Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
2 март 2022, 17:12

Кеше китә, җирдә якты эзе кала…

А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Әфган сугышы ветераны Радик Габдуллин истәлегенә багышланган «Монолайн» — тормыш линиясе» күргәзмәсен ачу тантанасы оештырылды.

Кеше китә, җирдә якты эзе кала…
Кеше китә, җирдә якты эзе кала…

Чарада авторның тормыш иптәше, балалары, әнисе, каенанасы, туганнары, шулай ук иҗатташ дуслары, Әфган сугышы ветераннары, балалар сәнгать мәктәбе, 17нче мәктәп укучылары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Күргәзмә барышында «Октябрьский-ТВ» телестудиясе әзерләгән видеоролик күрсәтелде, Радик Фәнәвиевич тарафыннан өзлексез линия — «монолайн» техникасында башкарылган абстракт график эшләр тәкъдим ителде. Авторның рәссам-абстракционист сәләте Ватан каршындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң ачыла. Ул кара гельле ручка белән ак кәгазь битенә нокта куя һәм 15 минутта линияне өзмичә, үзенчәлекле әсәрләр иҗат итә. Шул рәвешле бер ел эчендә 80гә якын рәсем ясый.

Радик Габдуллин үз иҗат җимешләрен джаз белән чагыштырган, алар аша ул «тормыш сулышы»н тойган. Музейдагы композициядә якташның 40тан артык каралы-аклы рәсемнәре, тарихи фотолар, шигырьләр һәм көндәлек язмалары тупланган.

Биографик белешмә: Радик Фәнәви улы Габдуллин (1966-2021 еллар) Борай районының Борай авылында дөньяга килә. Әтисе Фәнәви Габдрахманович инженер-төзүче һөнәренә ия була (2002 елда вафат), әнисе Назия Мөхәмәтвәлиевна — укытучы-филолог, бүгенге көндә хаклы ялда.

1973 елда Габдуллиннар гаиләсе Октябрьскийга күченеп килә. Радик 13нче мәктәптә укый, 8нче класстан соң коммуналь-төзелеш техникумына укырга керә. Каратэ белән шөгыльләнә, «Ритмы времени» эстрада биюе ансамбленә йөри.

1985-88нче елларда Әфганстан Республикасы биләмәсендә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, вертолет гаскәрләрендә хезмәт итә, хәрби техника водителе була, сугыш кирәк-яракларын хәрби хәрәкәт урыннарына ташый. Контузия ала, бу арытаба аның сәламәтлегенә тәэсир ясый.

Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, Октябрьскийда яши, төрле өлкәләрдә эшли (водитель, өстәмә белем бирү педагогы, багет остаханәсе белгече, сакчы). Бу чорда шигырьләр яза башлый, медитацияләүгә керешә.

2001 елда матур гаилә тормышы корып җибәрә, хатыны белән Алина һәм Ян исемле балаларына гомер бүләк итәләр. Алар акыллы, сәләтле булып үсәләр. Алина 2нче балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано белгечлеген үзләштерә. 2017 елдан бүгенгәчә бокс белән шөгыльләнә, Башкортстан республикасы һәм Идел буе федераль округы Беренчелекләре җиңүчесе исеменә, спорт мастеры кандидаты разрядына ия. Әлеге вакытта нефть колледжы студенткасы. Ян 3нче гимназиядә укый, апасы кебек үк бокс түгәрәгенә йөри.

Тормышны яратып яшәде

… «Монолайн» — тормыш линиясе» күргәзмәсе автор белән берлектә планлаштырылган иде, тик кызганычка каршы аның гомере узган елның 7 октябрендә коронавирус авыруы нәтиҗәсендә вакытсыз өзелде, — диде фәһемле чараны ачып, тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Медведева. — Без искиткеч игелекле һәм гаять сәләтле кешене, чын дустыбызны югалттык… Радик Фәнәвиевич һәрвакыт камиллеккә омтылды, дөньяны яхшырак итәргә теләде. Әфган сугышыннан кайткач, якташыбыз фәлсәфәче, рәссам һәм кеше күңелен дәвалаучы булды. Ул яшәеш серен аңларга омтылды, классик һәм фәлсәфи әдәбият укыды, үсеш һәм рухи практикалар белән шөгыльләнде, иҗат итте. Соңгы күрешүебездә, Радик әфәнде, саубуллашкандай, музейга истәлеккә ике рәсемен калдырды. Яшәешне бер мизгел буларак чагылдыручы тузганак һәм яктылык, өмет чыганагы булган шәм образлары иде бу...

Бүгенге экспозицияне оештыруга Радик Фәнәвиевичның гаиләсе һәм шәхсән тормыш иптәше, хакимиятнең опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Ольга Габдуллина зур өлеш кертте. Аларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ольга Игоревна иренең рәсемнәре, фотосүрәтләре, язмаларыннан торган архивны туплауда булышты. Бу — авторның васыяте, ул үз эшләрен башкаларга күрсәтергә, аларны бүләк итәргә, таратырга кушкан.

— Радик Габдуллин — үзенчәлекле рәссам, Әфган сугышы ветераны, үрнәкле гаилә башлыгы һәм чын ир-егет булып хәтеребездә калачак, — дип уй-фикерләрен бүлеште музейның фәнни хезмәткәре Валерий Абдрәзәков. — Ул «Октябрьский — осталар шәһәре» музей иҗат берләшмәсенең тату командасы әгъзасы да иде. Узган елда без аның белән Әфган геройларына багышланган Батырлык дәресләре үткәрдек һәм сугышчы-интернационалистлар белән очрашулар планлаштырдык, әмма язмыш соңгысын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде….

Радик Габдуллин белән танышлыгыбыз чирек гасыр буена дәвам итте. Мин аны Октябрьскийдагы «Ихтос» халык театрына йөргән чордан бирле беләм. Аннары без озак кына вакыт элемтәне югалтып тордык, әмма соңгы елларда музей чараларына һәм патриотик акцияләргә әзерлек барышында янә аралаша башладык. Радик мәктәпләрдә Батырлык дәресендә яки заманча сәнгатьне яратучылар алдында мәдәни проектта чыгыш ясарга кирәк булса һәрчак теләктәшлек күрсәтә иде. Күңелендә тулы аһәңлелек яшәгәнгә ул үзен теләсә кайсы амплуада да — сугышчы-ветеранмы яки рәссам-экспериментатормы — иркен тоя иде. Аның ачык карашы һәм җылы елмаюы күз алдында тора. Ул һәркем белән уртак тел табарга, шул ук вакытта тупас кыланучы кешеләрне урынына куярга сәләтле иде. Икейөзлелекне, гаделсезлекне өнәмәде. Әфганда кырыс чыныгу узганга чын дуслыкны югары бәяли белде һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде…

Радик оста куллы булуы белән дә истә калган. Җиһазларны, көнкүреш техникасын үзе төзәтә иде. Иҗатка килгәндә исә, аның монолайн стилендәге рәсемнәре линияләрнең нәфислеге һәм төсләр экспрессиясе белән сокландыра. Соңгы елларда Радик үз тормышын тулысынча гаиләсенә һәм иҗатка багышлады. Ул көн дә әлеге гаҗәеп дөньяны танып-белергә омтылды — эзотерика һәм рухи практикалар белән мавыкты, психология һәм йога белән кызыксынды, яхшы музыканы һәм совет киносын үз итте. Кыскасы, тормышны барлык чагылышларында да яратты.

Радикның балалар өчен китаплар һәм мультфильмнарны тавышландыру турында хыяллануын бик азлар гына беләдер. Ул бик шәп пародияләр ясый һәм берүзе моноспектакль уйный ала иде. Хыялын гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазлар сатып алырга һәм системалы эш башларга теләде, тик өлгермәде — коронавирус гомерен өзде...

— Мин Радик белән телестудиядә эшләгән чордан танышмын, — дип билгеләде чыгышында фоторәссам, «НУР» фотоберләшмәсе җитәкчесе Рамилә Файзуллина. — Ул вазыйфаларына һәрчак җаваплы карашта булды, ышанычлылыгы белән хөрмәт уята иде. Авыр вакытта кирәкле сүзләрне табып юатучы, ярдәмгә ашыгучы дус та була белде ул. Аны мин чын ир-ат үрнәге дип әйтә алам. Бу эш-гамәлләрендә дә, холык-фигылендә дә ачык чагыла иде. Ул иҗат иткән рәсемнәрдә аның тормышка, кешеләргә олы мәхәббәте тасвирлана.

Радик Фәнәвиевичның гаиләсе үз чиратында күргәзмәне оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

— Тормыш иптәшемнең якты истәлегенә арналган чараны әзерләүгә, үткәрүгә зур өлеш керткән музей хезмәткәрләренә, килгән кунакларга, ярдәм-таянычыбыз булган дус-туганнарга ихлас рәхмәтемне җиткерәм, — диде Ольга Габдуллина. — «Кеше китә — эзе кала», диләр. Радикның эшләнмәләрендә күңел җылысын тоябыз, шуңа күрә кадерле кешебез бүген дә яныбызда сыман. Ул күңелебездә тормышны ихластан яратучы, бөтен нәрсәдә дә яхшылык күрә белүче яхшы ир, үрнәкле әти, игелекле ул һәм кияү буларак сакланачак...

… Күпкырлы сәләткә ия уникаль шәхес, хөрмәтле якташыбыз Радик Фәнәвиевич Габдуллин турындагы җылы хатирәләр кабатланмас рәсемнәре, көндәлек язмалары, игелекле эш-гамәлләре аша һәрберебезнең йөрәгендә һәм дә дәвамчыларында — балаларында яшәячәк.

Кадерле октябрьскийлылар, шәһәребез кунаклары! «Монолайн» — тормыш линиясе» күргәзмәсе 16 мартка кадәр дәвам итәчәк. Керү бушлай. Рәхим итегез!

 

Лилия ГАБИТОВА,
автор фотосы.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: