Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
23 март 2022, 15:53

Язганнарым сезгә калсын, димен, Беребез дә түгел мәңгелек...

21 нче март — Бөтендөнья шигърият көне булып исәпләнә. Шушы бәйрәм уңаеннан Туймазы шәһәре тарихи-туган якны өйрәнү музеенда (директоры — Татьяна Евстафьевна Малькова) районыбызның күренекле һәт талантлы каләм остасы Әлфирә Мөсәгыйть кызы Бикмәтовага багышланган чара узды.

Язганнарым сезгә калсын, димен, Беребез дә түгел мәңгелек...
Язганнарым сезгә калсын, димен, Беребез дә түгел мәңгелек...

Чара барышында аның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды, төрле җыентыкларыннан алынган татар һәм рус телләрендәге шигырьләре яңгырады, аның сүзләренә язылган җырларны Кандра музыка мәктәбе укучысы Марат Әхмәтҗанов белән  укытучысы Алия Закирова башкарды. Көйләрне баянчы Рәшит Кашапов уйнады.

Бәйрәмгә Туймазы районы Ветераннар Союзы рәисе Нурулла Таһир улы Бикчуров һәм оешма әгъзалары, «Алтын башак» әдәби берләшмәсе каләм тибрәтүчесе Әнәс Сафуанов, педагогик колледж студентлары чакырылган иде. Алар да үзләренең шигърияткә, Әлфирә Мөсәгыйть кызы шәхесен, иҗатын бәяләгән фикерләрен тамашычыга җиткерде. Киләчәктә тәрбиячеләр булачак студентлар күңеленә сөйләшү бик тә хуш килде, алар шагыйрәнең балалар өчен язган шигырьләре белән кызыксыныр дигән уй калды.

Кызганычка каршы, ярты ел инде Әлфирә апабыз якты дөньяларда юк. Замана чире — таҗлы вирус аны 85 яшендә алып китте. Ләкин музей хезмәткәрләре оештырган чара туган якка, табигатькә, әниләргә, балаларга карата мәхәббәт хисләре белән сугарылган Әлфирә Мөсәгыйть кызының шигырьләре аша аны безгә кире кайтарды кебек. Шигърият — мәңгелек, язганнар, кеше үзе китсә дә, исәннәргә кала...

Әлфия Шәйхлисламова,

Кандра авылы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: