Барлык яңалыклар

Гашыйклар көне ике йөрәкне кавыштырган

Айдар һәм Лилия Төхбәтуллиннар — 12 ел бергә матур итеп яшәүче пар. Алар икесе дә Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегендә хезмәт итә. Эчке хезмәт подполковнигы Айдар Айрат улы бүлек начальнигы урынбасары вазыйфасын башкара, ул эчке эшләр органнарында 20 елдан артык стажга ия. Тормыш иптәше — полиция майоры Лилия Флүр кызы административ законнарны үтәү буенча өлкән инспектор. Аның эш стажы — 17 ел.

Гашыйклар көне ике йөрәкне кавыштырган
Гашыйклар көне ике йөрәкне кавыштырган

Төхбәтуллиннарның хокук саклау органнарында хезмәт юлы Туймазы милициясендә башлана. Ул вакытта Айдар Айратович патруль-пост хезмәтендә, ә Лилия Флүровна сорау алу бүлегендә дознаватель булып эшли. Алар нәкъ шунда танышалар. Бу 14 февраль — Гашыйклар көне була. Айдар белән Лилия бер-берсен беренче караштан ук ошата. Биш елга якын очрашып йөргәч, 2010 елда матур гаилә корып җибәрәләр.

Тормышларын тагы да ямьләндереп, уллары Искәндәр дөньяга аваз сала. Соңрак Данелия исемле нәни кызлары туа, быел аңа 2 яшь тула. Искәндәр исә бишенче сыйныфка күчкән.

Лилия Флүровна кунакчыл хуҗабикә, кайгыртучан әни һәм тугры, яратучан хатын да. Гаилә башлыгы Айдар балалары өчен дә, хәләл җефете өчен дә иң зур терәк-таяныч. Тормышта да, хезмәттә дә бергә булып, бер-берсен ярты сүздән аңлап, мәхәббәт һәм хөрмәттә гомер итә бу матур пар. Һөнәрләренең авыр һәм киеренке булуына карамастан, Айдар һәм Лилия һәрвакытта да үрнәк әти-әни булырга, балаларын өлкәннәргә карата ихтирамлы итеп тәрбияләргә омтыла.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в