Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
18 Май 2022, 16:45

Кулга-кул тотынышып гомер юлын үтегез!

Халыкара гаилә көнендә шәһәребезнең Никахлашу сараенда тормыш юлыннан матур итеп атлаучы, бер-берсен яратып, кайгыртып яшәүче гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Кулга-кул тотынышып гомер юлын үтегез!
Кулга-кул тотынышып гомер юлын үтегез!

Күркәм гадәткә әверелгән чара 5тән алып 45 елга кадәр бергә тату гомер кичергән парларны җыйды. Тантана барышында гаиләләр «Октябрьский шәһәр округының гаилә тормышы юбилярларының мактау китабына» кул куйды, юбилей вальсын башкарды. Алар шулай ук беренче очрашу тарихы, үзара дус-тату яшәү, ныклы гаилә төзү серләре белән уртаклашты.

Бәйрәмдә катнашкан иң яшь гаилә — Камилә Рөстәмовна һәм Артур Әсхәтович Шәмсиевлар. Алар 5 ел элек никахлашкан. Быел агач туйларын билгелиләр. 5 ел стажлы гаиләне ныклы агач йорт белән чагыштырырга була.

«Аккургаш (оловянный) юбилярлар» исемен Дамира Равильевна белән Ранис Равилович Ризвановлар, һәм дә Динар Илдарович белән Зәлия Рафаиловна Шәйхетдиновлар гаиләләре йөртә. Бу парлар инде 10 ел бергә гомер итә.

— Динар белән бер-беребезне балачактан ук белә идек дияргә була, — ди Зәлия Рафаиловна. — Икебез дә бер мәктәптә укыдык, ул 6нчы класста, ә мин 1нчедә. Ә инде егет-кыз буларак беренче танышу-аралашуыбыз дискотекада булды. Булачак ирем бик шәп итеп брейк-данс биюе белән игътибарны җәлеп итте. Әлбәттә, биюче янында кызлар да күп иде. Әмма ул мине сайлады… Әйткәндәй, Динарның дәү әтисе дә безнең бергә булуыбызга этәргеч бирде. Ул минем әтием белән эшли иде. Бервакыт шулай безгә килгәч: «Зәлия кызым, син безнең килен булырсың әле!» — диде. Аллаһының «амин» дигән чагына туры килгәндерме, рас булды аның сүзләре. Бабакай инде арабызда юк, ә менә ул әйткәннәр безгә үгет-нәсыйхәт буларак калды. Гаилә бәхете сере — бер-береңне тыңлау, ишетү һәм кирәк вакытта юл куя белү дип уйлыйм. Ирем вахта белән эшли. Ул миңа өйдә балалар белән берүземә җиңелдән булмавын аңлый һәм ял вакытында һәрчак булышырга тырыша.

Земфира Робертовна һәм Фәрит Фарикович Зардиновлар фарфор юбилярлар. Сакчыл һәм нәзакәтле мөгамәлә таләп итүче материал ул. Димәк, шушы чорда гаиләдәге мөнәсәбәтләргә аеруча зур игътибар кирәк.

— Безнең танышлык уртак дуслар аша башланды, — ди Фәрит Фарикович. — Бер шалтырату киләчәк тормышыбызны хәл итте. Дустым очрашуга чакырды, анда Земфира да бар иде. Менә шул вакыттан бирле 20 ел бергәбез.

Ләйсән Валерьевна һәм Александр Юрьевич Захаровлар энҗе туйларын билгели. 30 еллык юбилей — вакыт узу белән төссезләнмәүче һәм тормыш җилләреннән курыкмаучы материалның матурлыгын чагылдыра. «Ныклы гаиләнең нигезе — мәхәббәт, үзара хөрмәт хисләре, ул ир белән хатынның бер-берсен аңлап яшәвенә һәм катлаулы хәлләрдән җиңел чыга белүенә бәйле», — ди Александр Юрьевич.

Гөлфирә Әгъләметдиновна һәм Илгизәр Нурисламович Нуртдиновлар 35 ел бергә гомер кичерә. Бу вакыт эчендә гаилә ишәеп, чын коралл утравына әверелә дип санала. Ир белән хатынны инде мәхәббәт кенә түгел, балалар һәм дә бергәләп туплаган йорт-хуҗалык, милек тә берләштерә.

Шәһәребездә гомер итүче гаиләләргә бәйрәм уңаеннан тагын бер тапкыр ихлас котлауларны җиткерәбез. Киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, башкаларга үрнәк булып, балалар игелеген күреп, бәхет-шатлыкка күмелеп яшәүләрен телибез.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: