Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
5 март 2022, 16:14

«Башлаган эшне бетермичә җаным тынмый…»

Зает микрорайонының төбәк үзидарә советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяровның эш графигында ял көннәре юк.

«Башлаган эшне бетермичә җаным тынмый…»
«Башлаган эшне бетермичә җаным тынмый…»

Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки аның хезмәте биләмәдә яшәүче халык мөрәҗәгатьләрен кабул итү, социаль-көнкүрештәге мәсьәләләрне чишүгә бәйле. Шушы көннәрдә 60 елга якын гомум хезмәт стажына ия, күп сандагы Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары белән бүләкләнгән хөрмәтле якташ 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде.

«Сугыш чоры балалары без»

…1942 елда Зает авылында Яз бәйрәме — 8 Март алдыннан ике игезәк малай дөньяга килә. Аларның берсе — бүгенге мәкаләм каһарманы Мәүлетҗан Сәлимгәрәй улы була.

— Без туганда әтиебез инде фашист илбасарларына каршы көрәшеп йөргән була, — дип балачак хатирәләрен барлый әңгәмәдәшем. — Кызганычка каршы, ул 1945 елда, сугыш бетте дигәндә генә һәлак була… Әнкәй биш баланы ялгызы тәрбияләп үстерде. Ул көннәр буена колхозда, яшелчә бакчасында эшләү сәбәпле, хуҗалыкны карау, бакча үстерү тулысынча без — балалар өстендә иде. Абзар тутырып мал-туар асрадык, сыер-сарыклар төп туендыручыларыбыз булды. 40 сутый бәрәңге утырта идек. Әнинең безне эшкә өйрәтергә вакыты да булмагандыр, барысына да үзаллы төшендек. Беренче тапкыр утауга чыккандагы кызык та, кызганыч та хәлне сөйләп үтәсем килә. Бу эшне шундый тырышып эшләгәнбез, артыбыздан кап-кара җир генә торып калган, чүп үләннәре белән бергә яшелчәсен дә утаганбыз. Әни яңадан чәчте инде ул урынны, нишләсен… Ничек кенә булмасын, хезмәттә чыныгып үсүебез олы тормышта лаеклы урынны табарга булышты. Һәрберебез һөнәрле булып, үзаллы тормыш кордык. Игезәк туганым хәрби юлны сайлады, бүген ул Саратовта яши.

Йөк төяүчедән — җитәкчегә!

Мәкаләм каһарманының хезмәт баскычларына күз салыйк.

— 4нче мәктәптә белем алдым, 8нче сыйныфтан соң 2нче мәктәпкә кичке укуларга кердем, 18 яшем тулгач, армиягә алындым, — ди Мәүлетҗан ага. — Германиядә 3 елдан артык хезмәт иттем. Казахстан, Украина һәм башка милләтләр вәкилләре белән «солдат шулпа»сын эчтек. Үзара дустанә мөнәсәбәттә булдык, «бабайчылык» кебек күренешләрне хәтерләмим.

Армиядән кайткач, кичке укуны дәвам иттем. Безгә төпле белем биргән урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Трофимовна Баянованы (ире география укытты) рәхмәт хисләре белән искә алам. Тарих фәне укытучысы — язучы, шагыйрь Тимер Арсланның дәресләре дә хәтердә калган. Ул класска килеп кергәч тә берьюлы унлап сорау «яудыра» башлый, аннары «Я, кайсыгыз нинди тема буенча сөйләячәк?», дип безгә мөрәҗәгать итә. Бер үк вакытта җитдилек тә, шаянлык та бар иде аңарда…

Уку белән берлектә элеккеге тегү фабрикасына грузчик булып эшкә урнаштым. Берәр елдан тәэминат бүлегенә күчерделәр. Арытаба сак начальнигы, янгын хәвефсезлеге инструкторы булдым. Олы-олы складлары булган фабрикада өр-яңадан сак системасын көйләдем. Тырышлыкны, инициативалы булуны күреп, тәэминат бүлеге начальнигы урынбасары итеп билгеләделәр. 10 еллап эшләгәч, әзер продукцияне комплектлау цехы начальнигы урынын тәкъдим иттеләр. Ул зур җаваплылык таләп итә, шуңа күрә тәүдә икеләнебрәк калсам да ахырда тәвәккәлләдем. Бу вазыйфада 22 ел эшләдем. Фабрикада заказлар әзәеп, ул таркалуга таба бара башлагач, «Блокжилкомплект»ка (БЖК) күчтем. Бу предприятие вагончык-йортлар ясау белән мәшгуль иде. Анда хаклы ялга чыкканчы 6 еллап хезмәт куйдым. Әйткәндәй, пенсиягә бер ел кала мин инде урындагы үзидарә органнарында да эшли башладым. 2012 елда реформа булып, безгә төбәк җәмәгатьчелек советы (ТОС) вәкаләтләре бирелде. Ягъни урам комитетлары китергән барлык белешмәләрне тикшерү, раслау, имзалау ТОС рәисе карамагына күчте.

Халык белән эшләү зур җаваплылык сорый

Мәүлетҗан Аллаяров хаклы ялга чыккач та җәмәгатьчелек советындагы эшчәнлеген дәвам итә. Шушы вазыйфада ул инде 20 еллап хезмәт куя.

— ТОС рәисләренең эш урыны (заманча әйтсәк, офис) юк, шуңа халык справка-мазар һәм башка гозерләр белән туры өйгә килә, — ди ул. — Төшке аш вакытымы, ял көнеме — анысы мөһим түгел, кешеләрне кабул итеп, документларны барлап-тикшерүдән раслауга кадәр тиешле гамәлләрне башкару зарур. Саннарга күз салсак, 2021 елда барлыгы 600дан артык белешмә бирелде (бу әле актлар һәм башка документларны исәпкә алмаганда). Җир эшләренә ордер, су-газ үткәрүгә рөхсәтнамәләр әзерләү кебек гамәлләр дә минем өстә. Шалтыратуларның саны бихисап. Кышкы чорда урам-юллардагы кар көртләренә, яз башында баткакка, чокыр-чакырга зарланулар килә. Мин исә хакимияткә, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать юллыйм. Еш кына юллардагы җитешсезлекләрнең вакытында бетерелмәве техника җитмәвенә бәйле була.

Заетта 40ка якын урам һәм тыкрык, меңнән артык хуҗалык, социль объектлардан почта, 4нче башкорт гимназиясе, кибетләр бар. Безнең участокка хәзер «Урман» дип аталган яңа квартал да керәчәге көтелә. Анда исә 28ләп хуҗалык исәпләнә. Димәк, эш күләме тагы да артачак. Бүгенге көндә төбәк халкын борчыган көнүзәк мәсьәләләр исемлегенә су үткәрү, биләмәләрне төзекләндерү, юлларны асфальтлау, тротуарлар эшләү, урамнарны яктырту керә.

Ирешелгән нәтиҗәләргә килгәндә, урындагы башлангычларга булышлык итү программасы ярдәмендә күп эшләр башкарылды. 2018 елда шәһәребезнең иң борынгы тарихи урыннарының берсе булган иске зиратта күләмле төзекләндерү гамәлләре үткәрелде. Бу эшкә авылдашлар да, шәһәр һәм башка төбәк предприятиеләре дә зур өлеш кертте. Биләмәдә читтән ташып йөрмәс өчен су савытлары куелды, бәдрәфханә булдырылды. «Благоустройство» питомнигыннан алган чәчәкләр утыртылды.

2019 елда программа кысаларында Чеверева урамына асфальт җәелде. 2020 елда исә 3 проект гамәлгә ашырылды. Алар барышында Рябиновая, Рассветная һәм Верхняя урамнары ремонтланды, юлларга асфальт җәелде. Быел бу эшләр тулысынча төгәлләнде.

2022 елда Яблоневая урамына асфальт җәю проекты белән ППМИ-да катнашырга ният бар. Әмма документлар эше белән шөгыльләнердәй, халыкны җәлеп итәрдәй инициатив төркем тупланмау сәбәпле ул кичектерелеп тора.

Зает микрорайонында яңа зират ачылуын да әйтеп үтәсе килә. Аны булдыру өстендә озак еллар эшләдек, күпме инстанцияләр үтелде, документлар тупланды. Җир мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 3 депутатка мөрәҗәгать белән бардым, эколог кебек белгечләр тарафыннан күп сандагы тикшерүләр үткәрелде. Төзелеш эшләре дә бик колачлы булды, зиратның периметры буйлап 358 багана утыртылды, киңлеге буенча ул 1 километрга якын мәйданны били.

Төбәктә ел саен химая чаралары да оештырыла. 9 майда тыл эшчәннәренә бүләкләр әзерләнә, Инвалидлар көне уңаеннан коляскада хәрәкәтләнүче, 1нче төркем инвалидлары, шулай ук балачактан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә азык-төлек җыелмалары таратыла, Яңа ел бәйрәмендә аз керемле, мохтаҗ, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга күчтәнәчләр өләшенә, соңгы ике елда 45нче кибет биләмәсендә чыршы да куела. Химая чараларын үткәрүгә зур өлеш кертүче битараф булмаган оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә — «Альтернатива» пластмасс эшләнмәләр заводы, «Мегафлекс» производство-сәүдә компаниясе, «Европласт» компаниясе, «Благоустройство» предприятиесе, «Башавтотранс» филиалы — Октябрьский ПАТП-сы, шулай ук шәһәр советы депутаты Артур Камаев, шәхси эшкуарлар Дания Нәбиуллина, Рафига Мортазиналарга һәм төбәк активистларына ихлас рәхмәтемне белдерәм.

ТОС рәисләренең «уң куллары» ул — урам комитеты вәкилләре. Заетта алар дүртәү: Римма, Рәсимә, Зәйтүнә, Сәрия апалар. Уңган-булдыклы ханымнарның барысы да диярлек бу өлкәдә озак еллар эшли, үз эшләренә бик җаваплы карыйлар, халык гозерләрен, социаль-көнкүрештәге мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен зур тырышлык куялар.

Ике уңган яшәсә, бәхет була янәшә

Мәкаләм каһарманының 8 Март бәйрәме чорында туганын әйтеп үткән идем. Аның тормышындагы тагын бер мөһим вакыйга да әлеге көнгә бәйле икән.

— Хатыным Фәрдия Зәкәрия кызы белән гаилә корып яшәвебезгә быел 8 мартта 48 ел тулды, — ди Мәүлетҗан Сәлимгәрәевич. — Ул тумышы белән Ярмәкәй якларыннан. Фәрдия белән тегү фабрикасында таныштык, ул швея-мотористка булып эшли иде. Хәләл җефетем белән икебез дә хезмәт ветераннары исеменә ия. Ике улыбызны тәрбияләп үстердек. Бүген алар үзаллы тормыш белән яши. Олысы Айрат «Европласт»та техник контроль бүлегендә эшли, кечесе Илшат «Альтернатива» заводының доставка хезмәтендә водитель. 6 оныгыбыз бар, ул-киленнәребез балалары белән килеп йөриләр, бәйрәмнәрдә дә очрашып торабыз, хуҗалыктагы эшләрдә ярдәм итешәләр. Бакчабыз, теплицабыз бар, анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, яшел үсентеләрне карау башны ял иттерә, көндәлек эш-мәшәкатьләрне оныттырып тора. Кош-кортлар да асрыйбыз, сыерны ике ел элек бетердек.

… Эшлисе килгән кешегә эш кайда да табыла, диләр. Башлап йөрүчесе булса, башкалар да теләктәшлек күрсәтсә, иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишеп була. «Мин «Эшне эшләсәң дә бара, эшләмәсәң дә бара», дип йөрүчеләрдән түгел, — ди Мәүлетҗан ага. — Киресенчә, берәр эшкә алынганмын икән, аны ахырына җиткермичә туктамыйм. Балачактан сугыш чоры авырлыкларын күреп, хезмәттә чыныгып үскәнгә шулайдыр ул. Инде 80не дә тутырдым, әмма әле һаман үзем өчен ял иткәнем юк. Урыныма халык мәнфәгатьләрендә янып-көеп, бар күңелен биреп эшләрдәй кеше табылса мин дә, ниһаять, ялга чыгар идем...».

Гомер буена тырыш хезмәт белән, туган төбәгенең киләчәген кайгыртып яшәүче мәкаләм каһарманының фәһемле тормыш юлы олы ихтирамга лаек. Мәүлетҗан Сәлимгәрәй улына матур юбилее уңаеннан ихлас тәбрикләүләребезне җиткерәбез, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге теләп калабыз. Көнкүреш яшәешләрен кайгырткан кешеләрнең эшегезне тануы һәм рәхмәтләре сезгә бүләк булып барсын!

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: