Барлык яңалыклар

М. Сибгатуллин юбилей бүләгенә лаек булды

Казанда татар опера һәм балет театры мәйданчыгында 20 май көнне М. Җәлил исемендәге татар дин әһелләренең XII Бөтенрусия форумының пленар утырышы оештырылды.

М. Сибгатуллин юбилей бүләгенә лаек булды
М. Сибгатуллин юбилей бүләгенә лаек булды

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләү кысаларында узды. Анда Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Русиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхрәзиев катнашты.

Форумның мөхтәрәм кунаклары үз чыгышларында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ислам Русиядә көндәлек тормышны иминлек юлыннан алып баручы ышанычлы нигез булып тора. Мөселманнар җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне саклап калуга, илебезнең өстенлекле мәнфәгатьләрен яклауга лаеклы өлеш кертә.

Татарстан Президенты Р. Миңнеханов үз чыгышында Русия Президенты карары белән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның федераль дәрәҗәдә билгеләнүе өчен Владимир Путинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу Татарстан өчен генә түгел, ә Русия мөселманнары өчен дә мөһим вакыйга», — дип ассызыклады ул.

Чара кысаларында шулай ук мөселман

дин эшлеклеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хөрмәтле йөкләмәне Рөстәм Миңнеханов башкарды, ул бүләкләнүчеләргә җылы тәбрикләүләрен җиткереп, алга таба да уңышлы эшчәнлеккә ышаныч белдерде.

Октябрьский, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Югары бүләк җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калуга зур өлеш керткәне, Ватан иминлеге хакына күпьеллык һәм мактауга лаеклы хезмәте өчен бирелде.

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в