Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
23 март 2022, 15:48

Гомерен эзтабарлык эшенә багышлаган шәхес

Равил Әкрам улы Кашаповның 80 яшьлек юбилее уңаеннан

Гомерен эзтабарлык эшенә багышлаган шәхес
Гомерен эзтабарлык эшенә багышлаган шәхес

Илебез төбәкләрендә яшәүче эзтабарлар Октябрьскийда кунакта булып китте. Яугирләрнең һәлак булган урыннарын табу, аларны туган җирләренә кайтару буенча зур эш башкаручы бу батыр йөрәкле, максатчан, үз эшенә мөкиббән бирелгән кешеләр остазлары — «Яшә, җир!» эзләү төркеме җитәкчесе Равил Кашаповка ихлас рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерергә килде.

Быел Равил Әкрамович олуг юбилеен — 80 яшен билгеләде. Якташлар арасында зур абруй казанган аксакалның бөтен гомере, эш-гамәлләре Ватанга мәхәббәт белән сугарылган. Илебезнең чын патриотларын тәрбияләү эшеннән дә әһәмиятлерәк нәрсә бармы икән?!

Равил Кашапов Ватаныбызны данлаучы риясыз хезмәте белән Октябрьский, Башкортстан һәм Русия тарихына кергән шәхесләрдән. Ул Октябрьский елъязмасына бик күп якты сәхифәләр язган ветераннар буынына карый. Равил Әкрам улы Башкортстанның иң өлкән эзтабарларының берсе булып тора, ул Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерүгә 35 ел гомерен биргән. Равил Кашаповны безнең заман герое дип атарга мөмкин. Педагог һөнәренә ия якташ яшь буынга сугышның нинди михнәтләр китерүен, халкыбыз батырлыгы турындагы истәлекләрне гасырлар буена саклау мөһимлеген төшендерә. Балалар һәм үсмерләр белән ул туган җир буйлап 150дән артык экологик поход үткәргән. Аның җитәкчелегендәге «Яшә, Җир!» төркеме республикада эзләү хәрәкәтенә нигез салучылардан булды. Эшчәнлек дәверендә эзтабарлар Ватанны саклаучыларның 3 меңнән артык җәсәден эзләп табып күмгән, 600дән артык якташыбызның һәлак булу урыннарын ачыклаган, каты сугышлар барган Новгород, Ленинград, Тверь һәм башка өлкәләрдә 67 экспедиция үткәргән, биш тапкыр Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан. Тупланган материаллар нигезендә патриотик тәрбия бирү үзәге карамагында республикада иң абруйлылардан саналучы музей булдырылган, коллекцияне А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее фондлары тулыландырган. Равил Әкрамович үзәк китапханәдә сугыш каһарманы, якташ-шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдиновның музеен булдыруда да ярдәм итте. 2001 елда исә ул Дахау концентрацион лагерендә булып кайтты. Анда Октябрьский китапханәләренең шагыйрь һәм яугир М. Хәйретдиновның истәлеген мәңгеләштерү буенча эше турында материаллар тапшырды. Ун ел дәвамында Р. Кашапов шәһәребездә М. Хәйретдиновны искә алу көне һәм аның исемендәге премиягә конкурс оештыра.

«Яшә, Җир!» эзләү төркеме 300дән артык грамота, дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2015 елда Р. Кашапов Русиянең Дәүләт бүләге — «Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

Равил Әкрам улының нигә нәкъ эзтабарлык эше белән мавыгып китүенең үз тарихы да бар.

— Эзтабарлар төркемен булдыру нияте 1945 елда авыр сугыш яраларыннан вафат булган агаемны эзләгәннән соң туды, — дип искә ала юбиляр. — Соңрак якташыбыз, шагыйрь-патриот Мөҗәһит Хәйретдиновның сугышта хәбәрсез югалган абыйларының язмышы кызыксындырды. Нинди дә булса эз табарга омтылыш белән эшкә тотындык… Урман каберләрендә тыныч кына яткан сугышчыларны ни өчен борчырга, хәрби мемориалларга күчерергә кирәк дип сораучылар да булды. Бу яугирләргә хөрмәт белдерү, чәчәкләр салу, батырлык үрнәкләрен искә төшерү өчен мөһим. Тыныч киләчәк өчен гомерен биргән һәр солдатның дан-хөрмәткә һәм хәтергә хокукы бар дип уйлыйм.

Равил Әкрамович бүген дә ялга китәргә ашыкмый, аның катнашлыгында кызыклы проектлар тормышка ашырыла, батырлык дәресләре, әңгәмәләр оештырыла. Якташыбыз укучылар белән очрашу вакытында чыгышын Александр Суворовның: «Соңгы солдат күмелмичә, сугыш бетмәячәк», — дигән гыйбарәсеннән башлый.

«Рәхмәт сиңа, командирыбыз!»

Юбилей тантанасы уңаеннан Милли мәдәниятләр үзәгендә күркәм чара оештырылды. Анда Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы М. Черкашнев; Русия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча «Русиянең эзтабарлар хәрәкәте» илкүләм иҗтимагый хәрәкәтенең җаваплы сәркатибе Е. Цунаева (Мәскәү шәһәре); «Ватанны саклаучылар турында халык хәтере» иҗтимагый эзтабарлар берләшмәләре Халыкара Ассоциациясе президенты Е. Иванова (Мәскәү); РФ Федераль җыелышының VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, БР эзтабарлар отрядлары төбәк иҗтимагый фонды Советы рәисе И. Бикбаев (Уфа); «Русиянең эзләү хәрәкәте»нең Башкортстандагы вәкилләре; «Юнармия» Бөтенрусия хәрби-патриотик хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе яшь армиячеләре, генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге юнармия полкының 1нче бүлекчәсе кадетлары катнашты.

Юбилярга тәбрикләү сүзләрен иң беренчеләрдән булып шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Михаил Черкашнев җиткерде:

— Менә инде 35 ел дәвамында «Яшә, җир!» төркеме эзтабарлары солдатларны сугыш кырларыннан туган җиргә кайтара. Равил Әкрам улына һәм аның отрядына тарихи истәлекләрне саклау буенча фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм!

Михаил Алексеевич Р. Кашаповка күпьеллык эзләнү һәм туган якны өйрәнү эше, яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медален тапшырды.

— Равил Әкрамович — чән мәгънәсендә легендар шәхес һәм игелекле дус та, — дип билгеләде РФ Дәүләт Думасы депутаты Елена Цунаева. — Ул озак еллар дәвамында хәтер сагындагы эшендә намус белән хезмәт итә. Ватанга чиксез тугрылык, мәхәббәт үрнәге бу. Мондый шәхесләр

һәм аларның тарафдарлары ярдәмендә илебездә милләтчелеккә беркайчан да юл куелмаячак. Ватан уллары турындагы истәлекләрне сакларга булышучы кешеләргә теләктәшлек күрсәтү ил, республика җитәкчелегенең мөһим бурычы.

Елена Моисеевна Равил Кашаповка Русия эзләү хәрәкәтеннән бүләк — торна билгесе тапшырды. Илдә әлеге билге белән унлап кына кеше билгеләнгән.

Үз чиратында Равил Әкрам улы Е. Цунаевага эзләү төркеме әгъзасы, «Октябрьский нефтяник»ның иҗтимагый хәбәрчесе Надежда Садыйкова белән берлектә язылган «Яшә, җир!» китабын тапшырды. Әлеге басма Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган. Анда «Яшә, Җир!» төркеменең 30 елдан артык вакыт эчендә тупланган фронтовиклар, якташ-геройлар турындагы хикәяләре, эзләү, хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, экологик эшчәнлек буенча очерклар һәм мәкаләләр урын алган. Истәлекле китапны юбиляр чыгыш ясаучыларның барысына да бүләк итте.

РФ Дәүләт Думасы VII чакырылыш депутаты Илдар Бикбаев Равил Кашаповны «Ул — безнең беренче командирыбыз»

дип атады. «Ватанны саклаучылар турында халык хәтере» иҗтимагый эзтабарлар берләшмәләре Халыкара Ассоциациясе президенты Евгения Иванова Белоруссия, Украина, Казахстан, Русия шәһәрләренең эзләү хәрәкәте ветераннары кул куйган сәламләү хатын укып үтте.

— Минем шушы залда җыелган яшьләргә мөрәҗәгать итәсем килә, — диде Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча гомумрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы рәисе урынбасары Елена Вязовцева. — Сезнең кулда искиткеч мөмкинлек бар. Бу — хөрмәтле якташыбыз Равил Кашаповтан тормышка юллама алу, аның үрнәгендә тарихи истәлекләрне кадерләп саклау, киләчәккә мирас калдыру. Берничә буын эзтабарлар тәрбияләп үстергән Равил Әкрәм улына рәхмәтемне белдерәм!

Солтанов исемендәге Туймазы эзләү берләшмәсе җитәкчесе Юрий Бирюзов үз чиратында шундый күренекле кеше белән танышуы белән горурлануын ассызыклады, алдагы көннәрдә дә юбиляр белән сәфәр чыгуга ышаныч белдерде.

Серафимовка мәктәбенең «Дзержинец» эзләү отряды командиры Рамазан Рысбаев тантанага тәрбияләнүчеләре белән килгән иде. Ул үсмерләрне дөрес юлга чыгару эшендә эзтабарлар хәрәкәтенең җитди йогынтысы турында сөйләде.

— Равил Кашапов — республиканың эзләү хәрәкәтендә башлап йөрүчеләрнең берсе, — дип билгеләде «Факел» эзтабарлар отряды командиры Сергей Чиков (Дәүләкән). — Хәзер якташыбыз хәтер сагындагы ветеран вазыйфасын башкара, ул үз үрнәгендә башкаларга да хәрәкәткә кушылырга этәргеч бирә.

Юбилярга иң үзенчәлекле бүләкне А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Медведева тапшырды. Русия һәм Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы Васил Ханнанов иҗатындагы Р. Кашаповның портреты күчермәсе иде ул.

— Равил Әкрамовичны «мәдәният кешесе» дип әйтә алам, — диде Ирина Вениаминовна. — Ул һәрвакыт иҗади музей вакыйгаларыннан хәбәрдар, күргәзмәләрне игътибардан калдырмый. «Яшә, җир!» төркеме белән патриотик рухтагы чаралар да үткәргәнебез бар.

Матур-матур котлау сүзләрен шулай ук балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе директоры Анна Ушаева, «Илһам/Вдохновение» төбәк әдәби берләшмәсе җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова, шагыйрь Тимерҗан Идрисов, Төмән өлкәсеннән «Югра» эзләү отряды (видеоязма рәвешендә) юллады.

Остазларына изге теләкләрен Октябрьский эзтабарлары һәм аларның дуслары — туристлар да җиткерде: «Равил Әкрамович! Безгә, дәвамчыларыгызга лаеклы тәрбия бирүегез өчен рәхмәт әйтәбез. Бүген без чит-ят җирдә калган кешеләрне кире кайтару буенча мөһим вазыйфаны башкарабыз. Рәхмәт сиңа, командирыбыз!».

Матур юбилей уңаеннан иҗат коллективлары әзерләгән чыгышлар юбилярга музыкаль бүләк булды.

Тантаналы чараның рәсми өлешендә Цунаева Елена Моисеевна җитәкчелегендә түгәрәк өстәл оештырылды, анда эзтабарлар Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Арытаба кунаклар патриотик тәрбия бирү үзәге карамагындагы «Яшә, җир» музеенда булды, эзләү төркеме һәм сугышчы-интернационалистлар экспозицияләрен карады, РФ Кораллы Көчләренең заманча кораллары күргәзмәсе белән танышты. Очрашу «Солдат уйлары» мемориалында, Җиңү паркындагы ачык һавадагы музей биләмәсендә дәвам итте, биредә һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.

…Равил Кашаповның тормыш юлында әһәмиятле урын алып торган эзтабарлык эшчәнлеге көннән-көн зуррак үсеш ала. Юбилей очрашуы хөрмәтле якташның шәһәр, республика, илебездә һәм чит төбәкләрдә дә дус-тарафдарлары күп булуын күрсәтте. Хәтер сагында торучы яшьләр бүген тулы хокук белән «Без сезнең белән, командир!» дип әйтә ала.

 

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: