Барлык яңалыклар

«Үзебез сайлаган язмыш»

Ыспай-төз гәүдәле, күрер күзгә ягымлы-сөйкемле бу ханым Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Илһам» клубы утырышларының берсендә игътибарымны җәлеп итте. Байтак шигъри әсәрләрне яттан белүе таңга калдырды. Гомерлек һөнәре тел-әдәбият укытучысы булу сәбәпчедер моңа ихтимал. Әмма ләкин илһамланып-янып шигъри телмәр тотучы ханыма тиздән 90 яшь тулуын хәтердән чыгармыйк!

«Үзебез сайлаган язмыш»
«Үзебез сайлаган язмыш»

Балачак. Хәтерләрдә мәңге калачак.

Ада Харис кызы Мирсәетова. Егерменче гасыр башында ук нигез салынган педагоглар династиясе вәкиле. Әнисе Мәрьям яклап бабасы Арслангали Миннегали улы Ардуванов ерак 1905 елда Бүздәк районы Килем авыл мәктәбендә укыта башлый. Гади мөгаллимнән мәктәп директоры вазыйфасына күтәрелә. Җәмгысы кырык ел гомерен яраткан эшенә багышлый Арслангали ага, 1947 елда дөнья куя. Кызлары, шул исәптән Мәрьяме дә, әтисе юлыннан китә. Өстәвенә Мәрьям мөгаллим егеткә — Харис Рәхим улы Вәлиевка кияүгә чыга. Тәүдә ирле-хатынлы Вәлиевлар Бөре шәһәрендә яши. 1932 елның 5 июлендә гаиләдә кыз бала туа, Ада дип исем кушалар үзенә. Берничә елдан аваз салган улларын Роберт дип яздыралар. Чоры шундый, гадәти булмаган, заманча яңгырашлы исемнәрне кулайрак күрәләр... 1937 елда тату-дус гаилә Дәүләкәнгә күченә. «Иң бәхетле, гамьсез балачак еллары шунда узды, — дип хатирәләр йомгагын сүтә Ада ханым. — Әтием бик юмарт, тыныч-ипле кеше иде. Әни, киресенчә, катырак, җитдирәк холыклы. Кечкенәдән эштә чыныгып үстек. Бәйрәмнәр ифрат күңелле уза иде. 1940 елның 4 гыйнвар көне аеруча хәтердә. Өйдә чыршы бизәдек, дус-иш, күрше-күләнне чакырдык. Әти-әнием миңа ак бинтлардан костюм тегеп бирде. Шатлыгымның иге-чиге булмады, билгеле! Фотога да төштек. Һаман булса кадерле ядкарь итеп саклыйм...»

Шунысы да игътибарга лаек, Нина исемле ахирәтенең мәктәптә укып йөрүче апасы нәни кызчыкларны хәреф танырга өйрәтә. 1940 елда Ада, кем әйтмешли, «тулы хәзерлек белән» беренче сыйныфка бара. Тик... Матур гына, үз көенә аккан яшәешкә дәһшәтле сугыш аяусыз киртә куя. «Сугыш башланган көнне яхшы ислим, — дип көрсенә әңгәмәдәшем. — Ял көне, әни белән кибеткә барган идек. Әти сагайган-борчылган кыяфәттә алгы бүлмәдә каршылады, акрын гына әнигә дәште: «Ада керсен, син калып тор». Билгеле инде, олылар сөйләшкәнне читтән генә тыңлап тордым. «Сугыш башланган...» Аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте коточкыч хәбәр. Һавада гөрелдәп самолетлар оча (хәрби часть ерак түгел иде). Арытаба Гомель, Житомирдан эвакуацияләнгән халык килә башлады. Тормышлар кырка үзгәрде...»

1942 елның 1 маенда Харис Рәхим улы да фронтка алына. Ел дәвамында хат-хәбәре килми. Арслангали ага кыз-оныкларын үз янына, Килемгә чакырып ала: «Бергә-бергә җан асравы җиңелрәк булыр», ди ул. Биредә инде Ада татар мәктәбенә укырга керә.

Тормыш үз эзенә төшкәндәй була. Өстәвенә 1943 елда ниһаять әтиләреннән дә кош теледәй телеграмма килеп ирешә: «Исән-саумын, хат көтегез». Тиздән барысы да ачыклана. Харис ага Орлов, Курск дугасында барган каты алышлар мәлендә чолганышка эләккән икән. Берничә кеше, шул исәптән Вәлиев та, боҗрадан котылып, үзебезнекеләр ягына чыгалган. Нәтиҗәдә гаиләсе белән бәйләнешкә керү әмәле табылган... «Минем исемгә хатларны аерым яза иде әтием, — дип хәтерли Ада апа. — «Җиңүебезгә ышанабыз, сугыш бетәчәк, тыныч гомер итәчәкбез әле». Әти язганнар безгә дә яшәргә көч-өмет бирә иде. Кадерлебез 2нче Белорус фронты составында алышларда катнаша, «Балтыйк ягына юнәләбез», диелгән иде бер хатында. Кенигсберг крепостен штурмлаучылар арасында да була ул. Безнең инде иңнәргә канатлар үскәндәй тоела — сугыш тәмамлануга бара бит! Әти белән очрашу бәхете көтә алда!»

Кызганыч, якты хыялларга гамәлгә ашырга насыйп булмый. Көннәрнең берендә яугирнең полкташ дустыннан хат килеп төшә. Ада өйдә ялгызы гына була. Кисәк сагаеп куя: адрес әтисенеке, ә менә язуы... аныкы түгел. «1945 елның 21 апрелендә Харисның гомерен фашист пулясы өзде». Әлеге коточкыч юлларны укыган 13 яшьлек кыз баланың күз аллары караңгылана, яшькә төелә. Иңнәрне таштай басарлык, күтәрәлмәслек кайгы-хәсрәт ябырыла бу көнне...

9 майда гаилә башлыгының исән чагында язган ахыргы хаты килеп ирешә. 13 апрель көнендә теркәлгән була андагы өмет тулы юллар... Җиңү көнен Мәрьям апа балалары белән Уфада каршылый. Шатлыклы да, шул ук вакытта ачы күз яшьләре белән өретелгән дә бәйрәм...

Укытучы. Нинди горур исем!

Сугыш тәмам. Ил акрынлап тернәкләнә, яралар бөтәшә килә. Совет хөкүмәте сугышта һәлак булганнарның сабыйлары хакында һәрдаим хәстәрлек күрергә омтыла. Адалар пионер лагерында, санаторийда ял итә, сәламәтлеген ныгыта. Ә 1947 елда әниләре Кандра (хәзерге Туймазы) районы Балтай авылына күчәргә ниятли. Авыл җирендә үлән булса да ачлыктан коткарыр, дигән өмет бар ич...

Мәрьям ханым Балалар йортына эшкә урнаша. Ада мәктәптә укуын дәвам итә. Әйткәндәй, Укытучы һөнәренә кызыксыну хисе дә нәкъ шул чорда уяна ныкышмалы-үҗәт кызда. Математика укытучысы Леонид (Лотфулла) Сәйфи улы Фазлетдиновка гомер бакый рәхмәтле әңгәмәдәшем. Үтә сәләтле, гаять игътибарлы, игелекле тәрбияче-педагог татар балаларына математика фәнен урыс телендә тиешенчә аңлатуга, җиткезүгә ирешә. «Унынчы сыйныфны 14 кеше тәмамладык, җидебез югары уку йортларына керде», дип ассызыклый Ада ханым. Төпле белемгә ия булган, димәк, үсмерләр гади авыл мәктәбендә!

1950 елда, ниһаять, сылуның теләге кабул була — Башкорт педагогия институтының филология факультетына, урыс бүлегенә укырга керә. Өченче сыйныфта исә гомерлек ярын-парын очрату бәхете дә елмая үзенә. Дус кызының туган тиешлесе Вәкил Мирсәетов булып чыга ул. Авыл хуҗалыгы институтында агрономлыкка укучы егет дилбегәне тиз тота! Яңа, 1954 елда яшьләр чәчләрен-чәчкә бәйли. Шул ук елны укуларын тәмамлап, егетнең туган ягы Ярмәкәйгә эшкә дә юлланалар. Вәкил МТСта баш агроном, Ада мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында эш башлый. Бер-бер артлы сабыйлары Рифкать һәм Светлана дөньяга аваз сала. 19 ел гомер кичерә Мирсәетовлар Ярмәкәйдә. Вәкил Гайнелгыйлем улы төрле югары вазыйфалар били. Хәләле дә үз һөнәренең остасы буларак ихтирам казана, фидакарь хезмәте белән укучылар, ата-аналар рәхмәтен яулый.

1973 елда язмыш җилләре гаиләне Бүздәк районы Каран авылына алып килә. Монда да сынатмый ирле-хатынлы Мирсәетовлар. Вәкил ага авыл һөнәрчелек училищесы директоры вазыйфасына тәгаенләнә. Ада ханым татар мәктәбендә үз фәненнән дәресләр бирә. «Укытучылык — бар булмышым, тулы бер язмышым, гомерлек һөнәрем, — дип басымлый дулкынлану катыш хөрмәтле әңгәмәдәшем. — Тынгысыз, таләпчән, шул ук вакытта гадел булырга омтылдым. Балалар моны яхшы аңлый бит, ихтирам итәләр иде... Укучыларым хәзер төрле һөнәр кешеләре, күпләре белән бүгенгәчә аралашабыз, очрашып торабыз. Һәммәсенең диярлек исем-шәрифләренә, урысча язуда җибәргән хаталарына кадәр хәтерлимен. Минем юлны сайлаган шәкертләрем дә җитәрлек — монысы инде икеләтә куаныч».

Әйе, ни генә димә, Педагог бәхете-горурлыгы фәкать укучылар уңышына бәйле. «Яшь буынның киләчәге, язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә», дигән ич бөек совет язучысы Александр Фадеев. Җаваплы-авыр да, кызыклы-мактаулы да һөнәр. Тиккә генә туры юл күрсәтүче маякка тиңләмиләр укытучы-остазны. Ирексездән эчкерсез шигъри юллар күңелгә килә:

«Укытучы булу —

Фәрештәләр

Язып бетерә алмас изгелек!»

(Рифат Сәлах)

Китапханә — рухи көч һәм гыйлем чыганагы

Хәлбуки, яшәеш гелән шатлык-куанычлардан гына тормый. 2000 елны гаиләгә кайгы ишек шакый. Вәкил Гайнелгыйлем улы бакыйлыкка күчә... Якыннары газизләренең гозерен үти. Туган төбәге Ярмәкәйдә җирлиләр ир асылын. Гомерлек насыйбын, тормыш юлдашын, ныклы терәген җуйган Ада Харис кызы юанычын балаларында таба. Улы-кызы Октябрьский шәһәрендә яши. Рифкать икътисадчы, Светлана әнисе кебек үк филолог һөнәрен сайлаган. Килен-кияүдән дә уңган Ана. Кызганычка каршы, улыдай якын күргән Нәзир кияве вакытсыз мәрхүм булган, сагыныплар искә ала үзен әңгәмәдәшем...

Бүгенге көндә Ада ханым Светлана белән бергә яши. Күпсанлы онык-оныкчыкларына сөенеп-сокланып туялмый. Әйткәндәй, дәү әниләре тәкъдимендә оныкларга ифрат үзенчәлекле исемнәр кушылган. «Әдәби геройлар исемен йөртә балакайларым, — дип канәгать елмая апабыз. — Азамат, Земфира, Булат, Марат, Руслан...» Оныкчыклары Артур, Настя, Егор исә кечкенәдән әбиләре сыман шигърияткә мөкиббәннәр. Яттан чатнатып шигырь сөйләргә маһирлар. Кем белә, ихтимал Ада ханыма лаеклы алмаш үсеп киләдер. Шул исәптән күптән түгел генә пәйда булган янә бер нәсел дәвамчысы — Руслан атлы бәләкәч тә...

Аңлашыла ки, шәһәрдәге яңа мохиткә алай тиз генә ияләшеп китәлмәгән ветеран укытучы. Үтә аралашучан, кызыксынучан кеше буларак, тәүдә шактый читенгә туры килгән аңа. Таныш-белешләр, ахирәтләр юк, кайда чын теләктәш-фикердәшләр очратырга соң? «Чыгарып куйган юлына», дигәндәй, бик теләсәң, әмәле табыла икән ул. «Музейга еш бара торган булдым, — дип бәянли Ада Харис кызы. — Күргәзмәләр белән танышам, тәэссорат-фикерләремне теркәп калдырам. Шулай берзаман музей хезмәткәре белән сөйләшеп киттек. Рәхмәт төшкере, китапханәләргә барырга киңәш бирде яңа танышым. 2008 елның 8 апреле хәтергә уелып калган. Шәһәр китапханәләре белән танышу тарихым башланды ул көнне. Дөресен әйтим, Китап йорты мине чын-чынлап ялгызлыктан коткарды! «Отрада» (беренче санлы китапханә), «Илһам» (Үзәк китапханә) шигърият-әдәбият сөючеләр клублары өр-яңа офыклар ачты үземә. Рәхәтләнеп, кинәнеп аралашу мөмкинчелеген бирде. Кабат яраткан әдипләр, язучы-шагыйрьләр дөньясына «чумдым»! Нихәтле дуслар, рухи теләктәшләр таптым. Сүз уңаеннан. Урыс шагыйрьләреннән күңелемә иң якыны Александр Сергеевич Пушкин. Татарлардан, әлбәттә, Габдулла Тукай. Бу хакта байтак дус-иш, таныш-белешләр күптән хәбәрдар, бөек шәхесләрнең туган көннәре уңаеннан котлыйлар да әле үземне!»

Һич гаҗәп түгел, чөнки «Укытучы — Китап һәрчак бергә,

Пар канаты кебек бер кошның». Милләтебез горурлыгы Фәнис Яруллин тарафыннан теркәлгән юллар...

Милләт язмышы ифрат борчый тәҗрибәле укытучыны. Мәдәниятле кеше ике телне дә бердәй яхшы белергә тиешле, дип исәпли ул. Аеруча гаиләдә бу мәсьәләгә җитди игътибар юнәлтү мотлак. Үз балалары, оныклары, күпсанлы укучылары тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән фикер, билгеле... Төрле тамашаларга, концертларга йөрергә, ихластан күңел ачарга, тыпырдатып биергә дә әвәс мәкалә героебыз. «Олыгайдым инде», дип уфтанып утырмый, һәрдаим хәрәкәттә булырга, сәламәт тормыш рәвешеннән тайпылмаска омтыла тынгысыз җан иясе. Ызгыш дигәнне бөтенләй өнәми. Шуңадыр, төрле яшьтәге, холык-фигыльдәге күршеләр белән дә уртак тел табучан. Кытыршы-үзсүзле үсмерләргә кадәр ерактан ук сәламли чал чәчле, алчак йөзле Укытучы апаны, хәл-әхвәлен сорашмый калмый. Күңелләренә ачкыч табып өлгергән Ада Харисовна. Үз үрнәгендә тәрбияли ул яшь буын вәкилләрен. «Кичәге педагог» булмый ла...

«Яшәргә дә әле, яшәргә»

Юл йөрергә дә ярата гүзәл зат. Бу хакта сүз чыккач, Калининградка (элекке Кенигсберг) сәяхәткә бәйле истәлекләрен яңартып алды. «Энем Роберт табиблыкка укыган иде, 1964 елда гаиләсе белән Калининградта төпләнде. 59 кеше арасында әтиебез исеме дә теркәлгән обелискны эзләп тапкан ул. 1968 елда туганнар каберлегендә җирләнде ил азатлыгы өчен башларын салган яугирләр... 1972 елда булдык тәү тапкыр Калининградта. Ул чактагы хисләрне аңлатып бирерлек түгел... Әниебез Роберт гаиләсендә яши иде. Үләренә бер ел кала миңа хат салды: «Кызым, үзебезнең кара җирдә ятасым килә», дип. Гозерен үтәдек. 1994 елда Каранда җирләдек әнкәбезне... Шөкер, туган якларга кайтып йөрибез. Балаларыма рәхмәт, кайда сорыйм, шунда алып баралар, үтенечне кире какмыйлар. Канәгатьмен. Бергә-бергә яшисе иде әле калган гомердә. Кулдан килгәнчә ярдәмләшеп, үз аягымда, зиһенемдә, дигәндәй...»

Озайлы сөйләшүебез дәвамында шул да мәгълүм булды, ветеран педагог нәсел шәҗәрәсен төзү белән мәшгуль. Вәкил ага язмаларын җыйнап, тормыш иптәше башлаган эшне арытаба дәвам итә, тулыландыра килә. «Яңарак кына төш күрдем. Вәкилем белән чанада утырабыз имеш. Җәйге киемдәбез. Вәкил шундый матур, канәгать елмая. Бигрәкләр дә ипле, ягымлы, шәфкатьле кеше иде мәрхүмем... Шунысы мәзәк, ат-мазар юк. Яшисем бар икән әле, дип уйлап куйдым уянгач...» Әмин, юраганыгыз хуш килсен, Ада Харисовна. Үзегез әйтмешли, «патшаларныкыдай рәхәт-мул тормышлар» кичерергә язсын киләчәктә дә.

«Озак яшәрмен диеп йөрәк тибә,

Ашкына күңелем һәр эшкә.

Әллә эшем бәхет китергәнгә,

Мин тормышка гашыйк, тормышка».

(Гөлшат Зәйнашева).

Нәкъ Сездәй күркәм затларга — ата-бабалар рухына, сайлаган хезмәтенә тугрылык саклаганнарга төбәп язылгандай әлеге юллар!

Фикердәшләр теләгеннән

Земфира Садыйкова.

— «Ада ханымны шактый еллар беләм. «Отрада», «Илһам» клубларында бергәләп шөгыльләнәбез. Күпкырлы сәләт иясе, яшь буынга үрнәк-өлге ул. Олы яшьтә булуына карамастан, һәрчак ачык йөзле, көр күңелле, үткер сүзле. Биергә ярата. Сокланмый мөмкин түгел! Клуб утырышларына һәрчак зур әзерлек белән килә, атаклы шәхесләргә кагылышлы бай, хәтта сирәк очраучан мәгълүмат белән даими таныштыра. Барыбыз өчен дә чын мәгънәсендә Педагог булып кала! Җәмәгатьчелек эшендә актив катнаша. Әле күптән түгел генә шәһәр ветераннары белән берлектә 4нче гимназия биләмәсендә агачлар утыртты. Мәдәни чараларда да еш очратырга мөмкин аны. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез Ада ханыма. Озын-озак, хәерле гомерләр насыйп булсын үзенә!»

 

Сәлия Гарифуллина.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в