Барлык яңалыклар

«Бүген кияүгә чыгу модада түгел»

Мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре — бу темалар бервакытта да мөһимлеген югалтмый.  

«Бүген кияүгә чыгу модада түгел»
«Бүген кияүгә чыгу модада түгел»

Бүгенге сәхифәбезнең кунагы — Московка бистәсенең «Һидәятулла» мәчете имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт Шәмсуаров белән әңгәмәбезне исламда гаилә темасына багышладык.

— Рамазан Илкам улы, гәзит укучыларны үзегез белән таныштырып үтегезче?

— Мин 1973 елда Кызыл-Яр авылында туып, шунда үстем. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт иттем. Октябрьский шәһәрендәге «Нурул-Ислам» мәдрәсәсен тәмамладым. Русия Ислам университетында, Казан Дәүләт педагогик университетының психология факультетында укыдым. 2011 елдан Московка бистәсендә имам-хатыйб вазыйфасында хезмәт итәм.

— Ислам динендә гаиләгә, балалар тәрбияләүгә караш нинди?

— Динебез гаиләгә зур игьтибар бирә. Ул өйләнергә теләүче егеткә хатын-кызны матурлыгы, нәселе яки байлыгына карап түгел, ә динле, әхлаклы булуына карап сайларга куша. Кызга да динле һәм яхшы әхлак сыйфатларына ия булган, хатын һәм бала хакларын үтәүче, гаиләсе турында кайгыртучы егетне сайлау фарыз. Аллаһы Тәгалә дөньяда бар әйберне парлы итеп яралткан. Ир һәм хатынның бергә гаилә корып, иманлы балалар үстереп, динне, милләтне саклап калуы һәм аны таратуы җәмгыять өчен бик мөһим әйбер. Мөселман гаиләсендә динне саклау чаралары булып түбәндәгеләр тора: бергәләп намаз уку, матур итеп дини бәйрәмнәрне үткәрү, туганнар белән аралашып яшәү, балаларга үгет-нәсыйхәт бирү, хәләл ризык белән туклану, хәрәмнән саклану. Күркәм үрнәкне тәү чиратта ата-аналар күрсәтергә тиеш.

Бала әти-әнисе өчен генә түгел, хәтта дин өчен дә кадерле зат. Ислам дине балаларга дөрес тәрбия бирергә куша, аларның жәмгыятькә файда китерүен тели. Кечкенәдән үк Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт уятып, бала тәрбияләп, үзенең диненә, милләтенә файда китерү, Раббысына, ата-анасына итәгатьле булу — бала хакыдыр.

— Психологлар хатын-кыз өчен беренче урында бала түгел, ир, ди. Дин буенча ул ничек?

— Диндә дә шулай. Шәригать буенча, һәр ир өчен беренче чиратта ана хакы, кияүдәге хатын өчен ир хакы тора. Бала көйлисем бар дип, ирне икенче урынга куярга ярамый.

— Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Ата-ананың баласына карата өч бурычы бар: бала туганнан соң аңа яхшы исем бирү, Коръәнгә өйрәтү һәм балигълыкка җиткәннән соң өйләндерү яки кияүгә бирү», — ди. Димәк, сабыйга исем кушу — зур җаваплылык ул. Психологлар фикеренчә, кешенең исеме аның тормышына тәэсир итә. Моның белән килешәсезме?

— Исемнәр чынлап та кешенең тормышына тәэсир итәргә сәләтле. Элек еш авырган балаларга исемен күтәрә алмый дип, башкасын кушканнар. Тәнендә миңе булганнарның исеменә «миңле» сүзен өстәгәннәр. Ямьсез мәгънәле, кинолардагы артистларның, шулай ук мәҗүси Аллалар исемнәрен мөселман кешесенә кушу дөрес түгел. Шуңа күрә без, хәзрәтләр ата-анадан нигә нәкъ шушы исемне сайлавын, аның нәрсә аңлатуын сорыйбыз. Ислам, Рамазан кебек дини, шулай ук пәйгамбәрләр исемнәрен кушу рөхсәт ителә. Аллаһы Тәгаләнең исемнәренә Габд кушымчасын ялгарга кирәк. Электән үк ир-атларга Габделкәрим, Габдеррахман дип кушканнар.

— Никахлашу — гаилә коруның беренче адымы. Бергә яшәү өчен Аллаһы Тәгаләнең хәер-фатихасын, рөхсәтен алу ул. Исламның моңа игътибар бирүе киләчәктә тыныч, рәхәт, бәхетле тормышны тәэмин итә. Хәзерге заманда әлеге йоланың әһәмияте сакланамы?

— Бүгенге җәмгыять зур үзгәрешләр кичерә. Алар электән килгән кыйммәтләргә дә кагылмый калмый. Гаиләгә мөнәсәбәт үзгәрә бара, бу үз чиратында никахның асылын югалтуга китерә, әлеге йола киләчәктә эшләнергә тиешле бер гамәлгә генә әйләнеп кала. Әмма шуны онытмасак иде: кыз белән егеткә никахсыз яшәү олы гөнаһ була. Бигрәк тә никахка чаклы балага узу һич ярамый.

— Никахларда хәмер куючылар да очрый. Бу изге йоланың савабын, дәрәҗәсен бетерәме?

— Мәҗлесне хәрәм эчемлекләр белән дәвам итү никахны бозмаса да, аның дәрәҗәсен, ямен, бәрәкәтен юкка чыгара. Кылган догалар Аллаһка ирешми һәм нәтиҗәсе булмый.

— Катнаш никахларга нинди караштасыз?

— Шәхсән минем фикеремчә, милләтләр кушылырга тиеш түгел. Ни өченме? Әйтик, татар егете рус кызына өйләнде, ди. Әгәр хатыны да ислам динен кабул итсә, гаиләдә низаг тумаска да мөмкин. Ә инде икесе ике диндә икән, моның инде ахыры ни белән бетәсе аңлашыла. Аеруча балалар тугач бәхәсләр тагы да арта. Монда диннең һәм менталитетның төрле булуы йогынты ясый. Шуңа күрә татар кызының урыска да, үзбәккә дә, әрмәнгә дә түгел, ә фәкать татар егетенә генә кияүгә чыгуы хәерле һәм киресенчә.

— Ә күпхатынлылык турында дин нәрсә ди?

— Исламда дүрт хатынга кадәр алырга ярый. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Алыгыз ике хатын, өч, дүрт хатын», — ди. Бер хатын дими. Ике хатыннан башлый. «Булдыра алмасагыз, гадел түгел икәнсез — берәү генә», — ди. Әлбәттә, бертавыштан эшләнә торган әйбер түгел бу. Монда әзерлек, аңлау кирәк. Ирләр моңа әзер булса да, хатыннар әзер түгел. Бу Русиядә һәм башка күп илләрдә дә шулай.

— Дин күзлегеннән караганда, яхшы хатын нинди ул?

— Пәйгамбәребез: «Иң хәерле хатын шундый була — аңа ире карагач сөенә», — дигән. Ягъни, хатын-кыз үзенең төс-кыяфәте, уңган хуҗабикә булуы, үз-үзен тотышы, балаларны тәрбияләве, дингә карашы белән дә ирен канәгатьләндерә икән, яхшы хатыннардан булыр.

— Исламга кадәр хатын-кызларның хокуклары бик чикле булган, динне кабул итү аларның тормышын, гаиләдәге хәлен никадәр үзгәрткән? Бүген хатын-кызларның нинди бурычлары һәм хокуклары бар?

— Хатын ирен яратырга, хөрмәт итәргә, балалары, туганнары алдында иренең намусын һәм абруен күтәрергә тиеш. Ир өстендә гаиләне төрле яклап саклау бурычы булса, хатын гаиләдәге, йорттагы барлык әйберләрнең тәртиптә булуы өчен җаваплы. Ире сүзеннән чыкмаган, аңа каршы килмәгән, хөрмәт иткән хатын гына гаиләнең тотрыклыгын саклап кала ала.

— Ирнең хатыны алдындагы бурычлары турында да әйтеп китегез әле.

— Пәйгамбәребез: «Ир кешегә үз кул астында булучыларны кайгыртмыйча һәлак итү гөнаһ буларак җитә», — дигән. Ирнең тормыш иптәше алдындагы бурычларының иң мөһимнәре: хатыны турында кайгырту, аны ярату, игьтибарлы, ихтирамлы булу, төрле яклап тәэмин итү (ашату-эчерү, киендерү, унайлы яшәү мөмкинлеге тудыру), дини гыйлемгә өйрәтү, шәригать кануннары саклануын күзәтүдә тоту һәм башкалар. Ир хатыны һәм балалары өчен үрнәк булырга тиеш. Әти кеше динен һәм милләтен саклап, ихлас күңелле, иманлы, гаиләсенә гадел булган очракта гына абруен саклап кала ала, минемчә.

— Илдә гаиләләрнең 60 проценты таркала. Психологлар аерылышучыларның 40 проценты — алдан бер-берсен яхшы белмәүчеләр, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтнең асылын аңламаучылар, дип белдерә. Дин күзлегеннән, ныклы гаиләнең нигезендә нәрсә ята?

— Гаиләләрнең таркалуы күпчелек очракта ир һәм хатынның үз хакларын белмәве, яки үзләренә тиешеннән артык күп хак кую белән бәйледер. Ирләр ир булып калсын, ә хатыннар гүзәл затларга хас сыйфатларын югалтмасыннар иде. Ислам дине ничек итеп бәхетле, тату, бердәм, матур, гаилә булып яшәү юлларын күрсәткән. Коръәни Кәримдә: «Мөэмин хатыннар да, мөэмин ирләр дә бер-берсенә дус булырлар, бер-берсен хәерле якка өндәрләр, гөнаһтан тыярлар», — диелә.

— Ни өчен дини кызлар арасында да кияүгә чыкмаган яки аерылышканнар күп?

— Ислам дине хатын кызларга хак һәм хокук бирә. Кызганычка каршы, хәзер кеше гаиләнең кыйммәтлеген югалтты. Мөселман гаиләләрендә дә аерылышулар күп. Кешеләрнең бер-берсенә буйсынасы килми. Ирекле яшәүне күпкә хәерле күрәләр. Кызларыбыз да иргә мохтаҗ түгел. Бүген кияүгә чыгу модалы саналмый. Мин моны үзебезнең тәҗрибәдән, таркалган никахлардан күрәм. Әлбәттә, моның сәбәбе хатыннарда гына түгел, ирләрдә дә гаеп бар.

— Кызлар барысы да матур була, усал хатыннар кайдан чыга; егет чакта бар да яхшы, кайдан чыга хатын кыйный торган «батыр»лар, диләр. Кызганычка каршы, күп гаиләләрдә табак-савыт шалтыраулар, тавышланулар була, ирләр арасында хатынын төрле сүзләр белән мыскыл итү, сүгенү, кул күтәрүгә кадәр җитүчеләр дә бар. Еш кына бу балалар күз алдында эшләнә. Мондый шәфкатьсезлек, наданлык нилектән килә?

— Ир кеше, мин синнән көчлерәк дип, хатынын кыерсытырга, мыскыл итәргә һич тә тиеш түгел. Гаиләдәге тавыш бер-береңә карата игътибар, хөрмәт бетү, бер-береңне аңламау, һәм юл куярга теләмәүдән чыга. Бөтен сәбәп шунда.

— Хәзерге заманда «Хатын-кызның көчлелеге — аның көчсезлегендә» дигән сүзләр әһәмиятен югалта бара. Нәфис затлар элек фәкать ирләр генә эшләгән һөнәрләрне дә үзләштерде, алар йортлар төзи, юллар сала, икешәр урында эшләүчеләр дә бар. Матди яктан бәйсезлек, әлбәттә, хатыннарда үз-үзенә ышанычны арттыра, алардан хәтта «чын ир-атлар юк ул», «көчсез ир белән яшәү кызык түгел» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Бу хәлләргә нәрсә сәбәпче?

— Кызларның бер ише бүген болай фикер йөртә: «19-20 яшьтә кияүгә чыгам да, аннары мине ирем карый, матди яктан тәэмин итә, ашата, киендерә», — ди. Капма-каршы уйлаучылар да бар, андыйлар башта укый, карьера ясый, фатир, машина ала. Шуннан инде алар: «Ә нигә кирәк соң миңа ир?», дигән фикергә килә. Мондыйлар үзе өчен яшәүне кулай күрә, үзеннән уңышлырак, байрак егеткә генә кияүгә чыгарга ризалаша. Әлеге күренешләргә беренчедән, икътисад, икенчедән заман, өченчедән гаиләдәге тәрбия сәбәпче.

— Бүген җитәкче вазыйфаларындагы, карьера ясаучы хатын-кызлар күп. Пәйгамбәребез заманында андый актив хатын-кызлар булганмы?

— Әйе, Пәйгамбәр вакытында да гаять акыллы, уңышлы эшчәнлек итүче хатыннар булган. Мәсәлән, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) беренче хатыны — Хәдичә. Ул Мәккәнең 40 яшьлек бай хатыны, сәүдәгәр була. 25 яшьлек гади иргә кияүгә чыга, Мөхәммәд бу вакытта пәйгамбәр булмый әле. Әмма шәһәр халкы аның гадел, төгәл кеше икәнен белә. Рәсүлебезгә пәйгамбәрлек чоры килгәч, Хәдичә аңа терәк була, өмет бирә, киңәше белән ярдәм итә, динен дә беренчеләрдән кабул итә.

— Күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч әйбер диндә юк, әмма алар динне саклый. Боларның берсе — милли тел, икенчесе — милли кием, өченчесе — милли йолалар», — дигән. Моңа бәйле, милли үзаңлылык, гореф-гадәтләр, киемнәр турында фикерләрегезне ишетәсе килә.

— Диндә милләтчелек юк, ләкин милләттә дин бар. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Мин кешеләрне кабилә итеп, халык итеп алар бер-берсен белсеннәр өчен яралттым». Без милләтне сайлап алмыйбыз. Һәркемгә үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен, киенү рәвешен белү һәм урынлы куллану мәслихәт. Мисалга, татар булып тугансың икән, димәк, шушы милләт каннунарын саклавың тиешле. Кызганычка каршы, бүген үзен мөселман дип йөргән кешеләр шул ук вакытта яулык ябынырга, түбәтәй, чалма кияргә теләми. Ни өчен шулай бу? Моны чын кыйммәтләр югала баручы замана шаукымы дип әйтергә була. Элекке ата-бабаларыбыз милли үзенчәлекләрне сак­лый белгән. Хәзер исә без халык буларак кимеп барабыз, бик аяныч бу. Бүген яшь мөселманнар арасында укуга теләк кими. Без 2000нче елларда укырга керер өчен бик тырыша, күбрәк гыйлем алырга омтыла идек. Ә хәзер мәдрәсәләрдә укучылар бик әз, булганнарының да яртысы чит төбәкләрдән килүчеләр. Җәмгыятьтә кыйммәтләр үзгәрә, төрле яктан, хәтта дин ягыннан караган очракта да. Телебезнең дә бүгенге көндәге хәле кызганыч. Чөнки күпчелек гаиләләрдә балаларга туган телне өйрәтмиләр, җайлы булсын, русча өйрәнсеннәр диләр. Шуңа күрә дә милли үзаңлылыкны күтәрү мәсьәләсе бүген аеруча мөһим. Әлеге юнәлештә дин дә зур урын алып тора.

— Фәһемле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Рамазан хәзрәт! Гаиләләребездә һәрчак тынычлык, татулык, үзара аңлашу булсын дигән теләктә калабыз.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Аида ХАННАНОВА фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в