Барлык яңалыклар

«Бер күрүдә ошаттым да, гомерлеккә яраттым!»

… Октябрьский шәһәрендәге «Фонтан» кинотеатры тулы заллар җыеп, халык анда күмәкләп йөргән вакытлар. Кызыклы фильм карау гына түгел, яшьләргә танышу-аралашу өчен дә уңайлы урын иде бит кинотеатрлар ул заманда. Күрше йортларда яшәп тә моңарчы бер-берсен күрмәгән-белмәгән Регина белән Ришатны да язмыш нәкъ шунда очраштыра.

«Бер күрүдә ошаттым да, гомерлеккә яраттым!»
«Бер күрүдә ошаттым да, гомерлеккә яраттым!»

Язгы чәчәктәй яшь сылукай инде берникадәр тормыш тәҗрибәсе тупларга өлгергән Ришатның күңелен тәүге караштан ук яулый. «Регинаны бер күрүдә ошаттым да, гомерлеккә яраттым!», — ди ул үзе. Кыз да ыспай кыяфәтле, ачык йөзле егеткә битараф калмый. Шул рәвешле ике йөрәктә кайнар сөю хисләре бөреләнә. Берәр ел очрашып йөргәч, матур итеп тормыш корып яши башлыйлар. Бер-бер артлы балалары туа. Бүген инде Артур, Анита һәм Аслан акыллы, булдыклы булып үсеп җитеп, белем алып, гаиләләр корганнар, үзаллы тормыш белән яшиләр. Ришат белән Регинаның бер оныклары да бар.

Балалар үсеп беткәч күпләр инде үзебез өчен яшик дияргә гадәтләнгән. Ә Гумәровлар янәдән ике сабыйга гомер бүләк итәләр. Шул рәвешле 2011 елда игезәкләр — Амалия белән Амин дөньяга килә. «Тормышыбызның иң зур яме, өебезне шатлык нурларына күмүчеләр булды бәләкәчләребез, — ди Гумәровлар. — Олы апа-абыйларын сагынып, моңсуланып утырырга вакыт та калмый алар белән. Көннәребез көндәлек эшләр белән бик күңелле, тиз һәм мәгънәле үтә».

Амалия һәм Амин 18нче мәктәптә укыйлар, 5 ел дәвамында спорт бал биюләре белән шөгыльләнәләр, «PROдвижение» клубына йөриләр, төрле чараларда, конкурсларда катнашалар. Яшь булуларына карамастан, уңышлары белән куандырып кына торалар. Нинди генә ярышларда булганнары юк игезәкләрнең: Уфа, Бәләбәй, Бузулук шәһәрләре мэры Кубоклары, Казан шәһәренең ачык Кубогы һәм башкалар. Алар яулаган алтын, көмеш, бронза медальләрне, Мактау грамоталарын, Кубокларны саный китсәң, очына чыгарлык түгел.

Кече Гумәровлар нигә нәкъ шушы спорт төрен сайлаганнар икән? «Әниебез киңәше белән спорт бал биюе түгәрәгенә йөри башладык, безгә анда бик ошый, — ди Амалия һәм Амин. — Даими күнекмәләр эшләү безне катгый тәртипкә, ә ярышларда чыгыш ясау чыдам, ныкышмалы булырга өйрәтә. Җиңүләребездә таләпчән тренерларның һәм әти-әниебезнең дә өлеше зур. Аларның теләктәшлеге куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәргә, югары үрләр яуларга булыша, көч бирә. Без элегрәк бассейнга да йөрдек, яхшы йөзәргә өйрәндек. Шулай ук балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда фәнни уенчык ясау түгәрәгендә шөгыльләндек, кул астындагы гади әсбаплардан төрле эшләнмәләр ясый беләбез. Өйдә дә тик тормыйбыз, әти-әнигә хуҗалык эшләрендә булышабыз. Бездә Джесси исемле эт һәм Ричард белән Купер исемле комаклар да бар әле. Аларны бик яратабыз, үзебез карап-тәрбияләп торабыз».

Менә шулай якын кешеләрен куандырып, тормышка ямь биреп яши игезәк туганнар. Гомәровлар үз чиратында балалары акыллы, уңган-булдыклы булып үссен дип тырыша, үзләре дә матур тормыш итү үрнәге күрсәтә.

Гаилә башлыгы Ришат Рәхимҗан улы тумышы белән Төрекмәннән, борынгы әби-бабалары, дәү әни, дәү әтиләре барысы да анда яшәгән. Әнисе укытучы булган, ул әле дә исән. Әтисе озак еллар ВНИИГИСта, станок артында эшләп, хезмәт ветераны исеменә лаек булган. Ришат 9нчы мәктәптә, аннары нефть техникумында укыган, армиягә кадәр бораулау эшендә йөргән, бораулаучы ярдәмчесе булган. Өч елга якын Германиядә армиядә хезмәт итеп кайткан. 90нчы елларда бизнес белән шөгыльләнә башлаган, балачактан автомобильләр белән кызыксынганга күрә шушы өлкәне сайлаган. Бүгенге көндә машина запчастьләренә бәйле шәхси эшкуарлык эше алып бара.

Регина Радиковнаның әтисе трактор заводы эшчесе булган, әле токарь булып эшләп йөри. Әнисе хаклы ялда. Регина үзе 18нче мәктәпне тәмамлаган, Уфада көллияттә һөнәри белем алган.

— Беренче танышканда иң башта Регинаның тышкы чибәрлегенә, матур күзләренә, зифа буй-сынына игътибар иткән идем, — дип искә ала Ришат. — Очрашып йөри башлагач, аның гүзәл холыклы булуын да күрдем. Хатыным миннән 12 яшькә кечерәк, баштагы мәлләрдә аны үзем тәрбияләдем дияргә дә мөмкин (көлә). Бүген инде ул

бик уңган, оста хуҗабикә, миңа аның өебездә җылы мохит, тәртип булдыруы, балалар тәрбияләүгә карашы ошый. Регина ул-кызларыбыз өчен хәстәрлекле, яратучан әни дә, ярдәмгә килергә, киңәш бирергә әзер ышанычлы дус та. Мин эштән гаиләм янына канатланып, шатланып кайтам. Ир-атның өйгә кайтасы килүе дә бик мөһим нәрсә икән ул…».

Тормыш иптәшенең сүзләренә Регина ханым да кушыла: «Бергә гомер итүебезгә 25 елга якын вакыт үтсә дә бүген дә йөрәгебездә беренче очрашудагы саф хисләр, бер-беребезгә булган ярату, мәхәббәт яши. Шушы еллар аралыгында мин шуны аңладым. Мәхәббәтнең югалмавы, элеккечә саклануы тәү чиратта гомум кызыксынулар булуына бәйле. Үзара аңлашып яшәү дә кирәк, әлбәттә. Әмма бердәм фикер йөртү, уртак мавыгулар бөтенләй икенче нәрсә, ул гаиләбезне тагы да якынрак, татурак итә. Ришат белән безне шул берләштерә дә: аның кызыксынулары миңа, минекеләр аңа кызыклы. Без гаилә генә түгел, бердәм команда да, бер-беребез өчен иң якын кешеләр».

Гомум хоббига килгәндә, монысы үзе бер аерым тарих дияргә була. Аның турында сөйләп үтмичә калу һич мөмкин түгел. Регина белән Ришат икесе дә социалистик көнкүреш әйберләре җыю белән мавыга икән.

— Коллекциябез даими тулыланып тора, киләчәктә музей ачарга хыялланабыз, — ди Регина. — Бергәләп социалистик әйберләрне «Авито» кебек чыганаклардан, базарлардан эзлибез, фикер алышабыз. Балалар белән турнирларда булганда «блошиный рынок»ка бармыйча калмыйбыз. Анда ни генә юк! Иске тәңкәләр, кәгазь акчалар, медаль-значоклар, кашык-чәнечкеләр, фотоаппарат, радио ишеләр… Безнең коллекциядә борынгы келәмнәр, уенчыклар, табак-савыт, чәйнекләр, патефон, граммофон, иске радио бар. Ирем балачакта 1:46 күләмле машиналар модельләре җыю белән мавыккан. Хәзер исә ул 1:1ле автомобильләрне туплый. Мини-музеебызда инде элекке «Копейка», «Волга», 1981 елгы «Скиф» прицеп-палаткасы бар. Кызыклы табышлардан кызыл төсле «Моргуновка» автомобиль-мотоколяскасын әйтеп үтәр идем. Аны совет чорының иң яратып караган кинокомедиясе «Кавказская пленница»да күрергә була. Без бер елны Төрекмәндә 9 майга кечкенә музей да эшләгән идек. Анда үзебез җыйган күп сандагы хәрби атрибутика (шинельләр, каскалар, автоматлар, фляжкалар һәм башкалар) күргәзмәсе оештырдык. Игезәкләр Җиңү бәйрәменә Венский вальс биеделәр, Ришатның бабаларының портретлары белән Үлемсез полкта катнаштылар.

… Балалар тәрбияләү, музей, машиналар… Моның өстенә йорт-бакчаларын да матур итеп карап тота хуҗалар. Туя кебек декоратив агачлар, чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. «Ришат хуҗалыктагы күп әйберләрне үз куллары белән ясады, мондый эшләргә оста ул. Бакчаның ландшафт дизайны да тулысынча аның өстендә, — ди Регина. — Мин исә бәрәңге, помидор, кыяр кебек яшелчәләрне карау, үстерү, эшкәртү белән мәшгуль. Бер сүз белән әйткәндә, аш-су әзерләү сорауларында тулысынча мин хуҗа. Ирем татар халкының милли ризыкларын үз итә, зур бәлешне, токмачлы ашны бик ярата. Ниндидер яңа төр азыкларны, үзе әйтмешли экспериментларны өнәми».

Гумәровлар көндәлек эшләр белән генә яши икән, димәгез. Алар ялларын да матур итеп оештыра белә. Үзебезнең Башкортстан буйлап, шулай ук чит төбәкләргә дә сәяхәт итәләр. Кандракүлгә, балыкка йөриләр. Чиләбе ягындагы чиста сулы күл буенда да булып кайтканнар.

— Мин бер елны Инзер елгасында сал агызуда да (сплав) катнаштым, — ди Регина. — Беренче тапкыр Ришаттан, балалардан башка дуслар белән генә сәяхәткә чыгуым булды ул. Моңарчы сплавта йөргән булмагач курку хисе дә тоймадым. Әмма һава шартлары бераз бозылып китеп, өч көн дәвамында бозлы яңгыр койды. Нәкъ шуның аркасында мин икенчегә сал агызуга барырга батырчылык итмим, тагын яңгыр астына эләгербез дип шикләнәм.

Гаилә традицияләренә килгәндә, Гумәровлар ел саен 31 декабрьдә Яңа елны бөтен туганнар бергә җыелып, каршы алырга гадәтләнгән. Шулай ук башка бәйрәмнәрне, туган көннәрне дә бергәләп үткәрергә тырышалар. «Октябрьскийда төпләнгән олы ул-кызларыбыз атна саен килеп йөри, балалар белән үзара бик яхшы мөнәсәбәттәбез, кияү-киленнәргә дә сүз тидерерлек түгел, арабызда аңлашылмаучанлыклар чыкканы юк», — ди Регина.

Шәһәребез турындагы фикерләрен дә уртаклашты мәкаләм геройлары. «Туган төбәк елдан-ел матурлана, үсә, яңа скверлар барлыкка килә, торак йортлар төзелә, — ди Регина. — Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Элекке чорларда гөрләп эшләп торган завод-предприятиеләрнең ябылуы, спидвейга игътибар җитмәве, аның үсеш алмавы күңелне борчый. Ришат шушы спорт төрен үз итә, әледән-әле булышып та тора».

Әйткәндәй, Гумәровлар химая эшчәнлеге белән дә даими шөгыльләнә. Алар сабыйлар йортында (дом малютки) тәрбияләнүче балаларга зур бәйрәмнәр саен бүләкләр илтә. Төрекмән микрорайонында сабантуйлар оештырылган чорда Ришат матди яклап та, техник тәэминат белән дә һәрчак ярдәм күрсәткән. «Кызганычка каршы, хәзер инде халкыбызның милли бәйрәме үткәрелми. Бик күңелле, күләмле итеп оештырыла иде ул. Матур гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшереп, олысы-кечесе күңел ача иде», — ди Регина.

Әлеге вакытта Гумәровлар Төрекмәндә йорт салалар икән. Шушы матур төбәк, аның тырыш, тату халкы аларга бик ошый, киләчәктә биредә яшәргә хыялланалар.

… Күпме язмыш — шуның хәтле гомер китабы, диләр. Һәркем аны үзе белгәнчә яза. Мәкаләм геройлары да язмыш давылларында, көнкүреш бертөрлелектә тормышны ярату хисләрен, бер-берсенә булган саф тойгыларын җилгә очырмаган, югалтмаганнар. Мәхәббәткә, бердәм уй-фикергә нигезләнгән гаилә бүгенге көндә гореф-гадәтләрне саклап, туганнары белән дус-тату булып, игелекле эшләрдән, тормыштан ямь табып яши. Ришат белән Регинага бәхетле гаилә учакларына сөенеп, гомер буе тигезлектә яшәргә язсын иде дигән теләктә калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА,
фото архивтан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в