Барлык яңалыклар

Буыннар дәвамчанлыгы — яхшы традиция

Гаилә династияләрендә күркәм гореф-гадәтләр, һөнәргә мәхәббәт буыннан-буынга тапшырыла килә. Әти-әниләре сайлаган хезмәт юлын гадәттә балалары, оныклары да дәвам итә.

Буыннар дәвамчанлыгы — яхшы традиция
Буыннар дәвамчанлыгы — яхшы традиция

Октябрьский шәһәреннән Зәйнуллиннарның гаиләсе дә нәкъ шундыйлардан.

Династиягә нигез салучы Илфир Зәйнуллин. Ул 1977 елдан Октябрьский милициясендә патруль-пост хезмәтендә эшли башлый һәм тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары, юстиция майоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аның хокук саклау органнарында эш стажы егерме ике елдан артык тәшкил итә.

Илфир Вагыйз улы II һәм III дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәт өчен» медальләре, күкрәк билгеләре, шулай ук Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Аның әтисе Вагыйз Зәйнулла улы 1951-1987 елларда Октябрьский шәһәренең 63нче янгынга каршы бүлегенең янгын сүндерү машинасы водителе булып эшли.

Илфир Вагыйз улының тормыш иптәше Алия Зәйнуллина ведомстводан тыш сакта 30 елдан артык бухгалтер булып эшләгән. Кызлары Лилия Зәйнуллина балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, полиция майоры. Ул яшьлегендә спорт белән шөгыльләнә, авыр атлетика буенча Башкортстан һәм Бөтенрусия ярышлары призеры була. Тик спорт һәм милиция арасыннан Лилия соңгысын сайлый һәм моңа үкенми. Әйткәндәй, ул балачактан әтисе кебек полициядә хезмәт итәргә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшергә хыялланган була. Лилия Илфир кызы хокук саклау органнарында 2003 елның декабреннән тикшерү бүлеге тикшерүчесе вазыйфасында эшли башлый.

Булачак ире белән танышулары исә болай була. Ул Лилиягә башлап сүз кушарга кыенсынып, уртак танышларыннан аның телефон номерын ала. Өч ел очрашып йөргәч, тәкъдим ясый. 2009 елда уллары туа, Эмиль быел җиденче сыйныфка күчкән. Ә 2019 елда гүзәл кызлары — София дөньяга килә.

Хезмәтен югары дәрәҗәдә башкаручы Лилия ханым гаиләсендә уңган хуҗабикә, балаларына игелекле әни. Буш вакытларын ул һәрвакыт якыннары белән үткәрә. Ире дә Лилия сайлаган һөнәргә аңлап карый һәм гел теләктәшлек күрсәтергә тырыша.

Зәйнуллиннар гаиләсе буыннарның дәвамчанлыгы Октябрьский шәһәре эчке эшләр бүлегенең күркәм традицияләренең берсенә әверелеп, җиңел булмаган, әмма бик мөһим һәм кирәкле хезмәтнең лаеклы бизәге булыр, дип ышана.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в