Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
18 Май 2022, 16:44

Тырыш хезмәт — уңышлы эшчәнлеккә юл

Техник инвентаризация бюросы (БТИ) предприятиесе тарихы 1948 елда Октябрьский шәһәре коммуналь хуҗалык идарәсе карамагындагы бүлек оештырылудан башлангыч ала.

Тырыш хезмәт — уңышлы эшчәнлеккә юл
Тырыш хезмәт — уңышлы эшчәнлеккә юл

1952 елда әлеге бүлектән БТИ мөстәкыйль предприятиесе булдырыла. Аерым предприятиеләр оештырылганчы Октябрьскийның БТИ инвентаризаторлары Туймазы, Шаран, Бакалы, Благовар һәм Бүздәк районнарында халык хуҗалыгы объектларына паспортлар бирү эшен башкара.

Предприятие һәрвакытта да куелган бурычларны үтәүдә уңышка ирешә. Дөрес сайланган, тиешле белем алган белгечләрдән торган коллективның бердәм, тату хезмәте нәтиҗәсе бу. БТИ-ның эшчәнлек дәверендә аның төп кыйммәте, казанышы булып та нәкъ үз эшен яхшы белүче, югары квалификацияле хезмәткәрләр тора. Аларның кайберсе турында сөйләп үтәсе килә. Зөлкәрнәй Хәсәнович Фәйрүзов башта Октябрьскийдагы БТИ-да эшли, алга таба Туймазы БТИ-сын җитәкли, биредә ул лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Логунов Сергей Федорович инвентаризатор вазыйфасын башкара, арытаба Октябрьский БТИ-сы җитәкчесе була, пенсиягә чыкканчы начальник булып эшли. Баһаветдинова Роза Гайнетдиновна предприятиегә яшь белгеч буларак килә. Хезмәт юлын сызым сызучыдан башлый, аннары озак еллар инженер-бригадир була, берничә буын хезмәткәрләрне эш алымнарына өйрәтә. Роза Гайнетдиновна предприятиедә 40 елга якын эш стажына ия, Башкортстан Республикасы хезмәтләр күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре исемен йөртә.

Трифонова Нина Алексеевна, Әхмәтшина Рима Әхмәтгәрәевна, Сайфуллина Альмира Фәниловна һәм башка бик күп белгечләр предприятиедә озак еллар, хаклы ялга чыкканчы эшли, алар бүген дә коллектив белән элемтәне югалтмый, аның тормышында актив катнаша.

Бүгенге көндә Октябрьский филиалы составына Туймазы, Бакалы һәм Бүздәк участоклары керә, штатта 21 хезмәткәр исәпләнә, шуларның алтысы кадастр инженеры квалификациясенә ия. Мөхәмәдиев Марат Фәнисович һәм Сафиуллин Азат Нурисламович ОКС-лар һәм җир кишәрлекләре белән барлык төр эшләрне башкара, филиал эшенә Мирун Рәисә Нурисламовна һәм Ульданова Гүзәлия Фоатовна да зур өлеш кертә. Предприятие архивында Октябрьский шәһәре объектлары буенча унбиш меңләп инвентарь эше һәм Шаран районы объектлары буенча тугыз меңнән артык эш саклана.

Филиалның техник җиһазландырылуы заманча таләпләргә туры килә, биредә уңышлы эшчәнлек һәм куелган бурычларны үтәү өчен бөтен шартлар да бар. Югары профессиональлек һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты — БТИ-ның төп өстенлеге.

Искәрмә: 2017 елда Башкортстан Республикасында гамәлдә булган БТИ предприятиесе дәүләт кадастр бәяләве һәм техник инвентаризация учреждениесе буларак үзгәртелә. Бу үзгәреш эш-гамәлләрне яңартырга, эшчәнлек даирәләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Учреждениедә бүгенге көндә кадастр бәясен билгеләү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Шулай ук элек башкарыла торган БТИ функцияләре дә саклана: кадастр эшләре (техник һәм межалау планы), техник паспортлар әзерләү. Учреждениедә 40 структуралы бүлекчә бар, штатта 105 кадастр инженеры, тәҗрибәле геодезиячеләр, инженер-җир төзүчеләр, күчемсез милек өлкәсендә эшләүче белгечләр исәпләнә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: