Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
29 июнь 2022, 21:30

Тормышта төп таяныч, яклаучы һәм саклаучы — Әти!

«Ана өйрәтсә, бала җитез булыр, ата өйрәтсә, бала акыллы булыр» (халык әйтеме)

Тормышта төп таяныч, яклаучы һәм саклаучы — Әти!
Тормышта төп таяныч, яклаучы һәм саклаучы — Әти!

Әниләрне гаилә учагы җылысын саклаучы, балаларны тәрбияләүче игелек, мәрхәмәт ияләре дибез, мәкаләләр язганда да күпчелек очракта нәкъ аларга игътибарны бирәбез. Ә әтиләр соң ничек, аларның гаиләдәге урыны, тәрбия мәсьәләләренә карашлары нинди?

Ир-ат — гаилә башлыгы, акча табучы, туендыручы ул. Шул ук вакытта әти кешенең балаларны тәрбияләүдә дә катнашуы, аларны хезмәтне сөяргә өйрәтүе, үгет-нәсихәт бирүе, тормыш серләренә төшендерүе кирәк. Ул сабыйларына акыллы һәм гадел өлкән дус, аның күзәтүе һәм яклавы астында яшәү аларга рәхәт һәм күңелле.

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы да нәкъ шундый әтиләрнең берсе, алай гына да түгел, дүрт оныгына кадерле дәү әти һәм үз җитәкчелегендә тәрбияләнүче малай-кызларга игелекле остаз да ул.

Зөфәр Хәләфетдин улы Халиков тумышы белән Московка бистәсеннән. Мәктәпне тәмамлагач, төзелеш материаллары заводына эретеп ябыштыручы ярдәмчесе булып әтисе янына эшкә урнаша. 124нче училищеда кичке бүлектә сварщик һөнәрен үзләштерә. 1980-82нче елларда Германиядә армия сафларында хезмәттә була. Аннан кайткач янәдән заводка урнаша. Соңрак түбән вольтлы электр аппаратурасы заводында, ОЗНАда, ә инде 2013 елдан бүгенгәчә «ПетроТул» компаниясендә сварщик булып эшли. Московка бистәсендә 11 ел буена төбәк иҗтимагый үзидарә рәисе вазыйфасын да башкара.

Зөфәр Хәләфетдин улы балачактан спорт белән дус була, боксчы буларак ярышларда да катнаша. Еллар үтү белән аның бу өлкәгә кызыксынуы кимеми һәм ул 1985 елдан тренерлык эшен башлый. Эшкуар булып эшләгән чорда шәһәрдә ике бокс залы булдыра: 4нче училищеда һәм 25нче микрорайондагы элеккеге 14нче мәктәптә. Московкада да иске залны ремонтлап, ун ел дәвамында тренер була. Бүген дә ул әлеге мавыгуын ташламый, Илчембәттә үз көче белән ачылган бокс залында күнекмәләр үткәрә. Көндез заводта эшләсә, кичен кул астындагы тәрбияләнүчеләре белән шөгыльләнә. Балалар бокс залына теләп йөри. Күнекмәләр гомум физик әзерлектән, йөгерүдән башлана. Ә инде 9 яшьтән бокс белән җитди шөгыльләнүгә керешәләр.

«ПетроТул» компаниясе турында да бераз сөйләп үтәсем килә, — ди Зөфәр Хәләфетдин улы. — Миңа төрле урыннарда эшләргә туры килде. Әмма нәкъ биредә генә хезмәткәрләргә чын мәгънәсендә хәстәрлекле караш, ихлас теләктәшлекне күрдем. Җәмгыятьтә барысы да кешеләр уңайлылыгы өчен эшләнгән, социаль гарантияләрдән алып иминлек мәсьәләләренә кадәр. Ә цехлардагы чисталыкны күрсәгез! Эшкә урнашырга килгәндә мин эретеп ябыштыру цехында булдым. Анда үземне операцияләр ясау бүлмәсенә эләккәндәй хис иттем хәтта. Бөтен җирдә тәртип, кафель ялтырап тора, биналарда җәен кондиционерлар эшли, кышын җылылык тәэмин ителә. Җитәкчелек ягыннан да сүз тидерлек түгел. Һәркем белән уртак тел табып эшлиләр монда. Минем ярышларга йөрүемә дә аңлаешлы караш күрсәтәләр. Безнең бокс залы эшчәнлеге иҗтимагый башлангычларга көйләнгән бит. Балалар бушлай шөгыльләнә. Турнирларга әзерләнгәндә, чит төбәкләргә барганда иганәчеләр, тәҗрибәле спортчылар, шулай ук «ПетроТул» компаниясе дә булышлык итә. Бу игелекле кешеләрнең барысына да рәхмәтлемен».

Тырыш, алынган һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы кешене кайда да хөрмәт итәләр, югары бәялиләр. Зөфәр Хәләфетдин улының тормыш юлы моның ачык дәлиле. Аның фидакарь хезмәте күп сандагы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.

Гаилә хәленә килгәндә, Зөфәр Хәләфетдин улының хатыны Римма Рафаэль кызы белән никахлашуларына быел 38 ел тулган. Тормыш иптәше шулай ук Московкада туып-үскән. «Каенанам безгә каршы йортта гына яшәде, — ди әңгәмәдәшем. — Армиядән кайткач Римманы очратып, хушым китте! Кай арада үсеп җиткән дә, гүзәл чәчәккә бөреләнгән...».

Яшь гаилә матур итеп яшәп китә, бәхетләрен тагы да тулыландырып 1985 елда Эльвира, 1990да Элина исемле кызлары туа. Техникум тәмамлаган Римма ханым төзелеш материаллары заводында эшли. Соңыннан ире эшкуарлык эше ачкач анда бухгалтер вазыйфасын башкара. «Кызларыбыз мәктәпне тик яхшы билгеләргә бетерде, медалистлар, икесе дә югары белем алды. Олысы гаиләсе белән Казанда төпләнде, кечесе Мәскәүдә тора, — ди Зөфәр ага. — Кияүләрдән дә уңдык, безгә үз улларыбыз кебек якын алар».

Гаилә башлыгы һәм тренер буларак та балаларны тәрбияләүгә карашы нинди икән мәкаләм героеның? «Гомер буе балалар арасында инде мин, — ди Зөфәр Хәләфетдин улы. — Өйдә кызларым белән нинди мөгамәләдә булсам, спорт залында тәрбияләнүчеләр белән дә үземне шулай тотам. Артык таләпчәнлек тә күрсәтмим, әмма азынырга да ирек бирмим».

Әти кешенең тәрбия ысулларын психологлар 4 төргә бүлә: беренчесе — җитәкче. Мондый әти әмер бирә, сораштыра, кирәккәндә җәза билгели, кичерә һәм күзәтчелек итә. Икенчесе — дус һәм остаз. Ул эштән кайткач баласы белән шөгыльләнә, уйный, саф һавада йөри. Мондый әти бала тормышында турыдан-туры катнаша, килеп чыккан мәсьәләләрне бергәләп хәл итү юлын таба, барысын да яхшылап аңлата, киңәш бирә. Өченче төркем — акча табучы әти. Ул көне-төне эштә, баласын бөтенләй диярлек күрми. Ял көнендә диванга ятып телевизор карый. Өйне карау, бала тәрбияләү вазыйфасын хатынына йөкли. Дүртенчесе — гаилә җанлы әти. Эштән вакытында кайта, балаларның һәрберсенә кулыннан килердәй эш таба, булышучан. Зөфәр Хәләфетдин улы кайсы төркемгә керә икән? «Мин үземне күбрәк дус, остаз әти дияр идем. Балаларның фикер-карашларына хөрмәт белән карыйм, аларны шәхес буларак күрәм. Шул ук вакытта кирәк вакытта үгет-киңәшемне дә бирәм, белмәгәннәрен аңлатам, өйрәтеп җибәрәм. Тәрбия эшендә балаларны яшьтән хезмәткә өйрәтү дә мөһим урын алып тора. Безнең гаиләдә әти-әнигә хуҗалыкта булышу бер җирдә дә язылмаган канун кебек ул. Балалар кечкенәдән кул арасына кереп, ярдәмләшеп үсте. Алар кушканны көтеп тормый, барысын да үзләре аңлап, бездән күреп эшләде».

— Зөфәр Хәләфетдинович, гаиләгездә бурычлар ничек бүленгән?

— Нәрсәнедер төзәтеп-ремонтлап кую кебек хуҗалык эшләре минем өстә. Хатын исә өйдә, аш бүлмәсендә хуҗа. Эш-гамәлләрне планлаштыру, дизайн, бизәү сораулары белән ул шөгыльләнә. Без, ир-атларга гади булса да ярый, ә хатын-кыз икенче төрле фикер йөртә бит ул. Гүзәл затлар матурлыкны ярата, алар уңайлы да, чиста-пөхтә дә булсын дип тырыша.

— Хатыныгызның уңай сыйфатларын санап үтегезче.

— Алар бик күп. Римма таләпчән, шул ук вакытта ягымлы, хәстәрлекле әни. Уңган хуҗабикә дә ул, безне тәмле ризыклар белән сыйлый, чәчәкләр үстерә, чисталыкны ярата, өебезне һәрчак тәртиптә тота, аңа һәр әйбернең үз урынында булуы мөһим.

— Тормыш иптәшегезнең мавыгулары бармы?

— Ял вакытларында спорт белән шөгыльләнергә ярата, велосипедта һәм скандинавча йөри, чаңгыда шуа. Шул рәвешле үзен яхшы физик формада тотуга ирешә.

— Хатыныгызга нәрсә өчен рәхмәт әйтер идегез?

— Сөеклем Риммага озак еллар буена иңне-иңгә куеп, үзара аңлашып яшәвебез, балаларыбызны тәрбияләп үстерүебез өчен рәхмәтлемен!

… Үз чиратыбызда тату, уңган-тырыш Халиковлар гаиләсенә алдагы көннәрдә дә балалар, оныклар бәхетенә куанып, бер-берсенә булган ихлас хисләрен саклап яшәүләрен теләп калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Аида ХАННАНОВА фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: