Туган як
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
15 март 2022, 17:09

Су астында да яшәү өчен көрәш бара…

Ел саен 19 мартта илебездә су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә

Су астында да яшәү өчен көрәш бара…
Су астында да яшәү өчен көрәш бара…

1906 елда император Николай ll боерыгы буенча Русия империясенең хәрби флоты кораблары исемлегенә аларның яңа төре — су асты көймәләре (субмарина) кертелә. Бәйрәм тарихы нәкъ шушы чордан башлана. Бүгенге мәкаләм каһарманы — узган гасырның 90нчы елларында РФ хәрби-диңгез флотының су асты көймәләрендә хезмәт иткән Айдар Галиев өчен дә истәлекле көн бу. Айдар Динарович белән субмаринада йөргәндәге хатирәләрен барлаганда күңелдә: «Мин шулай булдыра алыр идем микән?», дигән уй туды. Юктыр, чөнки күпчелек кешеләр, шул исәптән хәрбиләр дә, башлыча җир өстендә йөрүгә күнеккән. Ә менә су астында хәрәкәтләнүче корабка идарә итү өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк икән?

Балачакта без диңгез-океаннар төбендәге гаҗәеп дөнья турында Жюль Вернның «Двадцать тысяч лье под водой» әсәре аша гына таныш идек. Бүген исә һәркем су төбенә сәяхәт кылып, андагы матурлыкка соклана ала. Әмма бу инде атналар, айлар буена субмаринада хезмәт итү түгел. Су асты диңгезчеләренә озак вакытлар кояшны күрмичә, җиргә аяк басмыйча яшәргә, гадәттән тыш хәлләрдә чын мәгънәсендә яшәү өчен көрәшергә туры килә…

— Айдар Динарович, сез кайсы яклардан? Ничек су асты диңгезчесе булып киттегез?

— Мин Бүздәк районы Арслан авылында туып-үстем. Бәләкәйдән үк спортны ярата идем, чаңгыда шуу, җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Мәктәпне тәмамлагач, «Бәләбәй» совхоз-техникумына авыл хуҗалыгында техник-механик белгечлеге буенча укырга кердем. 18 яшем тулгач армиягә чакырылдым. 1992 елның декабрь ае иде ул. Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәренә «учебка»га җибәрделәр. Анда ике ай дәвамында су асты көймәләрендә хезмәт итүгә әзерлек үттек. Әйткәндәй, әлеге гаскәрләргә сәламәтлеге бик яхшы булганнарны гына алалар. Чөнки су асты диңгезчесе айлар буе ябык мәйданда саф һавасыз, тирән су астындагы корабта яши алырга тиеш. Шуңа күрә дә җентекле медкомиссия, күп сандагы тикшерүләр (теория, физик әзерлек буенча нормативлар тапшыру, барокамера) үткәрелә.

Уку барышында кораб җиһазлары электригы белгечлеген, су асты эшләрен үзләштердек. Авария очракларында, янгын чыкканда, суднога су үтеп кергәндә нишләргә кирәклеген һәм башка мөһим белем-күнекмәләрне алдык. Укудан соң Төньяк флотка, су асты базаларына юлладылар. Мин Мурманск өлкәсендә урнашкан Западная Лица пунктына эләктем. 1нче флотилия составындагы 33нче дивизиядә 671РТМ (К) «Щука» проектының атом су асты көймәсендә хезмәт иттем. Мондый ракета-торпедалы миналы крейсерлар дошманның су асты көймәләренә, корабларына һәм яр буендагы объектларына каршы операцияләр ясау өчен билгеләнгән.

Безне шунда ук вахтага куймадылар, әлбәттә. Башта үзидарә буенча имтихан тапшырдык. Ягъни, белгечләр буларак техник җайланмаларга идарә итә алуыбызны тикшерделәр. Сынауларны уңышлы узгач, командир тәкъдиме белән 3 елга килешү төзедек. Аннары исә экипаж белән таныштык һәм хезмәтебез башланды. Көн саен укыту тревогаларында катнаштык, төрле белем-күнекмәләрне үзләштердек, үзебезгә тәгаенләнгән техник җиһазларны карау-көйләү белән шөгыльләндек. Диңгезгә чыгар алдыннан әзерлек гамәлләре бу. Өстәвенә, экипажыбыз да яңарак кына оештырылган, анда башлыча яшь офицерлар һәм матрослар тупланган, димәк, безгә корабны да, бер-беребезне дә ныклап белергә, бердәм команда булып эшләргә өйрәнергә кирәк.

— Беренче тапкыр су астына төшкәндә нинди хисләр кичердегез?

— Тәүге «сәфәребез» 1993 елның июлендә булды. Корабта техника, җиһазлар эше көйләнгән, бөтен нәрсә тәртиптә, шуңа күрә дулкынлану, курку хисе булмады. Әлбәттә, тирәнгә төшкән саен су басымын ныграк тоясың, хәтта көймәнең диварлары да шыгырдап куя.

Аннары корабка сынау үткәрелде, максималь тирәнлеккә төштек (башлангыч чорда бу күрсәткеч — 200 метр). Нәкъ шушы вакытта су асты диңгезчеләре сафларына кабул ителдек. Моның үз тәртибе бар: без — хезмәткә яңа килүчеләр 700 граммлык плафон белән диңгездән алган тозлы суны эчтек.

Шул рәвешле, беренче хәрби «сәфәр»дән шактый ук чыныгып, тәҗрибә туплап кайттык. Көз айларында исә Төньяк флотның баш командованиесе бүләгенә укулар оештырылды. Безнең команда анда югары нәтиҗәләр күрсәтте. Арытаба базада бер айга хәрби кизүгә бастык. Декабрьдә отпускага җибәрделәр, аңа кадәр тагын бер-ике тапкыр диңгезгә чыктык. Ялдан соң барысы да яңадан башланды. Корабта йөрмәгән вакытта шәһәрчектә, офицерлар тулай торагында яшәдек. Яшьлектәге иң күңелле чор буларак күңелдә саклана ул. Төрле чаралар, бәйрәм-концертлар даими оештырыла иде.

— Су астында йөрү гадәттә күпме вакытка сузыла?

— Өч тәүлектән ай ярымга кадәр патрульләштерүдә йөргәнебез булды.

— Диңгезчеләрнең эш графигы нинди?

— Смена 4 сәгать дәвам итә, аннары 8 сәгатьлек ял. Эш вакыты аз тоелса да чынлыкта исә ялда да төрле хәлләргә әзерлектә буласың. Даими рәвештә хәрби тревогалар, аварияле очраклар буенча күнекмәләр оештырыла.

— Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканы булдымы?

— Бәхеткә, мин хезмәт иткәндә зур ЧП-лар булмады. Янгын чыгу, көймәгә су керү очракларында исә һәрберебез үзенә тәгаенләнгән инструкция буенча эшли иде. Бу максаттан «Яшәү өчен көрәш» («Борьба за живучесть») дип аталучы махсус китап та бар. Подводниклар аны яттан белергә тиеш. Су асты көймәсендә һәркем үзенә билгеләнгән вазыйфа өчен генә җаваплы, башкаларның карамагындагы оборудование аңа кагылмый. Гадәттән тыш хәл булганда кораб бүлекләрен герметиклаштыралар, әгәр кемнәрдер отсекта бүленеп кала икән, аннан инде чыга алмый, үзаллы рәвештә аварияне бетерү өстендә эшли. Яшәү өчен көрәш шул була…

— Ә баткан көймәдән чыгып буламы?

— Әйе, тирәнлек 100 метрдан артмаганда. Бу араны да әкренләп кенә, якынча сәгать ярымлап вакыт эчендә үтү зарур. Шулай эшләмәгәндә югары атмосфера басымы нәтиҗәсендә Кессон авыруы барлыкка килү куркынычы зур.

— Корабта берәрсе авырып китсә?

— Беренчедән, мондый хәлне кисәтү өчен сәфәргә чыгар алдыннан җентекле медкомиссия үткәрелә. Сәламәтлек торышында әз генә тайпылыш сизелсә дә син ярда калачаксың. Икенчедән, корабта табиб бар, аның квалификациясе хәтта урында кичектергесез операцияләр ясарга мөмкинлек бирә. Бик катлаулы очракларда гына вертолет чакырыла.

— Көймәдә нинди саклык чаралары каралган?

— Һәр диңгезченең билендә сумкасы бар, аның эчендә портатив сулыш аппараты (ПДА) саклана. Ул төтен чыга башлаганда кулланыла, эш вакыты — 20 минут. Бу 2,5 сәгатькә исәпләнгән индивидуаль сулыш аппаратын (ИДА) табу өчен җитәргә тиеш. Моннан тыш бөтен кораб буенча урнашкан үзәкләштерелгән сулыш алу системасы бар. Ул водолазларның җиһазына охшаган, шланглы сулыш аппараты (ШДА) дип атала.

— Ә эчәр су һәм кислород белән хәлләр ничек?

— Кислородны махсус аппарат бүлеп чыгара. Шулай ук тозлы суны кайнатып, эшкәртеп, дистиллирланган халәткә китерүче җайланма бар.

— Корабта ничек ял итәләр?

— Моның өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Йокы бүлмәсе, душ, ашханә, дигәндәй. Ашау-эчү ягы да бик әйбәт. Безнең заманда төп күңел ачу — ул кают-компаниягә җыелып видео карау иде. Бүген исә шартлар тагы да яхшырак, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы зал, хәтта бассейн ясалган.

— Экипаж белән мөнәсәбәтләр нинди иде?

— Су асты диңгезчеләренең һәрвакытта да дустанә, гаиләдәгедәй җылы мохиттә яшәве мөһим. Чөнки чикләнгән шартларда көймәнең дә, кешеләрнең дә иминлеге экипажның һәр әгъзасының (трюм бүлеге белгечләре, турбиначылар, электриклар, химиклар, элемтәчеләр, ракетачы-миначылар һ. б.) үзен дөрес тотуына, төгәл гамәлләренә бәйле.

— Бүген армиягә барыр идегезме?

— Ватан һәм якташлар иминлеге өчен таләп ителсә, һичшиксез!

— Су асты көймәсендә хезмәт итү сезгә нәрсә бирде?

— Флот кешене яхшы якка үзгәртә, дип уйлыйм. Ир-егетләр өчен чын тормыш мәктәбе, үзеңне сынау мөмкинлеге ул. Якыннарыңнан еракта, озак вакытлар күрешмичә яшәү ата-анага, туганнарга карата җылы хисләрне, хөрмәтне тагы да арттыра. Хәрби хезмәт мине җаваплылыкка, катгый тәртипкә, эшне җиренә җиткереп, нәтиҗәле итеп эшләргә өйрәтте. Гадәти тормышта да аның тәэсире сизелде. Армиядә алган төпле белем-күнекмәләр коллективта ихтирам яуларга, үз урынымны табарга булышты.

Без элеккеге хезмәттәшләр, якташлар белән даими аралашып, хәл белешеп торабыз, патриотик тәрбия бирү, хәтер чараларында катнашабыз. Су асты диңгезчеләре гомерлеккә дуслыкны саклый, алар бер-берсен авырлыкта ташламый.

— Хезмәттән кайткач, тормышыгыз ничек дәвам итте?

— Башта колхозда эшләдем. Водитель, механик булдым. Колхозлар бетә башлагач, гаилә белән Октябрьскийга күчендек. Бүгенге көндә мин крестьян-фермер хуҗалыгы булдырып, яшелчәчелек белән шөгыльләнәм. Тормыш иптәшем белән ике балабызны тәрбияләп үстердек. Хатыным минем кебек үк Бүздәктән. Аның белән хезмәттән отпускага кайтканда таныштык. Ул «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыятендә эшли. Балалар икесе дә Уфада яши. Олы улыбызга 26 яшь, югары белем алып суд приставы булып эшли. Ул Мәскәү өлкәсендә һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт итте, Идел буе округында самбо буенча чемпион, спорт мастерлыгына кандидат. Кызыбыз техникум бетерде, бүгенге көндә вузда укый һәм эшли дә.

— Айдар Динарович, кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Сезгә киләчәктә дә имин бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА

Аида ХАННАНОВА фотосы һәм архивтан

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: