Туган як
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
11 Май 2022, 16:42

«Син чакырсаң, мин барырмын дөньяларның чигенә, Син минем тормыш, мәхәббәт, сөйгән ярым, Дамира!»

Филарет Хөсәен улының 57 ел элек кавышкан гомерлек пары — Дамира Гульмурахман кызына ихлас сөю хисләре шушы матур шигъри юлларда чагылыш тапкан.

«Син чакырсаң, мин барырмын дөньяларның чигенә, Син минем тормыш, мәхәббәт, сөйгән ярым, Дамира!»
«Син чакырсаң, мин барырмын дөньяларның чигенә, Син минем тормыш, мәхәббәт, сөйгән ярым, Дамира!»

... Идрисовлар гаиләсенең кояш нурлары белән тулган зур якты өйләренә атлап керүем белән йорт хуҗасы кулыма язмалар белән чуарланган җыентык китереп тоттырды. «Бөтен тормыш юлым, балачак истәлекләрем, туган җиргә, бүгенге заманга бәйле уй-фикерләрем шушы китапта тупланган. Аны балаларга, оныкларга истәлек итеп калдырасым килә», — ди Филарет ага. Әлбәттә, дөнья йөзендәге иң илаһи хис — мәхәббәт темасын да читләтеп үтми ул, озак еллар буена иңне-иңгә куеп, терәк-таяныч булып яшәгән сөекле хатынына эчкерсез сөю сүзләре күңелендә туып кына тора.

Икмәк — иң кадерле сый

— Мин сугыш башланган вакытта, ату-шартлау тавышлары астында туган бала, — ди Филарет Идрисов. — 1942 елның 17 мартында Башкортстанның Дүртөйле районында Казы-Елдәк авылында дөньяга килгәнмен. Сигез балалы гаиләдә 4 кыз, 4 малай үстек, әлеге вакытта алтыбыз исән. Иң кече туганыбыз дөньяга аваз салып, 1 ай узуга әтиебез үлеп китә. Әни 41 яшендә итәк тулы балалар белән тол кала. Кечесе бер айлык, олысы 20 яшьлек була.

Алты яшьтән колхозда эшли башладым, олылар белән беррәттән ашлык та суктык, арыш, бодай, борчагын да үстердек. Эш арасында укырга да өлгердек, Трипольский урамындагы 12нче мәктәптә 7 класс белем алдым. Соңрак нефть техникумында  укыдым (әйткәндәй, әлеге уку йортын тәмамлауга узган елда 60 ел тулды).

Безнең чордагыларга сугышка кадәрге һәм аннан соңгы михнәтләрнең иң авырын күрергә туры килде. Ачлык-ялангачлык хөкем иткән, халык бер телем ипигә тилмереп яшәгән вакыт иде ул. Икмәк — тормыш чыганагы, кызганычка каршы, бүгенге яшьләр бу турыда артык уйланмый, аңа хөрмәт хисләре дә югала бара. Безнең күршедә яшәүче бер хатынның тарихын сөйләп үтәсем килә. Аны басудан оекларына тутырып 1 килограмм бодай урлаган өчен 8 елга хөкем иттеләр! Күз алдына китерәсезме — сигез ел! Икмәкнең бәһасе никадәр югары булган. Ә бит ул хатын бодайны ач сабыйларына ашатыр өчен урлаган. Нәтиҗәдә бу бичараны кулга алып, төрмәгә утырттылар. Туендыручысыз калган гаилә бик зур авырлыклар кичерде.

Бүген арыш ипие дип йөрткән икмәк безнең балачакта кап-кара иде. Аны алабута орлыгыннан пешергәнгә шундый булган. Бу ипигә бәрәңге дә кушып җибәрәләр, тик ул барыбер бик нык ваклана иде. Мин аның тәмен искә төшерә алмыйм, әмма аны Кангыш авылында әбекәйдә кунакта ашаган хәтердә калган.

Кышын күпчелек вакытны без — балалар өйдә, түшәмнән 60-70 сантиметр түбәнрәк эшләнгән агач сәндерәдә үткәрә идек. Анда ятып та, утырып та торырга мөмкин. Тышка чыгарга җылы өс киеме дә, аяк киеме дә юк. Бервакыт әти район үзәгеннән ике капчык чын кирпеч икмәкләр алып кайтты. Ул һәрберебезгә зур телем җылы ипекәй кисеп бирде, аны шундый ләззәт белән ашадык…

Колхозда эшләгәндә бер көнгә 200-300 грамм он бирәләр иде. Иртән иртүк бригадир йорт буенча йөреп, малай-шалайны эшкә җыя. Без шунда ук ат сараена йөгерәбез һәм арык атларга атланып, олылар ашлык суккан басуга юнәләбез. Безнең атлар молотилканы йөртү җайланмасы булып хезмәт итте. Басуда зур казанда ботка пешерәләр, шуның белән рәхәтләнеп сыйланып, өйгә тук кайтабыз, өстәвенә бер уч он да бирәләр.

Бала-чага шулай ук башак җыюга чыга иде. Бер рәткә тезелеп басуда чәнечкеле арыш, бодай калдыклары буйлап яланаяк килеш йөрүләрне онытырлык түгел…

1950 елда авыл мәктәбендә Яңа ел каршылаганыбыз истә. Мин 1нче сыйныфта укый идем. Чыршы тирәли рәхәтләнеп күңел ачтык, биедек, җырладык, ә бәйрәм ахырында һәр балага бүләк — арыш оныннан клиндер (баранка) бирделәр. Миңа отличник буларак кызарып, кетердәп пешкән шундый ике тәмлекәй эләкте! Зур горурлык һәм куаныч белән аларны ашап та куйдым. Өйгә кайткач бүләк турында сөйләдем. Аны үзем генә ашап бетерүем турында белгәч, апаларым мине «убыр» дип атап, үпкә белдерделәр. Әниемнең шул вакытта әйткән сүзләрен һич онытасым түгел: «Әй, сабыйлар, һәрберегезгә берәр ипи бирер идем дә туйганчы ашар идегез, әмма юк шул ул…». Әнкәй безне һәрчак икмәкне хөрмәт итәргә өйрәтте. Ипекәйне өстәл өстендә тотып, күкрәккә терәп телемнәргә бүлгәлиләр иде.

50нче елның җәендә Октябрьский шәһәренә күчендек. Кузнечный урамында 10 кеше (әти-әниебез, 7 бала һәм әтинең сеңлесе Гөлсем апа) ун квадрат метр мәйданлы фатир яллап тордык. Берничә айдан Чкалов урамындагы фин өендә 15-18 метр мәйданлы коммуналь фатир бирделәр. Бу йортларны әсирлектәге мадьярлар төзегән. Биредә яшәгәндә Калинин урамындагы кибеттән еш кына ипи сатып ала идек. Анда чиратны иртәнге биштән үк аласың һәм 11-12ләргә кадәр саклыйсың, чөнки шул вакытта икмәкне китерәләр. Дүрт сумга ике ярым буханка бодай ипие бирәләр. Соңрак, миңа 12-13 яшьләр булганда ипигә кытлык әзәйде. Бу вакытта өйгә икмәк алып кайту эшен миңа тапшырдылар. Юл буенча яңа пешкән, кайнар ипекәйне рәхәтләнеп ашый-ашый кайта идем.

Бүген кибетләрдә ризыкларның күплеген күреп куанабыз. Әмма балачактагы хуш исле икмәк тәмен, Яңа елның чын могҗизасы — кетердәп торган клиндерләр турындагы истәлекләрне һич онытырлык түгел …

«Язмыш безне үзе кавыштырды»

Дамира Гульмурахман кызы да сугыш чоры баласы.

— Безнең әнкәй төп чыгышы белән Бөгелмә якларыннан, аның язмышы җиңелдән булмаган, — дип хатирәләрен барлый әңгәмәдәшем. — Әниебезгә хыянәт ачысын татырга туры килә, нәтиҗәдә ул дүрт баласын алып Урта Азиягә, Үзбәкстанга чыгып китә. Анда ике сабые тифтан үлеп китә. Әтиебез белән дә шул төбәктә танышалар. Ул мамык заводы директоры була. Әнине үзенең янына эшкә ала. Шул рәвешле, яңа гаилә барлыкка килә, дүрт балалары туа. Мин 1943 елда дөньяга килгәнмен. Исемемә бәйле кечкенә тарихны да сөйләп үтәсем килә. Әти-әниебез Ташкентка концерт-мазарга йөрергә бик яраткан. Шулай бервакыт җырчы Хәлимә һәм биюче Тамара ханымнарның чыгышын карап кайталар. Шул артистларны бик ошатыптырмы, әтием апама — Хәлимә, ә миңа Тамара дип исем куштыра. Әмма туган-тумачаларның берсе дә бу исемемне хупламаган, барысы да татарчалатып Дамира дип йөрткәннәр. Шул рәвешле, документта бер, ә көндәлек тормышта икенче исем белән яшим. Миңа 3 яшь вакытта әтиебез үпкәләренә салкын тидереп, көчле авырудан савыга алмыйча вафат була. Моннан соң исән калган ике баласын — мине һәм Хәлимә апаны алып, әниебез туган ягы Бөгелмәгә күченеп кайта. Үзбәкстанда пионерка идем, Татарстанга кайткач комсомол булдым. 7 сыйныф тәмамлагач, медучилищега укырга кердем. Тормышыбыз җиңелдән түгел иде. Әниебезнең сәламәтлеге нык какшау сәбәпле ул бик иртә, 49 яшендә бакыйлыкка күчте. Без дәү әниебез тәрбиясендә үстек. 17 яшьләрдә укуны тәмамлап, юллама буенча авылга фельдшер булып эшкә киттем. Бу чорда район үзәгендә 10 классны да бетердем. Югары белем алу ниятендә Казан медицина институтына укырга кердем. Әмма әбекәй үлеп китте. Мин ял алып, Бөгелмәгә кайттым, чөнки анда сукыр агаем калган иде, аны карап-тәрбияләп торырга кирәк. Укуны соңрак дәвам итәрмен дип уйладым. Язмышның исә үз планнары булган икән, Филарет белән очрашуыбыз да аңа бәйле. Бервакыт курсташ кызны очраттым, хәл-әхвәлләрне сөйләшкәндә ул үзенең Октябрьский шәһәрендә хирургиядә эшләвен әйтте һәм мине дә анда, декрет ялына киткән хезмәткәр урынына чакырды. Шул рәвешле 1964 елда бирегә килеп урнаштым. Уколны бик оста кадавымны күреп, шунда ук процедурныйга алдылар. Онкология бүлегендә Владимир Михайлович Садовников кебек һөнәр ияләре белән эшләү бәхете тиде. Гомумән алганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә 40 ел хезмәт куйдым. Тырыш хезмәтемне югары бәяләделәр, шигъри багышламалар да яздылар.

… Мәкаләм каһарманнарының танышуына килгәндә ул болай була. Беркөнне Филарет Гаяз исемле дусты белән «Строитель» клубына биюләргә барырга сөйләшә, әмма тегесе никтер кире уйлый. Дамира да дус кызы белән клубка килергә тиеш була, тик ул да ниндидер сәбәп белән баш тарта. Шул рәвешле клубка ялгызлары гына киләләр. Ике яшь йөрәк беренче тапкыр шунда очраша. «Гүзәл кызыкай әлбәттә игътибарымны җәлеп итте, биюгә чакырдым үзен, икенче чакыруга да каршы килмәде, — ди Филарет ага. — Аннары викторина отышы башланды. Мин — армиядән кайткан егет, белем-тәҗрибә туплаганмын, димәк. Дөрес җаваплар биргән өчен тукыма кисәгендәге картина сыман нәрсә оттым. Моннан соң биюләрне туктаттылар да, клуб бүгенгә ябыла, «Фонтан»га барыгыз, диделәр. Теге бүләкне ботинкага тыктык та анда киттек… Менә шулай мәхәббәт тарихыбыз башланды. Бүген дә яшьлектәге хисләрне югалтмадык, мин сөеклемә үзем иҗат иткән шигырь юлларын кабатлап кына торам:

«Ты позови меня и я приду

в любую точку мира,

Ты моя жизнь, моя любовь,

милая Дамира!»...

«Филарет белән башта биюгә төшмәскә дә уйлаган идем, — дип сүзгә кушыла Дамира ханым. — Кием-салымы да бик яхшы түгел, кирза итекләрдә… Шуннан инде викторинада откач, студент ахры, ярар, сөйләшеп карыйм дидем. Студент халкы укымышлы, алар белән күңелле, төрле темаларга аралашып була бит».

Матур гына очрашып йөрегәннең соңында тату гаилә корып җибәрәләр. «Өч балага гомер бүләк иттек, батыр малайлар үстердек, — ди Идрисовлар. — Олы улыбыз балалар дәваханәсендә эшли, бик күп мактау грамоталары бар. Кече малай нефть тармагы белгече. Уртанчыбыз да 30 ел

буе Себердә нефтьче булып эшләде, шунда сәламәтлегенә зыян да килгәндер, бик нык таушалган иде. Өстәвенә ковид авыруы йоктырды, боларның һәммәсе дә улыбызның вакытсыз үлеменә китерде. Үзебез дә коронавирус белән бик каты чирләдек, якын кешеләрнең теләктәшлеге-тәрбиясе генә аны җиңәргә булышты. Кызганычка каршы, улыбыз гына мәкерле авыруга каршы тора алмады. Бу кайгы гомеребез ахырына кадәр йөрәкне сыкрандырып торачак….. Юанычка ике улыбыз, 6 онык (биш кыз һәм бер малай), ике оныкчыгыбыз бар, алар төп йортка эзне суытмыйлар, һәрвакытта да кайтып йөриләр, бәйрәм-юбилейларны, күмәк эшләрне бергәләп оештырабыз. Туган-тумачалар белән дә дус-тату мөнәсәбәттә, бердәм булып яшибез, йортыбыз кунаклар өчен гел ачык. Бүгенге гаилә традицияләре югалып барган заманда бик мөһим бу. Сугыш чоры һәм аннан соңгы сынауларны кичергән, хезмәт белән чыныккан кешеләр өчен аеруча кадерле мондый очрашу-күрешүләр».

… Авыр елларның барлык ачысын тоеп үскән, сабыйлыктан иртә чыгып, олылар белән тигез эшләгән сугыш чоры балаларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Хөрмәтле Филарет ага һәм Дамира ханым Идрисовларга киләчәктә дә тигез бәхетле картлык, балалар-оныкларның кадер-тәрбиясен тоеп, иминлектә гомер итүләрен теләп калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы һәм архивтан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: