Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
24 февраль 2022, 09:46

Бер бәйрәм бар февральдә...

Бер бәйрәм бар февральдә, Кадерле ул һәркемгә. Аны иң зур бәйрәм дип Мөмкин хәтта әйтергә. Ул — тынычлык бәйрәме, Аны һәр кеше белә. Ватанны саклаучылар Бәйрәме дип йөртелә.

Бер бәйрәм бар февральдә...
Бер бәйрәм бар февральдә...

Әлеге эчкерсез-самими шигъри юлларны тикмәгә генә теркәмәдем, дуслар. Уйлап карасаң, Ватанны саклаучылар көне чыннан да һәр гаиләгә дә кагыла ич. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ил алдындагы изге бурычын үтәячәк егетләребез, малайларыбыз да байтак. Алар — безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз.

Бүгенге әңгәмәдәшем дә искәрмә түгел. Өч буын вәкиленә төрле вакытта армия сафларында хезмәт итәргә насыйп булган алар гаиләсендә. Газинур Зиннур улы Вәлиуллин белән гәп корабыз.

— Гадәттәгечә, сөйләшүне ерак балачак чорыннан башлыйк әле булмаса. Үзегез белән таныштырып китсәгез иде бераз.

— Болай бик тә гадәти тормыш юлым, күпчелек яшьтәшләремнеке кебек үк... 1961 елның 24 сентябрендә хәзерге Ярмәкәй районы Таллы-Болак авылында туганмын. Әнием Вәсилә Хәбибулла кызы үзендә барлык аналарга хас булган җылылыкны, мәрхәмәтлекне үзендә туплаган, дияр идем. Әйткәндәй, миңа исемне дә ул кушкан. Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиятуллин турында Габдрахман Әпсәләмов иҗат иткән романны укыганнан соң килгән аңа шундый уй... Әтием — Зиннур Сәмигулла улы, кече яшьтән минем өчен чын ир-егет үрнәге булды. Хезмәт сөючән, туры сүзле, куйган максатына ирешүчән кеше. Гаиләдәге өч баланың иң өлкәне буларак, гел аның янәшәсендә «бөтерелә» идем. Мотоциклда бергәләп балыкка йөрибез, табигатькә чыгабыз, тимер-томырда «чокынабыз».

— Армия хезмәтенә ихтирам, кызыксыну да тәү чиратта әтиегез үрнәгендә тугандыр шәт?

— Әйе. Өч ел буе (илленче елар ахыры) Ерак Көнчыгышта, Владивостоктан ерак та түгел Артем шәһәрендә артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән ул. Аның хатирәләре балачактан күңелгә сеңеп калган, әлбәттә. Өстәвенә әни һәм әти ягыннан дәү әтиләрем Бөек Ватан сугышында һәлак булган, алар турындагы якты истәлекләр буыннан-буынга күчеп килә...

— Аңлашыла. Гаиләдәге күркәм гореф-гадәтләр эзсез югалмый... Ә мәктәп елларында кайсы фәннәргә күбрәк игътибар бүлә идегез, сер булмаса?

— Башта ук әйтим, 1972 елда гаилә белән Октябрьский шәһәренә күчендек. 16, 10нчы мәктәпләрдә укыдым. Тарих, география дәресләре нык ошый иде. Әйткәндәй, географиягә кызыксыну хисе янә әтидән күчкәндер. Аның белән бергәләп карта буйлап еш «сәяхәт» итә идек... Башкортстанның атказанган укытучысы Мәрзия Шәкүр кызы тәэсирендә арытаба математика, геометриягә гашыйк булдым. Гомумән, укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Алар безне ата-аналарны, кешеләрне, Ватанны, ул чактагы бөек Совет илен яратырга өйрәтте, фәһемле тормыш сабаклары бирде. Яшермим, шәхсән мин һаман да мәшһүр Советлар Союзы патриоты булып каламын!

— Әйе, күпләр кабатлый алыр иде әлеге сүзләрне... Армиягә бару-бармау мәсьәләсендә дә икеләнүләргә урын булмагандыр, мөгаен?

— Һич юк. Ир туганнарыбызның барысы да диярлек хезмәт итеп кайтты үз вакытында. Үземчә әзерләнергә, чыныгырга тырыштым: тирда ату, беренче суыкларгача елгада су керү, ДОСААФта йөк машинасы водительлегенә уку... Хәер, безнең буын иркәләрдән, йомшаклардан булмады, минемчә, хезмәттә тәрбияләнеп үстек.

Армиядә 1980-1982 елларда хезмәт иттем. Мурманск өлкәсе, Спутник поселогы, Төньяк флоты. Миномет батареясында минометчы булдым. Тиз генә күнегеп киттем дип әйтәлмим. Бердән, үзенчәлекле табигать, һава шартлары. Кечкенә таучыклар (сопкалар), кәрлә нарат-каеннар. Поляр төннәр, искитмәле төньяк балкышы. Апрель-июль урталарынача «ак төн», яп-якты... Ярты еллап өйрәнелгәндер. Икенчедән, катгый тәртип, коллективта сыешып яшәргә өйрәнү. Атыш буенча күнекмәләргә еш кына диңгезгә чыгабыз. Норвегия чигеннән 12 км ераклыктагы Печенга поселогы, башта фин, сугыш чорында немец порты булган Лиинахамари... Һәркайсы үзе бер чал тарих! Гомумән, локация, күнекмәләр урыннары шактый иде. Инде кырык ел узуга да карамастан, барысы истә, хәтердән җуелмый...

— Газинур әфәнде, «дедовщина» дигән галәмәт хакында да байтак сөйләнелә бит әле. Бу җәһәттән «уңдыгызмы»?

— Ни дип әйтим... Әллә ни телгә алырдай вакыйгалар булмады ул яклап. Беләсезме, күпчелек кешенең үзенә бәйләнгән бит. Ихтыяр көче, түземлелек, тиешле урында катгыйлык та таләп ителә. Яшермим, армиядәге кыенлыкларга түзәлмичә, качып китүчеләр дә булгалады, эзләп таба идек үзләрен. Шунысы да зур ярдәм булгандыр минем очракта, якташ дуслар шактый иде. Октябрьскийдан гына да дүртәү идек. Чит җирләрдә бер йодрыктай тупланасың бит ул үзеңнекеләр белән. Бер-берең өчен җан атасың! Аннан соң ул чакта Советлар Союзы заманы, егетләр төрле тарафлардан җыелган. Барыбыз да тату-бердәм гаиләдәй яшәдек. Һаман булса күпләре белән элемтәдәбез, хәл-әхвәлләрне белешеп торабыз. Исемнәрен атый башласаң гына да, ярыйсы вакыт алыр иде... Йә, әйтегез әле, ул чакта ныклы-чын дуслык булмаса, аралаша алыр идекме ничәмә еллардан соң?!

— Дөрес, гаҗәеп хәл! Мондый да бердәм коллектив үзеннән-үзе пәйда булмагандыр шулай да, командирлар тырышлыгын да онытмыйк.

— Оныта буламы соң. Командирлардан ифрат уңдык. Һәрьяклап үрнәк-өлге булды алар безнең өчен. Батальон командиры, подполковник Аккерман (ул хәзер Австралиядә, улында яши, якташлар белән элемтәне өзми), батарея командирлары Моратов, Аношкин. Ә инде штаб начальнигы Евгений Николаевич Кочешков турында аерым сөйләп үтәргә теләр идем. Русия Федерациясе Герое, генерал-майор, Чечендагы сугыш каһарманы. Гаҗәеп, соклангыч шәхес. 336нчы диңгез пехотасы бригадасы биләмәсендә, К. К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары командирлар училищесының Геройлар Аллеясында аңа бюстлар куелган. Ике тапкыр Кызыл байраклы Балтыйк флотының кече десант корабле, Санкт-Петербургтагы «Порт флоты» җәмгыяте буксиры аның исемен йөртә. Кызганыч, 2001 елда вафат булды ул, каты җәрәхәтләр, контузия озак яшәргә ирек бирмәде үзенә... Мәскәүдәге Троекуров каберлегендә җирләнгән Евгений Николаевич. Исеме ил тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Һәм, ышаныгыз, бу ялтыравык сүзләр түгел...

— Килешәм. Үз гомерен Ватан иминлеге өчен сарыф иткән батырлар халык хәтереннән җуелырга тиеш түгел, моңа һич кенә дә юл куярга ярамый... Инде, кем әйтмешли, «гражданский» тормышка әйләнеп кайтыйк. Арытаба ни рәвешле дәвам итте язмышлар?

— Туган төбәккә матрос званиесендә кайттым. Озак еллар водитель булып эшлим. АТК «ТНС», Мәскәү транспорт компаниясендә эшләү дәверендә Русиянең бик күп почмакларында булырга туры килде. Саный китсәңме... Һәр төбәк үзенчә кызыклы, мавыктыргыч, гүзәл. Кайда гына барсам да, мотлак музейларны, тарихи һәйкәлләрне, истәлекле урыннарны карарга, танышырга омтылам. Галәмәт күп яхшы кешеләр белән очрашу бәхетен әйткән дә юк. Шунысы кызыклы, ерак җирләрдә якташлар да очраучан. Мисалга, Камчаткада Баулыдан килеп урнашкан якташ белән танышырга насыйп булды хәтта. Нихәтле дуслар табыла, уйласаң, сәфәрләр вакытында. Күпме гыйбрәтле язмышлар...

— Әлеге вакытта кайда хезмәт куясыз? Шулай ук ерак юлларга йөрисезме?

— Юк. Хәзерге эш урыным — шәхси нефть компаниясе. Якын-тирә җирләргә генә йөрелә. Монысы да яхшыга гына, дигән фикердәмен. Һәр яшь чоры үзенчә кызыклы бит ул. Нәрсә диләр әле, «көчек чаба, карт эт утыра бирә» (көлә). Адәм баласы да шулай ук. Гелән еракларга чабарга димәгән, олпатланырга вакыт. Әйе, үкенерлек түгел. Байтак дөнья күрдем, гиздем. Шулай да Алтын Боҗра, Финляндия, Чехияне күреп кайтасы килә. Бай тарихлы, соклангыч урыннар. Атаклы чех язучысы Ярослав Гашек әсәрләрен яратам мин. Кайчандыр, 1918 елда, Бөгелмә шәһәре коменданты ярдәмчесе дә булган кеше бит ул. Мавыктыргыч тормыш-иҗат юлы.

— Һаман булса тарих, география фәннәреннән, сәяхәтләрдән аерыласы килми, димәк?

— Тап өстенә бастыгыз. Нәселдән киләдер бу гадәт, димен. Туганнарның байтагы гомере буе сәфәрләрдән аерылмый. Шундый «чир», үзенә күрә...

— Газинур әфәнде, Сезнең улыгыз да армия сафларында хезмәт итеп кайткан солдат ич әле. Шул темага әйләнеп кайтырга тәкъдим итмәкчемен.

— Ярый алайса. Чыннан да, Илнур улыбыз 2017-2018 елда «солдат шулпасын татып» кайтты. Минем сыман водительлеккә укыган иде армиягә киткәнче. Чиләбе автомобиль училищесында укыганнан соң, Чибәркүлгә җибәрделәр, танк частендә хезмәт итте. Янына барып та кайттык. Хәзерге заман армиясе бөтенләй башка инде, уңай якка үзгәрешләр җитәрлек. Без, мисалга, казармада яшәсәк, алар уңайлы бүлмәдә унлап егет көн күрә. Техникага да тел тидерерлек түгел. Автоматлар, җиһазлар — бөтенләй башкача, яңара бара.

Шөкер, исән-имин әйләнеп кайтты Илнур, әлеге көндә «Газпром»ның Октябрьский филиалында эшләп йөри. Шулай ук армия дуслары белән элемтәне өзми.

— Солдатка бару алдында торган яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

— Армия сафларына барудан курыкмагыз, дияр идем иң беренче чиратта. Үзегезне тиешенчә әзерләгез: спорт белән шөгыльләнегез, чыдамлыкка өйрәнегез, рухи, физик яктан ныгырга тырышыгыз. Үзегездә кеше белән мөнәсәбәттә кирәкле булган сыйфатларны тәрбияләү өстендә эшләгез. Икеләнмәгез, армия коллективта яшәргә, иң мөһиме — кеше танырга өйрәтә. Үкенмәссез. Аннан ары, «солдатта булмаган егет егет мени ул!» диләр иде элек. Бүгенге көнгә дә кагыла бу, минемчә.

— Бүгенге көн, дигәннән. Әлеге мәлдә кызыксыну даирәгез нидән гыйбарәт?

— Балык тоту, китап уку, сәяхәт итү, музыка тыңлау. Юлда радио иң якын сердәшеңә әйләнә бит ул. «Звезда» радиостанциясен аеруча тыңларга яратам. Кызыклы, гаҗәеп тарихи фактлар, серле, фантастик маҗаралар турында тыңларга мөмкин анда. Киңәш итәм Сезгә дә...

— Рәхмәт. Янә дә шундый сорау. Әгәрнеки яшьлеккә кире кайту ихтималлыгы булса, ниндирәк һөнәр сайлар идегез?

— Һичшиксез хәрби, су асты көймәсе морягы булыр идем. Мәктәп елларыннан ук су асты көймәләренә мөкиббәнмен. Никадәр көч, матурлык, мәһабәтлелек аларда! Безнең горурлыгыбыз, даныбыз. Гомумән, хәрби, сугыш темасына гомер бакый битараф түгелмен. Шулай булып калыр да, күрәсең... Рөхсәт итсәгез, сөйләшү ахырында якыннарыма, әти-әниемә, гаиләмә рәхмәт белдерер идем. Ни генә димә, гаиләдә яклау, аңлау, хуплау тапмасаң, бик тә читенгә туры килә. Шөкер, бу яклап та бәхетлемен. Өйдәге иминлек, тынычлык, хәстәрлек күңелгә ял бирә, бөтен арулар, проблемалар кул белән юып ташлагандай була. Нәрсә кирәк тагын ир-егет өчен, шулай бит?

— Хак сүзләр. Киләчәктә дә иминлектән аермасын Ходай... Бәйрәм белән Сезне, Газинур әфәнде. Үтә фәһемле, мавыктыргыч әңгәмәгез өчен зур рәхмәт Сезгә. Яңадан очрашканга кадәр!

 

Сәлия Гарифуллина

Фото гаилә архивыннан

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: