юмор хисен саклау — Фазлетдиновларның тату, ныклы гаилә төзү серләре бу. Эльвира белән Ранис барлык гаиләләргә дә үзара аңлашып, мәхәббәт һәм татулыкта, бәхетле тормыш итүне тели.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в