Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
5 март 2022, 16:32

Яраткан эшең булсын!

Салкын кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып килүче бәйрәм ул — 8 Март! Нәкъ шушы чорда гүзәл затлар аеруча чибәрләнеп, көязләнеп китә сыман. Шулай булмыйча, хатын-кызлар бәйрәме бит ул, шуңа күрә дә бүгенге санда күбрәк алар турында язабыз, уңышлары белән котлыйбыз!

Яраткан эшең булсын!
Яраткан эшең булсын!

Мәкаләм каһарманы белән дә танышырга вакыт җиткәндер. Ләйсән Фазиловна Камалова «Теплоэнерго» җәмгыятенең 2нче участогының 14нче котельныенда оператор булып эшли. Ул хезмәттәшләре белән берлектә күп фатирлы йортларны, социаль объектларны җылылык белән тәэмин итә. Үз эшен бар күңелен биреп, зур җаваплылык белән башкаручы шәһәрдәш шушы көннәрдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Октябрьский хакимиятенең Почет грамотасына лаек булды. Бу уңайдан Ләйсән Фазиловна белән очрашып, җылылыкны көйләүче катлаулы механизмнар белән идарә итү үзенчәлекләре турында әңгәмә кордык.

— Ләйсән ханым, нигә нәкъ котельный операторы эшен сайладыгыз?

— Дөресен әйткәндә, мин үземне повар булырмын дип уйлаган идем. 4 ел буена әлеге һөнәргә укып, бу өлкәдә эш эзли башладым. Әмма үземә туры килердәй урын табалмадым (берсендә эш вакыты уңайсыз иде, икенчесендә хезмәт хакы канәгатьләндермәде, дигәндәй). Нәтиҗәдә, һөнәри юнәлешне үзгәртү ниятендә 3 айлык укуларга кердем, аларны котельный операторы белгечлеге белән тәмамладым.

Хезмәт юлым 2004 елда Төрекмәндәге 3нче участоктагы 11нче котельныйдан башланды. Аннары 10нчы (Муллино), декрет ялыннан соң 8нче (Бакинская урамы), 13нче (21 микрорайон) һәм 9нчы (картлар йорты) котельныйларда эшләдем. 2018 елдан бүгенгәчә 14нче котельныйда хезмәт куям. Әйткәндәй, минем әтием озак еллар шушы 2нче участокта сварщик булды. Нәкъ ул мине анда эшкә чакырды. Шулай ук ирем дә Себергә киткәнче биредә слесарь булып эшләде.

Котельныйда беренче көннән үк үземне ышанычлы хис иттем, курку тойгысы да булмады. Чөнки безне өлкән операторлар эшкә өйрәтте, һәрчак теләктәшлек күрсәтеп, киңәшләр биреп торды.

— Хезмәт үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?

— Операторлар температура режимын көйли, манометрлар, термометрлар, насослар эшен даими күзәтүдә тота. Безнең карамакта 3 газ казаны (котел) исәпләнә. Алар кышкы чорда гына эшли. Җәйге вакытта 9 һәм 12нче котельныйларда ялларга киткән операторлар урынына да эшлибез. Шул рәвешле безне универсал хезмәткәрләр диеп була.

— Операторның гадәти эш көне ничек үтә?

— Сменаны кабул итәсең, җиһаз-приборларның төзеклеген карап чыгасың. Көн дәвамында даими рәвештә котельный эшчәнлеген тикшереп, басым, температура, газ, ут һәм су исәпләгечләр күрсәткечләрен журналга теркәп барасың, аларның дөрес эшләвен күзәтәсең.

— Эшегездә иң мөһиме нәрсә?

— Смена вакытында һәрчак уяу булу зарур. Нинди хәлдә дә югалып калмаска, дөрес карарлар кабул итә белергә кирәк. Һава торышына карап тәүлегенә берничә тапкыр үзгәрергә мөмкин булган температура графикларын игътибар белән күзәтергә, казаннардагы шкаланы, барлык контроль-үлчәү приборларын да контрольдә тотарга кирәк. Һәрбер зур булмаган үзгәреш тә игътибардан читтә калмаска тиеш. Әгәр инде ниндидер тайпылыш булса үзебез төзәтердәен боргалап-көйләп куябыз. Температурада үзгәрешләр күзетелгәндә котелны кабызасың/сүндерәсең, яисә температураны киметәсең/арттырасың. Җитдирәк сораулар туганда казаннарны аварияле эштән туктатып, слесарьларны, контроль-үлчәү приборларын, автомат системаларын хезмәтләндерүче белгечләрне (киповец) чакырабыз.

— Штаттан тыш хәлләр башлыча нинди сәбәпләргә бәйле?

— Йортларда берәр җирдә өзеклек булып, кайнар су акканда казандагы басым төшә башлый. Шушы мизгелне күздән ычкындыру ярамый. Мондый хәл булганда котелдагы басымны көйләү яки аны эштән туктату мөһим. Диспетчерга шалтыраткач, өзеклекне ялгауны көтәсе кала.

— Хезмәт шартлары, коллектив турында ни диярсез?

— Эшем миңа бик ошый. Бездә җылы, якты. Коллективыбыз тату, бердәм. Сүз уңаеннаен, хезмәттәшләремнең күпчелеге — хатын-кызлар. Бу участоктагы эш стажым чагыштырмача зур булмаса да, мине биредә уңай кабул иттеләр. Өлкән операторлар һәрчак теләктәшлек күрсәтә, кирәк вакытта аларга шалтыратып, сораулар буенча киңәшләшеп була.

— Предприятиедә хезмәткәрләр турында хәстәрлек күреләме?

— Әйе, балалар өчен махсус чаралар оештырыла, санаторийга юлламалар бирелә. «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. Без 2015 елда йорт сатып алдык, шул вакытта процентсыз ссуда бирделәр. Быел менә хакимиятнең Почет грамотасына тәкъдим иттеләр, бәйрәм алдыннан аеруча шатлыклы хәл бу. Гомумән, предприятиедә һөнәри осталыкны, тырышлыкны югары бәяли, күрә беләләр, моңарчы да бүләкләр белән билгеләнгәнем булды.

— Гаиләгез турында да сөйләп үтегезче.

— Ирем Себер якларында эшли, үземнең дә 12-әр сәгатьлек сменалы эш. Бу уңайдан әти-әниләргә рәхмәт, алар өч балабызны карауда ярдәм итмәсә мондый графикта эшли дә алмас идем.

Гаиләм, балалар эшемә хөрмәт белән карый. Олы кызыбызга 3 яшь булганда беренче тапкыр мин эшләгән котельныйны күргәч: «Әни, синең казаннарың әкияттәге Емеляныкы кебек икән!», дип гаҗәпләнгән иде. Гомумән, өч кызыбыз да тәртипле, эш сөючән булып үсә. Миңа кулдан килгәнчә булышалар. Сменадан кайтуыма өйне җыештырып, ашарына хәстәрләп дигәндәй көтеп торалар. Әлбәттә, әни кешенең күңеленә рәхәт була андый чакларда.

Ял вакытларын балалар белән үткәрәм. Кызларым саф һавада йөрергә, батутта сикерергә, веревочный паркта шөгыльләнергә ярата. Алар белән Кырымга да барып кайттык. Беренче тапкыр диңгездә булдык. Андагы матур күренешләрдән, кызыклы урыннардан онытылмаслык тәэссоратлар алдык.

— Пешекчегә укыгач, тәмле ризыклар да әзерләргә яратасыздыр?

— Әйе, гаиләмне камыр ашлары белән сыйлыйм. Аеруча өчпочмакны яраталар. Хәтта сайланып кына ашаучы олы кызларыбыз да бу ризыкны үз итә. Балалар үзләре дә пешерүгә һәвәс. Коймаклар, булочкалар әзерлиләр.

— Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?

— Хезмәттәшләргә, шәһәрдәшләргә сәламәтлек, тыныч тормыш, аяз күк йөзе телим. Яшь белгечләргә киңәшем — эштән курыкмагыз, күңелегезгә туры килгән һөнәр булса бер авырлык та сизелмәячәк, һәрчак алга барачаксыз. Яраткан эшең булуы зур бәхет ул — шуны онытмагыз!

…Йорт-фатирларыбызда, эш урыннарыбызда җылылык тәэмин итүче җиһазларның бөтен үзенчәлекләрен белүче, аларның өзеклекләрсез эшләвен тәэмин итүче гүзәл затларга һәм шәхсән Ләйсән Фазиловнага җиңел булмаган, әмма шундый кирәкле хезмәтләрендә уңышлар, иминлек телибез. Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегезнең теләктәшлеген, мәхәббәтен тоеп яшәгез!

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: