Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
1 февраль 2022, 14:10

Хезмәт белән бизәлгән тормыш

Шәһәребезнең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсенә төрле яшьтәге кешеләр йөри, чөнки биредә мөселман кардәшләр белән күрешеп, фикер алышырга, вәгазь тыңларга, белем эстәргә, дога кылырга, дини йолалар башкарырга мөмкин.

Хезмәт белән бизәлгән тормыш
Хезмәт белән бизәлгән тормыш

Бүген гәзит укучыларын олыгайган көннәрендә дин юлына басып, күңеленә юаныч, тынычлык тапкан 93 яшьлек хөрмәтле аксакал — Мөдәрис Гариф улы Каримов белән таныштырасыбыз килә. Аның тормыш юлы ул чордагы башка яшьтәшләренеке кебек үк намуслы хезмәт белән үрелеп барган. Бүген исә ул дини китаплар, догалар укып, мәдрәсәгә йөреп күңеленә юаныч таба. Рамазан аенда бер елны да уразасын калдырмый Мөдәрис ага, биш тапкыр намазын да укып бара. «Дин юлына соңрак, 70 яшем белән барганда гына бастым, элегрәк кирәк иде, югыйсә, — ди Мөдәрис ага. — Кирәкле белемне туплау өчен «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә укыдым. Мөгаллимнәр башта гарәпләр, шулай ук төрек милләтеннән булды. Азактан исә татар-башкорт мөгаллимнәре укытты. Гомумән, мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләрнең күпчелеген башлыча чит төбәкләрдән килүчеләр тәшкил итә. Алар үрнәгендә үзебезнең төбәктәге мөселманнар да күбрәк йөрсеннәр иде Аллаһы йортларына, чөнки дин яктылыкка юл күрсәтә, изгелеккә өнди...».

Мөдәрис Каримов тумышы белән Татарстанның Ютазы районы Иске Урыссу авылыннан. «Гади крестьян гаиләсендә дүрт малай һәм бер кыз үстек. Абыебыз 10нчы сыйныфны бетергәндә үк, яшьли вафат булды. Түтәебез дә соңрак үлеп китте. Балачак еллары коллективлаштыру күренешләре белән хәтердә калган. Әтиебез 1937 елда колхозга керде. Әнкәй белән икесе дә шунда эшләделәр. Әти балта остасы иде. Колхозда ни кушсалар шуны эшләп йөрде, атлар да карады, тимерче дә итеп куйдылар», — дип искә ала Мөдәрис абый.
Сугыш чоры баласы буларак, михнәтле елларны яхшы хәтерли ул. Бу вакытта аның әле яңа гына үсмерлек чорына кергән чагы була. «Авылда ир-ат заты калмады диярлек, көн саен йөге-йөге белән ирләрне фронтка озаттылар. Бөтен авыр эшләр, көндәлек мәшәкатьләр әби-бабайлар, хатын-кызлар һәм бала-чагалар өстенә төште. Тизрәк Җиңү килсен дип, ярым ач килеш, көнне төнгә ялгап эшләде халык. Арык атларны җигеп сабан да сөрдек, икмәк тә суктык, карлы-бозлы юллардан чәчүлек орлык, иген дә ташыдык, урман да кистек».
Олылар рәтеннән эшләү белән берлектә белем алырга да өлгерә Мөдәрис ага, укуын ташламый, 7 классны тәмамлый. «Колхоз бригадиры еш кына мәктәп янында көтеп алып: «Улым, бер генә йөк булса да чыгар инде», дип, яисә башка эш кушып китә иде. Бервакыт кыш көне шулай ике көнгә 40-60 километр җиргә йөк белән ашлык алырга җибәрде. Алты бригада белән алты атта бардык. Миннән кала барысы да хатын-кызлар иде».

Яше җиткәч, 1949 елның гыйнварында армиягә алына. Мәскәү ягында 4 елга якын эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. «Комсомолда торгач, гарнизонда хөрмәтле караш күрсәттеләр, оештыру эшләрендә дә катнаша идем, — ди Мөдәрис Гариф улы. — Тәртип, дисциплина яклап барысы да бик әйбәт булды. Гомумән, армия ул чорда яшьләр өчен чын тормыш мәктәбе иде. «Бабайчылык», бер-береңне кимсетү, җәберләү дигәнне уйга да китермәдек. Төрле милләт вәкилләре дә бар иде арада, үзара һәрчак яхшы мөнәсәбәтләрдә булдык. Шәхсән үзем хезмәт иткән частьта Ютазы районыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән егетләр күп булды. Ял вакытларында мавзолейга, зоопаркка йөрдек, саф һава суларга паркларга да чыга идек. Өч паркның кайсына гына барма, бер почмакта татарлар җыелып, сабантуй ясаганы истә. Милләттәшләр булган җирдә гел шулай җыр-моң озатып йөри иде. Шул рәвешле, Ватан алдындагы изге бурычны үтәү белән берлектә хәрби хезмәттән рухи яктан да «баеп», яңа тәэссоратлар алып кайттык.
Бүгенге армия белән чагыштырам да күңелгә шундый уйлар килә. Безнең заманда коралдан башлыча мылтык, пулеметлар гына иде. Шуларны кулланырга да айлар буена өйрәнә идек. Элек 7-8 ел хезмәт итүчеләр дә булды. Ә хәзер ничек? Техниканың нинди генә төрләре юк. Барысын да белеп бетерер өчен 1 еллык хезмәт кенә җитә микән? Ай-һай…».

Чын ир-егет булып, армиядән кайткач производствода эшли башлый мәкаләм каһарманы. «Әлмәттә бораулаучы ярдәмчесенә укыган идем дә, тик әти-әниләр еракка эшкә җибәрмәделәр. «Абыең да читтә, энең дә бәләкәй, үзебез генә ничек яшибез?», дигәч туган төбәктә калдым. Бу вакытта биредә буровойлар юк диярлек, күп бригадалар Чакмагышка, Приютовога киткән иде. Шуңа күрә башта төрле эшләрдә йөрергә туры килде, командировкаларга да еш җибәрәләр иде. Аннары 7нче һөнәри училищеда кичке укуларда эретеп ябыштыручы (сварщик) һөнәрен үзләштердем. НГДУ «Туймазынефть» системасында, ОМЗда эшләдем».
Әйткәндәй, хаклы ялга чыккач та тынгысыз җанлы Мөдәрис Гариф улы өйдә утыруны кулай күрми, 70 яшенә кадәр охранада хезмәт сала. Хөрмәтле аксакалның гомуми эш стажы 57 ел!
1953 елда Мөдәрис ага үзен армиядән көтеп алган сөйгән яры — Галимә Исмәгыйль кызы белән гаилә кора. Тормыш иптәше дә шул ук Иске Урыссу авылыныкы була. Яшьтән колхозда бергә эшләп үсәләр, аулак өйләрдә дә очрашалар. Галимә эшкә бик батыр була: ашлык сугу машинасында да, фермада төзелештә дә эшли, урман кисәргә дә бара. Бер елдан олы уллары туа. Ул училище бетереп, офицер була, 28 ел хәрби өлкәдә эшли, пенсиягә чыккач та озак еллар шушы юнәлеш буенча бер техникумда укыта, әлеге вакытта Йошкар-Олада яши. Икенче уллары Октябрьскийның Зает микрорайонында гаиләсе белән гомер итә. Ул бабасына охшап, плотник эшләренә оста, белмәгән һөнәре юк, өйне дә үзе төзи...

Октябрьскийга килү тарихын да бәян итте Мөдәрис ага. Бирегә Каримовлар гаиләләре белән 1961 елда күченгән. «Бу вакытта бер конторада эшләп йөри идем, Заеттагы бараклардан торак бирделәр, кош-корт, мал-туар асрарга сарае да бар иде. 21 еллап гомер иткән шушы баракларда бер авыл кебек яшәдек. Бөтен кеше бер-берсен белә, үзара дус-тату, якын туганнардай идек. Ә бүген ничек? Һәркем күп катлы йортлардагы фатирларына кереп «бикләнгән» дә күрше-күләнне, дус-туганны да танымыйча яши бирә…».
Гомумән, шәһәрдәге үзгәрешләргә битараф түгел мәкаләм герое. Аларның уңайларын хуплый, тискәреләре өчен борчу тоя. «Соңгы елларда шушы үзем торган йорт тирәсеннән башка икенче төбәкләргә чыгып йөргәнем юк. Яшь тә бара бит. Узган елны бервакыт шулай улым машинасында шәһәребезне уратып алып кайтты әле. 34нче микрорайондагы элек кола ялан булган биләмәләрне танымыйча тордым хәтта! Хәзер анда Московский проспект дип исемләнгән зур юл салынган икән, машиналар җилдереп кенә үтә… Бушлык урыннарда исә күп катлы галәмәт матур яңа йортлар калкып чыккан. Мин бит шәһәр үзәгендәге иске йортларны сүтеп, алар урынына гына яңаларны салалар дип уйлый идем. Алай булып чыкмады, төбәгебез үсә, зурая икән шул рәвешле. Яңа микрорайоннар барлыкка килә. Уңайлы, асфальт җәелгән юлларга, йорт ишегалларындагы заманча җиһазландырылган уен, спорт мәйданчыкларына, яшеллеккә күмелгән парк-скверлар, урамнарга сокланып кайттым. Әйе, Октябрьский бүген инде зур булмаган эшчеләр бистәсе түгел. Ул елдан-ел үсә, камилләшә бара. Әмма мине шунысы борчый. Кешеләргә эш белән читен бит хәзер. Бу зур-зур завод-фабрикаларны бетерүләре белән дә бәйледер. «Автоприбор», ОМЗ, күн товарлар заводы, тегү фабрикасы һәм башка күпме предприятиеләр ябылды. Тегү фабрикасында гына да 3 мең кеше эшли иде бит».
Көнне төнгә ялгап, сугыш михнәтләрен кичерә-кичерә төзелгән завод-фабрикаларның ябылуы, шул рәвешле меңнәрчә ватандашларның олы хезмәте юкка чыгуы, күпме халыкның эшсез калуы бөтен илебез өчен дә көенечле хәл, әлбәттә. Шуңа күрә дә өлкән буын кешеләренә яшьлек елларына бәйле хатирәләр аеруча якын, кадерле. Хезмәт ияләренә хөрмәт белән караган, эшлим дигән кешегә эше булган заманнар бит ул…

«Безнең тормыш үкенечле булмады шулай да, — ди Мөдәрис абый. — Яшьлектә өскә кияргә юньле кием, ашарга туярлык ризык булмаса да күңелле матур яшәдек. Авыр эштән арып кайтасың, ә инде кичләрен бөтен ару-талуларны онытып уенга чабасың. Дус-иптәшләр белән җыелып (арабызда гармунчы да бар), башта әти белән сөйләшеп утырабыз, аннары урамны җыр-моңга күмеп, клубка «вечер»га төшә идек идек.
Авылда минем елгылар егермеләп кеше иде. Шулардан мин һәм тагын берәү генә калдык хәзер. Яшьтәшләр китеп бетеп бара… Икебез бер көнне туган иптәшем бар иде. Шулай туры килеп, ул армиягә алданрак китте. Соңрак мин дә хезмәткә алындым, бервакыт адресын җибәрәләр, карасам — Кунцево (Мәскәүдәге район). Димәк, икебез бер тирәдә хезмәт итәбез! Шуннан рөхсәт алып, янына барып күрешеп кайттым. Ул да арабызда күптән юк инде…
Тагын бер авылдашым, Әлмәттә бергә укыган дустым 60 елдан мине эзләп тапты. Азнакайда яши булып чыкты. Шалтыраткач, «Кем соң бу?», дип үзен танымыйча тордым. «Мәсхәт бит», ди. «Бәй, ничек таптың шул вакыттан бирле?», дим. Авылдашлардан сораштырып белгән икән. Азнакайга янына барып кайттым, хатыны вафат, ике кызы бар. Рәхәтләнеп сөйләшеп, яшьлек елларын искә алып утырдык…
Быел март аенда 94 яшьне тутырам, алла боерса. Гомер шулай сизелми дә үтеп киткән. Шатлык-куанычы да, кайгы-хәсрәте дә күп булды анда. Шөкер, тормышымның уңай нәтиҗәләрен күрергә язды. Ике улым матур гаиләләр корды, хезмәт уңышлары белән сөндереп торалар, олыгайган көнемдәге иң зур шатлыгым —5 оныгым, 3 оныкчыгым үсеп килә. Кызганычка каршы, иңне-иңгә куеп, озак еллар тату гомер кичергән хатыным гына арабыздан китеп барды…
Балалар, оныкларга рәхмәт, ялгыз калдырмыйлар, килеп йөриләр, хәл белешеп, ярдәм итеп китәләр. Үзем мәдрәсәгә йөреп торам, мөселман кардәшләр белән дөнья хәлләре турында сөйләшәбез, дини бәйрәмнәрдә очрашабыз, намаз укыйбыз. Шәһәрдәшләргә әйтер теләгем: намус белән яшәгез, хезмәтне яратыгыз, бер-берегезне рәнҗетмәгез. Гомер ике килми, үкенечкә калырлык булмасын…».

Тормышын тырыш хезмәткә багышлаган, тату гаилә корып, туган илгә лаеклы балалар тәрбияләгән, бүген дә игелекле уй-ниятләр белән, динне хөрмәт итеп яшәүче Мөдәрис Гариф улына сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: