Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
29 апрель 2022, 16:42

Рөстәм Асаев — халык артисты!

 «Татарстанның халык артисты» исеме бирелүенә ышанмаган...

Рөстәм Асаев — халык артисты!
Рөстәм Асаев — халык артисты!

Бу шатлыклы хәбәрне аңа «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе җиткергән.

— Без авылда әле. Бу бүләкне көттем инде. Әмма менә хәзер бирерләр дип уйламаган идем, — дигән Рөстәм Асаев. — Бу бүләкне миңа караганда халык көтте. Тамашачылар еш кына, сиңа күптән халык артисты исеме бирергә тиешләр, дияләр иде. Вакыты җиткәч, дип килдем. Менә вакыты җиткән икән!

Дөрестән дә, җиңел генә бирелмәде ул. Күпме хезмәт ителде, күпме иҗат юлы үтелде. Хезмәтемне бәяләгән өчен бик шатмын. Әлеге зур исемне алу җаваплылык та өсти. Алга таба да тырышып эшләргә, халкыма, Ватаныма хезмәт итәргә язсын!

Якташыбызны мәртәбәле исем алуы белән ихлас котлыйбыз! Игелеген күрергә язсын!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: