Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
30 март 2022, 15:52

«Мин — ут, ә ирем — су…»

Бәхетле гаиләдә ир белән хатын бер-берсен тулыландыра диләр. Күрше республиканың Иске Урыссу авылында яшәүче ут бөтерчегедәй җитез Зөлфия ханым һәм тормыш иптәшенә караганда сабыррак та, җитдирәк тә Тәнзил абыйга тулысынча туры килә бу сүзләр. Хис-тойгыларны кайчагында «дөрләтеп» тә, кирәк булганда «ут-ялкын»ны бераз киметеп тә яши бу матур гаилә.

«Мин — ут, ә ирем — су…»
«Мин — ут, ә ирем — су…»

Шәһәребездәге иң танылган иҗат төркемнәренең берсе булган «Талларым» татар һәм «Ынйылар» башкорт вокаль ансамбльләре җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллинаның исеме күпләргә билгеле. Якын-тирәдәге төбәкләрдә оештырылучы милли-мәдәни чараларның үзәгендә кайнап йөрүчеләрдән ул. Тынгысыз эше белән берлектә Зөлфия ханым гаиләсендә уңган хуҗабикә, өч баласына кайгыртучан әни булырга да өлгәшә.

… Зөлфия Альберт кызы 1981 елның гыйнвар аенда Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Ангрен шәһәрендә дөньяга килә. 1994 елда гаиләләре белән Татарстанга, Кече Урыссу авылына күченеп кайталар. Зөлфия ПТУ-да укый, авыл хуҗалыгы бухгалтеры белгечлеген үзләштерә. 2002 елда олы улы Булат туа. Аңа берәр яшь чамасы булганда Октябрьский музыка училищесына укырга керергә ниятли, әмма баласы бәләкәй дип анда алмыйлар. Бер елдан уку йортына янәдән килә һәм бу юлы сынау шарты белән үтә. Нәтиҗәдә, башкорт халык хоры бүлеген (укытучы Галия Мусина сыйныфы) яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Шул ук елны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Әмма финанс кыенлыклар аркасында укуын дәвам итә алмый. М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында тыңлаулар узып, биредә 1 сезон эшләп ала. 2009 елдан читтән торып Казан федераль университетының музыка бүлегендә белем ала, аны музыка укытучысы квалификациясе белән тәмамлый. Остазы Галия Закировна чакыруы буенча музыка училищесында тавыш кую классында укыта башлый. Өч елдан мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова тәкъдимендә Ютазы районының Әбсәләм авылы мәдәният йортына урнаша. Шул ук чорда Октябрьскийдагы Милли мәдәниятләр үзәгенә дә (ул вакытта «Орфей») чакыру ала. Белгеч каршына шәһәр һәм районда культура-агарту юнәлешен үстерү бурычы куела. Һәм ул сынатмый, яхшы күрсәткечләргә ирешә, бүген дә бу өлкәдәге эшен дәвам итә.

«Мин балачакта укытучы яки җырчы булырга хыяллана идем, — ди Зөлфия Альбертовна. — Бу хыяллар берникадәр дәрәҗәдә тормышка ашты: бүген мин 7 ансамбльне (икесе Октябьскийда, бишесе Әбсәләмдә) җитәклим. Төп эшем — Әбсәләм мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Сүз уңаеннан, быел Октябрьскийдагы «Ынйылар» башкорт вокаль ансамбле «халык» исеменә лаек булды».

Буе зифа, биле нечкә, үзе уңган,

Йөзләренә әллә инде

кояш нуры кунган?

Әлеге юллар Зөлфия ханымга атап язылгандай. Тормыш иптәше Тәнзил аганың аңа бер караштан гашыйк булуына гаҗәпләнәсе дә түгел… Тәнзил Мәгъдәнурович тумышы белән Әбсәләм авылыннан. Ул ерак юлда, халыкара рейсларда йөрүче дальнобойщик. Танышу тарихларына килгәндә, ике ялгыз йөрәкне әлеге дә баягы мәдәният өлкәсе очраштыра-кавыштыра. Зөлфиянең мәдәният йортында эшли башлаган вакыты. Тәнзилне дә баянчы буларак бер чарага чакыралар. Ул авария нәтиҗәсендә кулы җәрәхәтләнеп, 15 ел буена баянда уйнамаган була. Әмма Зөлфия белән танышуы чын могҗиза тудыра! Гашыйк йөрәк хисләнеп, янәдән баянны кулга алдыра…

Шул рәвешле, 2014 елда яңа гаилә барлыкка килә. «Ирем — иң ышанычлы терәгем, ул бик акыллы, төпле фикер йөртә, миннән олырак булса да ниндидер мәсьәлә туганда һәрчак юл куярга тырыша (әмма ахырда үзенчә эшли), — ди мәкаләм герое. — Мин — ут, ирем — су. Ул мине артык кызып китсәм җайлап кына тынычландыра белә. Тәнзилнең шул сыйфатын ошатам да инде. «Чиләгенә күрә капкачы» дигән әйтем безнең гаиләгә атап әйткәндәй».

2020 елга кадәр Кече Урыссуда Зөлфиянең әниләрендә яшиләр. «Мин хәтта бик пешеренә дә белми идем. Әни бу уңайдан борчылып, аерым тора башлагач ничек гаиләңне туендырырсың, дия иде. Әмма аның хафалануы юкка булган, интернет ярдәмендә ашарга әзерләү күнекмәләрен тиз үзләштердем. Хәзер үземне аш-суга оста хуҗабикә дип әйтә алам, аеруча татар милли ризыкларын әзерләргә яратам. Бүгенге көндә Иске Урыссуда, иребез белән икәүләп төзегән өйдә яшибез. Шәһәрдә тору турында уйга да кергән юк. Авылдагы хозурлыкка җитәме соң! Бакча үстерәбез, хуҗалыкта эшлибез. Ял вакытларын һәрчак гаилә белән үткәрәбез, бергәләп җырлашып утырырга яратабыз. Йорт хайваннарыннан Джессика исемле немец овчаркабыз (өч малай арасында ниһаять бер кыз!) һәм песиебез Маркиз бар. Минем хыялым: сыер, яшь үгез бозаулар үрчетү. Әмма ирем әлегә бу уйдан баш тартырга үгетләде».

Зөлфия ханымнан һәр әнинең иң зур байлыгы — балалары белән дә якыннанрак таныштырып үтүен сорадым: «Олы улым Булатка 19 яшь, ул коммуналь-төзелеш көллиятен тәмамлады, автомеханик һөнәрен үзләштерде, спортны ярата, гитарада уйный, компьютерлар белән кызыксына. Уртанчыбыз, 6 яшьлек Роберт самбо белән шөгыльләнә, шулай ук шигырь сөйләргә һәвәс. Балалар бакчасына йөрүче кече улыбыз әлегә бик нәни (аңа 4 яшь), шуңа күрә аерым мавыгулары юк, әмма ул да иҗатка битараф булмаячак дип уйлыйм».

Кайбер вакыт бер баланы да карый алмыйм дип зарланучылар була, ә мәкаләм героенда алар өчәү. Балаларны ашатырга, киендерергә, укытырга, эшкә һәм башка күп нәрсәләргә өйрәтергә кирәк, моның өстенә мәдәният өлкәсендә эшләү дә күп вакытны таләп итә, ничек барсына да өлгерә ул? Гомумән, күп балалы әни булачагын күзаллаганмы икән Зөлфия, әллә шулай килеп чыкканмы?

— Халыкта: «Бер бала — юк бала, ике бала — ярты бала, өч бала — бер бала», диләр. Минем белән дә шулайрак булды. Яшьрәк чакта күп бала турында уйда да юк иде. Әмма язмыш үзенчә эшләде, кыз табам дия-дия өч малай алып кайтканымны сизмәгәнмен дә.... Моңа һич үкенмим, җан биргәнгә җүн бирә ул. Балалар тәрбияләүдә әнием зур ярдәмчем. Хәтта 91 яшьлек бианай да кулдан килгәнчә булышырга тырыша. Балалар үзләре дә үскән саен кул астына керә баралар. Булат энеләрен бик яхшы карый. Бакча эшләрен исә ирем Тәнзил үзе башкара, миңа өлеш бик тигәне юк. Хезмәт урынымда да һәрчак теләктәшлек күрсәтергә тырышалар. Якын киңәшчем — ул мәдәният йорты директоры Диләрә Йосыпова. Диләрә Гарифовна һәм үземнең җитәкчелектәге ансамбльләрдәге зур тормыш тәҗрибәсе туплаган апаларның киңәшләре эштә һәм яшәештә дә булышлык итә.

... Зифа буйлы, нәфис-сылу Зөлфияне өч бала әнисе дә димәссең. Аңардан ничек гүзәл булу серләрен сорашам. «Сәхнә нәзәкатьле, матур булуны таләп итә. Һәрчак яхшы торышта булу өчен сулыш алу органнары гимнастикасы белән шөгыльләнәм, сәламәт тормыш алып барам, күтәренке кәефтә булырга тырышам», — ди ул.

Зөлфия Альберт кызы һәм Тәнзил Мәгъдәнуровичка алдагы көннәрдә дә шундый тату гаилә булып, балалары игелеген күреп, бәхетле тормышта яшәргә язсын дигән теләктә калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: