Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
29 июнь 2022, 21:42

«Балалар матурлыкны күреп үссен»

Шушы араларда шәһәр мәдәният йортында «Сугыш көйдергән хатлар» исемендәге тамаша куелуы турында язып чыккан идек. Башкорт халык театры тарафыннан әзерләнгән постановка тамашачыларның күңелен артистларның ихласлыгы, вакыйгаларны чынбарлыктагыдай тасвирлавы белән яулады. Спектакльдә тулы гаиләләре белән катнашучылар да бар иде. Лилия Әфтәх кызы Әхмәтова һәм Айрат Ирек улы Мөхәмәтовлар, аларның уллары Тимур белән Эмиль, кызлары Элина үз рольләрен бик матур итеп башкарып чыкты. Бүгенге мәкаләбездә иҗади гаилә белән гәзит укучыларны да якыннанрак таныштырасыбыз килә. Бу турыда Лилия Әфтәховна белән әңгәмәбездә.

«Балалар матурлыкны күреп үссен»
«Балалар матурлыкны күреп үссен»

— Лилия ханым, гаиләгез белән таныштырып үтегезче?

— Мин 21нче башлангыч мәктәптә (хәзерге сәнгать мәктәбе), 5-9нчы сыйныфлардан 17нче мәктәптә укыдым. 68нче һөнәри лицейда «Сәнәгатьтә коммерсант» белгечлегенә ия булдым. Бүгенге көндә Wildberries маркетплейсында Төркия савыт-сабасын һәм Озонда үзебез җитештергән җиһазларны сатам. Әйткәндәй, үз эшебезне ачу идеясе электән үк барлыкка килгән иде. Узган елда шәхси бизнес оештыруга дәүләт тарафыннан 250 мең сумлык грант бирелүе турында ишеттем. Мәшгульлек үзәге аша документлар туплап, МФЦга тапшырдык, бизнес-план эшләп, исәп-хисапларны ясадык. Хуплау алгач, материаллар сатып алып, «МаяLi» исемле производство оештырып җибәрдек. Анда табигый агачтан лофт стилендә киштәләр, прихожая өчен консольләр, өстәл-урындыклар ясыйбыз.

Ирем Айрат 11нче татар гимназиясендә белем алган. 56нчы һөнәри лицейда контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика (КИП и А) слесаре белгечлегенә укыган, читтән торып УДНТУда нефть һәм газ яткылыкларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү факультетын тәмамлаган. Әлеге вакытта «БМК» җәмгыятендә әйдәп баручы инженер-конструктор булып эшли.

Олы улыбыз Тимур 12нче мәктәпнең 6нчы сыйныфын тәмамлады. Ул 2нче класстан грек-рим көрәше секциясенә йөри, тренер Фәрит Фәрвазович (мин аны лицейда укыган чордан ук беләм, төпле белемле, югары һөнәри осталыкка ия кеше ул) җитәкчелегендә шөгыльләнә, үз авырлык төркемендә шәһәр буенча 3нче урын яулады. Моннан тыш мәктәптә кадет классына йөри. Кечесе Эмильга 6 яшь, ул 27нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе. Быел Башкортстан Республикасы буенча Гагарин олимпиадасында физик культура буенча 3нче урынны яулады. Бию төркеме белән дә бүләкле урын алганнары бар. Ике улыбыз да шигырьләр сөйләргә ярата. Кызыбыз Элина 27нче садикка йөри, аңа 3,5 яшь.

— Гаиләгездә хокуклар ничек бүленгән?

— Бездә хокуклар бертигез. Айрат белән һәр эшне киңәшләшеп эшлибез, фикер алышабыз, мәсьәләне бергәләп хәл итү юлын эзлибез.

— Нинди гаилә традицияләрегез бар?

— Безнең туган-тумачаларыбыз бик күп. Матур гадәт — ул һәр бәйрәмне якын кешеләр, әти-әниләр белән бергә җыелып үткәрү. Айратның әнисе һәм дәү әнисе керәшен татарлары. Пасха бәйрәменә алар һәрчак йомырка буяп, тәмле ризыклар әзерләп туганнарны чакыра. Ураза, Корбан һәм башка милли бәйрәмнәрне дә тәбикмәкләр пешереп билгелибез. Коръән ашлары үткәрәбез. Бу туганнар арасындагы бердәмлекне, татулыкны тагы да арттыру, балаларның йолаларны, гореф-гадәтләрне белеп үсүе өчен кирәк.

— Тәрбия мәсьәләләрендә нинди кагыйдәләргә таянып эш итәсез?

— Аерым принципларыбыз юк. Һәр ата-ана кебек без дә кыз-улларыбызның тәртипле, ярдәмчел, олыларга ихтирамлы, үзара дус-тату булып булып үсүен телибез. Туган илне яратсыннар, тарихны онытмасыннар өчен дә тырышлык куябыз. Өебездә еш кына Мөслим Магомаев, Лев Лещенко җырлары яңгырый.

— Ата-аналарга сездән өч киңәш?

— Беренчедән, яшь буында олыларга карата ихтирам тәрбияләү. Монда сүз җәмәгать транспортында урын бирү, авыр сумка-пакетларны илтешү, юлны кичеп чыгуда булышу, читен хәлдә калучыларга һәм башка гамәлләрдә ярдәмгә әзер булу турында бара. Икенчедән, балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Шунысын билгеләп үтәсе килә, бүгенге яшьләр безнең чор белән чагыштырганда спортны ныграк үз итә, төрле түгәрәкләргә, тренажерларга йөрүчеләр дә күп. Әлбәттә, уңай күренеш бу. Өченчедән, хезмәт тәрбиясе. Балалар йорт-хуҗалыктагы эшләрдә (табак-савыт юу, бүлмәләрне тәртиптә тоту, тузаннарны сөртү, бакча үстерү һ. б.) ярдәмләшеп үссен. Бу әти-әнинең эшенә хөрмәт уятырга булыша, кернең дә үзеннән-үзе юылмаганын, ашарга да пешмәгәнен, гомумән алганда, тереклекнең нигезендә тырыш хезмәт ятуын аңларга мөмкинлек бирә.

— Кыз-улларыгызны бүләкләр белән шатландырасызмы?

— Әлбәттә, туган көннәрдә, Яңа ел бәйрәмнәрендә бүләкләр бирешәбез. Тик хәзерге заманда яшь буынны нәрсә беләндер гаҗәпләндерүе авыр. Кибетләрдә элек төшкә дә кермәгән тәмле нигъмәтләр, уенчыклар, модалы кием-салым, гаджетлар тулып ята. Безнең балачакта торт бәйрәм ризыгы булса, әле аны теләсә кайсы вакытта сатып алырга мөмкин.

— Ә балалар тыңламаса нинди җәза бирәсез?

— Мондый хәл бик сирәк була. Җитди сәбәп булганда безгә ярдәмгә «тылсымлы почмак» килә. Анда кылган хаталарың һәм аларны төзәтү турында уйланырга мөмкин…

— Балаларыгызны киләчәктә кем итеп күрәсегез килә?

— Тимурны кадет мәктәбенә бирергә ниятлибез. Аңа кадет сыйныфында шөгыльләнү бик ошый, анда ул көрәшкә, коралны сүтеп-җыярга өйрәнә. Моннан тыш Тимур укырга ярата. «Полководцы России» дигән китапны ул инде яттан белә ахры. Эмильның кайда укыячагын әлегә белмибез. Әмма киләчәктә балалар медицина, юриспруденция өлкәләренә игътибар итәр дип өметләнәбез. Тормышта зур әһәмияткә ия юнәлешләр бу. Гаиләдә медик, юрист булуы комачауламас иде…

— Ялларны ничек үткәрәсез?

— Гаилә белән кичләрен ivi, okko кебек онлайн-кинотеатрларда мультфильмнар, кинолар карыйбыз. Җәен исә хуҗалыкта, бакчада эшлибез, шунда ял да итәбез. Урманга йөрибез, җиләкләр, дару үләннәре җыябыз. Минем әнием үзәктә яши. Анда парк-скверлар, уен мәйданчыклары күп. Балалар вакытны шунда үткәрергә бик ярата.

— Гаиләгез белән яратып йөргән өч урынны әйтеп үтегез әле?

— «Солдат уйлары» мемориалы биләмәсе, Гагарин исемендәге парк, Мулла микрорайонындагы күл буе. Соңгысы безнең йортның каршында гына урнашкан, анда аккошлар, акчарлаклар, кыргый үрдәкләр йөзүен күзәтәбез, гүзәл табигатькә сокланабыз.

— Иҗат турында да сөйләшеп алыйк, театр белән танышлык ничек башланды?

— Башкорт халык театрына без очраклы рәвештә эләктек дияргә була. Анда йөрүче Рима апа шалтыратып, улларыбызны «Сугыш көйдергән хатлар» тамашасында шигырь сөйләү өчен алып килүне сорады. Ә инде шәһәр мәдәният йортында безне башкорт халык театры режиссеры Нурсилә Кәримова күреп алды һәм: «Әйдәгез әле, гаиләгез белән постановкада катнашыгыз!», — дип тәкъдим ясады. Ризалыкны биргәч, рольләрне таратып чыкты һәм шул көннән репетицияләргә йөри башладык. Әйткәндәй, Айрат 11нче татар гимназиясендә укыган чорда ук спектакль-концертларда катнашкан. Ул Нурсилә Вәлиян кызы белән дә шул вакыттан таныш, аның җитәкчелегендәге театр тамашаларында чыгыш ясаган булган. Мин үзем дә мәктәптә укыганда хорда җырлый, концертларда катнаша, фортепианода уйный, шигырьләр сөйли, бию түгәрәкләренә йөри идем. Бер сүз белән әйткәндә, икебез дә яшьтән иҗатка тартылганбыз. Бүген инде балаларда да сәнгать дөньясына кызыксыну уяту өчен бергәләп театрга йөрибез, алар хәзер үзләре дә постановкаларда уйный. Минем фикеремчә, ата-аналар балаларның иҗатка тартылуына теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Балага оялу, кыенсыну кебек хисләрне җиңәргә булышу, аның үз-үзенә ышанычын үстерү һәм матурлыкны күрергә өйрәтү мөһим.

— «Сугыш көйдергән хатлар»да кайсыгыз нинди рольләрне башкарды? Гомумән, гаилә белән сәхнәгә чыгуы авыр булмадымы?

— Илебез язмышындагы дәһшәтле вакыйга — Бөек Ватан сугышы чорына багышланган әлеге постановкада мин фронттан ирен көтүче, госпитальдә эшләүче шәфкать туташы, санитарка ролен башкардым. Айратның герое Коля, сугышта яралана, әмма туган якка исән кайта. Кызыбыз Элина Машенька булып уйнады. Аны сугыш вакытында Тоня исемле әбекәй тәрбияли. Эмиль — күчеп килүчеләрнең оныгы. Ахырда бабакай белән әбекәй үлә, аларның бераз олыгайган оныклары ролен инде олы улыбыз Тимур башкарды. Эмиль исә башта бишектә яткан, аннан үскән бала образында да уйнады. Без 12 майда беренче тапкыр сәхнәгә чыктык. Башта берникадәр каушау да булды, чөнки мәктәптән соң инде күпме еллар үткән, без дә хәзер  үзгәргән… Икенче юлы, 22 июньдә сәхнәгә чыгу күпкә җиңелрәк тоелды. Тамашачылар да уйнавыбызны ихлас кабул итте, теләктәшлек белдереп торды.

— Иҗади планнарыгыз нинди, театрга йөрүне дәвам итәчәксезме?

— Алла боерса, көз көнне спектакль куярга әзерләнәбез. Урыс һәм татар телләрендәге әсәрләр булачак ул.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Сезгә киләчәктә дә тигез, имин тормыш, балалар бәхете, иҗат дәрте теләп калабыз. Узасы юлларыгыз, яшисе елларыгыз бары шатлык-куанычлардан гына торсын!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: