Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
5 март 2022, 16:25

Күпкырлы сәләт иясе

Куанычлы хәбәр җиткермәкчемен, дуслар. Безнең «Туган як»ны Уфада да кызыксынып укыйлар, шөкер, хәзерге заман техника чаралары төрле басмалар белән даими таныштырып баруны тәэмин итә. Бүгенге язмабыз –  шундый әвәс укучыларыбызның берсе, Уфада гомер кичерүче ханым турында. Әйткәндәй, февраль аенда ул үзенең күркәм юбилеен – 60 яшен билгеләп үтте.

Күпкырлы сәләт иясе
Күпкырлы сәләт иясе

Шулай итеп, таныш булыйк: Гөлнара Альфред кызы Иксанова.  Күренекле мәдәният эшлеклесе, журналист, туган якны өйрәнүче, педагог һәм экскурсовод, гомумән, аның иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге гаять күпкырлы.

 Менә инде унтугыз елдан артык Гөлнара Альфредовна «Русия мәдәният фонды» гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлекчәсенә җитәкчелек итә. Бүлекчәнең төп миссиясе: «мәдәни кыйммәтләрне кайтару, саклау һәм арттыру». Г.А.Иксанова  хәзерге вакытта сәләтле балаларны эзләү һәм аларга ярдәм итү, Русия һәм төбәк мәдәният-сәнгать казанышларын пропагандалау, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып бара.

Тәҗрибәле һәм талантлы оештыручы Гөлнара Иксанова 2004 елдан хәзерге вакыткача «Туган якны өйрәнү. Гасырдан-гасырга—Мәдәнияттәге Шәхес» дип аталган программага җитәкчелек итә. Ханымның эшчәнлеге «Русия туган якны өйрәнүчеләр берлеге» гомумрусия иҗтимагый оешмасының Флүрә Әхмәрова исемендәге Уфа бүлекчәсендә хезмәт итүгә нигезләнгән. Гөлнара Альфредовна шактый еллар анда рәис вазифаларын башкара. Соңгы биш елда гына да ул «Мәдәниятләр берлегендә», «Тарихи хәтер--безнең рухи мирас», «Уфалыларның Русия һәм Башкортостан мәдәниятенә һәм сәнгатенә керткән өлеше», «Вакытсыз Мәдәният», «Уфа XXI гасырда» һ.б. темаларга егермедән артык  республика, шәһәр һәм төбәкара туган якны өйрәнү фәнни-гамәли конференцияләре үткәрде, Башкортостанның һәм Русиянең мәдәни-тарихи мирасын саклауга, архитектура һәйкәлләрен яклауга багышланган дистәләгән түгәрәк өстәлләр оештырды.

Г.А. Иксанованың актив һәм күпьяклы туган якны өйрәнү эшчәнлеге «Русия мәдәният фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Д.С. Лихачев исемендәге һәм «Русия туган якны өйрәнүчеләр берлеге» гомумрусия иҗтимагый оешмасы тарафыннан югары бәяләнде.

Гөлнара Альфред кызы 2017 елда Уфада һәм Башкортостанда беренчеләрдән булып «Русия туган якны өйрәнүчеләр берлеге» сафына кабул ителә һәм аның үтенече буенча Флүрә Әхмәрова исемендәге Уфа шәһәр туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең тагын 13 иң актив вәкиле әлеге оешма әгъзалары булып китә. Хәзерге вакытта Флүрә Әхмәрова исемендәге бүлекчә коллектив әгъза хокукларында «Русия туган якны өйрәнүчеләр берлеге» составына керә.

2018 елда Гөлнара ханым инициативасы буенча Уфада Яшьләрнең туган якны өйрәнү җәмгыяте (Флүрә Әхмәрова исемендәге бүлекчә филиалы буларак)  оештырыла. Аның әгъзалары – БДУ филология факультеты студентлары һәм Уфадагы  88 нче урта мәктәп укучылары (рәисе-БДУның 3 курс студенты Д.А. Афанасьев).

2022 елда Уфаның Флүрә Әхмәрова исемендәге шәһәр бүлекчәсенә 30 ел тула. Шул уңайдан агымдагы елның ноябрендә Бөтенрусия туган якны өйрәнү конференциясе һәм XVIII Әхмәрова туган якны өйрәнү укулары, шулай ук туган якны өйрәнү җәмгыятенә нигез салучы һәм аның беренче рәисе Ф.Д. Әхмәровның тууына 90 ел,  дөньякүләм танылган тарихчы-архивчы Б. И. Николаевскийның тууына 140 ел тулуга һәм рус революциясенең Шерлок Холмсы В. Л. Бурцевның  160 еллыгына багышланган чаралар уздыру каралган.

Русия һәм Башкортостан Журналистлар берлеге һәм «Русия туган якны өйрәнүчеләр берлеге» әгъзасы, шәһәр, республика һәм Бөтенрусия журналистлык осталыгы конкурслары лауреаты Г.А. Иксанова – Санкт-Петербургта Бөтенрусия туган якны өйрәнү периодик басмалары конкурсы лауреаты һәм «Язмышлар бәйләнеше» альманахының баш мөхәррире дә. Инде 7 җыентык дөнья күргән, 8нче сан басмага әзер. Г.А. Иксанова - Башкортостанның театр сәнгатенә арналган «Театр турында һәм ул хакта гына түгел» китап авторы. Аның төрле республика басмаларында – «Бельские просторы», «Рампа», «Республика Башкортостан», «Вечерняя Уфа», «Истоки», «Связист Башкортостана», «Действие»да туган якны өйрәнү һәм мәдәнияткә кагылышлы меңнән артык мәкаләсе дөнья күргән.

Г. А. Иксанова — байтак туган якны өйрәнү басмаларының  төп мөхәррире дә, аерым алганда, Ф. Д. Әхмәрованың «Җир эзе» (Китап, 2008), «Хәтер битләре» (Китап, 2016), «Минем, Русия, синең алдыңда һич гаебем юк» (Информреклама, 2003), «Син үзеңә иң югары суд: җирдә нинди эз калдырасың?» (Ф. Дзержинский исемендәге типография) әсәрләрен басмага әзерләүче.

Гөлнара Иксанованың мәдәният һәм туган якны өйрәнү буенча хезмәтләре Алабугада тугызынчы халыкара укулар, «Русиядә туган якны өйрәнү хәрәкәте: тарих һәм хәзерге заман» I Бөтенрусия туган якны өйрәнү конференциясе (Луховицы-Дединово, Мәскәү өлкәсе), «Русия социомәдәни тарихы контекстында китапханә: туган якны өйрәнү аспекты» халыкара фәнни конференциясе материаллары җыентыгында (2016 елның 24-25 марты), туризм буенча халыкара фәнни-гамәли конференция (Уфа, 2017) басмаларында дөнья күрде.

Гөлнара Альфредовна «Сәләтле балалар-- Башкортостанның яңа исемнәре» хәйрия программасын һәм «Уфа чиге» программасын үстерүдә актив катнаша. 2009 елдан «Баскычлар» халыкара балалар конкурсы уздырыла килә. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән,  АКШ, Болгария һәм Украинадан өч меңнән артык сәләтле бала катнашкан да инде. 2013 елның мартыннан яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Алтын хәтер битләре» дип исемләнгән читтән торып ачык уку конкурсы үткәрелә. Г. А.Иксанова эшчәнлегенең яңа кыры — А. П. Чехов һәм М. И. Цветаева, Л. Н. Толстой һәм В. И. Даль кебек шәхесләрнең безнең якта булуы белән бәйле  истәлекле урыннар буенча  туризмны үз эченә алган «Без сайлаган юллар» исемле янә бер әһәмиятле мәдәни проект. Бу «Уфаның изге мөселман урыннары», «Агыйдел өстендәге шәһәр», «Монда тарих рухы сакланган», «Бирә алганыбыз мәңгегә үзебездә кала» һ.б. темаларга автор экскурсияләре оештыру һәм уздыруга бәйле. Иксанова шулай ук ветеран педагоглар белән дә күләмле эш алып бара.

2012 елда Иксанова  «Башкортостан-ЮНЕСКО: унбиш ел иҗади юлдан» Халыкара проектында катнашты. 2017 елның 29-30 сентябрендә «Русиядә туган якны өйрәнү хәрәкәте: тарих һәм хәзерге заман» I Бөтенрусия туган якны өйрәнү конференциясендә   мәдәният фонды эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Уфалыларның  эшчәнлеге «Русия туган якны өйрәнүчеләр берлеге» җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. 2018 елда исә Иксанова Мәскәүдә унынчы Бөтенрусия туган якны өйрәнү укуларында һәм Алабугада тугызынчы халыкара Цветаева укуларында (2017) катнашты.

Гөлнара Иксанова – «Уфада Цветаева мәдәният үзәге» проекты авторы, әлеге проект кысаларында шәһәрдә шагыйрәнең истәлеген мәңгеләштерү һәм шигъри мирасын саклау буенча зур эш алып барыла: Цветаева укулары, әдәби-музыкаль кичәләр, шигърият кичәләре, конкурслар оештырыла. Республикада шагыйрә иҗатын өйрәнүче белгечләр активы булдырылды. Хәзерге вакытта Гөлнара ханым Уфада М.И. Цветаева музеен оештыру максатын алга куя. Егәрле якташыбызга, милләттәшебезгә арытаба да халкыбыз мәнфәгатендә намуслы хезмәт итүен телик.

Сәлия Гарифуллина әзерләде

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: