Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
20 апрель 2022, 16:14

Хакимият гомерлеккә бирелми, иң мөһиме — кеше булып калу

37нче микрорайонның төбәк иҗтимагый үзидарә рәисе Асма Файзулловна Гыйлемҗанова нинди генә вазыйфаларда эшләмәсен, үзенең төп кыйбласына — башкаларга карата гадел, кешелекле, ярдәмчел булуына беркайчан да хыянәт итмәгән.

Хакимият гомерлеккә бирелми, иң мөһиме — кеше булып калу
Хакимият гомерлеккә бирелми, иң мөһиме — кеше булып калу

Кырыс тайга чыныктырган

Асма Файзулловна Туймазы районының Фрунзе авылында дөньяга килә. Ташкент элемтә политехникумын тәмамлый. Электромеханик һөнәрен үзләштергән яшь белгеч ерак Себер якларына, Стрежевой шәһәренә чыгып китә. 20 ел шушы төбәктә яши. Озак еллар инженер булып эшли, җәмәгать эшендә дә актив була, элемтә бүлегендә 10 еллап комсомол оешмасы сәркатибе вазыйфасын башкара.

Кырыс табигатьле Себер төбәгендә төрле хәлләрне башыннан кичерә мәкаләм герое, теоретик белем белән генә эшкә килгән кичәге студент кызга кирәкле күнекмәләрне урында, гамәлдә өйрәнергә туры килә. «Минем эшчәнлек олы-олы станцияләрне хезмәтләндерүдән башланды, — ди Асма Файзулловна. — Без — яшь белгечләр вертолет калдырып киткән аппаратураны үзаллы рәвештә көйләп, эш гамәлләрен оештыра идек. Инженер вазыйфасына күчергәч, тагы да зуррак сынаулар үттем. Яшьсең, гаиләң юк дип тайгага кабул итү (переприемный) пунктына бер-ике атнага эшкә җибәрделәр. Ни сәбәпледер элемтә узелына илтү урынына вертолет мине сунарчы йортында калдырып китте. Кара урман уртасындагы ялгыз, тәрәзәсез өй иде ул. Идәнгә утырдым да уйлый башладым. Узелга юлны табу турында түгел, ә аю-мазар килеп чыкса ничек аннан саклану турында… Бу вакытта вертолет мин алыштырырга тиешле кызны алып киткән. Ә мин юк! Шуннан эзли башлаганнар. Очучылардан сорашып, кайдалыгымны ачыклаганнар. Аннары артымнан трактор җибәргәннәр. Аның тавышын ишеткәч, димәк исән калдым, дип шатланганым истә… Узелга килеп җиткәч тә әле «маҗаралар» дәвам итте. Сменщигым киткән, ә мин биредәге аппаратларны бөтенләй белмим. Телефон юк, рация белән кулланабыз. Тайгадагы 17 пунктта утыручы хезмәткәрләрдән сораша-сораша, гамәлдә өйрәндем барысына да. Ул вакытта алган белемнәрнең файдасын гомер буена тойдым. Себер мине чыныктырды, алыштыргысыз тәҗрибә бирде».

Һәр эштә дә тәвәккәллек кирәк...

90нчы елларда гаиләләре белән туган Башкортстанга — Октябрьскийга кайтып төпләнәләр. Биредә Асма Гыйлемҗанова үз белгечлеге буенча Эчке эшләр органнары системасына эшкә урнаша. Аның кул астындагы төркем янгын-сак сигнализациясе өчен җавап бирә. Октябрьский, Урыссу, Туймазыдагы төрле объектлар аларның карамагында була. Сак хезмәтенең профсоюз комитеты рәисе итеп тә сайлана. Моннан тыш шәһәр профсоюзы, хатын-кызлар Советы әгъзасы булып тора. 58 яшендә хаклы ялга чыга. Әмма ял итәргә дә өлгерми, хакимияттән 37нче микрорайонның урам комитетын җитәкләү тәкъдиме ала. «Сездән башка бу эшкә алынырдай кеше юк», дип үтенеп чакыргач ризалашмый чарасы калмый. Шулай итеп, 2011 елдан җәмәгатьчелек советында  эшли башлый. Әле яңа төзелеп килүче, юллар салынмаган, асфальт та, су да булмаган, инфраструктура үсешмәгән, коммуникацияләр көйләнмәгән катлаулы участок була бу. «Урамнар ерып чыккысыз пычрак, эшкә яки башка җиргә барырга чыксаң гына да сират күперен кичкән сыман буласың, — дип искә төшерә ул чорны әңгәмәдәшем. — Башта итек-галушлар киеп, Ленин проспектына чыгабыз һәм ләмгә баткан аяк киемнәрен әрекмән асларына яшереп, арытаба чисталарын киеп алабыз. Күпме болай изаланырга дип, үз көчебез белән юлларны өлешчә тәртипкә керттек. Бу эштә «Горгаз»да транспорт цехы начальнигы булып эшләгән тормыш иптәшемнең дә ярдәме тиде».

Берәү булса, мәсьәләләр әкренләп үзлегеннән хәл ителер әле, дип тә йөрер иде, әмма Асма Файзулловнаның табигате андый түгел, ул үзенә тапшырылган эшкә зур җаваплылык белән карый. Төбәктә су үткәрү өчен дә өч ел буена хакимият юлында йөри ул. Архитектура бүлегендә хезмәт куючылар теләктәшлегендә, махсус программада катнаша һәм анда җиңеп, ниһаять, микрорайон халкын суга тиендерә. Соңгы елларда республикада киң таралу алган урындагы башлангычларга булышлык итү программасын да күз уңыннан читтә калдырмый мәкаләм герое. Инициатив төркем туплый, халык белән җыелышлар үткәрә. Нәтиҗәдә, программа ярдәмендә 4нче урамны төзекләндерәләр, асфальт җәяләр. Агымдагы елда дүртенче тапкыр ППМИ-да катнашып, 1 һәм 2нче урамнарны төзекләндерү проектын тәкъдим иткәннәр. Бүген исә нәтиҗәләрне көтәләр. «ППМИның төп эше проект җиңү яулагач башлана гына әле ул, — ди Асма ханым. — Моны үз үрнәгемдә яхшы аңладым. Җәй буена юлларны төзекләндерү эшләрен күзәтүдә тотарга туры килде. Шулай итмәгәндә урамда яшәүчеләрдән әле бер, әле икенче шикаять килеп кенә тора. Үзең дә юл эшчесе булып бетәсең бу эштә. Һәркемнең көен көйләргә кирәк, «Күпме кеше — шуның кадәр фикер», диләр бит. Бу бик рас килгән сүзләр. Әйткәндәй, су үткәргәндә дә шундый ук хәлләр булды. «Миңа кирәкми бу су, мин яшисен яшәгән инде», диючеләр дә очрады… Ә бит шушы эш-гамәлләр бары тик кешеләргә уңайлы булсын дип ихлас күңелдән эшләнә. Рәхмәт әйтүчеләр дә бар, әлбәттә, андый вакытта үзеңнең дөрес юлда булуыңны, кемгәдер файда китерүеңне тоясың, эшкә дәртең дә бермә-бер арта. Бу тормышта мин бер нәрсәне төшендем: кешеләргә игелек эшләсәң, ул киләчәктә үзеңә, балалар-оныкларыңа яхшылык булып әйләнеп кайтачак. Монтерлар, монтажчылар белән эшләгән чорда ук бу хакыйкатьне үз тәҗрибәмдә куллана идем. Аларның разрядын арттыру нәтиҗәсендә миннән 5 тапкыр күбрәк хезмәт хакы алуларына ирештем. Эшчеләр шаяртып, син безнең Мать Тереза дип атыйлар иде үземне».

Бүгенге көндә Асма Файзулловнаның карамагында 50 хуҗалык исәпләнә. Ут яки су белән өзеклек килеп чыкса да, кар басса да, башка гозерләр буенча да беренче чиратта ТИҮ рәисенә шалтыраталар. Урамнарның гомум чатында да мәсьәләләр буенча сөйләшүләр даими бара.

«Хакимияткә нәрсәдер юллап барасымы, яки төбәкне төзекләндерүгә чаралар табасымы — бу эшләрдә катнашырга атлыгып торучы юк. Бөтенесе дә ТИҮ, урам комитеты вәкилләренә генә карап тора, — дип ассызыклый Асма ханым. — Әлбәттә, без үзебезнең йөкләмәләрне намус белән башкару өчен бөтен көчне куябыз, инстанцияләргә дә чабабыз, яңа проектларны тормышка ашыру өстендә дә эшлибез. Әле ярый эшләгәнеңнән гаеп тапмасалар… Үз фикереңне яклау өчен һәр мәсьәләне төбенә төшеп өйрәнү, шулай ук кыю булу, куркып тормау зарур. Мин тыштан гади, көчсез хатын-кыз кебек күренсәм дә, үземдә ир-егетләргә хас ихтыярлылык, тәвәккәллек тоям. Төбәктә башкарылган эшләргә килгәндә, 37нче микрорайонда светофор куйдырдым, йортларга су кертү, юлның ике ягында да тукталышлар урнаштыру, тротуарлар ясау мәсьәләләре дә минем өстә. Шалтыратулар иртән башлана һәм көне буена дәвам итә. Кышын юлларны кар-буран каплауга бәйле гозерләр күп: берсе өеннән чыгалмый, икенчесенә трактор кирәк, өченчесендә тагын берәр кичектергесез мәсьәлә… Җәен исә үлән белән көрәшәм. Бу уңайдан бүгенге яшьләргә дә бераз шелтә белдерер идем: алар үз хуҗалыгың белән яшәүнең ни икәнен дә белми. Йорт һәм ишегалдын җыештыру, үләннәрне чабу дигән нәрсә уйларына да керми күрәсең. Тагын бер җитди мәсьәлә — хуҗасыз этләр. Бусы инде безнең микрорайонда гына түгел, бөтен шәһәр күләмендәге вәзгыять».

Тырышлыкны күрә-бәяли белүчеләр дә бар, әлбәттә. Асма Файзулловнаның кешеләр мәнфагатендәге хезмәте хакимият тарафыннан югары бәяләнә, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, медальләр белән билгеләнә. Җитәкчеләр, урындагы белгечләр һәрчак аның белән ихтирамлы мөгамәләдә, төбәкне төзекләндерүгә, халыкка уңайлы мохит тудыруга бәйле гозер-сорауларын һәрчак игътибарга алалар, ярдәм-теләктәшлек күрсәтәләр.

Эш-гамәлләребездә — киләчәк нигезе

Асма ханымның җаваплы хезмәтендә иң тугры терәк-таянычлары — якын кешеләре, тормыш иптәше. «Ирем һәр башлангычларымны хуплап тора, өйгә гозер белән килүчеләргә дә ихласлык күрсәтә, — ди әңгәмәдәшем. — Тату гаилә булып яшәвебезгә 43 ел тулды. Ике балабызны тәрбияләп-үстердек, бүген алар үзаллы тормыш корып, матур гомер итә. Кызларым үземә охшап бик тәвәккәл, күчемсез милек өлкәсендә эшлиләр. 4 оныгыбыз бар: өч малай һәм бер кыз. Олы онык нефть көллияте студенты, икесе мәктәптә укый, ә иң кечесенә 6 яшь. Оныкларга бәләкәйдән рухи-әхлакый тәрбия бирергә тырышам, үзем белән мәчетләргә йөртәм, алар төп догаларны белә. Безнең йорт янында һәрчак күрше-тирәдән балалар җыела, бергәләп төрле чаралар, уен-ярышлар оештырабыз».

Мәкаләм героеның әти-әнисе зыялы, укымышлы нәселдән булган. «Әтки чыгышы белән бик бай Казан татарлары кәвеменнән, — ди ул. — Инәкиләр ягы исә дингә ышанучы нәсел буларак дан тоткан». Үзенең нәсел тамырлары белән ныклап кызыксынуы гаилә шәҗәрәсе төзүгә сәбәпче була. Өч ел буена Туймазы архивы мәгълүматларын өйрәнә. Туганы — Төмәнәк авылында туып-үскән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе, «Яшәүләрем — җыр минем», «Синеке бит без, Төмәнәккәем!», «Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?» китаплары авторы Фәнир Галимов Казан архивларын ачу эшендә зур булышлык күрсәтә. Нәтиҗәдә, Асма Файзулловна гаиләсенең 12 буын чылбырын табуга ирешә. Шәһәр күләмендә оештырылучы шәҗәрә бәйгесендә катнашып, 1нче урын яулый.

Белемен үстерү өстендә дә даими эшли Асма Гыйлемҗанова. Психология буенча күп курсларда укый, эзотерика белән мавыга. Боларның барысы да кешеләр белән эшләгәндә булыша, ди ул. Кызлары да психологияне яхшы белә, дингә дә ихтирамлы карашталар.

Асма ханым вазыйфаи бурычлары белән берлектә шәхси хуҗалыгын да гөл итеп тота. Ул һәвәскәр бакчачы. Йорт каршында да, бакча тутырып та чәчкәләр үрчетә, аның гөлләмәләре бөтен микрорайонны ямьләндереп тора. Моннан тыш карбыз-кавын үстерә, виноград кебек экзотик җимешләре дә бар. Иҗат итәргә дә һәвәс мәкаләм герое, матур итеп картиналар чигә, бәйләм бәйли.

«Һәр кеше үзенең эш-гамәлләре белән киләчәк буынының нигезен сала, дип уйлыйм, — ди әңгәмәдәшем. — Шәхсән үзем гомер буена кешеләргә ярдәм итү теләге белән яшәдем һәм бүген дә шул кыйбланы үзгәртмим. Матди якны гына кайгыртмыйча, рухи халәт турында да уйлау, үзеңнекен генә алып, кеше өлешенә керүдән саклану зарур».

... Асма Файзулловнага алдагы көннәрдә дә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күп көч-куәт, искиткеч сабырлык һәм ныкышмалылык таләп итүче игелекле эш-гамәлләрендә уңышлар теләп калабыз!

Лилия ГАБИТОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: